Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ ҺӘМ ШАГЫЙРЬ

(Шәрәф Мөдәррис иҗаты турында)

Ватан сугышы елларында фронттагы яшь әдәби көчләр арасыннан поэтик дәрт һәм илһам белән безнең поэзиядә аеруча күренүчеләрнең берсе Шәрәф Мөдәррис булды. 1944 елда чыккай «Тупчы Ваһап» исемендәге шигырь һәм «Фронтовик татарлар» исемендәге очерк-нәсер җыентыклары инде бу шагыйрьнең иҗаты ничек башланып китүе турында ачык Фикер йөртергә мөмкинлек бирәләр. Әлбәттә, Шәрәф Мөдәрриснең иҗаты формалашмаган әле, ләкин безнең кулдагы һәм икесе ике жанрдагы бу җыентыклар шагыйрь тарафыннан алынган иҗат юнәлешен характерлаучы уртак мотивларга нигезләнгәннәр. Алар берсе икенчесен тутыручы һәч ачыкландыручы булып торалар. Бу ике җыентык икесе дә Ш. Мөдәрриснең, барыннан да элек, фронт һәм сугыш белән, татар халкының андагы героизмы белән илһамланган шагыйрь булуы турында сөйли. Бу илһамның чишмәсе Ватанга мәхәббәттә һәм ерткыч фашизмга нәфрәттә икәнлеген шагыйрьнең һәрбер хис тибеше әйтеп тора. Ватанга мәхәббәт һәм фашизмга нәфрәт кебек бөек идеяне байрак иткән хәлдә, бу яшь шагыйрь үзенең алдына бүгенге әдәбиятыбыз каршына куелган иң әһәмиятле бер проблеманы — татар халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән героизмын чагылдыруны максат итеп куя. Бу героизмны күрсәтүдә һәм аңлауда Ш. Мөдәррис сайлап алган фактлар, зурмы-кечкенәме һәм алар гади солдат яки командир тарафыннан эшләнәме, — алар һәммәсе дә шагыйрьгә бөек һәм җиңелмәс Ватаныбыздагы халыклар семьясында татар халкының лаеклы бер солдат булганлыгын аңларга хокук бирәләр:

Ватан халкы — корыч гаскәр,

Татар халкы, солдат син;

Немец өерен ялкын, дәһшәт,

Давыл булып тапта син!

ди шагыйрь «Туган халык» дигән шигырен дә Фашизмга үлем алып баручы корыч армиянең бер солдаты булган татар халкынының да изге бурычы һәм героик эше, шагыйрь сүзе белән әйткәндә, — немец өерен «өзү кисү һәм немец бугазын чәйнәүдән» гыйбарәт. Шунсыз бүгенге буын өчен дә, киләчәк өчен дә ирек һәм бәхет тәэмин итү мөмкин түгел. Mин Ш. Мөдәррисне, шагыйрь буларак, бары тик фронт һәм сугыш кешесе итеп кенә аңлыйм. Чөнки аның әнә шул сугыш кырында 2—3 ел эчендә сизелерлек дәрәҗәдә үсеп киткән иҗаты солдат кулындагы автомат шикелле:

Куркынычта бүген синең бәхет,

Ал-гөл булып көнең үткән җир!

Татар халкы ныгып, тимерләнеп,

Гасырларча шунда үскән җир!

 Сакла, иптәш, тәнең-җаның белән

Киң туган ил — алтын бишегең!

Аккан тирең, аккан каның белән

Яулап алган тиңсез җиңешең.

Тормышыбыз бүген — синең белән,

Өз, кис, чәйнә немец бугазын!

Сакла, иптәш, ут, кап, тимер белән

Данлы елгаң, дәръяц суларың!..

Ат, кис, иптәш, немец тираннарын,

Из, кыр, тапта җиргә тигезләп, —

Сталинград шәһәр диварларын

Батыр рухың белән тимерләп!

(«Идел өчен» — 1942)

Ватан һәм татар халкы өстенә килгән куркынычның никадәр зур һәм коточкыч икәнлеген безнең әдәбият Сталинград һәм Идел өчен булган рәхимсез көннәрдә, безнең җиңүебезнең, ә немецның һәлакәте башлануы булган кан-пәрдә аеруча тирән хис итте дисәк ялгыш булмас. Чөнки Идел һәм Сталинград, Ватаныбызның башка халыкларныкы шикелле, татар корылган Сугыш һәм шагыйрь халкының да язмышын хәл итү ноктасы булды. Ләкин барлык ышанычын бөек Сталинга төбәгән хәлдә һәм ирекле, бәхетле яшәү перспективасы тик Ленин-Сталин партиясе җитәкчелегендә һәм халыклар дуслыгында гына күргән хәлдә, татар халкы да һәм аның әдәбияты да ул көннәрдә дә бердәм ышаныч — җиңү ышанычы белән яши алды. Шул ялкынлы көннәрдә Шәрәф Мөдәррис тә бу фикер һәм хисне поэтик югарылыкка күтәреп чыкты,

Һич юк, һич юк, җирдә безне

Богау белән кысар көч!

Көчле, горур җилкәбезне

Канга сусап сыгар көч,

Һич юк, һич юк бу киң җирне

Йөзгә-меңгә тетәр көч!

Аккан океан, искән җилне

Телем-телем теләр көч.

Туган илкәй мәңге калыр

Көчле, горур, саф булып!

 («Әй, гүзәл көн» — 1942)

Идел ярларында һәм Сталинград хәрабәләре арасында булып үткән коточкыч сугыш көннәрендә безнең халкыбызның патриотик тойгылары аеруча күтәрелде һәм бу хәл, әлбәттә, поэзиядә дә күренде. Бу тойгы Шәрәф Мөдәррис һәм Фатих Кәрим поэзиясендә аерата көчле. Безнең халыкны бөтен тарихы буенча сугарып һәм тирбәтеп килгән Идел мәһабәтлеге белән бәйле булган бу патриотик хисләрнең кыскача бер тупланышып Ш. Мөдәррис үзенең «Алар даны» (1943) исемле очергында болай билгели: «Данлы һәм гүзәл Идел, бу соңгы безнең бөек җиңүләр күкрәгән, безнең даныбыз шаулаган җирдә башланып, еракка, бик еракка, Казан стеналары янына таба боргалана-сыргалана аккан бөек Идел, гомер-гомергә безгә Ватан батырлары турында җыр сөйләп торыр, бу батыр егетләрнең данын чагылдырып калыр».

Ш. Мөдәрриснең югарыда искә алынган «Идел өчен» шигыреипәп соң язылган «Идел-сылу» (1943) кебек нәсере дә — безнең өчен аерата аңлаешлы һәм якын булган патриотик мотивлардан берсенең поэтик чагылышы булып тора:

«Идел дисең син күп вакыт,

Хәлил, һәм моңланасың.

Идел дисең син кайвакыт

Һәм шатланасың.

Идел буйларын бик еш искә төшерәсең. Йөрәккә язгы яңгыр кебек саф хисләр, күңелгә җәйге шәфәкъ кебек шат уйлар китерәсең. Син, Идел ерак, Идел бик ерак, дисең. Эх, тукта әле, әйдә, бер чорныйк, яхшы гына итеп, тагын бер тартыйк әле!» («Идел-сылу»)

Иделгә мәхәббәт — Ш. Мөдәррис иҗатында киң бер тема һәм, шиксез, көчле патриотик тойгы. Шагыйрь бу патриотик мотивны шигъри образга һәм татар халкының Ватанны сөюче героик рухын үстерүче символга күтәрә. Мөдәррис өчен Идел — коры поэтик һәм хисси объект кына түгел, ә политик агитация һәм патриотик тәрбия объекты да. Ул татар егетләренең героик чыгышларын һәм аларның туган-үскән илгә булган шәхси мәхәббәтен әнә шул киң мәгънәсендәге патриотизм идеалы өчен булган героик чыгыш һәм героик тойгы дип аңлый: «Яшь татар егете йөзгә кадәр саный алмады. Сугышны җиңү белән бетереп, яңадан бәхетле татар җиренә — Идел, Кама буена кайта алмады. Ул үлде. Үзенең соңгы минутларын борынгы рус шәһәренең каберлеге өстендә — канлы сугыш кырында тәмам итте.

Бу төнне немецлар җиде мәртәбә атакага чыктылар. Ләкин алар бу каһарман татар егетләренең — Россия кешеләренең ныклыгы, кыюлыгы алдында челпәрәмә килеп, кире артка качтылар». («Дәһшәтле минутлар»).

Татар егетләре борынгы рус шәһәре өчеч көрәштә яки Украина һәм аның Днепры өчен сугышта корбан булалармы, — бу барыбер Идел өчен, туып-үскән йорт-җир өчен корбан булу. Шагыйрь менә шул турыда сөйли, шуны хис итә:

Җәй килер дә, тагын чәчәкләнер

Украинаның иркен даласы...

Төштәгедәй шунда гәүдәләнер

Синдә үлгән татар баласы...

Син дә, абыем, ир бул, сулып калма,

Ялкын яудыр залим башына.

Шаһит китте балаң сугышларда

Туган-үскән йорты хакына.

(«Ул тирәндә хәзер, еракта». 1944)

Шагыйрьнең һәр чыгышында диярлек социалистик Ватанны халыклар дуслыгы нигезендә саклау идеясе ачык чагылып тора. Икенчедән, монда безнең элекке революцион әдәбиятыбызда ук, аерата Тукай һәм аның фикердәшләре тарафыннан көчле һәм ачык итеп куелган патриотик идеянең: Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл идеясенең дәвам иттерелүе һәм аның тарихи эзлеклелеге кызыл җеп булып сузылып баруын искә алырга кирәк. Әгәр дә Шәрәф Мөдәррис:

Татар халкы ныгып, тимерләнеп,

Гасырларча шунда үскән җир!

дип, Тукандагы аерылмас һәм таркалмас Россия идеясе белән тулы уртаклык булганлыгын чагылдыра икән, инде Идел мотивы да яшь шагыйрь иҗатында шул идеянең поэтик конкретлык белән чагылышы иттереп каралырга тиеш. Гомумән безнең сугышка кадәрге әдәбиятта, иң яхшы мәгънәсе белән алганда да, Иделне бары тик интим поэтик объект итеп яки пейзаж-декорация итеп аңлаудан узылмаганлыгы һич тә яшерен түгел. Бүген безнең әдәбият, шул исәптән Шәрәф Мөдәррис тә, бу поэтик объектны безнең халыкның тирән бер тарихи үткәне белән бәйле киң патриотик идеяне чагылдыручы объект иттереп аңлау мәсьәләсен күтәргән икән, бу инде безнең поэзиябезнең үсешеп күрсәтүче бер фактор булып тора. Безнең әдәбиятта да татар халкының тарихын һәм аның гореф-гадәт, этник элементларын чагылдыру, шуларга мөрәҗәгать итү сугыш алдыннан ук күренә башлагап иде. Бу, һичшиксез, безнең халыкның тарихи-этник үзенчәлегендәге иң яхшы элементлары белән аңардагы патриотик тойгы-карашлар үсүгә йогынты ясаучы кирәкле әдәби-идеологик Фактор иттереп каралырга тиеш.

Бу момент сугыш чорындагы әдәбиятта әнә шул юнәлештә гәүдәләнүче кайбер үрнәкләрен күрсәтте. Ләкин боларпы әле бары тик элементлар төсендә генә күрергә мөмкин.

 Ш. Мөдәррисне бу урында да байтак унышлы адымнар ясый башлаучы һәм бу элементларны патриотик идеяләр, милли горурлык хисе эчтәлегенә бәйләп кулланучы иттереп карарга мөмкин. Мисал өчен, аның очерк-нәсерләреннән бер генә үрнәк китерәбез: «Син бусага аркылы атлап чыгу белән, әнкәң, ишек төбеннән башлап, кирегә, түр ягына таба, идәнне себерә башлады; шулай итеп, ул синең аяк эзеңне түр ягына китерде һәм шунда ул тагын бер кат синең, илебезгә басып кергән «мимеч мәккә каферләрен» жиңеп, саф намус белән өйгә кайтып керүеңне һәм яңадан шул идәнгә аяк басуыңны теләде, һәм ул чәй янында синнән калган икмәк кисәген, «саф җаны белән улым кайтып, саф кулы белән тотып ашар» дип, ерак җиргә яшерде» («Ант»). Моннан башка Ш. Мөдәрриснең татар халкының көнкүрешендәге аерым бер колорит нечкәлеге белән тулган «Атнагул мәргән» кебек әсәрендәге һәм башка очерк-нәсерләрендәге этник элементлар безнең халыктагы тирән гуманистик хасиятләрне һәм батырлыкны, тугрылыкны изгелек иттереп тану хисләрен дөрес характерлаучы штрихлар булып торалар. Әлбәттә, этник элементлар белән гомумән мавыгу һәм аларны идеаллаштырудан сакланырга кирәк. Ләкин, милли форманың бер әдәби күренеше булып, ул элементлар безнең халыкның да иң яхшы рухи-физик табигатен ачуга ярдәм итүче чара булып килә алалар. Ватан сугышы һәрбер милләтнең үзенең тарихи-патрпотик героикасын тирәннән дөрес аңлау һәм аны әдәби чагылдыруның әһәмиятен безнең каршыда көн кебек ачык куйганлыктан, патриотик хасиятләрне аерым халыкның милли тарихи-этник үзенчәлеге тирәнлегеннән таба белү безнең әдәбият өчен дә әһәмиятле бер проблема иттереп каралырга тиеш. Шуңар күрә, аерым бер халыкның тарихи үткәнен яки аның милли үзенчәлеген сыйфатлаучы гореф-гадәтләренә мөрәҗәгать итү, шушы чагылдыру коры бер әдәби форма яки әдәби милли колорит булып кына кала алмый. Ул аерым халыкның тарихын, аның рухи кыйммәтен һәм безнең бүгенге иң алдынгы идеяләребезне аңлаудагы әдәби-идеологик корал булып тора. Моның төп асылы иптәш Сталин кат-кат билгелән үткән бөек идеябезнең — халыклар дуслыгы идеологиясенең асылы белән аерылгысыз бәйле икәнлеге һәркем өчен ачык булырга тиеш. Ләкин безнең соңгы еллардагы әдәбиятыбызда әнә шул бөек идеяне аңлап җиткермәүне һәм урыны белән аны бозуны күрсәтүче фактларның булганлыгы күренде. Бу чит тойгы карашларның кайбер чаткылары Ш. Мөдәррис иҗатына да йогынты ясавын әйтми китү мөмкин түгел. Моның берсе — татар халкының тарихи үткәнен аңлауда милләтчелек характерындагы бозуларның яшь шагыйрь иҗатына да барып керүе. Ш. Мөдәррис тә, соңгы елларда безнең кайбер тарихчы һәм әдәбиятчыларның Алтын Урданы бизәкләп күрсәтү һәм феодаллар, ханнар эпосындагы Идегәй образын һәм тарпхп шәхесен татар халык герое иттерергә омтылу кебек чыгышларга ияреп, милләтчелек характерындагы политик тупас һәм безгә чит карашларны да чагылдырып алды:

Син лаексың мәңге үлмәс бабаңнарга,

Каракаштай горур очтың җилгә каршы.

Син лаексың изге Идегәй каһарманга,

Чөнки әнкәң, туган әнкәң — татар халкы.

(«Командир» — 1943)

Идегәй турындагы мондый тарихи ялган карашларның халыклар дуслыгы идеологиясенә дошман икәнлеге партия Үзәк Комитетының 1944 елгы 9 август карарында катгый рәвештә әйтелде. Шуңар күрә ул карар милли мәсьәләне һәм татар халкының героик үткәнен дөрес аңлауда иҗат юнәлешен билгеләүче идея коралы булып тора. Ләкин, Идегәйне идеаллаштыру белән беррәттән үк, бәлки шуның дәвамы яки икенче бер күренеше буларактыр, Ш. Мөдәррис иҗатында милли горурлык хисләрен һәм татар халкының бүгенге тарихи ролен аңлауда суллык формасындагы ялгышу элементларының да барлыгын әйтергә кирәк. Мин монда татар халкының бүгенге героизмын һәм милли тойгыларын чамадан тыш идеаллаштыру кебек фактларның да азмы-күпме булуын күз алдында тотам. Югарыда китереп үтелгән строфаның соңгы юлында татар халкының Фронттагы батыр улы турында «Чөнки әнкәң, туган әнкәң — татар халкы» ди. Монда бүгенге татар халкын һәм милли хисләрне идеаллаштыру кебек хатаның башы ап-ачык.

 Бу фикерләрне әйткәндә, Ш. Мөдәррис, бүген генә түгел, инде Россиядәге күпләгән халыкларның бергә тарихи тормыш кичерүләре процессында ук аларның иң алдынгы вәкилләре тарафыннан әйтелгән бөек бер хәкыйкатьне — безнең апабыз туган ил. Ватан икәнлекне оныткан. Бу хатаны Ш. Мөдәррис «Татар солдаты» («Совет әдәбияты» — 2—3, 1944) кебек шигырендә тагын да ачыклап һәм үстереп җибәрә: шигырьдә татар халкының Ватан сугышындагы роле һәм героизмы гадәттән тыш кабартылып, идеал- лаштырылып бирелгән. Ватан сугышындагы героизмны күз алдына китерү күпләгән милләтләрнең уртак героизмы нигезендә уйлау, һәм хис итүдән аерылып, тар милли рамкадан торып кына күз алдына китерелергә тырышылган; милли хисләр кабарынкылыгы халыклар дуслыгы героизмын оныттырырга, тик татар солдатын гына идеаллаштырырга мөмкинлек бирүче юнәлеш алган:

Кышкы таңда, җилдә, кар-буранда

Ярсып, шашып сугыш шаулады.

Байрак тотып, кинәт калку тауга

Менеп басты татар солдаты.

Торды басып, бомба-миналардан

Көл булса да бөтен тау башы, —

 Бабайлардан үлмәс мирас алган,

Ашкын канлы татар солдаты.

Ох, шул килеш кинәт җизгә катып,

Һәйкәл булып басып калсачы, —

Туган җирен, канга, тиргә батып,

Яулап алган татар солдаты.

Монда уйлап җиктерелмәү, сурәт һәм хисләрнең чынбарлыкка, дөреслеккә тапкыр килмәвенә аерым тукталмыйча, шигырьдәге хисләрнең һәм поэтик чараларның гадәттән тыш абстракт һәм космик булуын алда сөйләүгә калдырып, шуны гына әйтергә кирәк: Советлар Ватаны, башка халыклар белән беррәттән, татар халкын да һәм аның батырлыгын да ихтирам итә, һәм әдәбиятыбызның әле моңа кадәр күренмәгән пафос белән моны чагылдырырга хакы бар. Бу — ачык факт. Ләкин Ватан сугышы фронтларында илебезнең күпләгән милләтләре тарафыннан эшләнә торган массовый героизм фактларын һәм хисләрен абстрактлаштырылган, хәтта Советлар Союзының триумфаль җиңешен бер үзе символлаштыручы сыман татар солдаты «һәйкәлендә» генә туплап карауны, фәкать татар халкыныкы рәвешендә генә яки шул ноктадан чыгып кына әдәбиятта художестволы типиклаштырып китерүне һич тә гафу итеп булмый. Ләкин, икенче яктан, Ш. Мөдәрриснең бу шигырьгә кадәрге әсәрләрендә ул карашларның капма-каршысы булган һәм халыклар дуслыгы идеясен ныгытуга хезмәт итүче дөрес һәм чын хис-карашларның реаль тупланышы ярылып ята. Ул моментлар аның кечкенә генә иҗатының буеннан-буена сузылып бара. Шагыйрьнең «Киңҗәбулат» һәм «Землянкада» кебек шигырьләрендә генә дә безнең кардәш халыкларыбыз — башкырт һәм казах егетләренә, аларның батырлыгына һәм рухи, хисси байлыкларына соклану, шигъри гашыйк булу тойгылары реаль формада чагылып китә. Безнең илдә милләтләр дуслыгының бөеклеген һәм уңышлы нәтиҗәләрен күрсәтүче фактларны Ш. Мөдәрриснең очерк-нәсерләрендә дә еш очратырга мөмкин. Политик һәм поэтик сиземләве фронт чынбарлыгында, күпләгән милләтләрнең дуслыгы һәм бу дуслыкның асыл нәтиҗәләре нигезендә ныгыган шагыйрь иҗатында халыклар дуслыгы идеясе, безнең Ватан чынбарлыгындагы реаль бер күренеш булып, әлбәттә, чагылмыйча кала алмый. «Татар солдаты» шигырендәге татар солдатына караганда, Ш.Мөдәрриснең очерк-нәсерләрендә бик күп урында гәүдәләнгән татар солдаты образы укучыны ышандырырлык та, аңар карата реаль мәхәббәт хисләрен уятырлык та, ул гади солдатның нәселе һәм бүгенге бөек патриотик эше белән мактанырлык та. Иске рус шәһәрләренең хәрабәләре, Сталинград диварлары арасында, рус иленең, Украинаның елгалары өчен, безне туендыручы һәм савыктыручы туфрагы һәм кояшы өчен изге сугышта батырларча үлүче гади татар солдаты образы, Ш. Мөдәрриснең үз шигърияте белән әйткәндә, шуннан гыйбарәт: «Бәдри дустым! Сабыр, тыңлаучан, тыйнак һәм гади генә бер солдат син. Наполеонга каршы сөңге очырган тамыр бабаң кебек үк, генерал Брусилов кулыннан Георгий тәресе алган әтиең кебек үк, Чапаев белән бергә янәшә барып, дошман өстенә очкан абыең кебек үк, батыр, җитез һәм каһарман солдат син!».

Ул солдат һаман да тере һәм фашизм өеренең бер оясы булган Пруссия җирендә немец кабахәтләрне юк итүче изге сугышның алгы сафларында һөҗүм итеп, бүген Берлинга таба бара. Чөнки аның Ватанга һәм халыкка биргән мөкатьдәс анты бар. Безнец Ватан солдаты антының изгелеген әнә шулай гади, сабыр, ләкин батыр солдат рухына җиткерерлек итеп, дәрт һәм илһам белән чагылдыру ягыннан Ш. Мөдәррисне аеруча күрсәтеп үтәсе килә. Әдәби тема ноктасыннан артык абстракт булган, ләкин солдат һәм патриот өчен намус ягыннан артык конкрет, реаль һәм изге булган ант идеясе Ш. Мөдәррис иҗатында кылыч кебек ялтырап тора. Безнең сугышчы пспхологисендә көчле патриотик намус, илгә мәхәббәт, үлемгә һәм дошманга нәфрәт тойгыларын үстерүдә ант идеясенең нинди көчле корал икәнлеген Ш. Мөдәррис бөтен тирәнлеге белән «Ант» нәсерендә шулай билгели: «Ант — бөек һәм кодрәтле нәрсә ул. Әгәр син, аңа тугры булып, яуда үләсең икән, синең кабер өстең бизәп калачак матур чәчәк ул, һөҗүмгә ыргылганда — синең өчен көчле канат, оборанада торганда — синең алдыңда тимер калкан, артыңда — корыч дивар ул. Әгәр син ана хыянәт итәсең икән — синең җаныңны алачак үткен кылыч ул!»

Антны болай аңлау Ш. Мөдәрриснең күпләгән әсәрләрендә төрле конкрет сурәтләрдә яки поэтик хис итүләрдә чагылып үтә. Ләкин шулар арасыннан иң көчлесе — антка табынудан башка солдатны һәм үлемгә нәфрәт белән караудан башка антны күз алдына китермәү:

Әй, син, иптәш, көрәш, хакың сакла,

Тугры, чыдам, батыр, алдын бул!

Чикмә артка, үл, тик җаның сатма, —

Халкыбызга синең антың шул!

(«Идел өчен»)

Үл син үлсән, ләкин дусым булып,

Туган илнең хакын саклап үл?

Көнбатышка табан кулың сузып,

Халкыбызга җаның баглап үл!

Үл син үлсәң, ләкин батыр булып,

Данлы эшләр белән балкып үл!

Тирән карда калма батып-чумып,

Күренерлек җиргә калкып ул!

(«Харис дуска»)

Ватанга, халыкка биргән изге ант өчен сугыш кырында үзеңне аямау хисе безнең сугышчының психологиясендә табигый рәвештә үсеп чыккан кыйммәтле бер бөек сыйфат булган кебек, бу ант өчен сугышчыны үзен һәм гомерен аямау югарылыгына күтәрүче, тарихта күрелмәгән батырлыклар эшләүгә илтүче икенче бер бөек сыйфат — ул фашизмга нәфрәт һәм үч алу анты шагыйрь өчен дә, сугышчы өчен дә бөек илһам һәм яшәү, җиңү дәртенең чишмәсе булып тора. Үч тойгысы Ватанның бөтенләй икенче, тыныч почмагында торын, бик ерактан Фронтка килгән гади татар кызларының гади мылтык тавышыннан да өркүчән рухын немецны кыручы курыкмас, какшамас куәткә әверелдерә, аларны йөрәкле солдат итә: «Зәйтүнәкәй, батыр мәргән кыз, юаш кына һәм тыйнак кына кыз, күптән түгел генә бит әле санитар булып эшли иде. Тик кызның ярсулы йөрәгендә немецларга булган ялкынлы күрә алмаучылык һәм сүрелмәс дошманлык рус, украин, белорус кызларының тапталган намуслары, йолкынган чәчләре, түгелгән күз яшьләре һәм кан белән буталып җиргә күмелгән бәхетсез гәүдәләре өчен һаман, һаман үч алырга дәшә. Кыз атты, ләкин, ул каушау белән прицелын дөрес итеп куярга онытканга күрә, пуля читкә очты. Шуның белән бергә кызның каушавы да, җиңелмәгенә булган куркуы да очты. Үзенең мылтык тавышы аңа көч, дәрт бирде. Ул яңадан ашыкмый гына төзи башлады һәм акрын гына чакмага басты.

...Менә ул, үч алучы кыз, тагын да алгы сызыкта. Ерак та түгел такта күтәреп килгәч бер немец күренде. Зәйтүнә, мылтыгына яндыргыч пуля салып, атып җибәрде. Немец җиргә егылып, аның киеме яна башлый.

— Бет, кара йөрәк, ян, чәнчел, йөз түбән кит, дөмек, чукын, кадал! — диде кыз. Үзенең нәфрәт һәм үч ялкыны немецны ничек яндырганын карап тору Зәйтүнәгә бигрәк тә күңелле иде» («Үч алучы кыз»). Дөрестән дә, ул үч алу, нәфрәт тойгысы үзе дә йөрәктән чыккан утлы, яндыргыч пуля — Ватаныбызга, халкыбызга, ата-аналарыбызга, бала-чагаларыбызга күп гасырлар буенча онытылмаслык бәла-каза, кан-яшь китергән бәдбәхет һәм миллион тапкыр каргалган, ләгънәтләнгән немецның җанын кыеп үтүче пуля булып тора.

Әлбәттә, Советлар Союзында Ватан сугышы елларында барган әдәби хәрәкәтнең гомуми идея — хис эчтәлеген күз алдына китергәндә, Ш. Мөдәррискә дә беренче тапкыр, аеруча аның «Әткәй, әткәй» шигырендә, К. Симоновның «Үтер аны!» кебек гаҗәп гүзәл шигыре уңай әдәби йогынты ясаучы үрнәк булуын бәхәссез тәкъдим итә алабыз. Бу кирәкле йогынтының башкалар тарафыннан да байтак көчле итеп кабул ителүен дә яшермибез. Ләкин фашизмга булган нәфрәтнең тик немецны үтерү, кыру белән генә акланырга һәм изге булырга мөмкин икәнлеге идеясен барлык халыкларыбыз, барлык әдәбиятларыбыз һәм барлык язучыларыбыз өчен дә уртак итеп һәм мәңге онытылмаслык идея, мәңгелек нәфрәт җыры итеп, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп, берекче тапкыр әйтүче иптәш Сталин булды: «Немец илбасарлар СССР халыкларына каршы кырып бетерү сугышы алып барырга телиләр. Ярый, немецлар кырып бетерү сугышы телиләр икән, алар аны алырлар. Бүгеннән башлап безнең бурыч, СССР халыкларының бурычы, армиябез һәм флотыбыз сугышчыларының, командирларының һәм политработникларының бурычы — ватаныбыз территориясенә оккупантлар сыйфатында үтеп кергән немецларның берсен дә калдырмыймы бөтенесен кырып бетерүдән гыйбарәт булыр». (Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 24 еллыгы уңае белән ясалган докладыннан). Иптәш Сталинның халыкларыбызны, һәм шул исәптән язучыларыбызны да, ялкынлы нәфрәт коралын тагын да ныграк тотарга Ватаныбызның төрле телләрдәге әдәбиятларында чагылучы нәфрәтнең рухы, илһам чишмәсе булып тора.

Сталинград өчен үч ал,

Ленинград өчен үч ал,

Севастополь өчен,

Ельня өчен. Ител өчен үч ал

һәм тагып бик күпләгән шәһәр-авыллар өчен, тапталган кыр-болыннар өчен, яндырылган урманнар өчен, немец тарафыннан үтерелгән һәм мәсхәрәләнгән һәрбер нәни һәм олы гражданыбыз өчен үч ал! — бу тойгы безнең поэзиябез өчен бүген иң туклыклы азык бирүче туфрак булып тора. Чөнки:

Немец өерен кырып ташламасац,

Эх, ничек соң иркен суларга?

 ...Таң аткач та һөҗүм башланачак,

Ярсый йөрәк бүген шуңарга!

(«Ярсый йөрәк»)

Ничектер менә шул үч һәм нәфрәт тойгысын рухи көч итеп кенә калдырмый, аны сынландырып, кулына дәһшәтле корал тоткан җанлы материаль куәт һәм шәхес иттереп күз алдына китерәсе, аңа төбәп шундый мактаулы сүзләр белән эндәшәсе килә:

Сугышчылар белән ярсып барып,

Көнбатышка капка ачтың син!

(«Еллар елына»)

Әйе, немецларга һәм аларның һәртөрле канлы иярченнәренә булган безнең нәфрәт һәм үч алу анты, халыклар дуслыгы кебек бөек идеяне байрак итеп күтәргән Ватаныбызга мәхәббәт — фашизм оясының капкасын ватты, хәзер аның яшеренгән актык почмагын көл итү өчен, шул көл һәм ут эчендә дошманның соңгы башын һәм җанын кыеп ташлау өчен изге һәм каты сугыш бара:

Ул бер үткән юлдан кабат үтмәс,

Юл юк чөнки уттан чыгарга!

Очмак булса — мәңге канат үсмәс

Сөйрәлергә туган еланга!

Башын сузар, тәнен җиргә сугар,

Юл юк чөнки читкә китәргә!

Тынчу төтен булып җилгә тузар,

Калыр көлгә, калыр кисәүгә!

(«Харис дуска» — 1942)

Түгел хәзер, — шоссе, сукмак саен

Ут, сагыш, моң йотып үткән чак!

Чигенгәндә, илнең туфраккаен,

Дымсу җирен кочып үпкән чак!

Түгел хәзер — җиргә дәһшәт җәеп,

Яңгыр катыш кайгы яуган чак! —

Син лә минем йөрәк хәсрәткәем, —

Эх, Идел! дип, көн дә янган чак!..

Үт син, фронт, басып, кырып, сытып,

Немец, румын, венгр бандасын!

(«Армия, алга!» — 1943)

Бу җиңү таптанасына килү юлында ут һәм сагыш йотып, кайгы белән илнең туфрагын үбеп чигенгән чаклар беркайчан да безнең истән чыкмас. Әдәбиятның моны чагылдырырга, ләкин героик көрәш кайгы-моңы итеп, нәфрәткә һәм үч алуга сусап газапланучы йөрәк сыкрануы итеп гәүдәләндерергә хакы бар иде һәм хәзер дә хакы бар. Шуңар күрә, Ш. Мөдәррис, безнең көрәшнең ул хисләр белән бәйле дәверен йомгаклагандай, Ялкын булып калды минем җанда

Бу сагыш, моң — йөрәк кайгысы... ди «Корыч каска» шигырендә (1943). Бу сугышта безнең Ватан халкы кичергән ике зур тарихи этап — немец илбасарларның көтмәгәндә һөҗүм итеп, халыкны рәхимсез рәвештә үтерүе һәм байлыгыбызны талавы өчен газаплану, нәфрәтләнү һәм, ахыр килеп, данлы җиңү көннәре белән шатлану кебек рухи борылышлар — шулай ук бу чордагы поэзиянең дә төп психологик агылышы булып торырга, һичшиксез, хаклы моментлар. Ләкин боларның һәммәсе өчен дә безнең җиңүебезгә ышану һәм инде җиңү тантанасын хис итү мотивлары барыннан да өстен һәм ләззәтле. Ш. Мөдәррис поэзиясендә дә сугышның чигенү һәм һөҗүм итү психологиясе я тирән бер кайгылы нәфрәт, я җиңү шатлыгы булып хис ителергә һәм аңланырга тырышыла. Әлбәттә, бу һәр урында да гармоник булып тумый; кайвакытта шагыйрьнең поэтик уңышсызлыклары өстенлек алып китү аркасында, кайгы-хәсрәт һәм газап мотивлары укучы өчен үзләренең оптимистик булып сизелүләрен югалту дәрәҗәсенә җитәләр. Ләкин шагыйрьнең һүҗүм итү психологиясенең оптимистик югарылыгын чагылдырырга омтылуы поэтик уңышсызлык аркасында булган тойгы кимчелекләрен, гомумән алганда, артка этәрә. Шушылар белән без Ш. Мөдәррис иҗатында күренеп үткән уңай идеяләр юнәлешен нигездә билгелән үттек шикелле. Бу юнәлеш яшь шагыйрьнең иҗаты уңышлы идеяләр җирлегеннән үсеп чыга барганлыгы турында сөйли. Шул юнәлешне билгеләү белән беррәттән, шагыйрьнең поэтик уңышларын күрсәтүче мисалларның да күпчелеген китерергә тырыштык. Сөйләнеп үтелгәннәргә өстәп, шагыйрьнең тагын кайбер, хосуси характердарак булган поэтик уңышларын да күрсәтеп үтми булмый.

Ш. Мөдәррис — сугыш эченнән, фронт эченнән әдәбиятка чынлап килә башлаучы язучы. Хәзергә аның иҗатында сугыш һәм солдат психологиясе, армияне һөҗүм итүгә, атакага туктаусыз чакыручы идеяләрнең актуаль һәм практик итеп куелышы өстенлек итә. Шуңар күрә үзеннән-үзе ачык ки, аңарда әнә шул югарыда искә алынган уңай идеяләрне хисси, поэтик итеп тулыландыручы һәм үстерүче объектларның, предметларның һәм шартларның да фронт, солдат көн-күреше белән opганик рәвештә бәйләнмәве мөмкин түгел. Шагыйрь — Фронт һәм солдат тормышының иң гади якларыннан да поэтик хис табарга мөмкин булуны күрсәтүче мисалларны байтак бирә.

Ш. Мөдәрристә күп кенә поэтик объектларга карата интим хис итү һәм тирән шигъри мәхәббәт белән якын килергә тырышу шикелле, шагыйрь өчен яхшы бер сыйфатның үсеп килүен әйтергә була. Атака алдыннан землянкада төрле телләрдә көйләнгән җырлар — атака кебек дәһшәтле сулыш вакыйгасын солдатның ничек тирән хис итүен һәм безнең солдатның яшәүгә дәртле, омтылучан булуын сиздерәләр; сугышның әле генә булып үткән рәхимсез канлы картиналары белән тацда булачак, ләкин үткәненә караганда татын да илһамлырак, матуррак һәм идеалрак булачак атака арасындагы гомердән дә рухи, интим ләззәт алып калырга ашкыну солдатның эчке дөньясы нинди бай, нинди тулы, поэтик һәм күркәм булуы турында сөйлиләр. Болар җиңүгә ашкынучы солдат рухын чиртеп торучы музыкаль кылларга ошый. Шул кылларның чиертелүе, «йөрәк көйрәве» вакытында хәтта сукыр лампа да солдатның шул тойгыларына органик бәйле бер поэтик элемент булып сиземләнә:

Үткән юллар, үткән сугышларны

Уйлый-уйлый хискә чумганда, —

Рәхәт тә соң шунда сукыр лампа

Яктыртучың — нурың булганда!

Төтеннәрен күпме төтәтмәсен,

Сөремнәрен күпме сипмәсен, —

Сукыр лампа минем көрәштәшем,

Саклаганда яктым чишмәсен!

Матур ал таң көнне тудырганчы,

Янсын шулай минем каршымда.

Иптәш безгә газиз сукыр лампа

Җәйге яңгыр, кышкы салкында...

Әх, ничек соң, тәмам тутырганчы,

Соңгы майны шуңар салмаска!

Землянкада янган сукыр лампа

Бәхет бит ул бөтен солдатка!

(«Сукыр лампа» — 1943)

Шәрәф Мөдәрриснең мондый тпптагы шигырьләрендәге эчтәлекне нинди дә булса теманың оста башкарылуы дип кенә карамыймы, бәлки мин аны эчке бер хисси-поэтик тенденция дип аңлатыр идем. Чөнки Мөдәррис нинди генә тема, нинди генә предмет һәм вакыйга турында язмасын, ул иң элек объекттан поэтик һәм әнә шул интим-хисси таләпләрне канәгатьләндерүче хасиятне табарга омтыла. Бу омтылу, һәрвакыт булмаса да, урыны-урыны белән, гаҗәп матур булып сузылып бара. Бу моментны Ш. Мөдәрриснең табигатькә булган мөнәсәбәтендә дә күрсәтергә мөмкин.

Ш. Мөдәррис — пейзажист булудан бигерәк, табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтне философик хис итәргә тырышучы шагыйрь. Ул күпме уңышлы чытадыр, — анысы икенче мәсьәлә. Ул «Врач янында» дигән очергында: «Биредә, фронтта шулай бит ул, табигать аеруча матур булып тоела», ди, ягъни табигатьне солдат буларак хис итү турында сүз бара, һәм ул хаклы. Чөнки предметлар дөньясының барлык матурлыгын җимерүче утлы сугыш шартларында материаль чынбарлыктан тик бер табигать кенә үзенең матурлыгын сакларга мөмкин. Шуңар күрә җимерелүдән калган хәрабәләр һәм кисәү, көлләр янында табигатьнең сугышчыга артык матур булып тоелуы, әлбәттә, реаль бер халәт. Менә шул реаль гуманистик бер сиземләнүне Мөдәррис абстракт, ягъни философик төшенчәләр югарылыгына күтәреп сурәтләүне максат итә. Бу нидән гыйбарәт?

Ш. Мөдәрристәге бу проблеманың күпме уңай куелырга тырышылуын һәм ничек поэтик хәл ителүен конкрет күрү өчен, бу моментның иң нык тупланган урыны булган «Тупчы Ваһап» поэмасың алыйк. Бу поэманың идея һәм художество дәрәҗәсен төшерүче берничә җитди мәсьәләне читләтеп үтүләр, аңа тик Ш. Мөдәрриснең иҗат уңышы иттереп кенә караулар булуны истә тотып һәм поэманы тик шулай гына аңларга мөмкинлек бирүче моментларның нидән гыйбарәт булуын күрсәтүне дә максат итеп, иң элек «Тупчы Ваһаи»ның идея юнәлешеп билгелән үтик. Ш. Мөдәррис үзенең очерк-нәсерләрендә дә күп кенә урында шагыйрь буларак, күренгәнлектән, «Тупчы Ваһап»ның нигезен билгеләүче реаль фактларның нинди идея юнәлеше белән поэмага салынганлыгын очерк-нәсерләреидә табып була. «Эпизодлар»ның «Тупчы егет» дигән бүлегендә Ш. Мөдәрриснең бу поэмасы үсен чыгуга турыдан-туры нигез булган реаль эпизод турында мондый юллар бар: «Уел суы буйларында үскән матур кызлар сагынырлар яу күрке батыр егет Фәррахов Гайнеттинне. Оялчан яшь гүзәл кебек башын аз гына түбән иеп, Уел яры буйларында үскән нечкә билле ак таллар сорашырлар өйдә туып яуда үлгән пак намуслы, саф күңелле яшь егет Фәррахов Гайнеттинне. Карт сугышчы, утны-суны кичкән, теләсә ташка кадак каккан, теләсә таш ярган тәвәккәл сугышчы Мөхәммәтгали Малахов бервакыт үзенең туган җирләренә кайтыр. Кайтыр да ул аларга үзенең якташы, якын иптәше булган батыр егетнең данын сөйләр:

— Егет хәзер мәңге кайта алмас, — дияр ул, — егет үзенең сөйгән туган иле өчен, гүзәл Уел яры өчен җанын бирде, — дияр ул».

Ш. Мөдәрриснең очерк чгәсерләрендәге шушы һәм шуңар ошаш башка фактлар үзләре үк инде «Тупчы Ваһап» поэмасының нинди реаль вакыйгаларга нигезләнеп, ниндн идея  юнәлеше белән бирелергә тырышылуы турында ачык сөйлиләр: башка халыкларның уллары шикелле үк, татар халкының батыр уллары да Ватан бәхете өчен, илебез халыкларының уртак бәхете өчен үзләрен аямыйчы корбан булалар, һәм татар егетләре дә Россия кешеләренең ныклыгын, кыюлыгын күрсәтүче героизм белән дан алалар. Ваһапның батырлыгы һәм үлеме безгә шуны аңлата. Икенче яктан, шагыйрь менә шул чынлыкны шигърияткә, хәтта поэтик идеягә күтәрүдә табигать белән Ваһап образы арасындагы мөнәсәбәтне философик ноктадан торып гәүдәләндерүне максат итә. Ваһап кичергән батырлык - вакыйгалары геройның һәм авторның табигатькә булган хиси мөнәсәбәтләре яктылыгында алынырга һәм табигатькә булган мөнәсәбәт Ватанга мәхәббәтнең органик бер өлеше иттереп каралырга тырышыла. Ваһап — чын-чыннан Ватан табигатенең гашыйгы шикелле. Ул табигатьнең матурлыгы белән илһамланып һәм шуның гүзәллеген немец пычракларыннан саклау өчен һәлак булган кебек. Ваһапны табигать белән органик бәйлән карау, хәтта аның солдатка хас батырлыгын Ватан табигатенең иркенлеге һәм матурлыгы белән янәшә куку һәм, ахыр килеп, безнең кеше һәм безнең табигать гүзәллеге белән рәхимсез сугыш чынлыгын каршы куен карау поэманың буеннан-буена сузылып бара. Бу карашларның һәммәсенең дә безнең патриотик идеябезгә каеклы булуларында шик юк. Поэманың соңгы юллары шагыйрь теләгенең шулай булырга тиешлеген ачык раслыйлар. Шулай ук без дә поэманың әдәби үтәлешеннән килеп чыккан соңгы уй-хис нәтиҗәсен, шулай булса уңышлы булыр иде, дип уйлыйбыз, һәм болай уйларлык кайбер ачык мөмкинлекләр дә бар. Ләкин, шуңар карамастан, уңышлы идеягә корылган «Тулчы Ваһап» поэмасының поэтик гәүдәләнүен тик өлешемчә генә уңышлы, ә гомуми үтәлеше белән уңышсыз дип әйтергә нигез бар, һәм ул хәзерге әдәби таләпләрне дә, укучының югары поэтик хисен дә канәгатьләндерә алмый. Моның шулай булуының беренче төп сәбәбе — шагыйрьнең табигать философиясе белән артык мавыгып китеп, геройны арзык дәрәҗәдә табигать баласы итүендә. Хәтта аны физик яктан да, идеясе ягыннан, да иҗтимагый тормыш эченнән күтәрелеп чыккан батыр сугышчы иттереп хис итүдән һәм Философик фикерләүдән бпгерәк, Ваһап образы халык иҗатының бик борынгы, хәтта мәҗүсилек карашларына барып терәлүче примитив идеяләрен, ягъни кешене үсемлекләр дөньясының, табигатьнең, җирнең бер яратылышы итеп карау өстенлек ала. Шагыйрьнең, сугышта табигать артык матур булып тоелу, «чигенгәндә, илнец туфраккаен, дымсу җирен кочып үбү» һәм, шул җирне яулап алганда, «чирәмнәргә тамчы-тамчы ак кан тамуы», Ваһапның «шунда канга батып, туган җиргә башын салып тынып калуы» кебек поэтик мотивларына без һич тә каршы түгел. Ләкин поэманың социаль сюжетын һәм политик мәгънәсен,

Ал гөл сулса — горур басып сабак калыр,

Сабак кипсә — төпкә качып тамыр калыр,

Син шунда су — ул тагып да сабакланыр,

Бөтен җирен чуклы-чуклы чәчкә сарыр... кебек примитив философиягә, саф табигать философиясе карляларына кайтарып калдыру идеяләре, безнең карашның югары материалистик хасиятләренә туры килүче җитди әдәби иҗат була алмый. Бу строфа поэмадагы идея үтәлешеп кинаяләп, символик рәвештә белдерүче бер поэтик элемент кына түгел. Поэма бөтенләе белән бүгенге социаль вакыйгаларның бер өлешен шул фәлсәфә нигезендә аңлауга корылган. Шуннан чыгып караганда, бу әсәр уңышлы теләкне, теманы поэтик идеягә күтәрү ягыннан, һичшиксез, отышсыз һәм примитив әсәр. Бу примитивлыкның беренчесе — югарыда әйтелгәнчә, Ватан табигатенә мәхәббәт кебек бер патриотик элементның поэмада геройның бөтен социаль-политик йөзеп, психологиясен, карашын билгеләүче факторга әйләнеп китүендә. Шуңар күрә аны поэтик җитешсезлек дип кенә түгел, бәлки идея җитешсезлеге дин карарга туры килә.

Ш. Мөдәрриснең шигырь һәм поэмаларындагы икенче бер җитешсезлек — уй-тойгыларның күп вакыт символик, романтик абстракциягә һәм космик образларга тартым юнәлешүгә бирелүендә. Монда шагыйрь, аңлы рәвештәме, аңсыз рәвештәме, Такташ иҗатының «Газраилләр» белән башланып киткән романтик-символик дәверен хәтерләтүче, ритмиканы гына түгел, ул дәвернең мотивларын, стиль чараларын, хәтта образларын да куллана. «Тупчы Ваһап канлы кырга кереп китте» кебек юллар Такташның газраилләрен яки пигамбәрләрен хәтерләтүче артык кабартылган, күпертелгән очраклы юллар булып кына кала алмыйлар. Бәлки шул ук Ваһап образын табигать дөньясына ташланган, кан, дәһшәт эчендә пскиткеч хикмәтләр эшләүче романтик-символик образга әйләндерүче поэтик чаралар системасын да сиздерәләр. Чыннан да, Ш. Мөдәрриснең бу поэмасындагы:

1. Бу шундый як — монда җир дә кабарынган,

Гасырларча йотып торып йөрәк канын...

2.Шунда кабат гадел тубын сузылдырып,

Тупчы Ваһап канлы кырга кереп китте.

3. Бүген монда җир дә, күк тә төтен чәчеп,

Тамуг кебек, дулап-дулап тузып торды...

Килде яулар, килде яулар гөрелдәшеп,

Тупчы Ваһап ярсып-ярсып тубын корды.

4. Шакшы яулар, канлы яулар кинәт

Шунда ыргылдылар каршы яктан җилеп-җилеп.

5. Китте үрләп, йөрәк канын түгелдереп...

6. Ваһап түзде, торып басты чак-чак кына,

Ләкин тагын туган җиргә канат салды.

7. Тыпырчынды — аннан кинәт канлы кырга

Көрән уттан көрән тасма сузылдырды...

«Харис дуска» шигырендә:

8. Ярсый йөрәк, Харис, газапланып,

Чыдар хәл юк җаным сызлауга...

Очмак булам шунда канатланып,

Безгә таныш канлы кырларга! һ. б., һ. б. кебек, кан, газап һәм ут турында артык кабарынкы строфалар шагыйрьнең шигырь һәм поэмаларында күп урында кабатланып система булып сузылып баралар. Болар Ш. Мөдәрриснең әле сугыш чынбарлыгын, аның кешеләрен реалистик, серьез шигъри сиземләүдә һәм күз алдына китерүдә шактый йомшак булуын һәм безнең әдәбият күптән үк үткән, бүген өчен ярамый торган поэтик стиль калдыклары белән артык мавыгуын яки, үзе дә аңламастан, шуларга иярүен күрсәтәләр. Менә шул артык кабарынкы хис итәргә омтылулар, сугыш чынбарлыгына һәм аның кешеләренә мөнәсәбәттә иске әдәбиятнең безнең өчен ярамый торган романтик-символик стиле элементларын куллану аркасында, — аеруча «Командир» һәм «Тупчы Ваһап» поэмаларында — укучының урынсызга башып әйләндерүче һәм реаль мәгънәсен ничек тә тотарга мөмкин булмаган сурәт, стиль буталчыклыклары тулып ята. Болар, әлбәттә, шагыйрьнең үзенең реаль хисләреннән үсеп чыкмаганнар. Алар шагыйрьнең чынбарлыкны поэтик хискә һәм сурәткә күчерүдә иске әдәбиятта булып үткән әзер абстракт элементларны аңлапмы, аңламыймы кулланып бик җиңел юл белән эш итүеннән килеп чыкканнар. Хис һәм сурәтләүдәге әнә шундый җавапсызлык кайвакыт «чебенне фил итү» кебек фактларга китереп җиткерә.

Ярсый ташып Үтәкәевнең көрәш дәрте,

Һөҗүмнәргә илһам биреп, канат биреп;

Аңлый батыр сугышчылар корыч тәнле,

Корыч җанлы, көчле совет командирын.

Шунда ләкин Үтәкәевнең бер як ботын

Сукыр бер ук — кургаш пуля тишеп китте;

Ал кап тамды, бизоп-бизәп калку комын,

Ал кан тамды... ләкин җилдә кибеп китте... ди Мөдәррис «Командир» поэмасында. Ләкин «корыч тәнле, корыч җанлы» командирның бер як ботын сукыр бер уктан тиштереп, шуннан тамган кайнап хис дәрьясы тудыру һәм, шуңарга карамастан, командирның искиткеч чыдам булып калуына һич тә ышанасы килми. Чөнки анда реаль факт белән шагыйрь хисе арасында безне ышандырырлык чама юк: факт бик кечкенә, хәтта поэзиягә лаексыз, ә шуны поэзиягә, хискә, сурәткә күтәрергә, маташу — чамадан узып киткән. Тормыш белән шагыйрь хисе арасындагы әнә шул поэтик чамасызлык яки кабаручанлык, күперүчәнлек Ш. Мөдәррисне «Татар солдаты» кебек шигырендә политик объективлыгы кая алып баруы уйланып җитмәгән хаталарга да китерә. Ш. Мөдәрриснең очерк-нәсерләрсндә тормыш Фактларыннан чыгып тудырылган һәм ялтырап китүче поэтик ун-дисләре белән шигырь һәм поэмаларында бирелгән шул ук моментлар арасында кайвакыт бик зур аерымлык бар: беренчеләрендә алар роаль поэтик элементлар, ә соңгыларында исә күп вакыт эфирга күчереләләр. Прозада тормышчарак, ә шигырьдә шагыйрьчәрәк булырга тиеш дип уйлыймы. Тагын да Ш. Мөдәррис шигырьләрендә абстракцияне тудыручы стиль чараларыннан— әсәрне урыпсызга риторик яки метафорик кабатлаулар белән тутыруын да күрсәтергә кирәк. Мөдәррис һич тә урынсызга кабатлаулы риторик эндәшүләр, фигыльләр һәм гомумән параллель мәгънәдәш сүзләр куллана. Алар хәтта шуңар кадәр килеп җитәләр ки, шагыйрьнең уй-тойгыларын сүзләр ташкыны арасыннан туры, дөрес итеп тоту да мөмкин булмый башлый. «Үт, син, ай, киң челле кар — буранын; үтсен еллар, үтсен гасыр-гасыр; калды шунда, калды канга батып, минем якташ, аң, бер баһадир; Хафиз, Хафиз землянкада хискә батты; гадел тубым, җаным-җаным, синдә терәк» һ. б. шикелле кабатлауларның коры күпертүдән башка һичбер әһәмияте юк. «Туйчы Ваһап» Ш. Мөдәрриснең мондый стиль чаралары һәм кабартылган хисләр белән бик нык авыруына бер үрнәк тә була ала. Шундый стиль элементлары аркасында килеп чыккан ваграк күләмдәге мәгънә буталчыкларына һәм поэзияне, уй-хисләр дөньясын формаль сүзлелек, стандартлылык фактларына буйсындыруга туктап тормастан, Ш. Мөдәрриснең үзенә, үз сүзләреннән чыгып, «безгә таныш канлы кырларда канатланып очу» абстракциясеннән тизрәк котылу юлына — тормышны реаль хис итү һәм реаль чашлдыру югарылыгына басу кирәклеген искәртергә кирәк. Җыең кына алганда, болардап чыгарырга мөмкин булган нәтиҗә шул: без Ш. Мөдәрриснең сугыш елларында язылган, күләме белән зур булмаса да, тикшерүгә лаеклы дип табылган иҗатындагы уңай фикри-әдәби юнәлешне билгеләп үтүгә һәм шагыйрьнең үсүенә зур тоткарлык ясавы мөмкин булган җитешсезлекләргә тулырак тукталуны максат иткән идек. Шунлыктан Ш. Мөдәррис иҗатындагы үрнәк итеп карарлык мисаллар тулысынча алынды диярлек. Мәкаләне Ш. Мөдәррис иҗатындагы уңышлы юнәлешле күрсәтү белән башлавыбыз да шагыйрь иҗатының әдәбият өчен кайсы ягы кыйммәтлерәк булуын ачык күрсәтсә кирәк.

1945, 1 январь