Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шакир Шамильский

«Сәхнәнең бердәнбер патшасы һәм хакиме талантлы артист» (К. Станиславский).

Талантының иң пык үскәп чагында Татарстанның атказанган артисты Шакир Шампильский үлеп китте. Халык арасында исеме гаять популяр булган бу зур артист еллар үткән саен театр сәнгатебез күгендә яктырак балкучы, сокланулы карашларыбызны һаман үзенә тартып торучы сүнмәс бер йолдыз булып яшәр дип ышанасы килә.

Чын мәгънәсендә зур иҗади көчкә ия булган затлар белән мондый хәл булгалый. Бөек Гоголь дә бит «үзем үлгәннән соң минем исемем һичшиксез бәхетле булыр» дигән. Дөрес, талантлы иҗатчы үз гомерендә дә хаклы исемен, шөһрәтен алып кала. Ләкин бу шөһрәт, бу төгәл раслану кайбер иҗат осталарының үзләре үлгәннән соң кимүгә, зәгыйфьләнүгә түгел, киресенчә, үсү, көчәюгә таба бара. Нидән бу? Олы талант иясе һәркайчан үзенең иҗатында халык рухына, тормыш чынлыгына аеруча якын тора. Халык карашында аның иҗаты, табигатьнең законлы бер күренеше шикелле, һичшиксез кирәкле, һичшиксез шулай булырга тиеш булып күренә.

Чын, хакыйкый һәм гүзәл иҗат халык рухи тормышының җанлы бер әгъзасы булып әверелә. Халыкның үзенеке булуга, заманның рухы булып яшәүгә бары тик бөек талантлар гына ирешәләр.

Бу хәлне раслау өчен Пушкин, Щепкшг, Толстой, Тукай һәм Горький исемнәрен генә телгә алып китү дә җитә. Мондый талантлар үз гомерләрендә халык мәхәббәтенә, халык ихтирамына ирешсәләр дә, үлгәннән соң үзләренең халык өчен кем булуларын тагын да тирәнрәк сиздерәләр һәм сиздерә баралар. Чөнки аларның үлеме халык тормышының җанлы бер чынлыгы югалу белән бәрабәр. Шакир Шамильскийның үлеме дә культурабыз, аеруча театр сәнгатебез өчен әнә шундый зур, авыр югалтуларның берсе булды. Мәрхүм Шамильский бөек талант, чын мәгънәсе белән халыкчыл артист иде. Барлыгы 40 ел яшәгән театрыбызга 33 еллык иҗади хезмәтен куйган бу кешенең һичшиксез халык артисты булып саналырга хакы бар. Шамильский беренче тапкыр сәхнәгә 1910 нчы елда аяк баса, 1912 нче елдан Уфад Сәхибҗамал ханым Гыйззәтуллпна-Волжская җитәкчелегендә төзелгән «Нур» труппасының профессионал артисты булып эшли башлый.

Ул заманда гаять авыр шартларда баш күтәреп килгән, исәпсез күп киртәләр җимереп юлын сазган яшь татар театрына бөтен барлыгыңны, тормышыңны бирү — бу чын мәгънәсе белән прогрессив идея, халыкчыл демократия өчен шәрәфле көрәшкә чыгу иде. Әгәр без хәзерге театр сәнгатебезне, коммунистлар партиясенең дөрес җитәкчелеге астында, халкыбызның зур көрәше белән җиңеп алган культура байлыгы итенп санасак, Шамильский әнә шул җиңүне китергән фидакарь көрәшчеләренең беренчеләреннән һәм иң данлыклыларыннан саналырга хаклы.

 Шамильскийның культура тарихындагы объектив ролен бары шулай гына аңларга мөмкин. Артист буларак, Шамильскийны бөек талант иде, дидек. Чыннан да, ул тудырган образларга гади бер күз ташлау белән дә аның гаять киң колачлы, тирән интуицияле, сизгер акылы, зур культуралы артист икәнен күреп була. 1916-1918 нче елларда, әле артистлык тәҗрибәсенең башлангыч вакытларында ук, «Мәкер һәм мәхәббәт»тәге Фердинанд, «Бәхетсез егет»тәге Закир кебек баш рольләрне алып баруы аның нинди кабилияткә ия булуын күрсәтеп тора.

Совет чорында Шамильский үлгән көненә кадәр театр сәнгатебезнең төп көчләреннән берсе, артистлык эшендә иң бай, иң якты, кабатланмас үзенчәлекле иҗатчы булып яшәп килә. Бу 20 25 еллар дәвамында ул безгә «Галиябану»да Исмәгыйль, «Хаҗи әфәнде өйләнә»дә артист Жәләл, «Һиҗрәт»тә Качкинский ,«Разлом»да Гадоп, «Эскадрилья һәлакәте»дә Гайдай, «Юлбасарлар»да Франц, «Отелло»да Отелло, «Томан арты»нда Кузнецов, «Дәүләт Бәдрнев»тә Дәүләт Бәдриев, «Бишбүләк»тә Тимеркәй; «Ташкыннар»да Мирвәли, «Аталар ятимлеге»ндә Логинов, «Аю»да — Смирнов образларын тудырып кала. Бу санап чыкканнар Шамильский тудырган образларның уннан бере генә, ләкин шул кадәресе генә дә Шамильскийның нинди дәрәҗәдәге артист булуында ике төрле фикергә урын калдырмый.

Бу образларны гади чагыштырып карау белән дә без югарыда әйткән бер фикеребезне раслый алабыз. Чыннан да, янәшә куеп карагыз: «Галиябану»дагы бай егет Исмәгыйль белән «Ташкыннар»дагы авыл ярлыларының җитәкчесе революционер Мирвәли. «Бишбүләк»тәге ярлы улы Тимеркәй белән «Ялкын»дагы тегермәнче кулак Мостафа, «Разлом»дагы матрослар массасының җаны булган Гадоп белән «Портфельле кеше»дәге корткыч профессор, «Томан артында»гы партия ячейкасы секретаре Кузнецов беләп «Аю»дагы алпавыт Смирнов, «Юлбасарлар»дагы Франц беләп «Отелло»да Отелло образлары кебек капма-каршы образларны тудыра алу үзеннән-үзе Шампльскийның гаять киң диапазонлы артист булуын раслап тормыймы соң?

Ике сүз юк — әйе, Шамильский һәртөрле характердагы образларны тудыручы артист иде. Ләкин характерлары белән капма-каршы булган рольләрне башкару иҗат итүнең эле формаль ягы булып кына саналырга мөмкин. Берничә дистә еллар буенча сәхнәдән төшми уйнаган һәрбер профессионал артистның иҗатында мондый төрлелекне күреп булыр иде. Мәсьәлә шунда ки, Шамильский әнә шул ифрат төрле-төрле булган характерларны зур осталык, җанлылык һәм тирән ышандыру көче белән тудыра иде. Чыннан да, Шамильский һәрбер уйиаган ролен тамашачының йөрәгенә кереп калырлык һәм һич тә онытылмаслык образ итеп тудыра иде. Чөнки ул һәр рольнең рухи җанын тоеп ала, шул рух белән сәхнәдә яши белә иде. Аның уенында профессионал осталык кына түгел, тамашачыны рольнең психологик кичерешенә ышандыра һәм алып керә торган эчке җан сизелеп тора иде. Андагы хисләр байлыгы, андагы йөрәк сизгерлеге һәр тудырган образып җанлы итә, үзенә бер характер булып яшәр өчен кирәк булган бөтен бизәкләрне табарга, аларны реаль дигездә оештырырга ярдәм итә иде.

Бер артист та хәрәкәтсез, мимикасыз, интонациясез уйнамый. Ләкин тере кешене гәүдәләндерү өчен кирәк булган бу элементларны рольгә хас итеп табуда һәм үзеңнеке итеп түгел, ә тудырган образның шәхси сыйфатлары итеп бирүдә артист өчен эшләнеп куелган кагыйдәләр юк. Бу кадәресе һәр артистның иҗади мөмкинчелекләре нинди дәрәҗәдә торуыннан килә. Шамильскийда исә иҗат мөмкинчелеге, ягъни җайлы кеше тудыра алу сәләтлеге ифрат бай һәм көчле иде. Шуңа күрә без Шамильскийны тирән интуицияле артист дидек. Ләкин аның артистлык талантын бары хисләр байлыгына һәм эчке сизү, интуиция көченә генә кайтарып калдырсак, без хаталанган булыр идек.

Хикмәт, әйтик Закир тибы яки Гадоп образы өчен кирәк булгап иң типик сыйфатларны иптуитив рәвештә табып алуда гына түгел, ә шул типик сыйфатлардан Закир яки Гадопның шәхес буларак эчке һәм тышкы характерларын оештырып бирүдә бит. Ягъни Закир өчен табылган хәрәкәтне, мимиканы, тавышны Закирныкы итәргә кирәк, без тамашачылар Шамильскийның барлыгына түгел, Закирның чын реаль барлыкта булуына, аның үзенә бер шәхес булып тормышта яшәвенә ышанырга тиешбез. Әгәр артист Закир өчен тайкай бер генә бизәкме дә биреп җиткермәсә, яки кирәгеннән арттырып җибәрсә, без хәзер Закирга ышанмый башлыйбыз, шул минутта ук без кием, гримга яшеренгән икенче берәүнең Закир булып маташуын сизеп алабыз. Димәк, образ өчен интуитив рәвештә тапкан сыйфатларны артист тамашачыга җиткерә белергә тиеш. Моның өчен ул үзенең иҗат процессында никадәр бөтен акылын җигеп образ өстендә эшләргә, образ характерындагы кечкенә штрихларның да үз үлчәвең табарга, үз өстеннән контрольне бер генә минутка да югалтмаска — кыскасы, акыл (разум) артистның иҗат итүендә хөкем йөртүче, һәр хәрәкәтенең асыл критериясен табучы, алдында торган максатны ачык аңлап, шуңарга прешү өчен барлык иҗади мөмкинчелекләрне оештыра алучы булырга тиеш. Мәрхүм Шампанскийның иҗатында тирән хис байлыгы белән бергә, ачык, объектив акыл һәркайчан органик рәвештә бер-берсенә бәйләнгән була иде. Шуңа күрә ул тудырган образлар һәрьяктан бөтен камиллеге белән эшләнеп беткән, тамашачыларны чын-чынлап ышандыра ала торган җанлы һәм реаль булып чыгалар иде. Без Шамильский башкарган рольләрнең беркадәрен башта санап үткән идек. Әгәр шул рольләргә игътибар белән карасак, алар арасында характерлары белән бер төркемгә керердәйләрен күрәбез. Мәсәлән, «Разлом»нан Гадоп, , «Эскадрилья һәлакате»ннән Гайдай, «Томан арты»ннан Кузнецов, «Ташкыннар»дан Мирвәли, «Бишбүләк»тән Тимеркәй, «Дәүләт Бәдриев»тән Дәүләт Бәдриев, «Аталар яшьлеге»ннән Логинов рольләрен бер сафка төзәргә була.

Нинди характердагы рольләр соң болар? Кыска гына әйткәндә, болар барысы да яңа иҗтимагый типлар төркемен тәшкил итәләр. Алар яңа кешеләр. Берәүләрен (Гадоп яки Мирвәлине) революция көрәше халык арасыннан күтәреп чыгарды, икенчеләрен (Кузнецов яки Дәүләт Бәдриевне) совет чынбарлыгы дөньяга китерде. Болар барысы да халыкның алдынгы кешеләре, халыкны оештыручы, җитәкләүче большевик образлары...

Мәрхүм Шамильский безнең сәхнәбездә, үз замандашы артистлардан беренче булып һәм барсыннан да уңышлырак итеп, әнә шул яңа төр кешеләрне тамашачыларның хәтеренә сеңеп калырлык җайлы образлар дәрәҗәсенә күтәреп иҗат итә алды. Реаль алымнар белән һәрьяктан уйлап, җентекләп эшләнгән бу образлар үзләренең психологик кичерешләре, ихтыяри Рифатлары, эш хәрәкәтләре, башкаларга мөнасәбәтләре һәм тормышта үзләрен тотулары белән ышандырырлык көчкә, тере булып яшәүгә ия була алдылар. Чыннан да, Шамильский иҗат итеп күрсәткән бу Гадоп һәм Кузнецовларны, Мирвәли һәм Дәүләт Бәдриевләрне без оныта алачак түгелбез. Талантның, иҗат осталыгының чиге юк.

Киләчәктә яңа кешеләрне тагын да көчлерәк, тагын да тулырак иҗат итүче яңа талантлар туарлар. Ләкин хәзергә әле безнең театр сәнгатебездә яңа кешеләрне иҗат итүнең тиңсез осталарыннан берсе булып Шакир Шамильский кала. Инде мәрхүм артистның тагын бер эш тармагы турында бер-ике генә сүз әйтеп китәргә кирәк. Бу аның режиссерлык эше. Шамильский, татар сәхнәсенә профессионал артист булып чыгу белән бервакытта ук, үзенең режиссерлык сәләтен дә күрсәтә башлый. Мәсәлән, аның Уфадагы «Нур» труппасында режиссер булып эшләве билгеле. Революциядән соң 1924—25 нче елларда Татар Дәүләт Академия театрының баш режиссеры булып эшли. 1926 нчы елда Башкырт Дәүләт театрының художество җитәкчесе була. Яңадан Казанга кайтып, 1928 нче елларда янә режиссер булып эшли башлый.

1935—36 пчы елларда Баку татар театры һәм 1939—40 нчы елларда Ташкент татар театры белән җитәкчелек итә. Ул үз гомерендә күп әсәрләрне сәхнәгә куя. Ләкин мисал өчен, без бары берничәсен күрсәтеп үтү белән генә чикләнәбез. 1924—25 нче елларда Шамильскийның иң уңышлы постановкалары итеп Нәкый Исәнбәтнең «Һиҗрәт»ен, Карл Гоциның «Принцесса Турандот»ын һәм 1928 нче елларда Такташның «Күмелгән кораллар»ы белән дөнья классикасыннан «Канлы чәчәкләр»не алырга була.

Мәрхүмнең режиссерлык эшендә башлыча нәрсә характерлы иде? Ике-өч сүз белән әйткәндә, әсәрләрне бары реалистик караш ноктасыннан чыгып гәүдәләндерү, тормыш чынлыгыннан аерылмаска тырышу, нәтиҗәдә тамашачыларга саф художестволы завык һәм, югары культура белән эшләнгән спектакль бирү, менә аның режиссерлык эшенә башлыча нәрсә характерлы иде?

Постановкаларыда мәсләксез формализмга, яки ялангач натурализмга урып булмады. Үзенең Артистлык иҗатында Станиславский системасына таянган бу олы артист режиссерлык эшендә дә бөек сәхнә мастерларына хас булган сыйфатларга, ягъни тормыш чынлыгын сәнгать чынлыгы югарылыгына күтәрергэ, тамашачылар тарафыннан дөрес аңланып, тирән эстетик канәгатьләнү белән кабул ителүгә һәр даим омтылды. Шакир Шамильскийның гаять бай иҗади юлын кыска бер мәкаләдә генә яктыртып бирү һич мөмкин түгел. Аның иҗаты кат-кат өйрәнелергә тиеш. Аның югары сәнгать үрпәкләренә бай булган, берсеннән-берсе гүзәл, берсеннән-берсе онытылмас якты җанлы образларын каршыбызда төзеп калдырган 33 еллык шәрәфле хезмәте театрыбыз өчен яңа кадрлар җитештерүдә мәктәп ролен үтәргә тиеш. Чөнки Шамильский мәктәп тудырган артист. Әгәр мәрхүмнең шәхси кешелек сыйфатлары турында аз гына булса да туктамый китсәк, без аның бөек артист буларак кем булуын бөтен тирәнлеге белән аңлап бетмәгән булыр идек.

Һәрбер чын талант кебек, ул мәрхүм дә шикле дәрәҗә, ясалма макталу, акланмаган исемгә бер вакытта да кызыксынмады. Ул халык йөрәгендә нинди урын алганын белә, шуңа күрә үз тирәсендә шау-шу булганга исе китмәде, киресенчә, андый шау-шулардан һәр даим югары тора иде. Мәрхүмне якыннан белүчеләр аның үзе турында никадәр аз кайгыртуын, башкаларга карата исә никадәр намуслы булуын еллар буенча күреп килделәр. Ул бөтен тәне, җаны белән театрыбызны, үзенең артистлык эшен ярата иде. Аның өчен сөекле сәнгатенә һәм фидакарь халкына бөтен барлыгы белән бирелеп хезмәт итүдән дә галиерәк һәм намуслырак эш юк иде. Әйе, Шамильский олы ихтирамга лаек кеша иде. Һәм халкыбыз аның исемен һич тә онытмас.