Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

НУРИ АРСЛАНОВ

БЕЗ ҖИҢГӘЧ

Бергә җырларбыз сәгадәт

Җырларың, нурлар явар...

Иңднреп мәңге хәят

Алтын кояш күктә янар!

Чын бәхетле яшь аша,

Ялкынлы, кайнар хис белә,

Без күтәрербез кәса

Юлбашчыбызның исеменә!

 

ГАЗИЗ НӘБИУЛЛИН

МӘХӘББӘТ

Кайчан да бер бу болында

Азат чех кызы йөрер.

Ул яшел чирәм каплаган

Окоп эзләрен күрер.

Ул җирәнеп карап үтәр

Ватык немец танкысын.

Бер кабер уйга калдырыр

Бу шат йөзле таң кызым...

Уйга калдырыр ташына

Язылган татар сүзе.

Уй белән, нур белән балкып

Яшьләнер шунда күзе.

Кыз белер — ерак-ерактан.

Идел буеннан килеп,

Кол кызны азат иткәндә

Бачпып салган бу егет.

Гүзәл кыз шунда таң саен

Болынга чыгып китәр,

Азат җирнең чәчәкләрен

Кабергә тезеп үтәр.