Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК БАЙРАГЫ АСТЫНДА

Ил өстендә җиңү барабаны яңгыраганда, чал чәчле Идел һәм безнең борынгы Казаныбыз өстендә җиңү язының ак канатлы акчарлаклары очканда, шул уртак бәйрәм гөрелтәсенә кушылып, татар халкы үзенең милли республикасына 25 ел тулу бәйрәмен итә һәм, шул уңайдан, үзенең 25 ел эчендә үткән юлына борылып карый. Көрәш һәм җиңүләр, тетрәүләр һәм яңа казанышлар белән тулы 25 еллык гомер! Моннан 25 ел элек, якты җәй башында без Татарстан Совет Республикасы төзелү турындагы шатлыклы хәбәрне алдык. Даһи Ленин һәм Михаил Иванович Калинин имзалары белән беркетелгән бу тарихи документта: «Үзләренең революцион оешмалары һәм аларның съездлары аркылы татар халкының аерым автономияле Социалистик Республика булып чыгарга теләп берничә кабат белдергән теләкләрен искә алып һәм шулай ук Эшче-крестьян, Кызылармеец һәм Казак депутатлары Советының моннан элек булып узган Бөтенроссия съездларында үзенең милли язмышын үзенчә хәл кылуга һәрбер халык хезмәт ияләре тулы хокуклы икәнлекне белдереп чыгарылган карарлары нигезендә...

РСФСР ның бер федератив өлеше төсендә Татарстан Совет Социалистик Республикасын төзәргә» дигән сүзләр язылган иде. Шулай итеп, татар халкы үзенең Социалистик Республикасын төзи башлады. Бу көн безнең күңелләребездә мәңгегә сеңеп калды. Чөнки Татарстан Республикасы игълан ителгән бу көнне без Ленинның һәм Сталинның аерым милләтләр турындагы кайгыртучанлыкларын реаль рәвештә сиздек. Бу көн безнең күңелләребездә мәңгегә сеңеп калды. Чөнки революция кояшы бсләп уянган татар халкының иҗат көчләре бу көнне тагып да гөрләбрәк үсәргә һәм чәчәк атарга җайлы туфрак таптылар. Бу көн безнең күңелләребездә мәңгегә сеңеп калды. Чөнки бу көнле рус эшчесе белән татар эшчесе, рус крестьяны белән татар крестьяны тагын да ныграк итеп һәм мәңге, мәңге бергә булырга дип дусларча кул кысыштылар.

Дуслык! Нинди шифалы сүз бу, һәм ул, күп йөз еллар буе дәвам итеп, ныгып, намуслы хезмәтләр һәм гадел көрәшләр утында чыныктырылып киленде. Аның турында уйлап татар халкының алдынгы уллары моң кичерделәр. Безнең тереклек туфрагыбыз Россия җирендә, рус белән бергә булганлыкны һәм шул җирлектә генә үзебезнең милли язмышыбызны уңай хәл кылачагыбызны без, йөз еллар буенча, буыннан-буынга ныграк төшенеп килдек. Моны безгә ашаган икмәгебез, эчкән суыбыз әйтте. Моны безгә сулаган һавабыз әйтте. Моны безгә уртак туган ил, уртак Россия өчен чит ил баскыннарына каршы күтәргән кылыч тавышларыбыз әйтте. Ниһаять, моны безгә галимнәребез, шагыйрьләребез, укыган китапларыбыз, кичергән тарихыбыз, җырлаган җырларыбыз әйтә. Укый-яза белмәүчелек һәм һәртөрле хорафәтләр татар халкының өстендә ямьсез албасты булып ятканда, Европа культурасы турында лаф орып маташкан аерым «милләт Хадимнәре»нең бу  азлыкларына җавап итеп, Каюм Насыйри узган йөздә үк: «Россиянең үзендә дә безгә җигәрлек гыйлемлек бар...

Без Россия кешесе, Россиядә булган нәрсә безгә җитә» дип горурлык белән белдереп китте. Халык шагыйре Габдулла Тукай, татар халкын Төркиягә — солтан Габделхәмит җиренә күчеп китәргә өндәүче кара груһ пантюркистлар коткысына каршы кискен отпор биреп, дәртле аваз белән:

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл,

Бәйләмеш бу җиргә безне тәңремез (гыйззе вә җәл) дип җырлады.

Безнең халкыбызның күңел җимешләре булган җырларында, такмакларында, мәкальләрендә һәм әкиятләрендә җанга азык, беләккә көч бирә торган бу тереклек суының искиткеч матур үрнәкләрен табабыз без.

— Берлек барда, тереклек бар, — дип халык мәкале, һәм шулай ук яуга күтәрелгәндә бергә күтәрелергә өндәп, халык:

— Ялгызның җәясе дә югалыр, күмәкнең угы да югалмас, — дип үзенә-үзе кисәтү ясый. Һәм аннары менә болай итеп җырлан та җибәрә безнең халкыбыз:

Су буенда сусар күп, койрыклары җофар күк;

Дошманнар безне йотар күк, йоталмаслар, дуслар күп. Барыннан ла элек бөек рус халкы белән булган дуслыкка таянып җырлаган ул бу җырны. һәм алар, йотардай булып өскә килгән дошманнарына каршы үч кылычы күтәреп, элек-электән бергәләп сафка баса торган булганнар. Немецларның Ливон орденына каршы оештырылган походта, дүртенче Иван җитәкчелеге астында, рус воеводалары составында татарларның күп санлы атлы солдатлары катнашып, уртак дошманны бергәләп тукмаганнар. Тарихчылар татар солдатларының бу сугышта күрсәткән батырлыкларын сокланып искә алалар. Рус командалыгы астында, уртак дошманны тар-мар итү белән рухланып, җилдәй очып алга омтылган атлы татар солдаты ул чагында ук немеппың котын алган булган.

1812 нче елгы беренче Ватан сугышында да татарлар, шушы уртак ватанны чит ил баскыннарыннан саклап, рус солдатлары белән тыгыз сафларга тупланып, коралдаш дуслар булып сугышканнар. Шул вакытта чыгарылып калган солдат бәетләре татар солдатларының ул сугышта да һич тә сынатмауларын тасвирлап, булган вакыйгаларны җырга әйләндерен калдырганнар. Хезмәт ияләренең азатлыгы өчен барган тарихи көрәшләрдә, крестьян кузгалышларын да да без шушы дуслык кылычын бергәләп кулга алдык. Дон казагы Емельян Пугачев, алпавытлар хакимлегенә каршы алып барган ялкынлы хәрәкәтендә, татарларда үзенә нык терәк таба. Чал гасырлар шаһит — бу дуслык кылычы, изге әманәт булып, буыннан-буынга күчеп килә һәм аның үткен йөзе, кара болытларны урталай ярын, кончыгыштан-көнбатышка ялтырын. Моннан ничә йөз еллар элек таулар кара урманнар аша үтеп, Идел-портка килм чыккан данлыклы рус баһадиры Добрыня белән безнең игенче бабаларыбыз арасында: «Таш суда калыкканга чаклы, Колмак суга батканга чаклы» дус яшәргә дип бирелгән тантаналы вәгьп гасырдан-гасырга ныгый килде. Уртак ватанны бергәләп саклау өчен сайланган дуслык кылычы, сугыштан-сугышка үзенең дадшз күтәреп, ниһаять. Бөек Октябрь әчеп барган революцион көрәшләрдә бөтенләй яңа чыныгу тапты. Безнең халкыбыз, эчке һәм тышкы дошманнарның бергәләп ясаган походларына каршы, шушы гаделлек кылычын, шушы дуслык кылычын күтәреп чыкты, бөек рус халкы һәм башка халыклар белән бергәләп, Ленин — Сталин партиясенең җитәкчелеге астында көрәш мәйданына басты. Беренче империалистик сугышның азапларын уртак күтәреп күп кенә тәҗрибә туплаган Россия халыклары, бөек, рус халкының туганнарча ярдәме аркасында, 1917 нче елда рус самодержавиесенә каршы бергәләп походка чыктылар, даны белән дөньяны тетрәткән боек Октябрь революциясен ясадылар. Яшь совет республикасын тиз генә буып ташламакчы булып, аның остопә төрле яктай интервенция көчләре ябырылдылар. Шуңа таянып илнең эчке буржуазиясе» котырды. Татар буржуазиясе шулай ук калышмады. Ул, үзенең «Булак арты» фетнәләрен һәм һәртөрле хәрби, милли шураларын оештырып, революция кояшын сүндерергә, кара реакциягә яна канатлар тагарга маташты. Менә шундый иҗтимагый янгыннар һәм күкрәүләр заманында татар халкының бөек революционеры Мулланур Вахитовның ялкынлы авазы яңгырады. Мулланур Вахитов, татарлардан беренче революцион отрядлар төзен, бу отрядлар, Петроград һәм Москва пролетариаты белән берлектә, кызыл байрак астында. Петроградцы, Москваны, Казанны һәм ботен илебезне интериепциядәп, эчке контрреволюциядән тазартуда сугыштылар. Шул бөек давыллар чорыпда безнең революционерларыбызга — Мулланур Вахитовка, Камиль Якуповларга һәм безнең халкыбызга турыдаи- туры көрәш илһамы биреп торучылар Ленин белән Сталин булды.

Мәңгелек дан сиңа, Октябрь! Революция юлында шаһит булган батыр астында солдатларны искә алып, татар халкы тәгъзим-хөрмәт белән башын ия. Баррикадалар һәм йончыган бистәләр арасыннан беренче кызыл байракны күтәреп чыккан революционерлар буыны, — мактау һәм дан сезгә! Без ул көннең каннар хатирәләрен изге бер соклану белән искә алабыз. Менә ул, төн патшалыгын җиңеп, халыклар өстенә якты һәм иркен көл алып килгән таң— Октябрь таңы. Ул таңда без борынгы спартанчыларның ирек даулап кычкырган бунтарь тавышларын да, инглиз чартистларының абсолютизмга каршы ясаган кайнар речьләрен дә, Париж коммунарларының дәртле сугышларын да, рус декабристларының эшафотка менү алдыннан халыкка ясаган ялкынлы өндәмәләрен дә, бөек Пушкинның «товарищ, верь! Взойдет она, звезда пленительного счастья» сен дә, Путиловчыларның көчле «урра»ларын да, ярлылар шагыйре Мәҗит Гафуриның, ул таңга сокланып: «... караңгы, бик иләмсез һәм озын төннән күңел ял да,

Көтәсең нурлы таңны, шул вакыт таң йолдызы калка» дип шатланып язган шигырьләрен дә, балаларын эшчеләр азатлыгы өчен сугыш кырына озаткан татар карчыкларының, кызыл солдатларга уңыш телән, төн ката дога кылып утыруларын да — барсын да кабаттан ишеттек. Менә шуңа күрә газиз ул Октябрь таңы. Ә ул таңны Ленин һәм Сталин җитәкчелеге астындагы данлыклы Россия пролетариаты, тырыш һәм чыдам хезмәт ияләре, шул исәптән татар эшчесе һәм игенчесе алын килде. Октябрьга чаклы булган гомерен татар халкы әрнеп искә ала. Икеләтә кысылыш кичерде ул. Бер яктан патша түрәләре, патша тәртипләре кысса, икенче яктан татарның үз буржуасы, үз кулагы татар халкының җиде кат тиресен тунады. Эксплоатация, хокуксызлык, наданлык — татар халкының революциягә чаклы булган өлеше әнә шулар булды. Укый-яза белмәү, мәктәп урынына — мәхәллә муллаларының бәрән өйләрендә кычкырып-кычкырып иҗек ятлау, больница урынына — им-том, тигез мәхәббәт урынына — күбесенчә матди һәм көнкүреш чамаларына корылган ирексез никах — татар халкының революциягә чаклы булган язмышы әнә шул иде. Берәр җирдән хат килсә, укытырга кеше таба алмыйча, авыл буенча «гыйлем кеше» эзләп йөрүче аналар — безнең күз алдыбызда торалар. «Рәсуль тырнагы», «Зәм-зәм тамчылары» дип дөньяда булмаган чүп-чар белән авыруларны «дәвалап» йөрүче кара күләгәләрне дә күп күрдек без. Шәригать законнары һәм муллаларның өстерәп торулары аркасында, берсенерсе саф мәхәббәт белән сөюче яшьләрне «кара йөзләр»гә әйләндереп, урам йөртүләр һәм соңра авылдан сөрүләр, узганның гыйбрәтле күренешләре булып, безнең хәтердә сакланалар. Ниләр генә күрмәде мескен татар хатыны. Аны шәригать законнары да кыйнадылар, патша законнары да. Аны нужа да кыйнады, ире дә. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай, хокуклардан һәм барлык кешелек бәхетеннән мәхрүм ителгән татар хатын-кызын, аянычлы буяулар белән сурәтләп, түбәндәгечә җырлады:

Сөялгәнсең чатта баганага,

Яфрак төсле сары йөзләрең,

Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:

Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Атылган кош, адаштырган, эттәй,

Үткәннәргә мәэюс карыйсың,

Күрәм, ике иренең селкенәдер,

Кайсы татар баен каргыйсың?

Ничаклы хокуксызлык, ничаклы башбаштаклык. Һәм шәүкәтле Октябрь әнә шуларның барсын да халык өстеннән алып ташлады. Октябрь татар халкына яңа капкалар ачты. Фәнгә, хокуклы тормышка, матди һәм мәгънәви биеклекләргә алып керә торган ул капкалардан татар халкы ныклы алымнар белән киереп китте. Һәм боларның барсы өчен дә татар халкы Октябрьга. Россия халыкларына, барыннан да элек бөек рус халкына, аларны оештырып һәм җитәкләп алып баручы көчкә — большевиклар партиясенә, Ленинга һәм Сталинга бурычлы. Татар халкының данлыклы уллары шушы бөек идеаллар өчен, дуслык, бәхет, матди һәм мәгънәви иркенлекләр, демократик принциплар өчен элек-электән көрәшен килделәр. Аларның бер ишесе элекке заманнарда ук мәгърифәтчелек байрагын күтәреп, шул юлда хурлык һәм кимсетелүләргә түзеп эшләсәләр, икенчеләре, Россия пролетариаты белән берлектә, революцион идеаллар өчен көрәшеп башларын салдылар. Беренче татар большевикларыннан-подпольщикларыннан Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдиновларны яки яшь революцияне милли хәшәрәтләрдән — контрреволюцпядән саклау юлында көрәшен, шул изге юлда шәһит булган Мулланур Вахитов иптәшләрне без бүген җылы хөрмәт белән ни алабыз һәм аларның акты рухлары алдында башларыбызны иябез. Кыйммәткә төштең син, революция, һәм син үзең дә безнең халкыбыз өчен кыйммәтле бүләкләр алын килдең. Барыннан да элек сыйнфый бөлгенлектән, экономик хәерчелектән, политик хокуксызлыктан алып чыктың син безне. Электә патша Россиясенең экономик яктай артта калган вак кына өяз калаларыннан һәм «салам башлы» авылларыннан торган Казан губернасы хәзер эре завод-фабрикалар, катлаулы комбинатлар һәм социалистик нигезгә корылган колхоз-совхозлар иленә. СССР ның экономик яктан куәтле бер өлкәсенә, ирекле совет Татарстанына әйләнде. Сугыш алдыннан Татарстан промышленностенда эшләүче барлык инженерларның 35,2 процентын татар инженерлары тәшкил итә иде.

Эшчеләр массасының 35 проценттан артыгы татар эшчеләре. Бу хәл үзе генә дә сөенеп пскә алынырлык хәл. Электә татар «бәхет эзләп» авыл белән шәһәр арасын таптарга мәҗбүр ителгән булса, яки «ала канат» булып промыслодан-промыслога, шахтадан-шахтага чапса, рестораннарда, харчевняларда таңнан төнгәчә «малай» булып йөгерсә, хәзер инде ул тигез хокуклы кардәш халыклар гаиләсендә тирән ышаныч белән үз бәхетен үзе корычтан коя. Аннан килеп без культура, сәнгать-мәгърифәт биеклекләренә күтәрелдек. Цифрлар безгә ярдәмгә килә алалар. Әгәр революциягә чаклы, Казан губернасында барлыгы 1826 башлангыч һәм урта мәктәп булып, шулардан татарлар өчен бары тик 56 сы булса, 1944- 45 нче уку елында башлангыч. тулы булмаган урта һәм урта мәктәпләрнең саны 3718 гә җитә һәм аларда укучыларның 50 проценты татар балалары. Иске тормышның ямьсез мирасларыннан берсе булган укый-яза белмәүчелекие без хәзер бөтенләй бетердек диярлек инде. Әгәр 1913 иче елны татар халкы исәбенә бары тик 5 больница туры килсә, хәзер инде бу сан 149 га җитә. Элек татарлардан бары тик сайландык бай, морза балалары гына укый алган университетларда, институтларда хәзер меңләгән-меңләгән татар яшьләре катлаулы фәннәрне үзләштерәләр. Элек ук Россиянең сирәк очрый торган университетлы шәһәрләреннән берсе булган Казан шәһәре хәзер инде чын мәгънәсендә фән учагына әйләпде. Казан — татар халкының политик һәм административ үзәге генә түгел, Казан — татар халкының рухи үзәгенә дә әйләнде.

Революцион тарихка, эшчеләр хәрәкәтенә электән үк, бай булган бу шәһәрдә хезмәт иясенең рухи атасы Владимир Ильич Ленин яшьлек көннәрен уздырган. Казан ул — Федосог түгәрәге. Казан ул — Толстой, Горький, Молотов, Киров торган шәһәр. Казан ул — Тукай шигъриятен, Мулланур Вахитовның изге каберен асраучы шәһәр. Казан ул — традицияле татар театры. Ә хәзер революция Казаны, безнең Казан — хезмәт һәм иҗат Казанына әйләнде. Дистәләрчә яңа завод-фабрпкалар төзелделәр. Яңа уш йортлары, музейлар, көтепханәләр, балалар бакчалары ачылды һәм, шулар белән бергә Казан татар халкының культура үзәге булуын бермә-бер көчәйтте. Казанда көчле полиграфи базасы оештырылып, китап һәм газета-журналлар бастыру эше, чагыштырылмаслык дәрәҗәдә, алга китте. Элек-электән үк бай традициясе, әдәби һәм иҗтимагый йөзе, көчле язучылары һәм шагыйрьләре булган татар әдәбияты совет Татарстаны чорында халыкның күп тармаклы тормышын яктыртучы һәм алдынгы ихтыяҗларын аңлап эш итүче бай татар совет әдәбиятына әйләнде. Халыкның да зур культура факторы булган һәм аның, аерым бер халык булып яши башлавыннан бирле, аңлашу коралы булып килгән тел — үзенә хас мелодияле татар теле — совет шартларында бик нык үстерелеп, таза һәм тагы да матур, шул ук вакытта бик нечкә психологик һәм лирик настроениеләрен чагылдыра ала торган, катлаулы фәннәрне ачык, итеп әйтеп бирергә кодрәтле гыйльми, әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрелде. Ленинның, Сталинны катлаулы фәнни хезмәтләрен һәм, гомумән марксизм тәгълиматының төп хәзинәсе булып тарган әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итү факты моңа ачык дәлил булып тора. Казанда татар халкының тел, тарих һәм фольклор бай лыкларын системалы гыйльми пигезгә салучы һәм бу өлкәдә яңа проблемалар өстендә эзләнүче аерым фән учагы — Татарстан тел, тарих һәм әдәбият институты булу шулай үз соеиечле бер хәл. Театр һәм музыка өлкәсендә дә күп көн яңа казанышларыбыз бар.

Материаль һәм репертуар базалары шактый нык булган драма һәм опера-балет театрларыбыз, милли репертуарны көннән-көн үстерү белән берлектә дөнья классикасының иң югары үрнәкләрен югары художестволы итеп күрсәтә алу дәрәҗәсенә җиттеләр. Шекспирның «Ромео и Джульетта», «Король Лир» трагедияләре куелу моңа ачык дәлил. Бүгенге Казанда мәшһүр чегән кызы Кармен татар телендә җырлый. Бүгенге Казан — дистәләрчә талантлы татар совет язучылары, татар артистлары, татар җырчылары дигән сүз ул. Татар халкы үзенең укымышлыларын, профессорларын, доцентларын, архитекторларын, рәссамнарын, композиторларын, скульпторларын җитештерде. Болар барсы да Октябрь Революциясенең уңайлы туфрак тудыруы аркасында, барсы да Лепин— Сталинның дорес милли политикасы нәтиҗәсендә, хезмәт ияләренең революцион энтузиазм белән армый-талмый эшләүләре нигезендә барлыкка килделәр. Татарда бала тугач баланың иреннәренә бал белән май тидерү җоласы бар, имеш кеше ботен гомерен бал белән майда үткәрсен. Әгәр дә боз, аерым халык буларак, үзебезне Октябрь революциясендә яңадан тудык дип исәнләсәк, ирекле милли республикабызны төзәргә һәм аңа герләп үсәргә мөмкинлек алу — безнең иреннәребезгә бал белән май булды. Татар халкы, барыннан да элек һәм барыннан да бигрәк, ирек сөюче халык ул. Бу сыйфат аңа ерак тамырлардан, җил куып җитмәс чапкын атларда далалар гизгән бабаларыннан күчеп килә. Илнең күрке—ирек, ди безнең халкыбыз, һәм татар халкы ерак-ераклардан алын килә торган, мәрхәмәтле революция кояшы астында бөтенләй яңача итеп сизгән ирек сүгеп, күз алмасы кебек, кадерлән саклый. Ирек! Ни чаклы татлы нәрсә бу, һәртөрле кушымталардан, мәкерләрдән, сыйнфый һәм милли тарлыклардан имин булган халык ирке, акыл ирке, шәхес ирке — кешелек дөньясы лыц гали мәгънәви кыйбласы булган бу бүләкләрне бары тик коммунистик җәмгыять кенә алын килә алачагын без хәзер ботен тирәнлеге белән төшендек һәм татар халкы бу хакыйкатьне тап төшермичә саклау өчен, әгәр кирәк булса соңгы улының соңгы башын салганчыга чаклы, көрәшергә хәзер тора. Бөек Ватан сугышында, немец варварларын тар-мар итүдә татар халкының чын намус белән катнашып, фидакарьлекнең югары үрнәкләрен күрсәтүе — халкыбызның веҗдап сафлыгын билгеләүче иң матур күрсәткеч ул. Бу җиңүләрне оештыручы һәм барлык эшләребездә, иҗатларыбызда безгә пльһам биреп торучы кешегә — даһи Сталинга язган хатында безнец халкыбыз, бик хаклы рәвештә, моны үзенең иң якты мораль көзгесе итеп билгели һәм ул шул җаваплы сынаулардан алып чыккан көрәш тәҗрибәсен тыныч төзелеш шаржларында яңа җиңүләр яулап алу эшенә куярга дип тантаналы ант бирә.