Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК БӘЙРӘМНӘР

Кызыл Армия җиңде. Ул ерткыч немец шакалларын үз ояларында кыйнап, тукмап бетерде. Дөньяда иң көчле саналган немец армиясе үзенең һичбер сүзсез җиңелгәнлеген танырга мәҗбүр ителде. Әле шушы 1945 нче елның май башында гына канлы сугышлар бара иде. 9 нчы май таңы Җиңү һәм тыныч чорның башы булып бөтен дөньяга танылды. Бу көн — бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен зур куаныч, бәйрәм көне булды. Бу Җиңү бәйрәме советлар илендәге халыкларның күңелләрен кайнарландырды, йөрәкләрен җилкендерде. Шушы бөек һәм дөньяны шаулаткан җиңү бәйрәменә тоташып Татарстан бәйрәме килде.

1920  нче ел. СССР Халык Комиссарлары Советы Председателе бөек даһи В. И. Ленин һәм ССР Союзы Үзәк Башкарма Комитеты председателе Михаил Калинин имзалары белән декрет чыга. Татар халкына тулы ирекле автономия бирелә. Алар үз илләрендә үзләре үз хуҗалыкларын, үз культураларын, сәнгатьләрен, ягыш формасы бсләп милли, эчтәлеге белән социалистик культураны, сәнгатьне үстерә, экономиканы ныгыта, яңадан төзә башлыйлар. Бөек атабыз И. В. Сталин җитәкчелегендә комиссия эшлән, бу комиссия Татарстан Автономияле Совет республикасының положениесен төзи. 1920 нче елның 25 нче июнендә бу положение тәкъдим ителә. Шулай итеп, татар халкының өстендә ирек һәм бәхет йолдызлары балкый башлый. Бөек пролетар революция тудырган автономияле совет республикасы, даһи остазларыбыз Ленин-Сталинның дөрес милли политикасы нәтиҗәсендә, безнең халкыбыз политиж ирек алды, үзенең патша Россиясе заманында һәр яклап томаланып килгән ижади-экономпк мөмкинлекләрен ачып җибәрде, гөрләп чәчәк ата башлады. Безнең халкыбыз, СССР дагы тату халыклар семьясында һәм бөек рус халкының җитәкчелеге астында, үзенең бу политик-экономик Һәм культура иркен һәртөрле эчке һәм тышкы дошманнардан, мәкерле буржуаз милләтчеләрнең эчтән җимерү эшләреннән 25 ел буенча саклап килде.

Инде килеп 1941-1945 нче елларны алып карыйк. Бу елларда безнең илебезнең бөтен катлауларын ватанны саклау эшенә кузгаткан бөек Ватан сугышы барды. Бу сугышта ирекне яклаучылар белән ирек дошманнары кылычка-кылыч килделәр. Татар халкының егет һәм кызлары шулай ук сынатмадылар. Совет ватанын саклау өчен күтәрелгән бөек халыклар сафында безнең халкыбыз шулап ук үзенең батыр халык булганлыгын күрсәтте. Аның күп кенә уллары һәм кызлары, намуслы эшләре өчен, хөкүмәтнең югары бүләкләрен — орденнарын һәм медальләрен алуга ирештеләр. Татар халкы 150 дән артык Советлар Союзы герое бирде.

25 еллык бәйрәм ул партия алдында, совет хөкүмәте алдында, бөек даһп иптәш Сталин алдында хисап бирү бәйрәме дә. Хисап язмалары тулы, хисап дәфтәрләре калып. Безнең һәм экономикабызда, һәм культурабызда, һәм сәнгатебездә, һәм әдәбиятыбызда зур һәм яна эчтәлекле казанышларыбыз күп. Ләкин алда эшләнәсе эшләр тагын да күп әле. Бигрәк тә безнең татар совет язучылары илебез алдында, партия һәм совет хөкүмәте алдында, иптәш Сталин алдында күп нәрсәгә бурычлы булып калалар. Ватан сугышында гаять зур батырлыклар, бөек кешелек сыйфатлары күрсәтеп сугышкан батыр сугышчылар образларын әдәбиятта киң итеп, тирән эчтәлекле һәм художество ягыннан тиешле югарылыкка күтәреп чагылдыра алганыбыз юк әле. Ә без моны һичшиксез эшләргә тиешбез. Шулай ук тыл кешеләре күрсәткән батырлыкны да тиешле тирәнлек һәм хислелек белән биреп җһткерә алганыбыз юк.

Явыз дошманны тизрәк тар-мар итү һәм җир өстеннән кырып-себереп ташлау өчен армый-талмый эшләүче бу исемсез геройларның матур әдәбиятта үзләренең тулы рәсемнәрен күрергә шулай ук хаклары бар. Шулай ук без халкыбызның узган тарихын өйрәнү, әдәби мирасыбызны марксистик принципиальлек белән гыйльми күзлектән карап өйрәнү, татар совет әдәбиятын халыкның узгандагы яхшы традицияләре белән, язма һәм авыз әдәбияты белән бәйли торган җепләрне шулай ук өйрәнергә, белергә кирәк. Без — язучылар — җиң сызганып эшкә тотынганда бу бурычларны һичшиксез уңышлы рәвештә хәл кылып чыга алачакбыз. Чөнкм бездә моның өчен тиешле көчләр дә һәм кирәкле мөмкинлекләр дә җитәрлек.