Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙДА КҮРДЕМ АНЫ?

Госпитальдагы уй

Кайда күрдем аны? Кай вакытта?

Хәзер нишли? Синең ярыңмы?

Алтын кояш күккә менгән чакта

Күрдем бугай буа ярында.

...Фантастик күренеш иде айда!

Зур агач та аны ала алмас.

Ефәк тасма — озын толымнарны

Аның кебек итеп сала алмас.

Җәйнен гүзәл таңы. Әкрен генә

Шомырт яфраклары җилферди.

Чылтырап аккан чишмә, таң кошлары:

«Монда килмә, моннан кит син», ди.

Сызылып киткән кыйгач кара кашлар...

Ак муеннар... Сөрмә күзләре...

Кара чәче аның, җилдә уйный,

Жил бәхетле. Кызык аңарга.

Шундый гүзәл сихри таң кызының

Куенына кереп шаяра.

Тиз-тиз атлап чуер ташлы юлдан

Ул салашка кереп югалды...

...Яшькелт су болганып котырынды

«Ерып чыгам!» диде буаны.

Ә җил килеп сылу таң кызының

Онытылып калган китабын

Туздырмакчы булды, һәрбер битен

Бер ачты да, бер япты тагын,

Мин ялгыштым, чишмә, сандугачлар...

Сукмак булгач килдем бирегә.

Инде... китә алмыйм кирегә,

Сукмак мине тегермәннең

Буасына китереп төшерде. Кем ул?..

Әле генә судан чыгып

Китап укып ята... Төшемме?..

Лия таш кебек юлда туктап калдым...

Ул тавышка торды сискәнеп.

Күкрәкләре мәрмәр кебек ап-ак,

Су бөртеге бизи өсләрен.

Яңа чыккан кояш кебек алсу

Нәфис кенә тулы йөзләре.

— Кайдан килеп төшкән китап соң бу?

Кемнәр бүләк итеп тапшырган?

Тик хәтерлим шуны: бик кадерләп

Сыйпап торганымны ахырдан.

«Хәят» диеп язган зәңгәр тышка,

Фамилиясен никтер куймаган.

Әллә инде исемен генә язып,

Шагыйрь булыргамы уйлаган?

Госпитальдә, китап тышындагы

Адресны укып карадым.

Әй, таң кызы! Кабул итәрсеңме?

Сагынып сиңа хатлар язамын.