Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС КӨННӘР

Сугыш бетте! Безнең Армия алдында дошманга тез чүкте! Бу канатлы хәбәр, яз таңының беренче нурлары белән бергә, бөтен дөньялы яктыртып берьюлы бөркелде. Аның куанычы шундый зур, ул тудырган тойгылар шундый ашкынулы, хәтта аларны әйтеп бирерлек көчле сүз дә юк. Кешенең шатлыктан тыны кысыла, ул елмая һәм аның күзләренә яшь килә. Дүрт елга диярлек сузылган тиңсез сугышның тетрәткеч төненнән җиңү таңына килеп чыкканда йөзләрне балкыткан беренче елмаю, беренче куаныч ул.

Сугыш бетте, без җиңдек! Нинди кыска һәм ансат сүзләр! Ләкин без моны дүрт елга якын көттек.

Дүрт ел! Никадәр күз яше, күпме корбан, күпме кан, никадәр газап һәм шул ук вакытта, нинди какшамас көч һәм корыч түземлелек! Бу дәһшәтле елларның һәр көне һәм һәр төне, баһадир тәнендәге исәпсез күп яралар кебек, совет кешесенең күңелендә онытылмаслык эзләр булып, билгеләнеп калды. Булды шундый чаклар — безнең илдәге сугыш гөрелтесе бөтен дөньяны тетрәтте, бик күп халыкларның иманын какшатты. Ләкин, — дан һәм хөрмәт сиңа бөек җаплы, баһадир җилкәле совет халкы! — син акыл ирешмәслек фидакарьлегең һәм тиңсез батырлыгың белән җетелекнең иң явыз һәм иң көчле дошманын кара каршы бергә-бер көрәштә йөз түбән капладың һәм, ахыр килеп, үз алдыңда корал ташлатып башын идердең.

Гитлерның кара төне узды. Европа өстендә көн туды. Миллиониллион халыклар Майданын һәм Освенцим лагерьларындагы ерткыч үлемнән котылып, Кызыл Армия тарафыннан яңадан тормышка, иреккә чыгарылдылар.

Дошманны җиңү — барасы юлыңда комачаулап торган бөтен киртәләрне җимереп, алга, киләчәккә таба атлау дигән сүз. Җиңү көненең якты таңын каршылаганда дошманны җиңгән пәһлуан егетләрнең барысы да безнең белән була алмады, очрашу мәҗлесендә байтак туганнарның урыны буш калды. Алар туган илнең якты киләчәге, үз халкының ирке һәм бәхете өчен изге юлда, бөек һәм мөкатдәс юлда үлеп калдылар. Совет халкының тугрылыклы батыр улы, сөекле улы, Украина туфрагындамы син, Карпат итәгендәме, Дунай буйларындамы, чехлар, словаклар илендәме, — кайда гына булсаң да, синең каберең өстендә мәңге чәчәкләр үсәр; син азат иткән һәр милләтнең саби баласыннан башлап ак сакаллы картына кадәр — бөтенесе синең гали рухың алдында түбәнчелек һәм ихтирам белән баш ияр.

Син һәрвакыт безнең күз алдында, һәркайчан безнең күңелдә. Киләчәк тормышның куанычлы җырларында синең авазың да яңгырар, һәр сабыйның елмаюында синең шатлыгың да балкыр. Безгә васият итеп калдырган яхшы теләкләр һәм якты өметләрегез, сугышчан байраклар белән бергә, бөек шагыйрьнең үлмәс җыры шикелле, җиңүчеләрнең алдынгы сафында якты киләчәккә узар. Бу көннәр ерак киләчәкнең иркен тормышында, төньяк балкышыдай, мәһабәт бер яктылык белән нурланып, балкып чыгар. Бөтен кешелек дөньясының якты идеяләрен һәм киләчәген фашизм һәлакәтеннән коткарып калган гади совет кешеләрен.

Сталин баһадирларын һәм бу гаҗәеп халыкның җиңү серләрен киләчәкнең галимнәре гасырлар буенча өйрәнер. Ул чагында инде кеше үтерүне җәмгыятькә каршы ни авыр һәм берничек тә гафу ителми торган зур җинаять һәм искелекнең әшәке калдыгы итеп аңлый башлаган кешелек җәмгыяте бу гали җаплылыкның, кеше бәхетен күкләргә күтәргән бөек идеяләрнең беренче орлыгын, беренче үрендесен совет кешесе рухыннан эзләр, ул чагында туганлыкның иң югары баскычына күтәренгән халыклар дуслыгының да беренче гүзәл үрнәген Сталин чорыннан табар.

Киләчәк буын кешесе ул заманның үзенә хас көрәшендә бөек Ватан сугышы геройларының тиңсез батырлыгы белән рухланыр, аннан үрнәк алыр. Чөнки совет халкының бу сугыштагы батырлыгы һәм фидакарьлеге ул бары безнең илдә генә, бары бөек идеаллар чорында гына була ала торган гали батырлык, ул алдынгы прогрессив җәмгыятьнең байрак йөртүчесенең якты, иркен киләчәккә алдап узуы дигән сүз. Иптәшләренә алга китәргә юл салу өчен яшь тәнен үзе теләп дошман амбразурасына ташлаган солдатның рухы бөеклегенә кем сокланмас, аның каршында кем хөрмәт белән баш имәс! Яки биленә гранаталар бәйләп фашист танкысы астына ыргытылган истребитель егет; яисә ялкынланып янган самолеты белән, үз халкының каһәре һәм нәфрәтедәй, тоташ ялкын һәм ут булып, дошман яулары өстенә атылган каһарман очучы нинди бөек тойгылар һәм нинди кыю уйлар тудырмас!

Аларның шушы берничә генә сулыш гомере дистәләрчә елларга сузылган тынчу, дәртсез тормыштан мең өлеш кыйммәтрәк. Чөнки бу гали җанның иң матур яшьлек хыялы, әле чәчәк атарга бөреләнеп кенә өлгергән бөтен ялкынлы дәрте һәм туган иленә мәхәббәте — кешене кеше итә торган иң гүзәл сыйфатлары — һәммәсе шушы берничә сулыш эчендә, якты факел булып кабынып, бөтен илен яктыртып уза һәм аның шәүләсе ерак киләчәкләргә кадәр сузыла. Даны һәм шөһрәте халыкка килеп җитә алмыйча үзләре белән бергә тарих ягына узган меңнәрчә исемсез геройлар; сугыш авырлыгын үз җилкәләренә күтәреп җиңү көннәрен дүрт ел буенча көн саен, сәгать саен якынайта килгән тыл кешеләре — безнең түземле әтиниләр, намуслы апалар һәм тырыш сеңелләр — һәммәсе дә күңелдә горурлык., тирән хөрмәт һәм иҗат дәрте тудыралар. Без тыныч тормышның беренче якты таңын киләчәккә зур өмет һәм якты теләкләр, якты уйлар белән каршы алабыз.

Дәһшәтле сугыш ялкынында, кан һәм ут эчендә кат-кат сыналган, тагын да ныгып чыккан бөек идеяләр, совет халкының тиңсез батырлыгы — безне иҗат кыюлыгына рухландырып, күңелләргә ялкын һәм дәрт өсти. Әгәр дә без, язучылар, үз әсәрләребездә шушы бөек чорның кешеләрен, аларның үзләренә лаек итеп гәүдәләндереп бирә алсак, үзебезне бик бәхетле санар идек.