Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕНЧЕ 25 ЕЛЛЫККА КЕРГӘНДӘ МИНЕМ ТЕЛӘКЛӘР

Мөхәммәт Гали

ИКЕНЧЕ 25 ЕЛЛЫККА КЕРГӘНДӘ МИНЕМ ТЕЛӘКЛӘР

Без, Ленин-Сталин милли политикасы нигезендә барлыкка килгән республикабызның яшәвенә 25 ел тулу бәйрәмен бөтен дөньяның тынычлык сөюче халыклары өчен зур шатлыклы җиңү көннәрендә каршы алдык. Шунлыктан, безнең совет Татарстанында яшәүче халыклар өчен ике шатлык бергә туры килде. Бөтен халыкның зур шатлык көннәрендә бәйрәм итү яхшы нәрсә, әлбәттә. Без үзебезнең милли республикабызның нигезен корганда татар совет әдәбиятына да нигез салдык. Татарстан AССР төзелгән чорда яңа бөреләнеп, тамыр җибәрә башлаган татар совет әдәбпяты, бу 25 ел эчендә бик күп сынаулар уздырып һәм күп тәҗрибәләр туплап, көннән-көн үсте, ныгыды һәм нык тамырланып, чәчәк атты.

Шул 25 ел эчендә әдәбиятка һәм матбугатка чыккан яна яшь көчләр үсеп, бөтсп татар халкына билгеле шагыйрьләр, язучылар, драматурглар булып танылдылар. Алар татар совет әдәбиятын үстерү һәм баету юлында армый-талмый эшләп онытылмаслык яхшы сыйфатлы әсәрләр тудырдылар. Ләкин бу үсеш һәм бу уңышлар белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый әле. Икенче 25 еллыкка кергәндә безнең татар совет язучылары алдында бик күп яңа бурычлар торганлыкны истән чыгармаска кирәк. Минем уйлавымча, гомумән алганда безнең татар совет әдәбпяты алдында торган төп бурычлар шушылар булырга тиеш:

1. Поэзия һәм проза әдәбиятыбызны (шуның эчендә сәхнә һәм балалар әдәбиятын да) идея һәм художество ягыннан тагын да югары Күтәреп, зур яңа әсәрләр тудыру.

2. Тәнкыйтьне көчәйтү һәм ныклы нигезгә салу.

3. Соңгы вакытта онытыла төшкән юмор әдәбиятын яңадан җанландыру.

4. Әдәби мирастан файдалану эшен системалы бер юлга куеп, булган кадәр әдәби байлык белән хәзерге укучыны таныштыру.

 5. Ныклы эшләнгән татар әдәбияты тарихы тудыру