Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘМИНӘ БИКЧӘНТӘЕВА

ШИНЕЛЬ

(Балалар өчен)

Кызылармеец кебек

Шинель киясем килде,

Бик-бик кызыктым, дигәч,

Әни тегеп тә бирде.

Шундый матур шинеле.

Таман гына үземә,

Бар нәрсәдән дә ямьле

Күренә ул күземә.

Әй, күңелле урамда

Шинель киеп йөрүе.

Күргән кеше тукталып

Карап кала үземне.

Менә бик зур гәүдәле

Командир абый килә,

Аны күргәч куанып,

Йөрәгем дөп-дөп тибә.

Командир абый мине

Күтәреп алып сөйде,

— Әй-әй, энем, шинелең

Бик һәйбәт икән, — диде.

 

САЛИХ БАТТАЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Утлы, канлы сугыш таңын

Күрәм уянган саен —

Һәр таңым яктысы өчен

Меңнәр гомере янганын.

Колхозларга ярдәм иткән язны

Фронтларда иде уебыз:

«Бу орлыклар тишелеп чыккан чакны

Бәлки көнбатышта булырбыз...»

Менә көз дә җитте. Кулыбыздан

Тагып үтте арпа, арышлар;

Ә без калдык. Фронтларга китте

Орлык булып безнең сагышлар.

 

ТРАДИЦИЯЛӘР

Партҗыелыш, доклад бүген — частьның

Традицияләре турында;

Без аларны барлап, санап алып,

Китәчәкбез яңа урынга.

Тырышлыкта юктан бар ителгән

Классларда туды тәртипләр,

Җимерелә барды авырлыктан

Алга килгән киртә һәм чикләр.

Соңгы кабат дежурит итәмдер,

Җыенабыз һаман китәргә.

Бар җиһазны станциягә илттек,

Ә үзебез — «Бүген, иртәгә...»

Мич алдында тезелеп, әүмәкләнеп

Көрәк көткән ипиләр сыман,

Кызу погрузкага поезд көтеп,

Ун мәртәбә уянамын,

Йоклый алмыйм төн ката,

Әйтерсеңлә, һәр төн саен

Ун мәртәбә таң ата.

Елдан артык саклап ни җыймады

Бу «Фроловка академиясе» —

Дисциплина, түзем, тырышлыкның

Һәм белемнең без бит иясе!

Җитешсезлекләрпе алмыйбыз без,

Киемнәрдән тузан каккан күк

Кагып, юлны дәвам иттерәбез

Тын диңгезгә Сучан аккан күк

Сәгать үтә сәгать артыннан.