Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК РУС ИНТЕЛЛИГЕНТЫ

(А. С. Грибоедовның тууына 150 ел тулу уңае белән)

— Кайдан?

 — Таһраннан.

— Нәрсә алып кайтасыз?

— Грибоедовны...

Ике үгез җигелгән арба артыннан килүче берничә грузин белән рус халкының бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкин арасында шундый сүзләр әйтелә. Пушкин мәетне баш киемен салып хөрмәтләп каршы ала. Ул үзенең дусты белән соңгы тапкыр исәнләшү өчен гроб капкачын ача. Ләкин ул анда бөтен гәүдә урынына туракланган ит кисәкләре генә күрә. Грибоедовның гәүдәсе, персияннар тарафыннан урам буйлап сөйрәлеп йөртелүдән, теткәләнеп беткән була. Тифлис юлында туктап торган бу арба урыныннан кузгала. Ә тирән кайгыга чумган Пушкин баскан урынында хәрәкәтсез кала. Тик аның куе, бөдрә чәчләре генә, акрын искән жил белән, дулкынланып тора. Менә шунда, Әрчәнстапда, Гергеры крепостеннан ерак булмаган биек тау итәгендә, бөек Пушкин авызыннан: «Ул Россиядәге иң акыллы кешеләрнең берсе иде» дигән саф сүзләр яңгырыйлар. Бу — «Акыллылык бәләсе» комедиясенең каты цензура астында бикләнеп яткан чагында әйтелгән сүзләр. Комедиягә нинди гепә йозаклар эленсә дә, патша Россиясе алдынгы рус язучысының бөек әсәрен халыктан яшереп кала алмый. Авторы үлгәннән соң. 11 айдан (1829 елның 2 иче декабренда) «Акыллылык бәләсе»нең беренче пәрдәсе Петербургның Александровский театрында сәхнәгә куела. 1830 елның 31 нче январенда комедиянең беренче пәрдәсе Москва сәхнәсендә дә уйнаш». Шул ук елның май аенда Москваның зур театры сәхнәсендә «Акыллылык бәләсе»нең 3 нче пәрдәсе «Москва балы» исеме белән бара. Патша Россиясе комедияме басып калырга никадәр генә тырышмасын, ул, икенче исем белән куелый, Москва, Петербург сәхнәләрендә, театр мәктәпләрендә, йорт театрларында үзенең тамашачысын таба. Бу әсәр шулай ук кулдан язылып та зур күләмдә таралып өлгерә. Хәтта комедия Россия үзәгеннән ерак булган башка күп кенә шәһәрләргә дә барып җитеп, укучылар һәм тамашачылар арасында үзенә җылы караш таба. Шул заманда! ы кешеләрдән берсенең әйтүенә караганда, комедия кулъязма хәлендә 15 мең дацд таратыла. 1825 пче елгы декабрь восстаниесенә катнашучылар аны хәтта агитация әдәбияты сыйфатында да файдаланалар. «Акыллылык бәләсе» комедиясе классицизм традицияләреннән чыгып язылган булса да, рус әдәбиятына реализмның зур җиңеше булып керде. Әсәрдә урын берлеге (вакыйга Бөек интеллигентлы Фамусовлар Йортында бара), вакыйганың бер тәүлек эчендә бетүе (әсәр Лизаның: «Яктырып килә! Төн ничек тиз үтеп китте» сүзләре белән башлана һәм Ренетиловның: «Эш инде таң атуга таба бара» дигән сүзләре белән тәмамлана) һәм әсәрдәге вакыйганың төн герой тирәсендә үсүе — классицизм традицияләре булып калса, XIX йөзнең 20 нче елларындагы җәмгыять төзелешенең каты тәнкыйть астына алынуы— реалистик буяуларда чишелә. Россия чынбарлыгы дөрес чагылдырыла. Грибоедовның реалистик адымы барыннан да бигрәк Москваның дворяннар җәмгыятен дөрес күрсәтүдә. Бу ягы белән Грибоедов үзен реалист язучы итеп дөньяга таныта алды. Шуның өчен дә «Грибоедов Москвасы» дигән термин, телгә һәм тарихка кереп, үзләшеп китте. Гомумән, «Акыллылык бәләсе» — крепостной тәртипләрне, бюрократизмны, ялагайлыкны ачы рәхимсезлек белән чыбыркылаучы үткен сатирик әсәр. Комедиянең төп герое Чацкий — ялагайлыкны аяусыз рәвештә фаш итүче, Фамусов, Скалозублар җәмгыятенең бозык йөзләрен ачучы һәм шулар белән батыр көрәшүче. Чацкий — үткән гасырның 20 нче елларындагы алдынгы яшьләр вәкиле, алдынгы идеяләр белән коралланып килә торган рус интеллигенты ул. Чацкий образы аша автор әйләнә-тирәдәге реаль чынбарлыкка ачык күз белән карарга чакыра. Чацкийның мәхәббәт драмасына бәйләп автор, әхлак ягыннан таркалгач, җәмәгать алдындагы бурычын бөтенләй оныткан, хәтта тора-бара гаделлекне, кешелекне тоймый башлагап югары җәмгыять вәкилләренә каршы протест белдерә. Грибоедов дворян яшьләрен җәмгыятьне тирәнтен тикшерергә, милли рус әдәбиятын тудырырга чакыра, туган телдән файдаланырга өнди. «Югары дөнья» дворяннарының рус теленнән читләшеп, чит телләргә күчүен һәм чит ил модаларын тупас рәвештә куллануын каты тәнкыйтьли. Ул үз халкының саф телеп баетырга, үз халкының гүзәл әдәбиятын үстерергә чакыра. Ул фикер хөрлеге, шәхес иреклелеге даулап, яшьләр күңеленә революцион оеткы сала. Грибоедовның бу мөкатьдәс теләкләре, беренче буларак, декабрист шагыйрьләрдән Рылеев, аннан соң Одоевский. Раевский, Кюхельбекер, Бестужевлар һәм бөек шагыйрь А. С. Пушкин тарафыннан ныгытылды, үстерелде. Безнең алдан Фамусовлар йортына балга җыйналган аристократлар гына түгел, бәлки шул вакыттагы бөтен Москва уза. Москва тормышының да аерым күренешләре генә түгел, бәлки тулы картинасы, Грибоедов Москвасының ароматы, аның физик һәм политик йөзе гәүдәләнеп уза. Җыйнап кына әйткәндә, әсәрнең эчтәлеге түбәндәгечә:

Укымышлы, акыллы яшь дворянин Чацкий, өч елга сузылган сәяхәтеннән соң, Москвага кайта. Ул Фамусов кызы Софьяны ярата башлый һәм аның үзенә булган карашып белергә тели. Ләкин Софья аны аңламый, ул аның мәхәббәтен кире кага һәм ялагай Молчалинны, Чацкийга караганда, өстенрәк күрә. Бу кыз үзе яшәгән тыпчу атмосферадан котыла алмый, шуңа күрә дә ул бу атмосфераның череклеген күрсәткән Чацкийга тиешле бәяне бирми һәм комедиянең финалындагы хәкыйкать күренеш моны ачык раслый. Әсәр Чацкийның үз сыйнфый средасыннан аерылуы белән бетә. Комедиядә үзләренең шәхси файдаларын гына кайгыртучы карьерист, алдакчы, надан, кыргый крепостниклардан Фамусов, тупас, тар карашлы Скалозуб, ялагай һәм бюрократ Молчалин, әрәм тамак, либерал Репетилов образлары аркылы патша Россиясенең өстен катлауларындагы череклек рәхимсез рәвештә Фаш ителә. Менә, мәсәлән, Репетилов. Ул аңгыра, принципсыз, этлексез кеше. Аның исеме үзе генә дә аңа тулы характеристика бирә ала. Аның фамилиясе латип сүзеппәп алынган «Repeto» — «кабатлыйм» дигән сүз. Димәк, ул үзенә аерым фикер йөртә алмаучы, сай акыллы, фәкать башка кешеләр тарафыннан әйтелгән сүзләрне генә кабатлап йөрүче бер типтәк. Ул сөйләшкәндә, һәрвакыт кирәкмәгән артык сүзләр кыстыра, бутап бетерә. Яки менә Николай заманындагы катып калган хәрби хезмәткәрләрдән типик вәкил булган Скалозуб образып алыйк. Аның төп теләге генерал чины алуда гына. «Миңа фәкать генераллык кына бирелсен иле» дип хыяллана ул. «Мәктәпләр, гимназияләр ачылу турында проект бар, аларда тик безнеңчә, бер, ике! дип кенә укытачаклар» — дип шатлана. «Беркайчан да акыллы сүз әйткәне юк» ди Софья Скалозуб турында. Чыннан да, ул хәрби фикерләр рамкасыннан чыгып сөйли алырлык акылга да, фикергә дә ия кеше түгел. Үзенең хезмәтеннән башканы уйлау сәләтеннән мәхрүм булган Аракчеев стилендәге реакцион офицер тибы ул. Менә тагын югары дәрәҗәлеләр алдында тәлинкә тотучы ялагай Молчалин. Аның байлыгы да, мактанырлык нәселе дә юк. IIIулың өчен дә ул, югары сыйныфка ярау өчен, үзен аларның колына әйләндергән ялагайлану юлын сайлаган. Молчалинның тән чертасы — кешегә ярарга тырышу. Ул бернинди пычраклыктан да чирканмый торган кеше. Ул, һичбер эчке тойгысыз, Софьяны «яратып» йөри, һич кирәкмәгәнгә Хлестова карчыкның этләрен мактый, аның күңелен табу өчен карталар уйный. Хәтта «ягымлы булсын өчен, дворник этенә дә ярарга кирәк» ди ул. Кыскасы, ул үзенең төп уйларын, тойгыларын яшереп, ялагайлык, ясалмалык белән, үзеннән югары һәм баерак булганнарга ярарга тырышучы кеше. Әгәр дә аның өчен Файдалы икән, ул һәрбер юк кына нәрсә өчен дә кеше итеген яларга әзер торучы ике йөзле пычрак җан. Менә Москва бояры, крепостник, самодур Фамусов. Ул кешенең шәхси кыйммәтен байлык белән генә бәяли. Фәнгә, мәгърифәткә теше-тырнагы белән каршы. Революцион идеяләргә юл ачучы гыйлемнән куркып: «Барлык китапларны җыярга да, яндырырга» тәкъдим итә. Аида кызны кияүгә бирү мәсьәләсендә дә, саф аталык тойгысы урынына, югарырак дәрәҗәле кешегә якынаю теләге өстенлек ала. Бөтен кешене тыйнаксызлыкта, бозыклыкта гаепли, ә шул ук вакытта үзе урыны туры килсә хезмәтче кызга кул суза. Чацкий образы аша Грибоедов, 1812 нче елгы ватан сугышында искиткеч батырлыклар күрсәткән Россия халкы өстеннән Скалозуб тарның хакимлек итүенә каршы протест белән чыга. Чацкийның скалозубчылыкны тәнкыйть итүе дә, шулай ук крепостной тәртипләр, сарай гадәтләрен, бюрократияне чыбыркылавы да декабристлар программасына туры килә. Әлбәттә Грибоедов ул чагындагы алдынгы интеллигенциянең халыктай ерак торуын сизгән һәм аның өчен пошынган. Чацкийның трагедиясе дә нәкъ менә шунда, халыкка якынаю юлын тапмауда булды. Образларның чынлыгы, характерларның психологик яктан тирән бирелүе, художество мастерлыгының өстенлеге белән «Акыллылык бәләге» реализмның иң күренекле әсәрләреннән берсе булып санала. Комедиянең төп типлары натурадан язылган. Грибоедов үзе дә комедиягә «портретлар» керткәнлеген һәм чынлыкта булган кешеләргә художество төсе биргәнлеген яза: «Комедия һәм трагедиядә портретларга, фәкать портретларга гына х рьги бирелә, ләкин ул портретлар бик күп кешеләр өчен, хәтта аларның кайберләре бөтен кешелек өчен хас булган якларны эчләренә алалар. Карикатураны яратмыйм. Минем картинамда бер генә карикатура да таба алмассың» ди ул. Димәк, Грибоедов җанлы характерлар, типик образлар тудыруга аеруча әһәмият биргән һәм әсәрләре һәр яклап җиренә җиткереп эшләгән. Комедиядә без Грибоедов замандашларыннан аерым кешеләрне таный алабыз. Мәсәлән, Чацкий аша Пушкинның дусты Чаадаевның һәм авторның үз кичерешләре бирелгәнлеге ачык сизелә. Фамусов — авторның атасы, атаклы Москва купецы Алексей Федорович Грибоедов. Скалозуб — Паскевич яки Аракчеев, Княгиня Мария Алексеевна — Москва генерал-губерна торының апасы, атаклы Голицына икәнлеге мәгълүм. Сәхнә образларына әверелгән менә бу заман кешеләре шул кадәр оста файдаланылганнар ки, Грибоедовның каләм осталыгына бәя биреп җитү һич мөмкин түгел. Менә шушы «Грибоедов Москвасы» эчендә Чацкийның килеп чыгуы Фамусовлар дөньясын тетрәтә, куркуга төшерә. XIX йөзнең 20 нче еллары декабристлар көрәше чоры була. Пеке дворян җәмгыяте үзенең яшәвен мәңгелек дип исәпли, Фамусовлар, тормыш моңача ничек булса—моннан соң да шулай барачак, дип уйлыйлар. Әмма Чацкий Фамусовлар дөньясына каршы көчле протест белән күтәрелә. Бу елларны Россиядә Чацкийлар аз булмый. Аларның алдынгылары самодержавиягә каршы Сенат мәйданына чыгалар. Комедиядә Чацкий образы әнә шул декабристлар идеясенең төп юнәлешеп күрсәтүче, шул вакыттагы дворян җәмгыятенең алдынгы яшьләренең политик йогынтыларын чагылдыручы булып гәүдәләнә. Чацкийда алдынгы политик җәмгыять карашлары ныгый һәм көчәя бара. Ул боярлар Москвасының бөтен системасына, бөтен законнарына каршы күтәрелгән кеше. Аның соңгы монологы Фамусовлар дөньясының тончыктыргыч һавасына каршы юнәлтелгән үч һәм нәфрәт бомбасы булып яңгырый. Комедиядә Чацкийны акылыннан шашкан кеше итеп игълан кылалар. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки бу вакытта рус әдәбияты дөньясында зур акыл белән язылган китапның авторы Чаадаев та җүләрләнгән дип игълан ителгән була. Шушы ук елларны A. С. Пушкин да: «Шайтан белсен, нигә инде миңа акыллы һәм талантлы булып Россиядә туарга кирәк, булгандыр», дип юкка гына борчылмады. Грибоедовның үз хәле дә әнә шундый иде. Грибоедов үзе яшәгән «рәхимсез гасыр»ның авыр трагедиясен үз башыннан типтерде. Ул заманда Россияне буып торган кара көчләр бөек язучыны, үзләреннән өстен булган өчен, гафу итә алмадылар, аны эзәрлекләделәр. Аның бәйсез, акылы һәм соклангыч иҗаты иркенләп Бөек рус интеллигенты 13 үсү өчен киң әдәби мәйдан таба алмады. Шуңа күрә дә аның рус халкының героик көрәшенә һәм батырлыкларына багышланган «1812 нче ел», «Родамист һәм Зиновия», «Грузия төне» кебек драма әсәрләре, планнары төзелгән хәлдә, языла алмый калды. Аның французларның Россиягә керүен, Смоленскиның алынуын, Бородино сугышын, Напольонның Кремльдә булуын, французларның чигенүен һәм бу сугышта рус халкының батырлыгын күрсәтергә уйланылган «1812 ел» драмасы, аеруча зур энергия һәм художество осталыгы белән язылырга уйланса да, тормышка аша алмыйча кала. Бөек рус тәнкыйтьчесе Виссарион Белинский, башта комедиягә тискәре караса да, соңыннан үзенең ялгышканлыгын танып, комедиянең зур әһәмияткә ия булганлыгын язып үтә. Ул әдип Боткинга язган хатында комедия турында мондый сүзләр яза: «Бу затлы әсәр һәм шуның белән бергә кабахәт Россия тормышына, чиновникларга, бозыклыкка, аристократия җәмгыятенә каршы юнәлдерелгән беренче протест әсәре». «Акыллылык бәләсе» комедиясе үзенең әһәмиятен безнең көйдә дә югалтмады. «Акыллылык бәләсе» комедиясе әдәбиятта ничектер үзенә аерым урын алып тора һәм... ул әле күп эпохаларны үтәчәк һәм һаман да үзенең яшәүчәнлеген югалтмаячак» (Гончаров). В. II. Ленин Грибоедов комедиясенә югары бәя бирде һәм комедиянең аерым образларыннан, үткен теленнән, кайбер урыннарыннан үз хезмәтләрендә оста файдаланды. Мәсәлән, либерал-буржуаның Молчалинга хас булган ялагайлыгын ул «Байкотка каршы» дигән әсәрендә, репетиловщина белән чагыштырып кайбер төр интеллигенциянең хәрәкәтсезлсгеп һәм бушбугазлыгын «Революцион авантюризм» дигән әсәрендә фаш итә. Ә инде «Икенче дума һәм революциянең икенче дулкыны»  дигән мәкаләсендә реакция вакытындагы буржуазиянең хәрәкәтен характерлаганда Фамусов образыннан файдалана. Александр Сергеевичларның һәр икесе дә гасыр башында тордылар. Икесе дә декабристларның якын дуслары булдылар, һәр икесенең дә җырлары ил өстеннән хөкем итүчеләр өчен якынаеп килүче үлем авазы булып яңгырады. Шулай булгач, Грибоедовның патша самодержавиесе тарафыннан юк ителергә билгеләнгән кешеләр исемлегендә торганлыгы үзеннән-үзе аңлашыла. Ләкин Николай Грибоедовны Пушкин кебек үтерергә уйламады. Ул бөек галимне кинәт югалтудан сакланды. Ул аны элек чиннарга төрендерде, ул аның саф күкрәгенә мәкерле орденнар кадады да, Персиягә җибәрде. Бу үзенә күрә сөрген иде. Нәтиҗәдә, дүрт айдан соң, алдынгы рус фикеренең бөек вәкиле фаҗигале үглемгә дучар ителде. Әмма яшьләй үлгән Александр Сергеевич Грибоедов үзенең акыл көче, белеменең күп тармаклы булуы һәм иҗади хезмәтләренең югарылыгы белән бөтен дөньяга танылып өлгергән иде пвде. Ул үз заманының иң зур галиме булды. Грибоедов әдәбият фәннәре һәм хокук фәне кандидаты була, математика һәм табигать фәннәре докторы дәрәҗәсе алу өчен сынауга хәзерләнә. Ул тел өлкәсендә зур казанышларга ирешә, санскритны өйрәнә, француз, инглиз, итальян, немец телләрен, ә көнчыгыш телләреннән гарәб, төрек һәм фарси телләрен үзләштерә. Рус тарихы, география, археология һ. б. фәннәрне өйрәнү белән бик нык шөгыльләнә. Шушы белсмлелеге өстенә Грибоедов зур дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Аны, дипломатия постында бер үзе бөтен армия урынына торды, дип саныйлар. Грибоедов үзенең әдәби һәм акыл көче белән үз халкына, үз ватанына хезмәт итте. Шуңа күрә яшьләй тол калган грузин кызы Инна Чавчавадзе Грибоедова кулы белән бөек шагыйрьнең кабер ташына: «Рус хатирәсендә синең акылың һәм эшләрең үлмәс» дип язылган сүзләр бик хаклы сүзләр булып яңгырыйлар. Моннан күп еллар элек язылган бу сүзләрне халык бөек ватаныбызның намусы, азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен каты көннәр кичергәндә, илбасарларны ватаныбызның туфрагыннан куып чыгарып, фашизмны үлем стенасына китереп терәгән чакта аеруча горурлык белән кабатлый. Чөнки ватаныбызның чын баласы һәм акыл иясе буларак, Грибоедов үзенең куәтле иҗатын халыкка һәм ватанына багышлады. Үзенең шушындый намуслы улын ватан һәм халык беркайчан да онытачак түгел.