Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛЕМ, СИҢА!

Тик шулай да бодай кырларыңны

Татарстан, артык сагындым;

Мин сагындым эшчән кызларыңны,

Чия бакчаларын авылымның.

Бер ил дә юк безнең илебез күк,

Бер кайда юк матур кыз-кыркын,

Мин, валлаһи, чит ил кызларыннан

Су сорамас идем бер йотым.

Безнең илгә килгән сандугач та

Матур сайрый кебек тоела.

Үрдәкләр дә көзен күл читендә

Башкачарак төсле тоела.

Әллә дөнья шулай күренә микән

Бу йөрәкне сагыш басканга?

Карпат кыясына утырып җырлыйм

Татарстан, йөрәгем ташканга...

Тик бернәрсә мине шатландыра:

Җиңеп барган сафлар башында

Кояш булып тора даһи Сталин

Тау югала аның каршында.

Күмелеп кала җирдә киң елгалар

Гаскәрләре кичкән чагында,

Югалалар - аның көчләренә

Ташкыннар да, көчле давыл да.

Дан яңгырый. Ерак Лондон аша,

 Вашингтон аша Берлинга,

Җир шаулатып сафлар алга бара,

Бу сафларда, илем, һәм мин дә!

Текә таулар, карурманнар үттем,

Киң елгалар кичтем көрәштә;

 Болыннарда ак чәчәкләр үптем,

Моң сүнмәде бунтар йөрәктә.

Венгрия... Синең киң кырларың

Урманнарың бар да танышлар,

Чәчәк ата синдә көнбагышлар...

Ләкин миндә һаман сагыш бар.

Бөдерә кызлар миңа каш сикертә,

Куакларда кошлар сайрыйлар;

Тургай тавышы күмә зәңгәр күкне,

Болыннарда чалгы кайрыйлар.

Бездәге күк үсә ак каеннар,

Бездәге күк пешә кавыннар;

Песиләр дә, хәтта, бездәге күк,

Зур шәһәрләр, хәтта авыллар.

Текә таулар, киң елгалар аша

Мин көрәшче булып атладым,

Россиям! Ләкин йөрәгемә

Башка якын илләр тапмадым.

Әллә инде мине зур давылның

Дары исе артык борчыган.

Әллә инде озак еллар буе

Туп астында шулай йончылган!

Юк, юк! Якты килер гасыр өчен

Ватан кая гына кушса да,

Мин барырмын алга ялкын аша

Баш түбәмнән туплар очса да.