Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИННЫҢ ҺӘМ СТАЛИННЫҢ ТУРЫ ЛЫКЛЫ КӨРӘШТӘШЕ МИХАИЛ ИВАНОВИЧ КАЛИНИНГА

Кадерле Михаил Иванович! Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты һәм ССР Союзы Халык Комиссарлары Советы Сезне җитмеш еллыгыгыз көнендә чын күңелдән котлыйлар. Коммунистлар партиясен һәм Совет дәүләтен оештыручылардан һәм тезүчеләрдән берсе булган Сезнең Ватан алдындагы хезмәтләрегезгә совет халкы югары бәя бирә. Үзегезнең ботен аңлы тормышыгызны — 50 елдан артык тормышыгызны — Сез эшчеләр һәм крестьяннар интереслары өчен революцион көрәшкә бирдегез. Сез һәрвакыт Ленин һәм Сталин юлыннан нык баручы һәм зларның турылыклы көрәштәше булдыгыз. Егерме алты елдан артык вакыт буена Сез Совет дәүләтенең верховный органы җитәкчесе булып торасыз. Бу постта торып, Сез шушы еллар буена үзегезнең бөтен көчегезне, белемегезне һем революционер-большевик буларак бай тормыш тәҗрибәгезне эшчеләрнең, крестьяннарның һәм интеллигенциянең союзын ныгыту, Советлар Союзы халыклары арасында дуслыкны ныгыту эшенә биреп килдегез. Совет дәүлетен көчәйтү һәм югарылыкка күтәрү буенча шушы эштә Сез бөтен партиябезнең тирән ихтирамын һәм БӨТЕН СОЮЗ КОММУНИСТЛАР (БОЛЬШЕВИКЛАР) ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ. илебездәге хезмәт иялеренең чын күңелдән мәхәббәтен казандыгыз. Сезнең йөзегездә большевиклар партиясе, Советлар Союзының халыклары бүген Ленин- Сталин тибындагы дәүләт эшлеклесен. принципиаль, гади, чын күңелдән бирелеп эшләүче зшлеклене һәм киң катлау совет эшчеләренә, крестьяннарына һәм интеллигенциясен» туган кешене котлыйлар. Сезгә, кадерло Михаил Иванович, бөек Ватаныбыз файдасына күп еллар буена нәтиҗәле эшләү өчен чын күңелебездән сәламәтлек телибез. ССР СОЮЗЫ ХАЛЫК КОМИССАРЛАРЫ СОВЕТЫ