Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДАВЫЛ

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ

ДАВЫЛ

Бу вакыйга 1944 елның җәендә, дөнья читендә, Рыбачий ярым атавының кыргый кыялары арасында булды.

Ул көнне дә, гадәттәгечә, ялангач таулар өстендә тирән тынлык хөкем сөрә иде. Безнең разведчиклар, сугышчан бурычны үтәгәннән соң, яраланган Николай Додоновны плащ-палаткага салып, таулар арасына, ераккарак алып керергә ашыктылар. Артта, офыкны каплап, һавага кара төтен күтәрелде. Анда разведчиклар шартлаткан немец складлары яна иде.

Икенче көнне, иртәнге томан яна гына күтәрелеп торгап чагында, разведчиклар үзләрен куа килгән немец автоматчылары белән очраттылар. Группа командиры лейтенант Лобачев Шәүкәт Хөснуллинны үз янына чакырды һәм аңа сугышчан боерык бирде:

— Шәүкәт, яралы иптәшне коткарырга кирәк. Бу эшне сиңа тапшырам. Без биредә калабыз һәм немецларлы тоткарлыйбыз, ә син, Николайны күтәр дә, әнә теге Манара-тауга таба юл тот, — диде һәм ерактагы таулар тезмәсендәге иң биек тауга кулы белән күрсәтте.

Шуннан соң командир чалкан яткан Николай янына тезләнде һәм:

— Николай, хәлең ничек?—дип сорады.

— Түзәм әле, — дпде яралы. Командир аның күңелен күтәрә торган берничә сүз әйткәч, аякка калыкты һәм көтеп торган Хөснуллинның кулын кысып:

— Я, уңышлык телим. Юлыңны һаман Манара-тауга карап тот. Без озакламый куып җитәрбез, — диде. Шәүкәт, ике аягы да яраланган Николайны аркасына атландырып, таулар арасына кереп китте. Ул озак барды. Кайчагында хәл җыярга туктады һәм арттагы тавышларга колак салды.

Һаман аталармы? —дип сорады Николай.

— Аталар, — дип җавап бирде Хөснуллин. Иптәшләре, озакламый куып җитәрбез, дигәннәр иде. Ләкин кич булды, аннары таулар ак төн канат җәйде. Атышлар тындылар. Ә разведчиклар килмәде. Алар әллә читләтеп, күрмичә үттеләр, әллә бер-бер сәбәп аркасында юнәлешне үзгәртергә мәҗбүр булдылар.

Шәүкәт белән Николай аларны таңга кадәр көттеләр. Яралы Додонов төне буе саташты, ыңгырашты. Шәүкәт, йокылы-уяулы килеш, аркасын салкын ташка терәп утырды. Иртән алар, икәүләшеп киңәштеләр дә, тагын кузгалдылар. Беренче көнне ярыйсы җиңел барган Шәүкәт икенче көнне еш-еш арый башлады, ә кыялар, таулар, гүя үч иткәндәй, һаман текәләнә, биегәя бардылар.

Кайчагында юлны бикләп, зур-зур баткаклыклар очрады. Аларны әйләнеп үтәргә туры килде. Тагын көн үтте. Николайның яралы аяклары бүрәнәдәй шештеләр. Ул, аларның сызлавына чыдый алмыйча, тырнаклары белән татларны тырнады һәм иреннәрен канатканчы тешләп бетерде. Түзәлмәслек бу газаплар, Николайның йөзен генә түгел, күз карашын да үзгәрттеләр. Аның уйнаклап торган зәңгәр күзләрендәге элекке күңеллелек югалды, күз алмалары кызгылт яры белән өртелделәр. Күз төпләрендә күм-күк капчыклар асылынды. Шәүкәт тә бик нык ябыкты. Аның күзләре эчкә баттылар, борыны нечкәрде, йөзе төкләр белән капланды. Хәзер ул бик еш ега-егыла башлады һәм, ничек кенә егылмасын, барыбер, Николайның яралы аяклары ташларга бәреләләр иде. Мондый чакларда Николай ачы итеп кычкыра, Шәүкәт я сүгенә, я үзенең көчсезләнә баруын иптәшеннән яшерү өчен, авыр карашы белән ерак тауларга озак-озак карап тора тде.

Николай, яралары никадәр каты сызласалар да, иптәшенең бу авыр карашны сизмичә кала алмады.

 — Шәүкәт, нәрсә турында болай уйлыйсың? — дип ул берничә тапкыр аңардан сорап куйды.

Һичнәрсә уйламыйм, карап тик торам,— дип җавап бирде Шәүкәт. Әмма бу җавапның дөрес түгеллеге Николайга көн кебек ачык иде. «Их, кеше уйламыймыный, уйлый, уйлый» дип куйды ул эченнән. «Менә мин дә уйлыйм. Уйламый мөмкинме соң?» Чыннан да, Николайның миендә борчылулы уйлар туган иде инде. Ул уйлар аны артык дәрәҗәдә тынычсызлап, утлы инә төсле башында айкалдылар. Ми тартмасының иң ерак, иң карангы бер почмагында туган бу борчылулы уйлар тора-бара Николайның бөтен зиһенен биләп алдылар. Ул алардан бер генә минутка да аерыла алмый башлады. Котылырга өмет һәм ышаныч бар чагында Николай иптәшенең ярдәмен һичбер сүзсез кабул итте. Ләкин көннәр артыннан көннәр үтте, юлның очы һаман күренмәде. Манара тау, офык шикелле, барган саен ераклаша бара иде. Берничә сухари, бер банкы консерва һәм ике кисәк шеколадны санамаганда, егетләрнең азыклары да бетте.

Хәзер Шәүкәт өчен Николайны алып бару түгел, күтәрү дә бик кыенга килә башлады. Николай шунда һәлакәтенең котылгысыз икәнен төшенде. Бу хәл аңа яңа газаплар өстәде. Үлемне көтеп тору, аңа каршы көрәштә үзеңнең бөтенләй көчсез булуыңны сизү әйтмәсәң дә бик авыр нәрсә һәм күңелдә аерата әрнүле хисләр тудыра. Николай ихтыярсыз: «Берьюлы үтергән булсалар, җиңелрәк булыр иде ичмасам» дип уйлады. Ләкин Николайның үзе турындагы уйлары аның бүтән хисләрен томалап китә алмадылар. Ул киң күңелле кеше иде. Шуңа күрә дусты турында бер генә минутка да оныта алмады.

Разведкага чыгып китәр алдыннан гына Шәүкәт өеннән хат алды. Хат эчендә рәсем дә бар иде. Рәсемдә Шәүкәтнең хатыны, һәм ике баласы төшкәннәр. Шәүкәт ул рәсемне Николайга да күрсәткән иде.

— Кара әле минем гвардеецларлы, — диде ул шат һәм горур тавыш белән. Бәлки хәзер дә әле ул рәсем Шәүкәтнең күкрәк кесәсендәдер һәм ул, ерак тауларга караган килеш, шул балалары турында уйлый торгандыр. Николай шуларны исенә төшерде һәм аның йөрәге тагын да тирәнрәк әрнү белән кысылды.

«Мин... мин беткән кеше инде, ә ул? Ул балалар атасы. Ул да бетәргә тиешмени?» — дип янды Додонов. Юк, Николай дустының бетүен теләмәде, теләми һәм теләмәячәк. Ләкин бер теләк бик аз бит. Моны Николай бик яхшы төшенде. Әмма нишләргә? Дустын коткару өчен Николай бу хәлендә нәрсә эшли ала?

Бу турыда Додонов бик озак уйлады, бик озак газапланды. Бердәнбер дөрес карарны табу җиңел булмады. Әмма табылгач, бу карар үзенең гадилеге һәм салкынлыгы белән аны чиксез куркытты, халыкча әйткәндә, судан алып утка салды. Кыскасы, яшь Николайның үләсе килми иде. Саташкан чакларында аның күз алдында сөйгән Мариясе булды. Ул бит аны көтә торгандыр. Николай аны кемгә калдырсын, ничек ташласын ул аны? Ләкин табигать шәфкатьсез, ул үз агымы белән ага да ага.

Бер көнне Николай, Шәүкәтнең артык йончуын күргәч, үзенең барлык өметләренең, барлык ышанычларының юкка чыгуын төшенде һәм никадәр авыр, газаплы булса да, ахыр чик өчен күңелендә беркеткән карарын Шәүкәткә ачарга булды. Төш вакытында алар киң үзәнлекнең төбендә җәелеп яткан күл янында хәл җыярга утырдылар. Шәүкәт бушап калган капчыгыннан консерва банкысын чыгарды да, аңа бераз карап торгач, нигәдер яңадан капчыкка салды. Аннары кулын тагын капчыкка тыгып, аннан бер кисәк сухари алды, аны ике тигез кисәккә сындырып, берсен Николайга сузды. Николай аның кулын кире этәрде.

— Шәүкәт, син мине яхшы беләсең. Мин уйнап сөйләргә яратмыйм, — диде ул хәлсез тавыш белән,— үзеңне дә, мине дә газаплама. Мин беткән кеше инде. Аяксыз солдат — солдат түгел. Ә син... син исән кеше, син сугыша аласың. Син минем өчен дә дошманнан үч алырга тиешсең. Әйе, син югалма. Мине... мине шунда калдыр, шушы ташлар арасында. Кызганма. Минем сәгатьләрем санаулы.

Николай туктап, бераз тын алды да, әйтәсе фикерен түгәрәкләргә ашыкты.

— Бар, туган, кичекмә, югыйсә соң булыр, — диде. Шәүкәт әйдәшмәде. Аның өчен бу сүзләр аяз көндәге яшен кебек тоелдылар. Җавап булмагач, Николай, яшкелт мүк беләп капланган таш ярыгына тотылып, күтәрелә төште һәм мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып, — Шәүкәт, нигә эндәшмисең? Минем өчен борчыласың? Борчылма. Минем пистолетымда биш пуля бар. Дүртесе дошманга, бишен – үземә. Иптәшләр сорасалар, үлде диярсең... — диде.

Ерак тауларга карап, таш өстснә утырган Шәүкәт кинәт Додоновка борылды. Аның яшел күзләре ачу һәм гаҗәпсенү белән тулы иделәр. Берничә секунд ул, гүя, Додоновка түгел, аның җанына текәләп карап торды, соңыннан нык кысылган иреннәрен чак кына ачып, снаряд шикелле авыр бер сүз ташлады:

— Ахмак! диде. Шуннан соң Шәүкәт яңадан ерак тауларга таба борылды. Жиңелчә җил ерткаланып беткән маскхалатының сәләмәләрен җилфердәтте, арыган, йончыган һәм кара сакал-мыек баскан җәенке йөзеннән сыйпады. Бу минутта элекке шахтер егет Шәүкәт таш өстенә кунган бөркеткә ошый иде. Буе озын түгел, җилкәләре киң һәм әзрәк өскә калкып торалар, муены кыска, калаклары кечкенә. Шул кечкенә колаклары өчен аны бала вакытта гел «усал, усал» дип үртәп йөрттеләр. Усал. Бәлки, чыннан да, усалдыр. Ул бер вакытта да үзенең хисләрен тышка чыгармады, берәү алдында да йөрәген ачып салмады. Хәзер дә, Шәүкәтнең хәтер калдыргыч авыр сүзен ишеткәч, Николай үзенең колакларына ышанмады һәм, берничә секунд нәрсә әйтергә белмичә, тирән-тирән сулап торды, aннары янып-әрнеп:

— Моны син, син әйттеңме, Хөснуллин? — дип сорады.

— Мин, — дип җавап бирде Шәүкәт борчылмыйча. Аның салкын тавышы, бигрәк тә аркасы белән утыруы, ауру Николайны чыгырыннан чыгарып җибәрде. Ул актык түземлеген югалтты.

— Вөҗдансыз! Йөрәгең юк синең, йөрәгең урынына антрацит кисәге тыгып куйгансың. Кит, кит! — дип кычкырды. Шәүкәт тагын борылды.

— Николай, рәнҗетмә минем җанымны, рәнҗетмә! — диде ул һәрбер сүзен теш арасыннан сөзеп чыгара-чыгара.

— Сөйләмә, җаның юк синең, юк, — дип эләктереп алды Николай, —җаның булса бу кадәр рәхимсез булмас идең. Син дус түгел, син күз генә буяп йөргәнсең икән. Кит, кит! Мин синнән башка да үлә алырмын...

Артык дулкынланган Николай, бүтән сүз әйтә алмыйча, тукталып калды. Шәүкәт тә дулкынланып, урыныннан торды, аның йөзе агарган, иреннәре Һәм бөтен тәне калтырый иде. Командир Шәүкәткә Николайны алып кайтырга кушканда Шәүкәт бары бер нәрсәдән — дустының яраларыннан курыкты. Николай яраларына чыдый алмыйча үләр шикелле тоелды аңа. Шуңа күрә дустын үлемгә бирмәс өчен, кулыннан килгән бөтен нәрсәне эшләде: дустының яраларын юып бәйләде, күтәргәндә, төшергәндә мөмкин кадәр сагырак булырга тырышты. Николай да юл газапларына егетләрчә түзде, һәм бу хәл Шәүкәтне чиксез сөендерде.

 «Берни булмас. Җиткерермен!» дип шатланды ул. Ә менә бүген, һич тә уйламаганда, Николай әллә нишли башлады. Әгәр дә ул сүгенсә, ачуланса, җыласа, «мине ташлый күрмә» дип ялварса, хәтта, «ат, бетер» дип сораса, болар Шәүкәткә бар да аңлашылыр иде. Каты яралы кешеләр гадәттә шулай кычкыргалыйлар. Әмма Николайның үзен тере килеш шушы таулар арасында калдыруны соравы... Монысын Шәүкәт бер ничек тә башына сыйдыра алмады.

Ул Николайның кайдадыр Кара диңгез буенда сөйгән кызы барлыгын, аның Николайны өзелеп көтүен белә иде. Шул кызның саф мәхәббәте өчен генә дә Шәүкәт Николайны кыргый таулар арасында ташлап калдырмаячак. Ә Шәүкәт өчен Николайның моннан да кыйммәтрәк ягы бар иде әле. Николай Шәүкәтнең сугышчан дусты. Инде шуннан соң Николайның кызуы, аны үз яныннан кууы Шәүкәткә чиксез авыр булып тоелды. Арьпан, интеккән һәм ач Шәүкәт сабырын югалтты.

— Уф! — диде ул тирән көрсенеп һәм җиңе белән күзләрен каплады. Николай аларның мөлдерәмә яшь белән тулганлыкларын күреп калды һәм гаять дәрәҗәдә уңайсызланды. Кырыс күңелле Шәүкәттән мондый нечкәлекне ул һич тә көтмәгән иде. «Менә син нинди икәнсең» диде ул эченнән. Ике арада уңайсыз тынлык урнашты. Ләкин ул озакка сузылмады. Кинәт Николай гаять борчулы тавыш белән кычкырып җибәрде:

— Шәүкәт, кара, диңгез козгыннары! Шәүкәт башын күтәрде һәм томан эчендә диңгез козгыннарының котырынып очуларын күрде. Әмма Николайның ни өчен борчылуын төшенмәде.

— Булса соң, — диде ул ярым сорау белән. Николай диңгез буенда үскәнлектән һәм үзе дә элек диңгезче булганлыктан, диңгез кошларының гадәтләрен яхшы белә иде.

— Давыл булыр. Давыл алдыннан алар шулай чабаланалар, — диде ул әүвәлгечә борчулы тавыш белән.

 — Давыл? — дип сорады Шәүкәт гаҗәпсенеп һәм яңадан томан эчендә айкалган диңгез козгыннарына карады. Бары шуннан соң гына ул ни өчен таулар өстендә иртәдән бирле куе томан торуын, ара якынлашуга карамастан, таулар тезмәсендәге иң зур биеклекнең—Манара-тауның чак-чак кына күренүен, диңгез кошларының ни өчен ярга таба очуларын, һаваның бөркү һәм авыр булып китүен аңлады. Шулай да ул:

— Бәлки яңгыр гына булыр, — дип өметләнде. Тәҗрибәле Додонов аның фикеренә кушылмады.

— Юк, яңгыр белән генә чикләнмәс, — диде ул. — Әнә кара, болытлар минут саен ничек куера баралар. Үзләре кургашын төсендә, чит-читләре аксыл-кызыл һәм кызыл-көрәннәр. Ох, куркыныч болытлар бу, Шәүкәт!

— Алайса тауларга ашыгырга кирәк. Монда калырга ярамый. Бу җирләрне су басачак,— диде Шәүкәт. Николай аның кулыннан тотты һәм күзләренә туры карады.

— Шәүкәт, соңгы тапкыр сорыйм синнән, — диде ул бик үтенеп, — калдыр мине шунда, ә? Хөснуллин аның карашына түзде, күзләрен яшермәде.

— Юк, калдырмыйм, сорама да.

— Алайса без икебез дә бетәбез!

— Бетсәк бергә бетәрбез! Шәүкәт, дустын күтәрде дә, җиргә, давылга каршы китте. Бу минутта аны һичнинди көч туктата алмас кебек булып тоелды. Өч сәгатьтән соң, иртә буе торган үле тынлык әрнүле ыңгырашулар, җилнең өзлексез улавы белән алмашынды. Җил торган саен көчәйде, усалланды һәм ахырда тоташ бер үкерүгә әверелде. Коточкыч яңгыр коя башлады, боз яуды.

Берничә минут эчендә үзәнлекләр су белән тулдылар, йөзләрчә елгалар хасыйл булып, күбекле дулкыннарын чәчрәтә-чәчрәтә таулардан түбәнгә ага башладылар. Күл өсләре, әйтерсең, ак ашъяулыклар белән ябылдылар, анда өзлексез ак дулкыннар йөгерде һәм яр буендагы ташларга бәрелеп, меңгә чәчрәделәр, әллә кайларга ыргылырга теләгәндәй, югары сикерделәр. Бераздан Николай көйгән иреннәренә тамган яңгыр тамчыларында тоз тәме сизде һәм: «Баренцев диңгезе дә дулкынлана башлаган инде» — дип уйлады. Таулар, кыялар шундый куе томан белән уралдылар, караңгылык шул хәтле көчәйде, әйләнә-тирәдә һичнәрсә күренмәс булды.

Хәзер бары инстинкт буенча гына барырга мөмкин иде. Шәүкәт, дулкыннар иркендә каеган хуҗасыз каек шикелле, иптәшен күтәргән хәлдә әле бер якка, әле икенче якка сугылды. Тау сыртларыннан җил белән куптарып алынган һәм коточкыч тизлек белән түбәнгә тәгәрәгән ташлар әллә, ничә тапкыр аларны басып китә яздылар, берничә тапкыр алар сазлыкка эләгеп, чак-чак кына батмый калдылар. Юнәлешне билгеләр өчен Шәүкәт компасына сыек күз төшергәләсә дә, һич нәрсә белә алмады. Давыл аркасында дулкыннар көчле хәрәкәткә килгәнлектән, стрелка, бизгәк тоткан шикелле, калтырана иде. Үзенең тәмам хәлдән таюын сизгәч, Шәүкәт Николайны бер кыя ышыгына салды һәм үзе дә аның белән янәшә утырды. Ул шул хәтле арган иде, яңгырның чиләкләп коюына, давылның үкерүенә карамастан, утыруы белән йоклап та китте. Николайның күзенә йокы кермәде. Ул колачларын җәен, салкын таш өстенә яткан дустына бик озак карап торды һәм, анын каты йоклавыннан файдаланып, үзенең шыксыз карарын гамәлгә ашырырга булды. «Сузмаска кирәк. Югыйсә икебез дә бетәчәкбез. Давылның кайчан туктавы; билгеле түгел...» дип уйлады Николай һәм, кесәсендәге соңгы шоколад кисәген чыгарып, Шәүкәтнең ян кесәсенә тыкты. Аннары дустының юеш маңлаеннан үбеп, читкә шуышты.

— Хуш, туган, гаепләмә, — дип пышылдады һәм ул пистолетын күтәреп, чигәсенә терәде. Соры күзләре тирән кайгы белән тауларга текәлделәр. Аларда бер үк вакытта дөньядан китәргә теләмәү дә, китүнең мәҗбүрилеген аңлау да бар иде. Тагын бер секунд. Аннары барысы да, барысы да югалачак.

— Хушыгыз, дуслар, хуш, туган ил! Гаепләмәгез, мин бүтәнчә булдыра алмадым... Тагын ярты секунд, тагын чирек секунд...

Шәүкәт уянганда яңгыр һаман ява, таулар һаман иңри иде. Сугышчы яткан урыныннан күтәрелмичә, күзләрен киң ачкан хәлдә, берничә минут карап торды. Аның алдында зур кыя булганлыктан, таш ярыгына кысылып үскән куш үлән сабагыннан башка, һичнәрсә күренмәде. «Без дә, нәкъ менә шул үлән сабаклары кебек, упкын кырыенда басып торабыз» дип уйлады ул моңсу гына. Аның җәрәхәтләнеп беткән куллары һәм тезләре йөрәкне сызлата торган көчле бер әрнү белән авыргалар, бөтен тәне, кыйнап ташланган сыман, ватыла һәм салкыннан калтырый иде. Шәүкәт күтәрелергә теләде, ләкин аның күтәрелерлек түгел, кузгалырлык та көче юк иде. Ул Николайны исенә төшерде. Янәшәсендә дустының сулышы да, ыңгырашуы да ишетелмәде. Шәүкәтнең йөрәгенә салкын курку йөгерде. Ул, көч-хәл белән башын күтәреп, тирә ягына каранды. Николай юк иде.

— Николай, Коля!—дип пошынып кычкырды ул һәм аруын, җәрәхәтләрен онытып, урыныннан сикереп торды. Каты җил аны аяктан ега язды. Николайны ул үзеннән биш-алты адымда, кулына пистолетын тотып, йөз түбән яткан хәлендә күрде. Шәүкәт тиз генә аның янына тезләнде һәм аны кочагына алды. Николайның күзләре йомык, күгәргән канлы иреннәре ярым ачыклар иде. Шәүкәт бер кулы белән дустының юеш чәчләрен сыйпый-сыйпый,

— Их, син, Николай Харитонович. Әллә холкыңны белми дип уйладыңмы. Беләм бит, барысын да беләм бит. Патроннарың минем келәмдә. Я, ач күзеңне, дускай, ач, — диде. '

Шәүкәт бу сүзләрне чиксез бер җылылык һәм мәхәббәт белән әйтте. Тик Николай гына аларны ишетмәде. Ул әллә йоклый, әллә һушсыз иде. Шәүкәт, аны күтәрде дә, яңадан кузгалып китте. Бу вакытта давыл үтә, болытлар тарала башлаганнар иде ннде. Бераздан томан эченнән биек Манара-тау калкып күренде. Аның биек түбәсе кояшның алтын нурларына манчылган иде.

Апрель, 1945 ел.