Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР РАЗВЕДКАНЫҢ ТАРИХЫ

(«Солдат моңы» исемле повестьтан өзек)

 — Бу Дан орденын пичек алганлыкны сорыйсыңмы? Ярар, хәзер сөйлим. Бу — бик авыр, куркынычлы операцияләрнең берсе өчен булды. Ул операциядә ике иптәшебез дошман кулына төште, аларны анда тереләтә яндырып үтерделәр. Авызыңны ачма, яхшырак тыңла. Син әле, Харрас, Украинаның матур язын гына күрдең. Украинаның мул яшелчә өлгертә, җиләк-җимешләр пешерә торган бик матур җәе дә бар аның. Көз башына килсәк, ансы да юк-бар җәйләреңне бер якка егып сала, — җылылык ягыннан, дим. Менә, син, көяз Украинаның көзе белән кышын күргәнең юк. Бу вакытларда аның өстен коңгырт карачкыл болытлар каплап ала. Көннәр-төннәр тоташтан чиләкләп-чиләкләп яңгыр коя башлый. Тагын аяза, тик бу аязу бары берничә сәгатькә генә була. Аннан соң җир өстен соргылт томан сырып ала да, бер офыктан икенче офыккача күкне тоташ карачкыл күгелҗем пәрдә каплый. Пәрдә капладымы инде, кулыңны гына селтә, чөнки әкрен генә бөркеп-сибәләп торган яңгыр бер атнасыз туктамый. Менә шундый эч пошыргыч көннәр, төпләр башлана монда. Инде җиренә килик. Украинадагы кебек яхшы ашлыклы, таралып, ярмаланып торган кара туфраклы җир беркайда да юктыр ул, җаный. Безнең Идел буе җирләрен Украина җирләре белән чагыштырып та булмый. Украина җиренә төшкән бодай, солы, арпа орлыклары бер вакытта да әрәм булмыйлар, күкрәп шытып чыгалар да, яшәрен үсеп тә китәләр.

Монда үскән бәрәңгеләр, помидорлармы дисең, бер-берсе кечкенә генә бер баланың башы кадәр бар. Кавын, карбызны әйтеп тә тормыйм инде. Алмалары да алмалары тагын... Аннары менә кара катыш ярым күгелҗем сливаларны авызыңа салсаң, үзең дә сизмәстән, төше-ние белән йотып җибәрерсең. Сөйләп бетерерлек түгел, энем Харрас, менә шундый әйбәт, уңышлы бу Украина җире. Ләкин көзге-кышкы яңгырлар башлану белән бу көяз Украина җире дә үзенең матурлыгын югалта. Җир өсте сазлыкка әйләнә. Тездән пычрак башлана. Урамның икенче ягына үтәр өчен тездән пычракка батарга кирәк. Ә бит, Харрас энем, дошманның артыннан берничә дистә километрлар куып бару урам аркылы үтеш чыгу гына түгел ул. Дошман, безнең кысуга чыдый алмыйча, техникасын, складларын, талап алган байлыкларын ташлап кача. Хәтта күбесенчә өсләрендәге шинельләрен, аркаларындагы капчык-ранецларын, котелокларын да ыргытып калдыралар. Ә без аны куабыз, куабыз гына түгел, үкчәсенә басып, кырып та барабыз.

Беләсең бит Россия солдатын, аны, җаным, яңгырың белән дә, пычрагың белән дә куркытып булмый. Менә шундый пычрак яңгырлы көннәрнең берсендә, чигенеп барган дошман, көньяк Буг елгасын кичте дә, аның теге ягында ныклап утырып алды. Без елганың бу ягында. Дошман безгә туптан да, минометтан да ата. Ә безнең техника арттарак калды, пычрак бит, үзең беләсең, ансат кына кптереп булмый. Без дошманны 60—70 километр җир штык көче, урра авазы, рус солдатының дәрте белән куып килдек. Ә елганы чыгу өчен буш кул гына җатми. Шуңар күрә, техника килеп җиткәнче, безнең частьларга оборонага утырырга приказ булды. Елганың бу ягында Суворовка дигән зур бер Украина авылы булып, безнең частьлар шуның тирәсенә, елга буйлап окоплар, блиндажлар казырга керештеләр. Без — дивизия разведчиклары — авылның артында, чокыр-чакырлар арасында урнаштык. Чөнки разведканың үзенең аерым бурычы бар. Кирәк булса, ул берничә чакырымнар эчкә, дошман оборонасы артына да керә.

 Яңгыр ява да ява, пычрак һаман тирәнәя бара, безнең техника һаман килен җитми иде. Дошман булса, елга аркылы үзенең туп-минометларыннан авыл өстенә снаряд, миналарны яудырып кына тора. Шундый эч пошыргыч яңгырлы төннәрнең берсендә, мине безнең гвардия капитанының связное килеп уятты. «Аркаша, тиз, капитан янына», — диде ул, тавышыннан ук беленеп тора, эш бар булса кирәк, дидем. Сугыш җирендә чишенүне белмисең бит, мин шунда ук сикереп тордым да. землянка почмагында элүле торган чиләктән зур бер кружка су алып эчтем һәм шуның белән, әйдә, капитан янына.

Землянкада, снаряд гильзасыннан ясалган лампаның сүрән яктылыгы астында, капитан, кече лейтенант Фридман утыралар иде. Мин ишекне ачып керү белән үк гвардия капитаны:

— Әйдә, Аркаша, утыр. Безнең алга бик зур бурыч куйдылар, — диде.

Ул мәсьәләне кыскача гына сөйләп бирде. Дивизия командиры генерал-майор Панченко, кич-кырын гына армия командиры генерал-лейтенант Глаголев яныннап кайтып, минем капитанны үз янына чакырткан. Армия командованиесе дивизия командованиесе алдына, елга аркылы чыгып дошманның тылына үтәргә, аның көчен барларга һәм контроль «тел» алып кайтырга, дигән бурычны куйган икән. Менә шуңа күрә капитан Шахов, генерал яныннан кайту белән, Фридманны һәм мине чакырткан булган.

Бәләкәй өстәл өстендә шул тирәнең картасы җәелеп ята иде. Капитан сөйлән бетергәч, безгә карап:

— Я, дусларым, ни дисез? Алга куелган заданниене аңладыгызмы? Вакыт бик аз бирелә, иртәгә төнге сәгать 4 кә бу эшләр бар да эшләнеп беткән булырга тиеш, — диде. — Аңладык, иптәш гвардия капитаны, — дип без бердәм җавап бирдек. Шуннан соң без, карта буенча, дошманның, оборонасын, елга аркылы үтү юлларын өйрәнергә керештек. Бик озак утырдык без, бармаклар карта өстендә озак сәяхәт кылдылар, чөнки, елганың без кичәчәк урыны диңгезгә якын булганлыктан, анда күп кенә тармаклар, лиманнар бар иде. Иң ахырда бу операциягә ике төркем булып барырга, бер төркем — кече лейтенант Фридман, аннан тагын бер кеше, икенче төркемдә иптәшләрем белән мин булырга һәм тиздән эшкә башларга, диеп, карарга киленде.

— ... Харрас җаным, минем болай тасвирлап сөйләвемә исең китмәсен синең. Чөпкп барысын да сөйләмәсәм аңламый калуың бар. Ярый, эшкә күчик. Мин, үземнең 5 кешелек группам белән, шунда ук чыгып китәргә тиеш идем. Таң атарга күп калмаган. Шуңар күрә, капитан беләк исәнләшкәч тә, землянкама кайтып разведчик-радиетны, разведчик-тәрҗемәчене һәм тагы да өч разведчикны уятып алдым һәм алга куелган бурычны аларга төшендердем, 15 минут эчендә җыенырга, азык-корал алырга боерык бирдем. Үзем резина көймәне тикшерергә тотындым. Kөймә төзек иде.

15 минуттан соң без елгага төшеп, караңгылык эчендә көймәне өреп тутырдык та, алдан хәзерләнгән план һәм азимут буенча, култык һәм куеннар эчләтеп, камышларга яшеренә-яшеренә, алга йөздек. Дошман безне бу яктан көтәргә тиеш түгел иде. Шуңа күрә таң атканчы камышлык эченә көймәне урнаштырырга һәм көндез шул җирдән күзәтчелек эшен алып барырга, нәтиҗәләре турында радио аша үзебезнең тылга хәбәр бирергә тиеш идек. Таң атар-атмас без куе камышлыкка барып кердек. Фин пычаклары белән камышларны кисеп, көймәне шуның арасына урнаштырдык. Дошманны күзәтү өчен, камышлык эченнән тар гына юл арчып, көймәгә перескон куйдык. Әкрен генә таң да ата башлады.

Мин, радистан башкаларга, плащпалаткаларына төрепел йокларга куштым, үзем перескон аркылы күзәтү эшенә керештем һәм һәрбер күзгә күренгән яңалык турында радио аркылы рота командирына хәбәр итен тордым. Кинәт баш очыннан бер-бер артлы берничә пуля сызгырын үтте. «Перескопны күрделәр ахыры» дип уйлап, тиз генә аның өч аягын кыскарттым, ләкин ату кабатланмады, бу болай, дошманның саклык өчен пулемет уты белән тирә-юньне «тараштыргалап» алуы гына булды булса кирәк. Шулай да сак булу кирәк иде, шуның өчен мин, кул сәгатемә карап, аларның «тарау» срокларын өйрәнергә керештем. Бит, энем Харрас, үзең уйлап кара, әгәр дә мин аларның ату вакытын белмәсәм, күзәтү эшен тыныч алып барып булмас иде, җитмәсә тагын берәр эшсез пуляның күзенә очрап хәрап булып куюың да бар. Ә болай аларның ату вакыты җиткәнче күзәтәсең дә, бер 5-10 минут калгач перескопны түбәнәйтеп, үзең дә ял итеп аласың. Шулай ул, элем, разведчик һәр эшнең җаен белеп эшләргә тиеш ул.

— ...Ярый, мин сөйли торган сүземнән читкә киттем, энем.

Төш вакыты җиткәч, башкаларны уятып, үзем ял итәргә яттым, бик арылган иде, яту белән йокыга киттем. Күпме йоклаганмын, белмим, иптәшләрдән берсе мине төрткәли башлады:

— Гвардия старшина, старшина, старшина, дим, Аркаша, тор әле, тор...

— Нәрсә бар?

 — Тор әле, кара әле монда.

Мин, урынымнан сикереп торып, перископка капландым. Ни күзем белән күрим, Харрас җаным, бүген кичтән икенче төркем белән разведкага чыгарга тиеш булган Фридман белән Тюковны немецлар, баганага бәйләп, резина таяклар белән кыйныйлар иде. Mин үз күземә дә, перескопка да ышанмадым. Рацияне рота командиры белән ялгарга боерык бирдем.

— Фридман өйдәме?

Беренче соравым шул булды. Радио ачкычы морзе нокталарын чүки дә башлады.

— Юк, кичә синең артыңнан ук юлга чыкты, — дигән җавапны алдым.

Ничек?

— Ул кичә үк китте. Әллә берәр хәл бармы?

— Фридман белән Тюков икесе дә немецлар кулында. Багапага бәйлән, кыйный-кыйный, сорау алалар.

Морзе өзелде. Колакка микрофон аша тавыш килде:

— «Чайка», «Чайка»... бу — «Сирень», бу— «Сирень», ишетелү ничек?

— «Сирень», «Сирень». Бу—«Чайка», бу — «Чайка», яхшы ишетелә, — дип җавап кайтардым.

— Нәрсә булды? Ничек? Кайдан күрәсез?— дигән сораулар тагын да кабатлана башладылар. Нәкъ шул вакытта перескоп аша күзәтүче разведчик кинәт кычкырып җибәрде:

— Аркаша, Аркаша, яндыралар...

Мин, аппараттан аерылып, перескопка ташландым. Чәчләрем үрә торды, тәнемне миллион-миллиард энәләр чәпчеп үттеләр, сулышым кысылды, энекәем Харрас, тешләремне кысып, йодрыкларымны йомарлап, перескопның күзенә кадалырдай булып кердем.

— Я, я, әзи, нәрсә булды соң?

— Аларны баганага бәйләгәннәр дә, аяк асларына чыбык-чабык салып, ут төрткәннәр иде. Ялкын, үрмәләп, аларны чолгап ук алган иде инде. 50 дән артык фашист, баганa тирәсен коршап, янучыларга карап шаркылдап көләләр иде. Ут көчәйгәннән-көчәя, ялкын аларның киемнәрен, кулларын ялый, җил ялкынны читкә куып торган арада, перескоп аркылы, мин иптәшләремнең үлем әчесе беләк җыерылган йөзләрен күрәм.

— Җаннарым, Лева, Васок, — дип иреннәрем ирексездән пышылдыйлар, маңлаема бөртек-бөртек тирләр бәреп чыга, йодырыклар ихтыярсыздан йомарланалар. Мин күземне перескоптан алдым. Егетләрем, кулларына автоматларын кысып тотканнар да, хәзер үк камышлыктан чыгып ерткыч дошман өстенә ташланырга торалар иде. Мин, бу хәлне күрү белән, ярым пышылдап, ярым кычкырып:

— Отставить! — дип кычкырдым. Минем төсем бозылган иде булса кирәк, алар бердәм автоматларын аска төшерделәр. Тик Ильин дигән разведчик кына өзгәләнгән тавыш белән сүз кушып азапланды:

— Яндыралар бит, иптәш гвардия старшина...

— Туктат сүзеңне!—дип аны да кырт кистем.

— Нишләргә, нишләргә? Ничек аларны коткарырга? Нинди юл бар? Коры җир булса бәлки без бердән дошманның өстенә ташланыр идек, ләкин безне елга тотып тора. Яр кырыена 100-150 метрлар чамасы, йөзеп чыкканчы, дошман безнең барыбызны да кырып бетерәчәк. Нишләргә? Шуның өстенә тагын задание, командованиесенең заданиесе... — менә бу уйлар минем башымнан яшен тизлеге белән үттеләр. Радиомикрофон һаман да:

— «Чайка», «Чайка»! Ник җавап бирмисез?— дип бер туктаусыз кычкырып тора йде. Мин микрофонны алдым:

— «Сирень», «Сирень». Бу— «Чайка». Капитан, сезме?—минем тавыш калтыранды, үземә ят булып тоелды.

— Мәңгелек дан булсын аларга, иптәш капитан! Пилоткаларыгызны салыгыз. Алар юк ннде, — дидем.

Нәрсә?!

— Яндырылдылар, иптәш капитан. Микрофон аша капитанның тешләре шыкырдавын ишеттем...

— Эх, аналарын... — ул әче итеп әрнеп сүгенде. Аннан, тавышын бердән үзгәртеп, тагын сүз башлады:

— Сезгә тапшырам, билгеле. Тагын бер мәртәбә боерам, билгеләнгән вакытка үтәгез.

—Була, иптәш капитан!—дип җавап кайтардым. Аннан иптәшләргә күз төшердем. Алар, йөзләрен учлары белән каплап, башларын аска игәннәр, башларыннан бүрекләрен салганнар иде. Сибәләп яуган вак яңгыр, аларның чәчләрен юып, муеннарына агып төшә иде. Мин тагын перескопның күзләренә капландым. Анда, энем Харрас, бар да беткән иде инде. Фашистларның күбесе таралган, безнең иптәшләр танылмаслык хәлгә килгәннәр, йөзләре күмерләнгән иде.

Мин бүрегемне салдым, уң кулыма автоматны алып югары күтәрдем дә, аларга карап:

— Гвардеецлар, күтәрегез башыгызны, автоматларыгызны кысыбрак тотыгыз, ант итәбез! — дидем. Алар урыннарыннан сикереп тордылар, тантаналы рәвештә кулларына автоматларны алдылар, без ант итә башладык:

— ... Миллионнарның күз яше, меңнәрнең каны өчен, газаплап үтерелгән иптәшләр өчен үч алырбыз. Ватаныбыз, туган илебез, бөек Сталин алдында гвардеецларча ант итәбез. Актык тамчы каныбыз калганчы сугышачакбыз, бер баш өчен — ун башны кырачакбыз, — дип тәмамлана иде безнең бу ант. Без автоматларыбызны үбеп, күзәтчелек эшен тагын да ныграк алып барырга керештек.

— Шуннан, шуннан, әзи?

— Шуннан соң без караңгы төшкәнне көтә башладык, үзебез һаман да күзәтәбез. Кичкә таба табигать үзгәрә башлады, һава уйнарга кереште. Бүктәге саргылт күгелҗем пәрдә ертылып, куе кара болытлар өерелә башлады. Кисәктән җил чыкты, бара-тора ул давылга әйләнә язды. Каты җилгә каршы камышлар авыр сулап, ыңгырашып бөгеләләр, сыгылалар, ә җил сызгыра, камышларга кушылып улый иде. Караңгы төште, яңгыр ява башлады. Табигатьнең болай үзгәрүе безнең файдага иде. Ләкин без ярга чыгарга ашыкмадык, разведкада ашыгып эш итәргә ярамый. Тик бераздан соң гына камышлык эченнән көймә белән йөзеп чыктык та, әкрен генә ярга табан юнәлдек. Ярга җитәргә бер 30 метрлар җир калгач, көймәне тагын камышлар эченә кертеп урнаштырдык, үзебез ярга чыгар өчен хәзерлек күрә башладык.

Мин кул сәгатенең фосфорлы цифрблатына күз төшердем. Вакыт иртә иде әле, сәгать бары 9 гына. Бу вакытта әле берәү дә йокламый. Разведчик өчен иң яхшы вакыт төн уртасы, ә тагын да яхшырагы — таң алды. Салкын яңгыр астында без тагын да бер сәгать вакыт уздырдык. Тәмам җебедек. Суык үзәккә үтә, бирешмәс өчен билдәге каешка таккан флягаларны ара-тирә авызга тигезеп алабыз. Сәгать 10 булды.

— Я, егетләр, хәерле юл. Ә син, Шакиров, көймәдә каласың. Кара, сак бул!—дип радистка эндәштем. Аннан, кулыма автоматны алып, беренче булып суга төштем. Су билдән узмады. Минем арттан бүтәннәр дә суга төшеп, без, акрынлык белән, су эчләтеп, каршы ярга юл тоттык. Ярга чыгу белән Попов дигән тәрҗемәче разведчикны разведкага җибәрдем. Бу Попов дигән егет, немец телен яхшы белү өстенә, төлке кебек хәйләкәр, җылан кебек шуучан, арыслан кебек гайрәтле, юлбарыс кебек җитез бер кеше иде. Күп разведкаларда булган, аерым авыр эшләрне башкарган ул. Шуңар күрә дә шул аның күкрәгендә бер «Кызыл байрак», ике «Кызыл Йолдыз» һәм бер «Ватан сугышы» ордены ялтырый иде. Ә, хәзер III-нче дәрәҗә Дан ордены да өстәлде аның күкрәгенә.

Ул бездән шуышып китү белән үк күздән югалды, без, автоматларны кысып тоткан килеш, аның артыннан күзәтеп калдык. Попов киткәннән соң ярты сәгать вакыт үтте. Башкалар Поповның язмышы өчен пошыналар иде. Ә мин, киресенчә, аның өчен күңелем тыныч, чөнки мондый операцияләрдә Попов белән бер генә булмадым, мин аны беләм. Без аның кайдан, ничек килеп чыкканын сизми дә калдык, ул кинәт безнең алдыбызда үсеп калды.

— Аркаша, Аркаша җаным, безгә хәзер юл ачык. Мин часовойның янына ук барып чыктым. Ул, автоматын кочаклаган килеш, якаларын күтәреп әрле-бирле йөри иде. Дөрестән дә, алар безне бу яктан көтмиләр икән. Бу часовойны әле генә алыштырдылар. Хәзер яңа часовой. Пропускларын да белдем — «Прага». Тик отзывны гына ишетмәдем. Авылның уңъягында, 200-250 метрлар чамасында, туп шәүләләрен күреп калдым, — дип, ул үз күргәннәрен сөйләп бирде. Мин тиз генә уйлап алдым, димәк, часовойларлы алмаштырырга тагын 2 сәгать вакыт бар. Безгә «тел» алу кирәк. Бу часовойны кулга төшерү өчен ун минут вакыт җитә. Юк, ул гына аз, тагын берәр шәберәк кошны кулга төшерергә кирәк дигән фикерне иптәшләргә төшендергәч, әкрен генә торып, авылга юнәлдек. Попов алдан китте, ул авыл башында торган часовойны финка белән тавышсыз-тынсыз гына юк итәргә тиеш иде.

Бераздан ул тагын безнең алга килеп басты. «Булды, дөмектердем. «Ык» та итә алмады. Әйдәгез» дип безне алып китте. Төн шундый караңгы, бер-ике адым җирдән бер-береңне күрү дә авыр иде. Без немец часовоеның үләксәсе янына килеп җиттек. Бөгелеп карадык, йөз түбән капланып ята иде. Разведчиклар аны, аягыннан өстерәп, 20-30 адым читкә илтеп ташладылар. Авылның читендә башка өйләрдән бөтенләй аерылып торган, салам түбәле һәм бер якка кыйшаеп барган кечкенә бер өй бар. Юл томаланган булса да, пәрдәнеп бер читеннән тонык кына яктылык сирпелеп тора иде. Саклык белән, читләтепитләтеп кенә, өйнең янына килдек. Өйгә якынлышканда, безнең колакка үрсәләнеп елаган бала һәм сузынкы, эчке аһәңле моң белән баласын юаткан ана авазы ишетелде.

Без баскан урыныбызда тынып калдык. «Моя коханочка, моя казачонка, мое цеденко, не плачь, не плачь, батько приде, коня приводе, по плачь, моя коханочка, по плачь» дип, ана, көйли-көйли, баласын юата. Бала исә елый да-елый иде. Ала яңадан: Баюшки, баю то качаю Бай, бай, бай... — дип сузып бэллили иде. Мондый өйдә, бала апасы бишек җыры Көйләгән өйдә немецларның булмавы әллә кайдап ачык иде. Әкрен генә тәрәзә чиртте, ишетмәделәр. Катырак чирттем. Җыр тавышы да, елау да бердән киселде, эчтән калтыранган тавьпп килде:

— Кем бар?

— Апа, ач әле, үзебезнекеләр, — дип, мин тәрәзгә капланып пышылдадым: Сызгырган җил ярты авазны урлап китте.

— Акрынрак, апа, үзебезнекеләр, елганың теге ягыннан...

— Я раббем, Исус, Мария, — дип ярым борчылган, ярым шатлыклы тавыш белән сөйләнгәләп, әлеге хатын ишеккә килде. Ике егетне тышта калдырып, мин, Попов белән, өйгә кердем.

— Кадерлеләрем, җаннарым! — дип, урта буйлы, ябык чырайлы, 30-35 яшьләрендәге Украинка минем муйныма ташланды.

 — Кайчаннан бирле көтәбез бит инде без сезне, бәгырьләрем, нигә тизрәк килмисез. Ярты җаныбызны алдылар бит бу фиргавен токымнары, — дип ул һаман сулкылдый иде. Мин аны юатырга керештем.

— Түзегез, бер ике көн түзегез. Бер-ике көннән без монда булабыз, ә хәзер без эш белән, белергә килдек: кайда, нәрсә һәм күпме гаскәр бар?

Хуҗа хатын үзен тиз генә кулга алды.

— Күрәсезме, сез килгәч улым да елаудан туктады. Нәрсә такылдыйм сон әле мин, сез ачыккансыздыр бит,—дип, мич астына яшергән җирдән дуңгыз ите, ярты литр самогон һәм икмәк чыгарды. Үзе, аш урыны әзерли-әзерли, авылдагы әхвәлне, кайсы өйдә кем торганлыгын, кайда нинди часовой барлыгын, алар янына ничек, кай яктан барырга кирәклекне сөйләп бирде һәм безне сыйларга кереште;

— Ашагыз, җаннарым, эчегез, сезнең өчең ишерелгән иде болар. Моңдый операцияләрдә мин гомумән эчмәсәм дә, украинаның саф йөрәкле колхозчы хатыны сыйлагач, кире кагарга күңеле кыймады.

Салган стаканны күтәрер өчен, икмәгеннән авыз иттем. Попов миңа карап елмайды:

— Тагымы?

— Юк.

— Алай булса, «Тел» алганда күңеллерәк, булыр, дип калганын да эчеп җибәрде. Кесәмдә ярты плитка шоколад бар иде. Мин, аны бишектә яткан баланың кулына тоттырдым. Аннан хуҗа хатынга карап, — ишегеңне пыгырак бикләп утыр, тәрәзә яныннан читтәрәк тор, бәлки атышлар булыр, — дип, саубуллашып чыгып киттек. Хуҗа хатын безнең артыбыздан, авыз өченнән ниләрдер укынгалан, озатып калды.

— Юлларыгыз уңсын, җаннарым...

Яктыдан төн кочагына ташлану белән Кара пәрдә күзләрне каплады. Бераздан соң күзләр өйрәнде. Без эшкә башлау чарасын күрдек. Коеп яуган яңгыр, улаган җил тавышы безнең файдага иде. Хуҗа хатынының өйрәтүе буенча, артка, бәрәңге бакчаларына чыгып, аннан чиялекләр эченә киттек. Кырыйдан саный башлап, 14 нче өй янына барып җиттек. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык эчендә дә бу өй авылдагы башка өйләрдән үзенең зурлыгы белән аерылып тора иде. Хуҗа хатынның сөйләвенә караганда, бу өйдә «бик зур» начальникларның берсе тора булырга тиеш. Без, чиялекләрдән чыгын, стенага сырыша-сырыша, сарай артында торган җиңел автомашина янына килеп җиттек һәм аның артына яшерендек. Тәрҗемәче разведчик машинаның кабина ишеген ачты. Анда шофер йоклап ята иде. Тәрҗемәче, озак уйлап тормастан, финкасын алып, шоферның эшен бетерде. Чылт иткән дә тавыш булмады.

Сволочь. Ром исә аңкый, — дип куйды ул. Хәзер инде әрле-бирле йөргән часовойны дөмектерергә кирәк иде. Бу эшне тагын Поповка тапшырдым. Без, стена буена сырышып, автоматларлы боевой взводка куйган килеш, тыл да алмый, Поповның хәрәкәтен көтә башладык. Секундлар — минут, минутлар — сәгать булып тоелдылар безгә. Кинәт ишек төбендә ахылдаган тавыш ишетелде, автоматларны кысыбырак тоттык, нәрсә булса шуңа әзер торырга кирәк иде. Бераздан Попов килеп җитте, ул, әлсерәгәнсыман, авыр сулый иде.

— Дөмектердем, Аркаша. Чак-чак кына эш бозылмады. Мин бераз түбәнрәк алганмын ахыры, пычак, подтяжка тимеренә эләгеп, урталай сынды. Буып үтерергә туры килде үзен. Без өй ишеге янына килдек. Мин тагын да сәгатьнең цифрблатына күз төшердем. Часовойларны алмаштырыр вакыт җиткән иде инде.

Нишләргә? Беркутов дигән разведчикка, өй почмагына чыгып, урамны күзәтергә куштым. Тәрҗемәче разведчик үтерелгән часовойның каскасы белән, плащ-палаткасын ябынырга да өлгермәде, Беркутов мышкылдап кереп:

— Аркаша, киләләр, урамның аргы башыннан киләләр, икәүме-өчәүме, ачык аера алмадым, — дип белдерде. Бөтен эшне секундлар хәл итә иде бу вакытта.

— Беркутов, менә бу агач артына яшерен. Монда разводящий белән алмашчы часовой гына керергә тиеш. Ә калганнар Урамда калачаклар, без арттан урам ягына чыгабыз. Карагыз, егетләр, чебен дә очмасын, барыбыз бергә, искәртмәстән эш итик, — дидем.

— Була!—диделәр егетләрем. Без, Ильин белән тиз генә урамга чыгып, өй түрендә үсеп утырган калын тубылгы агачлары арасына постык. Озак та үтмәде, аллы-артлы өчәү йорт янына килеп туктадылар. Алдагысы, арттагысына нидер әйтте дә, уртадагы солдатны ияртеп йортка керә башлады. Мпн разведчикның «хальт» дигән һәм пропуск сораган тавышын ишеттем. «Прага» дпп җавап бирде алдагысы. Алар йортка кереп киттеләр. Тышта калганы, муеннарын яңгырдан саклар өчен, яңгырга чыланып шытырдап бүрткән плащ-палаткасын башынарак тартырга маташа иде. Мин, пышылдап кына, Ильинга эндәштем:

— Син моның эшен бетер, мин тегендә, ярдәмгә барам. Ильин шунда ук, тычканга ташланган мәче кебек, фашистның өстенә ташланды. Мин йортка кергәндә, тегеләр дә эшне бетергәннәр, үлекләрне сарай ягына сөйрәп яталар иде. Мин киң бер сулу алдым, көн суык булуга карамастан, тәнем эсселәнеп китте, мацлаема бөртек-бөртек тирләр чыкты. Инде хәзер ашыкмыйча эш итәргә дә була иде. Разведчик-тәрҗемәче үз урынына постка басты. Ильин өйнең арт ягында сакта. Үзем белән Беркутовны алдым. Әкрен генә ишек шакырга тотындым, җавап килмәде.

Катырак шакыдым, эчке ишек ачылган тавыш ишетелде. Аннан күгәргән ишек тупсасының шыгырдавына охшаган карчыклар авазы ишетелде. Ул украинча эндәште:

— Кем кирәк?

Тәржемәче немецча нидер әйтте. Ишек тупсасына охшаган күгәргән тавыш, тагын килде:

— Тамуг кисәүләре, телләрегез корып китсен, алланың каһәрләвенә очраганнар.

 Эчке пшек ябылды. Озак та үтмәде, эчке ишек тагы да ачылды, аннан йокысына бүртеп карлыккан, күп эчү аркасында тыжгылдыкка әйләнгән немецча тавыш ишетелде. Тәрҗемәче:

— Штабтан, ашыгыч радиограмма бар,— дпп җавап кайтарды. Ишек артыннан сүгенү тавышы килде:

— Швайн, шайза... йокларга да ирек бирмиләр.

Ишекнең биге шыгырдый башлады. Мин финкамны күтәреп, хәзерләнеп тордым. Ишек ачылып, ак күлмәкле шәүләнең күз алдына басуы булды, сул кулым белән муеныннан эләктереп үземә таба тарттым да, уң кулымдагы пычакны калак сөяге астына китереп бастым. Калын материяны ерткандагысыман шытырдаган тавыш чыгып, ялтыр пычакның үткен очы денщикның йөрәгенә кереп утырды. Аннан, кочагыма егылган җирән башны, әйләндереп, «часовойга» бирдем.

— Читкәрәк ташлагыз үзен.

— Була! —диде «часовой».

Ишекне ачып, Беркутов белән икәү эчкә кердек, алдынгы як караңгы булып, мич башында, уң яктагы зур агач кроватьта, хуҗалар булса кирәк, хырлап йоклап яталар иде. Күзем зал ягына төште. Ярыктан ут яктысы күренә иде. Аяк очларыма басып кына ишеккә табан атладым. Колакны ярыкка куйдым. Мышлау, борып сызгырту, хырылдау тавышлары ишетелә иде.

Беркутов автоматын төзи, мин кинәт ишекне ачып җибәрәм. Шылт иткән тавыш юк. Стена кырыендагы язу өстәле өстендә аккумулятор лампасы яна. Уртадагы өстәлдә ашамлыклар, ромнан бушаган ике шешә, бер тулы шешә утыра. Уңъяк кроватьта чүмәлә кебек кабарынкы корсаклы, 50-56 яшьләр чамасында булыр, бер немец түрәсе ята иде. Сулъяк кроватьта тагын берәү — монысы яшь, 22- 24 тирәләрендә булса кирәк.

Болар исереп йоклаганнар иде. Стенада подполковник һәм обер-лейтенант погоннары ташлган ике китель эленеп тора иде. Мин, кесәләрен актарып, пибар кәгазьләрне үземнең полевой сумкама салдым. Өстәл өстенә ялтырап яткан парабеллум һәм «П-38» системалы пистолетларны алып, Беркутовка бирдем, актарынып карап һәм башка документларны җыеп алып, подполковпикның өстәл өстендә яткан портфеленә тутырдым.

Телефон зуммеры гыжлап куйды, мин башта сискәнеп киттем, аннан тиз генә барып тәрәзәдән кергән телефон чыбыгын финкам белән кисеп ташладым. Шулай да ашыгырга кирәк иде. Подполковникның кровате янына барып аны төрткәли башладым. Ул исерек, йокы аралаш, сүгенде, нәрсәләрдер мыгырданды да, икенче якка борылып ятты. Тик подполковник әфәнде белән озак кәнфитләнергә минем вакыт юк иде. Өстәл өстендә торган графиндагы суны башына коюым булды, аның сикереп утыруы булды. Күзе безгә төште дә, исереклеге бердән югалды. Күзләрен чылт-чылт йомып, үзенә тәбәләп торган автоматка карады.

— Русча беләсезме? — дидем.

— Аз-маз беләм, — диде.

— Белсәгез бик әйбәт. Сезгә 2 минут вакыт. Киенегез, тавыш чыгарасы булмагыз. Юкса... — мин пычакка күрсәттем.

Ул: — Гут, гут!—дип, калтыранган куллары беләп чалбарын эзләргә тотынды.

— Булыш, Беркутов!—дидем дә, обер-лейтенантны уятырга керештем. Ул бик тиз уянды һәм подполковникка караганда да куркарак төште. Ә без аларны, әрле-бирле киеп-дөргәләп, тышка алып чытып киттек һәм Поповка тапшырдык. Үзебез, яңадан өйгә кереп, хуҗаларның кул аякларын бәйләп, авызларына чүпрәкләр тыктык та, тиз генә чыгып, кайту ягына борылдык. Ильинне, андый-мондый хәл була калса дип, артта калдырдым.

— Ә ни өчен инде хуҗаларны бәйләп, авызларына чүпрәк тыктыгыз, аларның ни гаепләре бар соң? — дип сүземне бүлде Харрас.

— Менә бөтен хикмәт тә шунда шул, энем. Андый вакытта күп сөйләп, аңлатып торып булмый. Болай гына калдырып китсәң, алардан шикләнеп, җәзалаулары бар. Ә бәйләп киткәч, аларның өстеннән шик төшә. Аннан соң бит, энем Харрас, кем белә, алар нинди кешеләр? Бәйләүдән алар үлмиләр, безгә дә кайтыр өчен тынычрак, — дидем мин.

— Шуннан соң, әзи?

— Шуннан соң без, саклык белән генә, бәрәңге бакчалары, чиялекләр эченнән камышлыкларга, көймәбез ялына киттек. Подполковник белән обер-лейтенант, әллә курык-ваклыкларыннан, әллә похмельдән, дер-дер калтырап баралар иде. Без, яр буена җитеп, суга кердек, көймәгә якынлаша төшкәч, тавыш ишетелде:

— Кем килә?

 — Үзебезнекеләр!—дидем мин акрын тавыш белән. Көймәгә кереп утырдык. Без китәргә әзәр идек. Тик Илышнең генә киләсе калган иде. Ләкин, никтер, ул озаклый төште. Ярты сәгатьтән артык вакыт үтеп китте бит. Мин пошына башладым. Чөнки, «Ильин башсын кыланып, нәрсә дә булса эшләмәдеме, кулга төшмәдеме икән?» дигән сорау мине тынычсызлый иде.

 Егетләргә хәзер торырга куштым. Шул вакытта бер-бер артлы 3 мәртәбә каты шартлау тавышы ишетелде. Минем тәнем эсселе-суыклы булып китте — ахырысы Ильин бер-бер төрле бәлә эшләде булса кирәк.

— Нишләргә? Китәргәме? Юк! Бераз көтәргә кирәк, — дип уйладым. Кинәт авыл эчендә атышлар башланды. «Партизан», «партизан» дигән тавышлар килде. Пулялар безнең баш очларыбыздап сызгырып үтә башладылар.

Нишләргә? — дип уйлап та өлгермәдем, берәү ярдан суга ташланды һәм ашыгып безгә таба йөзә башлады. Бу — Ильин иде. Без камышлыктан чыктык, Ильинне каршы алып, көймәгә тартып менгердек тә, караңгы төннән файдаланып, үзебезнең якка таба ишә башладык. Дошман торган авылда паника күтәрелде, һавага яктырткыч ак ракеталар оча башлады. Пулемет, минометлардан безнең якка карап ут ачтылар.

Мин Ильиннан сорадым:

Нәрсә булды? Нишләдең?

— Иптәшләрнең үчен алдым, йоклап яткан җирләренә өч граната ташладым, егермеләбен дөмектердем...

— Кем кушты сиңа?

Ул, ярасын бәйли-бәйли:

 — Түзмәдем, Аркаша, түзмәдем... — дип ачынулы тавыш белән әйтеп куйды.

— Бу эшең өчен командование алдында җавап бирерсең, ишетәсеңме? — дидем мин аңар.

— Мин иң авыр җәзаларга да риза, инде үч алынды, — диде ул. Мин түзмәдем, кочаклап, үбеп алдым үзен.

— Эх, Володя, Володя җаным, ярамый бит алай, ярамый бит.

— Баганага бәйләп яндырылган иптәшләр күз алдыма килеп бастылар, Аркаша. «Үч ал!» диделәр. Мин онытылдым. Нишлим?

— Тынычлан, Володя, тынычлап, — дидем мин ана. Без үзебезнең ярга килеп җиттек һәм капитан куйган сроктан ике сәгать элек «телләр»не генералның алдына китереп җиткердек. Менә, энем, «Дан» орденының тарихы шушы.