Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХАТЫННАР

Икмәк амбары алдында берничә җигүле ат, кирәкне дә-кирәкмәсне дә чар-чор итеп кычкырып сөйләүче өч-дүрт хатын-кыз, шулар арасында төскә-бпткә чибәр генә, өстен-башын искедән, ләкин пөхтә итеп киенгән, башкалардан үзенең сүзссзлеге, тыйнаклыгы белән аерылып торган яшь кенә тагын бер хатып-кыз күренә. Станциягә чыгару өчен йөкләргә икмәк төяүче бу хатын-кызлар арасында үзенә бертөрле җиңелчә гөжләү хөкем сөрә, анда-санда кычкырып көлүләр яңгырап кала, аты-юлы белән ирләрчә сүгенеп җибәрүләрне дә еш кына ишетергә була һәм тыштан караганда тупас булып, колакны ярый ишетелә торган бу гомуми гөжләү астында ниндидер бик нечкә һәм чак-чак кына сизеп була торган эчке моң — иркәлеккә сусаган хатын-кызның үз тупаслыгы өчен эчтән тын гына пошылуы яши.

Нәрсә монда баскан җиреңдә мәрткә китеп торасың,—дип атка чөңгереп җибәрә арада берсесе, атны үлчәүгә якынырак тарттыра, аннары бер дә кирәкмәскә атның койрык өстенә учы белән шап итеп сугып куя.

— Я әле, кулыңны суз әле бирегә, яшел булсаң да ир заты, дигәндәй, чеметеп кенә тотып арбага салыйк әле шушы капчыкларны, — ди ул, атларның берсе янында өзелгән түшлек ялгап маташучы яшүсмер малайга борылып. Тегесе, малайларча кирелек белән, ишетмәгәнгә салышып үзенчә тик булыша бирә.

Үлчәнгән капчыкларны үлчәүдә озак калдырып булмаганлыктан, әлеге сүзгә-өнгә кушылмыйча үзенә башка кайнаша торган яшь хатын-кыз йөгереп килеп җитә.

— Безнең Фәсахәт кенә исән булсың, капчыкларның берсе дә җирдә ятып калмас,— дип, моңа тикле үлчәнгән капчыкларны кенәгәгә теркәп бер читтә басып торучы хисапчы Вагыйзев сүзгә кушыла һәм, шуннан соң ул, бер җайлы ара туры китереп, Фәсахәт дигәннең күзләренә туры ук карап куя. Аның бу карашын берәү дә сизми, шул исәптән, Фәсахәт үзе дә әллә ничек, бөтенләй сизмәгәндәй итеп, игътибарсыз калдыра. Ә ул караш астында нәрсә ята соң? Фәсахәтнең өлгерлеге өчен рәхмәт булгандыр бәлки, әллә, ком белә, коры рәхмәт кенә дә булмагандыр.

Йөкләр төялеп бетеп, атлар, берсе артыннан икенчесе, кузгала башлагач, хисапчы Вагыйзев, ниндидер сәбәп тапкан булып, тагын Фәсахәтнең алдына төшә, аның арба чәкүшкәсен икенче ягы белән әйләндереп кидерә, «аркалыгыңны күбрәк күтәрә төшкәннән соң» дип аңа тәсбиһ ясый, камыт кизәнгән кулы белән капшап карый һәм, эш арасында бары тик болай гына әйткән төсле, әйтеп калырга ашыга:

— Хезмәт көннәреңне барлап чыгасы бар, бер ара табып правлениегә сугылып чыгарга иде сиңа.

Фәсахәт шактый ук китеп өлгергән алдагы йөкчеләргә карап-карап ала, үзенең тизрәк кузгаласы килгәнлеген сиздерә.

— Кичә сине юл эшенә баручылар исемлегенә керткәннәр иде, әйтә торгач, төшерделәр тагын. Бригаданы ике кулсыз калдырмагыз, мин оптом, Сәхибә әбинең сырхап торуын да искә алдым...

Ул арада арттагы йөкнең йөкчесе, болай да бик телчән хатын, юлны бүлдергәнгә ачуланып, чарылдап кычкырып җибәрә:

— Сөйләшәсе сүзләрегез булса, кичкә калдырыгыз. Ат туктатып, сезнең күгәрченнәр күк гөрләшүегезне көтеп булмый монда.

Бу нахак бәладән Фәсахәт әллә ничек уңайсызланып кала, аның болай да түгәрәк битенә алсу кызыллык йөгерә, озын керфекләре астына яшеренгән моңсу кара күзләренә хаксызга җәберсенүдән туган мөлаем гаҗизлек билгеләре чыга.

— Касыйм абый!—дип тилмереп дәшеп куя ул, җиргә текәлгән килеш. Нәрсә дип әйтергә сүз таба алмый, бернәрсә дә дәшмичә атын тарттырып алып китәргә шулай ук батырчылык итми, — ни генә димә, правление кешесе бит. — Иптәшләрдән артта калдырасың, Касыйм абый, — дип әйтеп куя ул, бүтәнчә нәрсә дип әйтергә дә белмәгәч.

— Әллә, чынлап та, сүзне кичкә калдырабызмы, Фәсахәт, только борынны бик һавага, чөйгәнсең син, читләп йөрисең, — ди Вагыйзев һәм шуның артыннан ниндидер кисәтү тоны белән:

— Соңыннан исеңә төшәр төшүен дә, — дип өсти. Вагыйзевтән аерылып китү белән өстеннән авыр тау төшкә төсле, җиңеләеп калган Фәсахәт, аны-моны уйлап тормыйча, тизрәк атын куа башлый. Бары тик авылдан чыгып, кпң кырлар кочагында калганнан соң гына, хисапчы Вагыйзевнең әйткән сүзләре күңелне рәнҗегә торган булып Фәсахәтнең миендә яңадан уяналар. Бушап калган көзге кыр аның эчке рухи халәтенә уңай туры килеп, күңелен әрнү катыш билгесез сагыш белән тутыра, йөрәкне ниндидер ачыну каплый, кемгәдер нәрсә турындадыр зарланасы килү хисе туа, ул да булмый, кинәт тузгып кузгалган уйлар кинәт эреп югалып калалар, күңелдә көзге кыр төсле томанлы бушлык пәйда була, гүяки, бу бушлык эчендә Фәсахәт әкренләп үзе дә эри бара кебек.

«Нишләп? нишләп алай дпп әйтә соң ул?» дпп үзенә үзе сорау бирә Фәсахәт, ләкин иреннәр җавапсыз көюләрендә дәвам итәләр. Күңелдәге бушлык бераздан җанны газаплаучы гарьләнү белән алмашына.

Элек табышмакка ошап һәм яшерен серлелеккә төренеп торган ул сүзләр, кинәт күздән яшь китерерлек дәрәҗәдә ачылып, ялангачланып калалар. Чынлап та, нинди табышмак булуы мөмкин соң? Бөтенесе ачык ич: хисапчы Вагыйзев аны үзенең үрмәкүч авына эләктермәкче. Ни өчен? Япь-яшь килеш сөекле иреннән мәхрүм калып, тол торуы өченме? Монда Фәсахәтнең нииди гаебе бар соң? Яисә кара күзләрендә ниндидер тел белән әйтеп биреп булмый торган сихерле моң ачылганы өченме?

Анысы өчен шулай ук Фәсахәтне гаепләп булмый. Ә башкача бит Фәсахәт тирәсендә бернинди ау корырлык сәбәп булганы юк кебек лә баса. Шулай ук аңа «соңыннан исеңә төшәр» дпп кисәтү ясауның да бер ничек тә аңлатмасы күренми. Ни өчен соң бу? Соңыннан нәрсә исенә төшсен икән соң аның? Дөрес, Вагыйзев белән Фәсахәтнең арасында аларның икесенә генә мәгълүм булган бер сер саклана саклануын. Ире Хәлилнең Фронтта геройларча үлеп калуы турында хәбәр ителгән повестканы Фәсахәткә Вагыйзев алып кайтып биргән иде. Фәсахәт бу хәбәрне ишеткәч элек таш төсле катып калды, бер тын телен әйләндереп ни дә әйтә алмады, күзләре яшь белән мөлдерәмә тулып, «менә түгеләбез», «менә түгеләбез» дигән төсле карадылар.

Агарып калган иреннәре, аның нәрсәләр әйтергә хәзерләнүен белдереп, дерелди башладылар, ләкин сүз юк, теле әйләнми, җаны өшеп калган иде.

Шул рәвешчә, таш багана кебек, урта бер җирдә катып торганнан соң, ул кинәт, үзенә үзе әйткән төсле итеп, «күңелем сизенгән иде аны» диде дә, бөтен йөрәге белән үксеп елап җибәрде. Яшьләре аның, кинәт бәреп чыккан чишмә төсле, атылып чыктылар һәм бу тозлы чишмә гомер буена шулай бәреп торыр төсле күренде. Дуамал көч белән кисәк килеп бәргән бу кайгыдан бераз айнышып күзен ачып җибәргән вакытта, аның янында һаман шул Вагыйзев басып тора иде.

— Касыйм абый! Зинһар өчен дип әйтәм, әнкәйгә ишетелә күрмәсен. Болай да саулыгының рәте юк, күтәрә алмас ул мескен, — дип, чын күңелдән ялварып. Вагыйзевнең кулларына ябышты Фәсахәт. Вагыйзев әнә шул вакытта яшьләй иреннән калган бу бәхетсез хатынның кулындагы кайнарлыкны тойды, бу кагылудан үзендә икенче бер әрсез көчнең уянганын сизеп алды ул, элек уңайсызлангандай булды, аннары әле генә баш калкыткан шайтани нәфескә бирелеп, Фәсахәткә текәлеп карап торды. Дөрес, ул үзендә нинди уйлар кузгалганын Фәсахәткә түгел, хәтта үзенә үзе әйтергә дә базмый иде, ләкин, ничек кенә булмасын, әнә шул кайнар кул аша мигә үтеп кергән шайтани Фикер анда әледән-әле ярсый торган булып китте. Тагын шул — алар Фәсахәтнең ире үлү хәбәрен берәүгә дә сиздермичә үзләрендә генә сакларга сүз бирештеләр. Фәсахәт, бернәрсә дә булмаган кебек, колхоз эшеннән бер дә калмыйча, эшләп йөрде, капланасы Сәхибә карчык, нидер сизенгән кебек, улы Хәлил турында сүз ачса һәм юк-бар тәшвишләргә төшә башласа, Фәсахәт аны әле алай, әле болай дип юата, тынычландырырга тырыша иде.

Көннәр бер-бер артлы үтеп тордылар. Фәсахәт эше һәм теле белән Сәхибә карчыкның күңелен күреп, карчык борчулы уйларга бирелгәндә тынычландырырга тырышып килсә дә, чынлыкта исә ул бу кайгыдан көннән-көн ныграк сыза бара һәм, бары үз эчендә генә пыскып янганлыктан, моның фаҗигалы тәэсирен икеләтә көчлерәк сизә иде. Вагыйзев биргән сүзендә торды, мәсьәләне берәүгә дә чыгармады, ләкин ул үзенә артык йөк саналган әлеге сер өчен Фәсахәттән нинди дә булса түләү көтә иде. Шулай ук теге көнне Фәсахәтнең кайнар кулы тиеп китүдән уянып калган шайтани нәфес тә анда әледән-әле кычкыра иде.

«Ник соң? Ник соң алай дип әйтә ул миңа?» дип пышылдап үзенә үзе сорау биреп куйды Фәсахәт хисапчы Вагыйзевнең «соңыннан исеңә төшәр төшүен дә» дигән сүзләрен исенә алып. Ниһаять, ул, үзенең йөрәгепдә берьюлы кузгалган капма-каршы уйлардан һәм үзен чорнап алган кырның тынлыгыннан, бушлыгыннан куркынган төсле, йөзе белән йөк өстенә капланды. Ә бераздан инде аның тыгыз иңбашлары җай гына тирбәлергә тотындылар...

II

Фәсахәт икмәк илтергә барган җиреннән бик соң һәм җеп бөртексез булып чыланып кайтты. Кайнанасы Сәхибә карчык, башын бәйләгән көйгә йөреп булса да, килене кайтуга аш пешереп, чәй кайнатып куйган иде. Тыштан керүгә Фәсахәтне үзенә бер төрле, бары тик авыл өйләрендә генә булуы мөмкин булган парлы жылылык, аш исе катыш рәхәт тынлык каршы алды һәм әнә шул тынлыкны авыр аяклары белән әкрен генә ерып, менә бу караңгылана төшкән өй эченә үзенә бер төрле тонык ямь биреп, ана карчык йөри ите.

— Бүген бераз озаклый төштегез, килен, әллә бөрәр хәл булып торамы дип пошынып беттем,—диде карчык, киленнең юеш киемнәрен учак тирәсенә урнаштырып йөргән җиреннән.

— Әминәнең күчәре сынды, шуның белән маташтык, җитмәсә тагын яңгыр... Фәсахәт юынып кереп өлгергәнче, эскәтер җәелеп, табак белән аш табынга килеп утырган иде инде.

— Үзем әзерләгән булыр идем, әнкәй, авырган килеш азапланып йөрисең, — дип, килеп, карчык берне эшләгәнче өч эш эшләп, өйне бер итеп йөри башлады.

Менә алар, ике бөртек кеше, ашъяулыкның ике ягына икесе килеп утырдылар, һәрвакыттагы кебек, бүген дә табын янына утыру белән бер тын сүзсезлек хөкем сөреп алты. Шул минутта Фәсахәт, Хәлилен аеруча ачы бер юксыну белән юксынып, үзенең хыялында аны терелтте, ягымлы сынын күз алдына бастырды: менә ул урта буйлы, һәрвакыт ачык чырайлы, йорт җанлы яшь ир тыныч басып өйгә килеп керә, киемнәрен салып элеп куя, хуҗа кеше тавышы белән «терлекләрне карадыгызмы?» дип сорый, аннары әнисе чыгып киткән бер вакытны туры китереп, Фәсахәткә үзенең бүреген кидерә, яисә Фәсахәт утырам диюдә генә, аның астыннан урындыгын алып, аны лап итеп идәнгә мәтәлеп төшерә. Бераз вакыт тын гына утырганнан соң, карчык, ишетеләчәк җавапның өметсез булуын алдан ук белеп һәм куркынып куйган төсле, әкрен генә итеп:

— Берәр яңа хәбәр ишетеп кайтмадыңмы соң, килен? дип сорап куйды. — Кайдан ишетәсең, без бит бушатабыз да кире борылабыз. Җитмәсә тагын бүген Әминәнең арбасы белән җафа чиктек.

— Күрше Мәликәләргә Каенсар авылыннан кодачалары килгән иде бүген, шул сөйләп торды, безнең авыл аркылы бер аксак солдат узып китте, ди, пленнан качып чыккан, ди. Аның да шул биш-алты ай буена бернинди хәбәре булмаган. Әллә, ди күңел, безнең Хәлил белән дә шундый берәр хәл булып торамы, ди. Белмәссең, алла кушып, станциягә барган җиреңнән үзеңә үк утырып кайтса...

— Белмим шул, әнкәй, —ди Фәсахәт, читкә борыла һәм, алай да булмагач, торып почмак якка кереп китә.

— Нишләп бик тиз кузгалдың, килен? — дип борчылып сорап куя карчык. — Әллә ник ашыйсым килми, башым авыртамы шунда, —ди Фәсахәт, калтыранып чыккан тавышы белән аны-моны сиздерүдән шикләнеп, мендәргә йөз түбән каплана.

Шул төнне, авыл йоклагач, мич авындагы чикерткәләр тынгач, бөтен нәрсә тынгач, Фәсахәтнең йөрәгендәге сагышы котырган бер көч белән яңадан кабынып китте. Көндез әле ул моны болан сизгәне юк иде, көндез ут икенче төрлерәк, көндез эш, ыгы-зыгы, сүз, гайбәт, ә менә төнлә, беренче йокыдан уянып киткәч, кинәт аның бөтен узган тормышы искиткеч бер ачыклык белән терелеп, аның күз алдына килеп басты. Дөрес, бу хатирәләр арасында күзнең яйып алырлык әллә нинди ялтыраучан нәрсәләр дә юк кебек, әнә шулай Хатыннар бүрек кидерешеп уйнаулар, сабан туйлары, колхоз эшендә, кырда, ындырда әйтелгән кирле-морлы сүзләр, бер дә юкка бәйләнешеп китүләр, атналар буенча сөйләшми йөрүләр, туйдан соң булган беренче кич, гаилә сәгадәтен ятсынып торулар, ничектер килешсез чыккан сөю-мәхәббәт сүзләре, үбешә белмичә азапланулар, ә аннан соң кинәт бер-берсенә берегеп калу, чак кына аерым торырга туры килсә бер-берсен юксыну, зарыгып көтүләр, бер дә юкка көнләшеп маташулар, тагын үпкәләшүләр, тагын сөешүләр кыскасы, саф күңелле ике яшьнең татлы гаилә тормышы, тыгыз һәм күздән яшь китерерлек дәрәҗәдә кыска тормыш, бөтен тулылыгы белән, Фәсахәтнең күз алдында гәүдәләнде. Боларның барсын берьюлы һәм куерган хәлдә баштан кичерү моңа чаклы рухи давылларга өйрәнмәгән гади авыл хатыны өчен шактый татлы һәм шул ук вакытта шактый авыр иде.

Шуңа күрә Фәсахәт, яткан урыныннан аяк очларына гына басып торды да, сукыр утны яндырып, Хәлилнең Фронтка чыгып киткән көннән башлап җибәргән хатларын тагын бер кат бик нык игътибар белән, һәрбер сүзенә үзенчә мәгънә биреп, укырга кереште.

 Күпме утыргандыр ул, нинди уйларның башына җиткәндер, озын керфекләре ничә тапкыр чыланып, ничә тапкыр кибеп өлгерделәр? Берәү дә әйтә алмый. Ләкин таң алды җитеп, авыл өстендә беренче әтәч тавышлары сузылганда, бу кечкенә һәм хәсрәтле өйнең почмак ягында сукыр лампа әле һаман япа, лампа төбендә чәчләре яртылаш таралып төшкән, ачык маңгайлы, озын керфекле яп-яшь хатын әле һаман утыра иде...

IV

Колхоз хисапчысы Вагыйзев Фәсахәтнең кулларындагы сихерле кызулыкны оныта алмады, узганда да-барганда да Фәсахәткә җайлырак сүз кушмыйча китә алмый башлады, һәм аның бу эндәшүләре ялангачланганнан-ялангачлана барып, ахырында Вагыйзев ачыктан-ачык ымлауга чаклы килеп җитте.

— Менә суыклар җитә, ялгыз башың бер түшәккә ятып туңармын дип бер дә курыкмыйсыңмы, Фәсахәт? — диде ул бер көнне, шаярткан булып.

Фәсахәт колхозның яшелчә подвалында орлыклык бәрәңге сайлый иде, ялгызы гына булуын искә алып, Вагыйзев аның янына керде.

— Нәрсә дигән сүзең бу синең, Касыйм абый? — дип, ачуланып, бердәм күтәрелеп карады Фәсахәт. Вашизев — сугышның башында ук алынып, фронтта сул кулы яраланып кайткан һәм әнә шуннан бирле авылда, авыр эшләрдән читтәрәк, күләгәдәрәк яшәп, өстәвенә тагын җиңел карашлы кайбер ялгыз хатыннарның арзанлы назларын ишетеп шактый ук усал бүрегә әверелгән бер кеше иде. Фәсахәтнең чын күңелдән ачынып дәшүе аны әллә ни тетрәтә алмады. Ул болай турыдан-туры барып җиңеп булмаслыкны белгәч, чигенә төшеп, яп юллардан килергә һәм, ничек кенә булса да, мәсьәләне үз җаена туры китереп хәл кылырга карар кылган иде.

Фәсахәтнең дәшмәвенә, яки ярым-йорты сүзләр белән генә дәшүенә дә карамастан, ул әле теге, әле бу турыда сүз кузгатып, байтак кына такылдап торды да, ахырында, шактый ук ачык итеп:

— Синең белән аулак өйдә буласым килеп йөри әле, Фәсахәт, әллә нәрсә кәефкә бик ошап торасың син минем,— дип әйтеп җибәргәнен үзе дә сизми калды, һәм шуның артыннан ук, болай үзе әллә ни ис китүдән түгел, шаяртып кына кыланган төсле килеп, Фәсахәтне кочып та алды. Бусы инде оятсызлыкның чигенә килеп җитү иде, сүз эзләп тормады Фәсахәт, кискен хәрәкәт белән тартылып Вагыйзевнең кулы астыннан атылып чыкты да, атналар буена хурланылган намусның бөтен ярсуын берьюлы коеп, аның яңагына чалтыратып сугып җибәрде. Теге ык-мык килеп өлгергәнче, Фәсахәт урамда иде иңде. Бер тын вакыт нишләргә, кая барын бәрелергә белмичә аптырап торды ул. Вагыйзевнең бу оятсыз эшен хәзер үк правлениегә җиткереп, әлеге мәсьәлә тирәсенә авыл халкының фикерен тупларлык дәрәҗәдә түгел иде ул, аннан соң болай эшләргә аның үз кайгысы кайгы иде. Шулай ук өенә дә кайтып китә алмады. Сөйгән иренең истәлекләре сеңгән нигез аны бу хәлендә кабул итә алмас, кабул итәргә тиеш түгел, дип уйлады. Ә каядыр бармыйчы, кем беләпдер сөйләшеп эчне бушатмыйчы мөмкин түгел иде.

Кинәт шунда аның башына мавыктыргыч бер фикер килде. Вагыйзевнең үз хатыны янына, Мәрзияга барырга. Бит алар кыз чакларын бергә уздырдылар. Бергә җиләк җыюмы кирәк, колхоз эшендә бергә эшләү дисеңме, бергә яңгыр астында калулармы...

Сөю, кемне сөю турында да сөйләшмәделәр түгел алар, ә соңыннан, һич тә уйламаганда гына, Мәрзия Вагыйз малае Касыймга кияүгә чыгып китте. Бик яшь иде әле Мәрзия ул вакытта, андый чакларда кызлар киләчәктә нәрсә буласын уйлап тормыйлар һәм ул яшьләрендә кызларга бөтен дөнья тоташ кызыклыктан торган кебек булып күренә.

Элекке дуслар, соңыннан дөнья мәшәкате аркасында бер-берсеннән ничектер ераклашып калган Марзия белән Фәсахәт бүген тагын тиз арада икесенең дә йөрәкләренә ярый торган тел ачкычы табып алдылар. Бик озак сөйләштеләр алар, сәгать һәм дөнья ыгы-зыгысы белән исәпләшмичә сөйләштеләр, чөнки аларның икесенең дә намусы тапталган, икесе дә бердәй диярлек бәхетсез иделәр. Кичен, Вагыйзев өенә әйләнеп кайтканда, күзләре яшьләнгән ике хатын аны җиде ятка караган бер караш белән каршы алдылар.

— Китим инде мин, — диде Фәсахәт, тизрәк Вагыйзевнең күзеннән ычкынырга теләп.

— Эчләр бушап калды, вакытың булганда тагын килгәлә, — дип капкадан озатып калды Мәрзия. Зур сүз булыр, өйдән ямь очар, дип көткән иде Вагыйзев һәм хәтта күзләре кызарып, бите ничектер кечерәеп калган хатынын күреп, күңеленнән «бөтенесенең сәбәпчесе мин, и мием азгын нәфсем» дип, үкенү хисенә якын бер хис тә кичергән иде, ләкин — гаҗәп хәл — аның хатыны бу хыянәт турында ләм-мим бер сүз кузгатмыйча, гадәттәгечә, үз җае белән үз эшен эшләп йөри бирде.

V

Бу вакыйганың зурга китмичә шулай гына сеңеп бетүе Вагыйзевны тагын да үсендерде, ул үзенең хатыны турында эченнән, миннән башка пычакка да китә алмый ул, шулай икән, мин аның кәефенә карап түгел, ул минем кәефкә карап торырга тиеш» дигән нәтиҗәне ясады, ә инде Фәсахәтнең тавышлауга кубармавы аны өметләндерергә сәбәп булды.

«Тукта әле, маңгае белән бәреп ташны вата алмас, торыр-торыр да, үзе үк сыгылып төшәр. Безнең брат алай ташып тормый, ә хатыннар ныклыгы — чынаяк-савыт ныклыгы гына ул» дип хөкем йөртте ул. Фәсахәтнең теге көнге кул белән бирелгәч җавабыннан соң бераз вакыт эченнән тынып йөрсә дә, ул-бу булмыйча, барсы үз җае белән сеңеп беткәч, тагын нәфесен уйната башлады.

Я Фәсахәтнең эшеннәнп гаеп тапкан булып тырнак астыннан кер эзли, я булмаса узганда-барганда туры китереп, нинди дә булса төче теллелек күрсәтә иде. Фәсахәт аның бу рәвешчә бүреләнеп йөрүенә күңеленнән бик ачынса да, теге вакыттагы төсле кискен хәрәкәтләр ясауга бармый, ник дисәң, монда аның үзенә генә билгеле булган сәбәбе бар иде. Ул чагында Хәлилнең үлүе турындагы хәбәр бөтен авылга таралып өлгерәчәк һәм, әлбәттә, карчыкка да барып җитәчәк. Болай да саулыкка туймыйча, бер аягы җиргә, икенчесен гүргә басып торган карчык бердәнбер баласының югалу хәбәрен әлбәттә күтәрә алмаячак. Ә аны кабергә озату — якын кешең белән бәйләнешле күп кенә хатирәләрне югалту дпгәп сүз.

Ничек кенә тузган булмасын, Хәлил турындагы сагышны бары тик аның белән генә бөтен килеш уртаклашып була һәм бары тик ул гына, әгәр Фәсахәттән күбрәк булмаса һәр хәлдә аның белән бер дәрәҗәдә, еракта калган моңлы күләгә белән яши ала иде. Бер көнне карчык йокысыннан «Хәлилемне төшемдә күрдем» дип уянды, «имештер, безнең капкабыз төбенә чаклы ачык тора, урамнан атлар көтүе кайтып килә имеш, шунда шул ап-ак бер ат пыр тузып чабып безнең ишек алдына килеп керде».

Өметләр һәм саташулар белән тулган әллә нинди көп булып чыкты ул. Элек, иртәдән алып төшкә чаклы, чиләкләп яңгыр коеп торды, кешеләр эшкә чыга алмадылар. Сәхибә карчык, киленен берничә тапкыр эшеннән туктатып, әлеге төшен сөйләде, төшкә үзенең юрауларын өстәде һәм бу юрауларга, үзе белән бер дәрәҗәдә, киленен дә ышандырырга тырышты. Әнә шул ялган өметләр белән күктәге соры болытлар бергә буталган ул көнне, гадәте буенча, почмакта хатлар актарып утыра торгач, Фәсахәт хатлар арасыннан Хәлилнең үлүе турындагы повестканы төшереп калдырганын үзе дә сизми калды.

Бу саксызлык моңа чаклы сер булып киленгән хәбәрнен карчыкка мәгълүм булуына сәбәп булып төште — тик ул көннең тынгысызлыгы аның белән генә дә чикләнмәде.

VI

Әйе, ул көннең тыйгысызлыгы аның белән генә дә чикләнмәде. Вагыйзев кичен ашарга дип кайтып ишегеп бикле көйгә күргәч, аптырап калды. Кинәт ялгызлыкның ачы сулышып тойган кебек булды ул, савылмаган сыерның муенын сузып мөгерәп торуы, казларның  кунакламыйча баскыч төбендә таптанулары — аның бу аянычлы хисен тагын да көчәйтте. Димәк, озак вакытлардай бирле «өзеләм, өзеләм!» дип килгән нәрсә инде өзелгән иде.

Хатынының кайда булуы турында күргәннән сораштырып караса да, рәтле-башлы җавап бирүче булмады. Берәүләр Мәрзияның бүген бөтенләй күренмәвен, икенчеләре күзләре яшьләнгән килеш баласын күтәреп каядыр чыгып китүен әйттеләр.

Ахыры чиктә Вагыйзев ишекнең күгәнен суырып өйгә керде — өйдә тулы тәртип, бөтен нәрсә үз урынында һәм өстәл өстендә кәкре-бөкре хәрефләр белән язылган түбәндәге язу ята иде:

«Рәхмәт сиңа, Касыйм, ничә ел бергә торганнан соң, кулга алып сөярлек балабыз булгач кына болай тинтәкләнеп йөрерсең дип уйламаган идем мин. Теге көнне Фәсахәттән ишеткәч тә, юк сүздер, бала агасы булган кеше, алдын-артын уйламыйча, азып-тузып йөрмәс, дип ышанмаска тырышкан идем. Кырык кешедән калган идән мунчаласы Фатыйма хәләл хатыныңнан артык күрелгән икән, ярый инде, аның белән тор. Түзмәдем түгел, түзеп карадым, артык чамам юк. Касыйм җаным. Бала өчен кайгырма, мин аңа җил-яңгыр тидермәм. Җаным тыныч булса, эшли алмаслык кеше түгел мин. Эшләрмен дә, ашармын. Колхоз бу!»

Элек, яшен суккан төсле, баскан урынында бер тын катып калды Вагыйзев, кәкере-бөкере хәрефләр белән язылган бу язу аның башындагы уйларын кинәт чуалтып ташлады. Моңа чаклы көнләшү турында авыз ачып бер сүз кузгатмаган һәм, гомумән, хәтер калдырырлык һичбер авыр сүз әйтә белмәгән киң холыклы Мәрзиянең кинәт болай өйне ташлап чыгып китүе белән ул берничек тә килешергә теләми иде.

«Кайтыр! Пычакка да китмәс!» дип үзенә үзе пышылдап куйды ул, ләкин бу пышылдау бер ирен белән икенче ирен арасында кысылып кала, йөрәккә барып җитми, ә йөрәк, өйнең тоткасы булган гадел күңелле хатынны юксынып, тилмереп дулый иде.

Арлы-бирле йөреп, нәрсәгә тотынырга да кул бармагач, ул тагын әлеге язуны алды, аны тагын берничә кат укып чыкты һәм язуның ахыры сүзләрен, үзенә-үзе тукыган кебек итеп, кычкырып-кычкырып кабатлады: «Эшләрмен дә, ашармын. Колхоз бу!» Ләкин үзен-үзе яратучы һәм тормышның җиңел шуклыклары белән мавыгып өйрәнгән тиле йөрәк акыл ясаган нәтиҗәгә генә буйсынып торырга теләми, буйсынса да билгеле бер тузгудан соң гына буйсынмакчы иде. Бер дә кирәкмәскә ялгыз өйдә унлы лампаны келпетеп яндырып калдырды да, үзе урамга чыгып китте Вагыйзев. Тышта сибәләп яңгыр ява, болыт авыл өстен бөтенләй каплап алган, караңгы күкнең бер чите шунда гына, Әхминекеләрнең лапас түбәләренә генә эләгеп торадыр төсле булып күренә иде.

Күрше-тирәдәге кешеләрнең тәрәзәләреннән утлар балкып күренә һәм ул өйләрдә торучылар менә хәзер тату гына чүкердәшеп кичке ашны ашап утыра торганнардыр дип уйларга да бик мөмкин иде.

Ә менә Вагыйзев шушы караңгы төндә, болытларны иңбашына бастырып, кая барырга белмичә катып калган, өс-башы сибәләп яугап яңгырдан әкренләп чылана, тән туңа, ә йөрәк, әйтерсең, инде әллә кайчан ук катып калган. Шулай да нәрсәнедер ватып ташламыйча, ялгыз өйгә кереп, боз төсле салкын түшәккә ятасы килми иде аның. Күрше-коланнарның тәрәзәләреннән күренгән утларга балалар төсле кызыгып озак кына карап торганнан соң, ул, җиргә угартылган авыр аякларын салмак-салмак кына атлап, пычырак урам буенча түбән очка таба китте.

Ярты юлга җиткәч аңып башына җыйган кебек булды, аңа түбән очка түгел, югары очка барырга кирәк иде. Борылып, югары очка таба атлады, ләкин, уйлап бара торгач, бу пычыракта югары очка менәрлек тә сәбәп күрмичә, урам уртасында яңадан тукталып калды.

Пычырак урам буеңча, кая барырга белмичә, әрле-бирле буталып йөри торгач, Фәсахәтләр өе турына яҗитеп, тукталып, бу кечкенә өйгә бик озак кына карап торды Вагыйзев. Бу минутта үз башына төшкән бәхетсезлекнең төп сәбәпчесе Фәсахәттер дип уйлау аңа ничектер җиңеллек биргән төсле булды. Бер дә юк дигәндә Фәсахәт әйтмәскә кушкан серне — карчыкның малае үлү хәбәрен — әйтеп Фәсахәттән үч алырга теләп, аларның ишекләрен шакыды. Ләкин Сәхибә карчык, көндез идәннән табып алган повестканы күршеләреннән укытып, хәсрәтнең беренче җилен өстенә алган, булдыра алган чаклы елаган, булдыра алган чаклы гөнаһлы чапаланудан имин калырга тырышкан, инде хәзер, карчыкларда гына булуы мөмкин булган буйсынучанлык белән, язмышына баш игән иде.

Туфрагы шунда, сугыш җирләрендә булгач, бер нишләп тә булмый шул, балам, — дип авыз эченнән мыгырданып куйды ул. Ләкин бу тынычлану булмыйча, тынычланырга тырышып азаплану гына иде. Үз малае белән бергә казлар көтеп, сабан туйларында көрәшеп үскән һәм фронтка да бергә киткән Вәгыйз малае Касыймның менә бу минутта имәндәй булып аның күз алдында сузылып торуы карчыкның улы турындагы истәлекләрен яңартып җибәрде һәм әгәр шул минутта ишек ачылып китеп аннан Фәсахәт килеп кермәсә иде, ихтимал, Сәхибә карчыкның авызыннан тәкъдиргә каршы үпкә сүзе дә ычкынып киткән булыр иде.