Логотип Казан Утлары
Шигърият

САЛИХ БATTАЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ

* ЮЛ СЫЗМАЛАРЫ

Владивосток, сау бул, минем

Истән чыкмаслык кала.

Йолдызларың мине озатып

Рельсыга егылып кала.

Бер туктаусыз рельсларның

Гөрләвен тыңлап барам,

Тыңлап йоклыйм, тыңлап торам

Һәм тыңлап ашап алам.

Күзләремне инде хәзер

Еракка ташлый алам,

Хисләрем вагонын тартып

Язмышка каршы барам.

Көн саен аның тавышы

Тагын моңлырак чыга,

Көн саен ярты сәгатькә

Кояш соңырак чыга.

Чыккан җирендә кичегә —

Мин аның серен беләм:

Ул кичегә, Владивосток,

Сөешеп синең белән!

Тәрәзәмнең төнгә чаклы

Туңмый калган урыны бар,

Тышка карыйм — кая киткән,

Кайда таныш сопкалар?

Юк! Сизелми күчеәгәнмен

Киң Себер кырларына,

Күчкән төсле яшьлегемнән

 Ирлегем чорларына.

Хәзер икәү зарланалар

Бала җылаган чакта,

Хәзер икәү елашалар

Берәрме салган чакта.

Караңгыланганда гомер

Юлым да урыны белән,

Мин яктыртам эчке нурым —

Иҗатым нуры белән.

Вагонда төрле кешеләр:

Купэда икесе бар,

Берәвенең, күкрәгендә

Биш орден билгесе бар.

Бу иптәшләр икесе дә

Сучылар-диңгезчеләр.

Хәзер вагон һавасында

Бергәләп йөзүчеләр.

Характерен белү читен

Биш орден иясенең,

Тик иртәнге бер вакыйга

Яктыртты аның көнен.

Күрше купэда балалар

Җылап уянгач кына,

Колакларын яшерде ул

Мендәренең астына.

Зарланып нидер әйтте ул.

 Бала атасы аңар,

Өеңдә тыныч йокларсың,

Дигән иде, бу шуңар

«Минем өем юк» дип куйды,

Йөзенә чыккан билге,

Семьясының да юклыгын

Ап-ачык әйтеп бирде.

Бәлки аның семьясы да

Сугышта югалгандыр,

Шуның үче күкрәгендә

Билге булып янадыр...

 

ПОРТРЕТЛАР

Күпне күргән кеше үзе.

Ул сөйләшә. Ул ачык.

Юлга чыксаң, менә шундый

Кеше белән юлга чык.

Ни турында сүз бармасын —

Аңлап, тыңлап белә ул,

Соңрак белдем — французча

Аз-маз сөйли белә ул.

Лөгать белән, я әлифба

Укып өйрәнмәгән ул,

Солдат чакта Парижларны

Гизеп йөргәләгән ул.

Һәр көн саен аның холкы

Шундый ачыла бара,

Әйтерсең лә иртә белән

Офык яктыра бара.

Орденлының үткәннәрен

Ачык итеп беләлмим.

Вакыйгаларны күп сөйли,

Үзе турында ләм-мим.

Тик алар бер тел табалар

Тегенең белән бергә:

Туры килгән бит аларга

Бер мәктәпне күрергә.

Икесе дә яхшы белә

Наркоматның челтәрен,

Дан алган һәм киләчәктә

Дан алачак кешеләрен.