Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПАРОДИЯЛӘР

САХАБ УРАЙСКИЙ Килче, кызый, миңа, күрче, кызый! Китче, кызый, йөрмә тирәмдә, 'г’з сагышыма үзем рәхәтләнеп, Аяп бөкләп утырам чирәмдә... Ш. МАННУР Ак талкыштай чәчләремне селкеп, Хисләремне шулай туздырып, Тотып таяк күлга. чыктым юлга. апы гомер уздырып, ул, мине.м картлык? ӘХМӘТ ФӘЙЗИ Хәтрецдәмс, пичек таныштык без, Дала, кеше, әкият һәм курай... Икебезгә уртак бер яр сөйдек Өзелеп сөйдек аны нәкъ бер ай. Хәтта әле шахмат уенын да Икәү бергә утырып уйнадык, Ике мат һәм бер хат алдык шунда һәм дуслык дип шуны уйладык. М. УКМАСИ Бала чаклар, үткән истәлекләр, Егет чаклар, аннан агай чак. Тезә торгач шул «чакларпы» бергә Чыга кебек шигырь дә чак чак... НУРИ АРСЛАНОВ Ай туганда тудың син. балам. Айга хуҗа булдың син, балам. Күктән йолдыз чүпләп аласың. Чеметеп кенә пафос саласың... Җибәрсәң әзрәк тамызып, Иске дәрьяларны агызып, Эшлә, җаным, йомма керфегең. Зөбәрҗәтем, җәүһәр бөртегем!.. ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТӘНКЫЙТЬ Кепдә шулай язып утырам, Тагын торам, тагын утырам, Аппап килен үзем язганнарны Тәнкыйтьләргә үзем тотынам. Болан үзе әйбәт кенә кебек. Ямавы да шунда, җөе дә, Ә карасаң, тормыш чибәрерәк Бер ямаусыз, гади көенә...