Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР-БЕРЕБЕЗДӘН КАЛЫШМЫЙК

 Мин үземнең хезмәт тормышымны 1918 нче елда, урта мәктәпнең беренче классларында укытучылык эше белән башладым. Шуннан бирле, үземнең белемемне арттыра барган хәлдә, урта һәм югары мәктәпләрдә укытучылык итәм һәм фәнни эшләр башкарам. 1923—1929 елларда минем фәнни эшем, күбесенчә, татарча физика-математика дәресләре һәм терминология төзүгә юнәлдерелгән иде. Мәсәлән, татар Халык телендә язылган беренче алгебра дәреслеге минем хезмәтем (1925 нче елда басылып чыкты). 1929 нчы елны аспирантураны тәмамлап, Казан югары мәктәпләреңдә доцент һәм соңыннан профессор булып эшли башладым һәм хәзерге көндә татарча 15 ләп басма әсәрем бар.

Үземнең төп белгечлегем булган эластиклык теориясе буенча хәзергәчә 15 тән артык әсәр яздым. Аларның зур күпчелеге төрле корылмаларның (бигрәк тә аэропланның) ныклыгын «исәпләүне төгәлләндерү өчен хезмәт итә һәм берничәсс СССР фәннәр Академиясенең һәм ЦАГИ ның тапшыруы буенча язылган иде. Шул хезмәтләрем өчен 1938 нче елда миңа физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсен бирделәр, ә 1940 нчы елда Татарстан Верховный Советы Президиумы мине «Атказанган фән эшлеклесе» дигән исем белән бүләкләде. Бер-беребездән калышмыйк. Минем фән юлында мондый югары баскычка күтәрелә алуым, әлбәттә, Ленин —- Сталин милли политикасының уңышлы рәвештә тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Хәзерге вакытта мин Химия-Технология һәм Авиация институтларында механика профессоры һәм кафедра җитәкчесе булып эшлим. Эластиклык теориясенең мин эшләгән өлкәсендә (бүтән бик күп өлкәләрдәге кебек) совет галимнәре бөтен дөнья фәненең беренче сафында баралар. Без, Казан галимнәре дә, шул юлда бөтен көч белән эшләп ятабыз. Үзара фикер алышуны яхшырту өчен эластиклык теориясе буенча эшләүче Каран галимнәре, минем җитәкчелегемдә, фәнни семинар оештыралар. Фәннәр Академиясенең Казан филиалын ачылу безнең эшебезне тагын да көчәйтәчәк. Мин, Татарстанның 25 еллык юбилее уңае белән, еллык фәнни эш планымны 20 нче июньгәчә үртәргә сүз биргән идем. Сүземдә тордым. Киләчәктә дә укыту һәм фәнни эшләремдә алдынгылардан булырга сүз бирәм һәм Казанның башка галимнәрен, язучыларыбызны, сәнгать эшлеклеләребезне, бер-беребездән калышмыйча һәм төрле өлкәләрдә ирешелгән уңышлы тәҗрибәләрне уртаклашып, бергәләп эшләргә, шулай эшләп, совет фәненең, совет әдәбиятының һәм сәнгатенең тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешүен тәэмин ителүен теләп калам.