Логотип Казан Утлары
Драма

АКЫЛЛЫЛЫК БӘЛӘСЕ

Катнашалар:

1. Чацкий

2. Молчалин.

3. Фамусов

4. София, аның кызы.

5. Скалозуб, полковник.

6. Загорецкпй.

7. Хлестова.

8. Репетилов.

 9. Княгиня. 6 кызы белән.

10. Лиза. хезмәтче кыз.

11. Хезмәтчеләр.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Скалозуб. Чацкий, Софья. Лиза. Софья (тәрәзәгә йөгерә). Эй, я рәббем! Үлде! Егылды! (Һушсыз булып ята).

Чацкий. Кем?

Скалозуб. Кайсына ни бәлә булды?

Ч а ц к и й. Куркуыннан җаны калды чак.

Скалозуб. Кем ул? Кайдан!

Ч а ц к и й. Егылып имгәндеме?

Скалозуб. Махы бирдемәллә безнең карт?

Л и з а. Күрәчәген алдан кем белгән?

Атка менә иде Молчалин.

Аяк өзәнгедә,

Аты басты үрә —

Ул төш дә кит җиргә,

Башы белән түбән.

Скалозуб. Тезгенен каерган.

Йөртә белми ат.

Кай җиреннән чырк... итте икән,

Умравымы, сыртмы, бак! (Чыга).

Ш у л а р  у к, С к а л о з у б т а н башка.

Ч а ц к и й. Тиз әйт, я, нишлибез аңа?

Лиза. Ул бүлмәдә су бар анда. (Чацкий йөгереп су китерә. Софья һушына килгәнче түбәндәгеләр бар да ярым тавыш белән генә бара). Лиза. Салыгыз стаканга.

Чацкий. Булды су. Иркенерәк җибәр элмәген.

Чигәләрен серкә белән у,

Бөрке суың белән, күр әнә,

Иркенрәк сулый башлады.

Ни белән җилпик?

Л и з а. Менә җилпәзә.

Ч а ц к и й. Кара тәрәзәдән Молчалинны,

Аягына күптән баскай инде.

Аны борчып җыеп юк нәрсәләр.

Л и з а. Әйе, туташ нечкә фигыльле:

Кешеләр башы белән мәтәлсәләр,

Карап калалмый да шул инде.

Ч а ц к и й. Суың белән бөрке тагын. Менә шулай... Тагы әрен.

Софья. (тирән сулап). Биредә кем минем белән?

 Мин нәкь йокыдагы кебек...

(Ашыгып һәм кычкыра төшеп.)

«Ул кайда ул? Нишләде ул?

Тизрәк бөлдөреш миңа.

Акыллылык бәласе Чацкий.

Муены сынсын аның айда,

Сезне үтерә язды менә.

Софья. Әдәм үтерер сезнең салкынлык!

Сезне күрер дә, тыңлар да хәл юк.

Чацкий. Аның өчен сызланырга кушамсыз әллә?

Софья. Аида чабарга, анда булырга, тиз аңа ярдәмгә!

Чацкий. Сез ярдәмсез ялгыз калдыгызмы?

С о ф ь я. Сез нәрсәгә миңа? Дөрестә шул, ят бәләсе сезгә куаныч. Туган атай үлсен — барыбер сезгә. (Лизага.) Барыйк анда, чабыйк без дә.

Л и з а (аны читкә алып). Кая киттегез?

Айныгыз бәләдән!

Ул исән сау, карагыз бу тәрәзәдән.

 (Софья тәрәзәгә тыгыла.)

Чацкий. Каушау! Истән язу! Ашыгу! Куркып кызу!

Бердәнбер дусыңнан язганда,

Шунда гына була мондый зур борчылу.

Софья. Бире киләләр. Кузгаталмый белән дә!

Ч а ц к и й. Очкан гына булсам аның белән бергә...

Л и з а. Компанияга?

Софья. Юк, калыгыз теләвегездә генә.

IX- нчы күренеш Софья, Л и з а, Ч а ц к и й, С к а л о з у б, М о л ч а л и н (кулын бәйләгән.)

Скалозуб. Тере купты, бар җире сау! Тик кул гына

Азрак чокылып киткән,

Хәер, бар да ялган курку гына.

М о л ч а л и н. Сезне куркыттым; кичерегез, ходай хакы өчен.

Скалозуб. (Софьяга). Уйламаган ләкин моның өчен

Сезгә ясарлар дип ирратация,

Атылып кердегез, рас, без дерт иттек,

Егылдыгыз иссез — менә сиңа!

Бар куркыныч юктан булып чыкты.

С о ф ь я (беркемгә дә карамыйча). АҺ! Бик күрәм мин бушка икәнен,

Алай да һаман тотрәп бетәлмим.

Чацкий. (үз алдына). Молчалин белән бер сүз юк, ләм-мим!

Софья. Үземне әйтсәм, куркак түгел мин.

 Кайчан була, ава карета,

Аны торгызуга хәзер,

Сикереп менәргә мин әзер.

Ләкин кешедәге юк нәрсә дә

Мине куркытырга җитә.

Энә зур каза да булмасын,

Белгән кешем дә булмасын,

Мин карамыйм инде ансына.

Чацкий. (үз алдына). Кемнедер аяган булып,

Гафу үтенә моның каршында!

Скалозуб. Рөхсәт итегез, хәбәр сөйлим бер:

Монда княгиня Ласова бар, ниндидер.

Атта йөри, тол... Ләкин берәү юк күргәне

Күмәк кавалер алып йөргәнен.

Бер көнне бу-һун! Җонга тетелгән:

Жокей тотмаган, ул ахры аны чебен дип белгән.

Ансыз да ул ипсез хатын, ди.

Хәзер тулмый бер кабырга,

Туры килә таянычка бер ир табарга.

Софья. Ах Александр Андреич!

Көтәм сездән, Күрсәтегез сез киң күңеллелек!

Якыннарның кайгысына сез бик сүрән!

Ч а ц к и й. Әйе, аны хәзер генә мин күрсәттем,

Бар көчем белән мин тырыштым,

Серкәләр сөрттем, сулар бөректем,

Кем өчендер, ләкин, сезне терелттем.

(Шляпасын ала да чыга.)

Х-нчы күренеш

Шулар ук Чацкийдан башка.

Софья. Кичен бездә булырсыз бит?

Скалозуб. Күпме алдан?

Софья. Алданырак.

Дус-иш килер, кардәш-кордаш;

Фортепьяно белән танца булыр.

Баллар биреп булмый, боз траурда булгач.

Скалозуб. Керем, ләкин мин атайга кереп чыгарга дип сүз бирдем.

Скалозуб. (Молчалинның кулын кыса). Сезнең тайярыгыз! (Чыга.)

XI-кче күренеш

Софья. Ли з а, М о л ч а л и н.

С о ф ь я. Молчалин! Мин ничек әле үз аңымда?

Беләсез тормышыгыз миңа кыйммәт торганың да?

Аның белән ник уйнарга, шулай саксыз кыланырга?

Я әйтегез, кулыгыз нн эшли?

 Сезгә тамчы бириммәллә, сез ял телисездер әллә?

 Доктор китерик! Җиңел карау һич килешми.

М о л ч а л и н. Яулык бәйләгәчтен инде әрнеми дә.

Л и з а. Бәхәсләшеп әйтәм, сездә юк берни дә.

Биттә түгелне бәйләү дә кирәкми.

Шунсы бар ләкин, каласыз телгә.

Күр дә тор. Чацкий сезне ала көлкегә.

Скалозуб та маңлай чәчен борса.

Сөйләр һуш китүләрне бергә йөзне куша, куша.

Көлүдән ул да тартынмый, хәзер соң кем көлми?

Софья. Кайсына бик исем китәлә!

Теләсәм — сөярмен, теләсәм — сөйләрмен

Молчалин, мин үземне үзем көчләмәдем дисез мәллә?

Сез кердегез, алар алдында

Мин кыймадым тын да алырга,

 Сездән сорарга, сезгә карарга.

М о л ч а л и н. Юк, Софья Павловна, сез бик турыдан да.

Софья. Кайдан астыртынлык өйрәним?

Тәрәзәдән мпн сезгә чак сикермәдем.

Кемдә минем ни эшем бар? Аларда?

Бар дөньясында? Көлке дисә, көлмәгәйләре?

Оят дисә — әрләмәгәй.

М о л ч а л и н. Бу ачыклык безгә зыян тидермәгәй.

С о ф ь я. Әллә сезне дуэльгә үк теләрләрме чакырып карарга?

М о л ч а л и н. Ах! Яман телләр күп хәтәр пистолетка караганда да.

Лиза. (Софьяга). Алар анда атай белән утыра хәзер.

Сез ваемсыз, көлгәп көенчә,

Янмавына барыгыз да керегез;

Шунда алар сөйләр безгә кирәгенчә,

Ышанырлар сезгә җиңелчә.

Александр Андреич та алар белән.

Тик сөйләгез арагызда хозур үткәнен

Ул көннәрне, төннәрегезне.

Бер җылмаеп ике сүз әйттең,

Гашыйк шуннан барына да әзер инде.

М о л ч а л и н. Сезгә киңәш итәргә мин кыялмам. (Кулын үбә.)

С о ф ь я. Сез телисез? Киттем барам, күз яшь аша төче кыланам.

Куркам ләкин, мин беткәнче җиңеп чыгалмам.

Каян шушы Чацкийны китерде соң монда аллам! (Китә.)

XII-нче күренеш

М о л ч а л и н, Л и з а.

М о л ч а л и н. Күңелле мәхлук син, тере!

Л и з а. Җибәрегез, сез минсез дә икәү әле.

М о л ч а л и н. Йөзекәйләрең синең нинди, бакчы! (Кочмакчы була). Нинди сөям сине!

Л и з а. Ә туташны?

М о л ч а л и н. Аны хезмәтем буенча, сине...

Л и з а. Эч пошканнан? Кулыгызны тотыгыз кыскарак.

М о л ч а л и н. Минем өч нәрсәкәем бар:

Берсе туалет — бик келтекпле.

Тыштан көзгечек, эчтән көзгечек.

Алтыннар белән чит чите сырлы,

Аннан бер көйчек, сәйлән чутырлы;

Тагы бер прибор — перламуторлы.

Печтек и пәке, инәкәй, җепкәй,

Кершәнгә төйгән бик вак энҗекәй.

Л и з а. Сез беләсез, андый да күңелем юк,

Әйтегез сез шуны ичмасам,

Туташ белән менә сез бик юаш, асрау белән нигә бик шук?

М о л ч а л и н. Бүген мин ауру, бәйләүне салмыйм,

Аш вакытында янга кил минем,

Бар дөресен үзеңә әйтермен.

(Ян ишеккә чыга.)

Акыллылык бәләсе .

XIII-нче күренеш Софья белән Л и з а

Софья. Әтидә булдым, бер кем юк анда.

Бүген мин ауру чыкмыйм ашарга.

Молчалинны чакыр бирегә.

Килсен хәл белергә. (Үз бүлмәсенә китә.)

XIV-нче күренеш

Лиза. Ой бу якның кешеләре лә.

Кызы аңа, егете миңа.

Бер мин генә ник куркам соң мәхәббәттән шушы тикле?

Сөймиммени шул Петруша буфетчикны?

Пәрдә.

Чацкий, соңыннан Молчалин.

Чацкий. Ах, бу Софья! Чынлап та шул

Молчалинны сайлаганмы?

Ә ни белән ир түгел ул?

Акылы гына саерак аның.

Ләкин бала ясарга соң

Кемнең акылы җитешмәгән?

Күндәм, басынкы, йөз алсу, ни җитмәгән?

(Молчалин керә.)

Керде аяк очында ул, телгә дә ул һич бай түгел.

 Ни ырымлар белән кызның йөрәгенә кереп алган ул?

(Аңа юнәлеп.)

Алексей Степаныч, сезнең белән без

Вер утырып сөйләшә алмадык ике сүз дә.

Я тормышлар сезнең? Ни рәвешчә генә?

Көннәр тынычлыкмы?

Молчалин. Элеккечә генә.

Чацкий. Элек ничек торыла иде соң?

Молчалин. Көн артыннан көн, бүгене кичәгедәй.

Ч а ц к и й. Картадан каләмгә, каләмнәп картага?

Диңгез кебек ташып кайтуда?

Молчалин. Кулдан килгәнчә, минем эш шулайрак:

Архивларда саналганнан бирле,

Алдым өч наград.

Чацкий. Исем, хөрмәт ияләрен җәлеп иттегез?

Молчалин. Юк, һәркем бит үзеңә күрә үз талантын.

Ч а ц к и й. Менә сезнеке?

Молчалин. Ике нәрсә: Бик узын китмәү, җыйнап йөрү артың.

ПӘРДӘ

 Чацкий. Шәп икән бу ике!

Бу булгач, ни тора безнең унике!

Молчалин. Сезнең эш уңмады, алалмадыгыз чин?

Ч а ц к и й. Чинны кешеләр бирәләр,

Кешеләр алданырга мөмкин.

Молчалин. Без бик гаҗәпләндек.

Ч а ц к и й. Моның нисе гаҗәп?

Молчалин. Бик кызгандык сезне.

Ч а ц к и й. Әрәм киткән хезмәт.

Молчалин. Татьяна Юрьевна әйтеп торды.

Петербургдан кайтып килешли.

Министрлар белән багланып та

Яңадан бозылышкан имеш сез.

Чацкий. Ни эше бар аның?

Молчалин. Татьяна Юрьевнаның?..

Чацкий. Мин таныш та түгел.

Молчалин. Татьяна Юрьевна белән?

Чацкий. Гомер очрашканым да юк,

Әйтәләр, бер шалтыраук...

Молчалин. Ай куегыз, булыр, ул бүтәндер бәлки,

Татьяна Юрьевна! Билгеле... Мин әйтим,

Чиновниклар, урында торганнар,

Бар да аңа дус, бар да бер туганнар.

Татьяна Юрьевнага сез бер сугылырга иде хәким...

Чацкий. Нәрсә дим?

М о л ч а л и н. Шулай. Еш кына аңга без

Урынга менгәндә, яклаучы табабыз.

Ч а ц к и й. Хатын-кызда мин булгалыйм,

Ләкин аның өчен бармыйм.

М о л ч а л и н. Шундый җайлы, яхшы, уңайлы!

Баллар уздыра, бер кем дә юк андый.

Рождестводан уразагача

Җәен дә бәйрәм, дача да дача.

Сезгә дә нигә бездә

Часквада хезхәт итмәскә?

Наград алып, уйнап типмәскә?

 Ч а ц к и й.  Тилерергә икән — тилерәм:

Бу ике нәрсәне бутарга һәвәсле халык күп булмый ул миннән.

М о л ч а л и н. Кичерегез, мин җинаять күрмим монда ни дә булса.

Чацкий. Я булса?

М о л ч а л и н. Өч министр катында да бүлек башы булып торган:

Монда күчерелде хәзер.

Чацкий. Эшем кырган! Иң мәгънәсез кешеләрдән иң бушы да шушы тумран!

М о л ч а л и н. Алай ярыймы соң? Язганнары Монда тотыла аның үрнәккә. Укыдыгызмы сез?

Ч а ц к и й. Юк. мин мәгънәсезлекне укымыйм. Үрнәк тотылганын бигрәк тә. М о л ч а л и н. Юк, насыйп булды миңа күңел биреп укып чыгарга. Үзем язып чыгаручы түгел...

Ч а ц к и й. Ансы күренеп тора шуннан да.

М о л ч а л и н. Үз фикеремне, әйтергә дә мин кыялмый.

Ч а ц к и й. Ник соң алай бик үк яшерен?

М о л ч а л и н. Минем яшьтә үзеңә уй уйларга,

Тиеш түгел моңа кыярга!

Ч а ц к и й. Килегез зинһар, сезнең белән без балалар түгел лә. Ник башкалар фикере генә булсын изге?

М о л ч а л и н. Башкалардан бәйле булу кирәк инде.

Ч а ц к и й. Ни өчен кирәк?

М о л ч а л и н. Безнең чия кечерәк.

Ч а ц к и й. (кычкыра төшеп диярлек). Шундый хисләр белән, шушындый җан белән. Бу сөелсен? Юк, шаян кыз, көлгән миннән!

ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ

VII-нче күренеш

Р е п е т и л о в, 3 а г о р е ц к и й, князь һәм алты кызы белән Книгиня. бераздан Хлестова парад баскычтан төшәләр;

Молчалин аны култыклап алып килә.

Л а к е й бутала.

3 а г о р е ц к и й. Княжналар. Сез зинһар өчен

Фикерегезне әйтсәгез лә.

Шашканмы Чацкий, я юк?

  1. н ч е  к н я ж н а. Монда нинди шик булсын ди?

2- н ч е  к н я ж н а. Бөтен дөнья моны белә.

3- н ч е  к н я ж н а. Дряпекийлар. Хворовляр. Варлянский, Скачвозалар.

4-н ч е  к н я ж н а. Ах, болар иске хәбәр! Кемгә соң тансык алар?

5- н ч е к н я ж н а. Кем шикләнә?

3 а г о р е ц к и й. Ышанмый ич әнә.

6- н ч ы  к н я ж н а. Сез әллә? Бар да бергә.

Мсье Репетилов! Сез?

— Мсье Решугилов, сез нәрсә?

Ничек сез алай?

Һәммәгә кире китү бу! Ни өчен ул сез?

— Оят, көлке бу!

Репетилов (үз колакларын басып). Кичерегез, белмәдем мин, бик шаулы икән бу хәбәр.

К н я г и н я. Шаулы түгел, аның белән сөйләшү дә хәтәр.

Күптән инде аның урны өтермәндә.

Тыңлап торсаң аның та кылны,

Чәнчә бармагы да акыллы

Һәммәбездән, хәтта князь Петрдан да!

Мин уйлыйм, ул турыдан-туры

Якобинчы, Чацкиегыз... Хуш.

Князь, син Катишны яныңа алчы,

Без утырыйк, алты урынлыга алты.

Хлестова (баскычтан). Княгиня, карта бурычыгыз?

Княгиня Миндә, анакай. Бар да (бер-беренә). Хушыгыз! (Князь фамилиясы китеп бара).

 Р е п е т и ло в, Хлестова, М о л ч а л и н. Р е п е т и л о в. Күкләр тәңресе! Анфиса Паловна! Ах, Чацкий мескен!

Менә ул ни була? Безнең зур акыл!

Меңләп түккән көчләребез!

Нәрсәгә дип, әйтегез я, без дөньяда көчәнәбез!

Хлестова. Алла аңа шулай кушкан,

Хәер, Дәваларлар, тимә, ул төзәлер.

Ә син үзең, атакаем, чәнчелсәң дә төзәлмәссең!

Килергә дә тапкан сәгатен.

Менә синең чолан, Молчалин.

Бар кер, рәхмәт яусын, хуш, амин.

Чыгып йөрмә арттан озатып.

(Молчалин үз бүлмәсенә кереп китә.)

Хушыгыз, атакай; җенләнүдән туктарга вакыт. (Китеп бара.)

IХ-нчы күренеш

Р е п е т и л о в үз лакее белән.

Р е п е т и л о в. Я хәзер кая китәргә?

Эшләр таңга тирәли,

Ой, кил, утырт каретага,

Алып бар, кая тәгәри!

(Нитеп баралар. Соңгы лампа сүнә.)

Х-нчы күренеш Ч а ц к и й. (швейцар бүлмәсеннән чыга).

Бу ни? Колагым белән ишеттем.

Көлү түгел, бу үч итү!

Ни могъҗиза белән эш итеп,

Ни ырымлар укый-укый,

Минем хакта бар да бердән юкны тукый?

Берләренә, әйтерсең лә, бу бер тантана,

Берәүләре кайгырышкан булып кылана.

Аһ, бу әдәмнәрнең эченә кереп белеп булсын иде.

Җаннарымы явызырак, телләреме?

Кем чыгарган сүз бу?

Ахмаклары ышана да башкаларга тараталар,

Карчыклары дау күтәрә шундук хәзер.

Шуннан сиңа җәмәгатьнең фикере әзер!

Менә ул туган ил! Юк, бу кайтуымда

Күрәм мине тиз туйдырырдыр ул.

Софья белә микән моны?

Әйткәннәрдер аңа, әлбәт.

Билгеле, ул зарарыма сөенмәс тә миңа төбәп,

Дөресме бу, яки түгелме,

Аңа барыбер! Минме, тегеме,

Дөрестә, ул тәкъдир итми бер кемне дә,

Ләкин аның иссез, һушсыз ятулары кайдан килә?

Көйсезләнүме бу, кыланумы?

Нервыларны аз-маз тартып җуанумы?

Мин аны чын янудан дип белдем тагы... тамчы да юк!

Әгәр берсе эт, я мәче койрыгына баса икән,

Истән язган булыр иде ул шулай ук.

Софья (баскыч өстендә, икенче катта шәм белән).

Молчалин, сезме? (Тагы ашыгып ишекне яба.)

 Ч а ц к и й. Ул! Ул үзе! Ах, башларым яна, бөтен каным кызды.

Күренде! Юк булды! Күземә чалындымы?

Чыннан да мин шаштыммәллә?

Әсәрләнәм кебекмен мин бер ят хәлгә?

Күзгә чалыну түгел, монда күрешер җир билгеләнгән.

Нигә миңа алдарга соң үз үземне?

Молчалин ди — чоланы соң бу түгелме?

Лакей (баскычта). Карета...

Ч а ц к и й. С с! (Аны төртеп чыгара.)

Монда калам, күз дә йоммыйм, булсын таң иртә!

Кайгы йотасым бар икән,

Аны ник тотарга? Берьюлы йотарга!

Тартып-сузып бәлаләрдән котылалмассың!

Ишек ачыла!... (Багана артына кача.)

XI-нче күренеш

Ч а ц к и й багана артында, Л и з а шәм белән.

Л и з а. Ах, хәлләрем бетте! Куркам ла!

Өй иясе булып куйса?

Тере кешеләр чыга калса?

Җафа булды бу туташ та, үзең сакла!

Күзгә төшкән ак булды бу Чацкий да.

Имеш, күзгә күренгән ул шунда кая.

Бик кирәктер, шунда йөрми тагы ана!

Буламы соң! Күптән кайткандыр.

Мәхәббәтен саклап иртәгәчә,

Инде йокларга да яткандыр.

Алай ләкин, җаннена карарга дип кушылды бит. (Молчалинга кага). Тыңлагыз әле. Рәхим итеп торчыгыз әле.

Сезне туташ чакыра! Сезне туташ өиги.

Күрә күрмәсеннәр, ягез, тизерәк инде.

XII-нче күренеш Чацкий багана артында.

Л и з а. М о л ч ал и н киерелеп исни,

С о ф ь я югарыдан үрмәли.

Л и з а. Сез, әфәндем, таш, сез, әфәндем, боз!

М о л ч а л и н. Ах Лизапай! Син үзеңнән килдеңме, кыз?

Л и з а. Юк, туташтан.

Молчалин. Бу яңакларда. Бу тамыркайларда

Я кем белгән әле булса гыйшык уты кабынмавын?

Арада гына йөрү сиңа бигүк кирәкмени, җаным?

Л и з а. Ә сез, бикәч эзләүчеләр.

Бик ялындырып тормагыз,

Чибәр күргән саен чигә, чигә

Туегыздан соңлап куймагыз!

Молчалин. Ниткән туй ул? Кем белән?

Л и з а. Туташ белән соң?

М о л ч а л и н. Кит әле! Туйсыз да көн уздырырбыз.

Алда өметләр күп әле.

Л и з а. Сез ни, әфәндем?

Без кемне тагын

Башка берәүне ир дипме таныйк?

М о л ч а л и н. Белмим. Мине тота калтыравык.

Бигрәк тә мин куркач шуннан,

Павел Афанисич безне

Бер ләктерер дигән уйдан.

Куар, каргар? Ул гынамы?

Дөресен генә әйтеп бирәм,

Софья Павловнада мин бер ис китәрлек нәрсә күрсәм!

Чацкийны сөйгән, ташлаган.

Аның кебек мине дә ташлар.

Фәрештәкәй, сиңа булган гыйшыкның

Бер яртысын гына аңа бирер идем.

Үземне ни кыстап карыйм, булмый һаман,  

Назларга дип барам.

Күрдем, суынам калам.

С о ф ь я (читкә). Нинди түбәнлек!

Ч а ц к и й (багана артында). Битсез!

Л и з а.  Оялмыйсыз?

М о л ч а л и н. Миңа әти шуны васыять итте:

Әвәл башлап, бар кешегә дә ярарга.

Яра — үзең, торган хуҗаңа,

Яра — хезмәт иткән түрәңә;

Аның щетка тоткан малаена.

Дворнигына, сине сөрмәсен.

Дворникның этенә, өрмәсен!

Л и з а. Яклаучыгыз сезнең, әфәндем, бер өер күрәсең.

М о л ч а л и н. Шундый кеше кызына да ярар өчен,

Гыйшык тоткан булып күренеп йөрим дә дия.

Л и з а. Ашаткан, эчергән түрә дип,

Вакыты белән чинын да бирә дип,

Ягез барыйк, җитәр, сөйләндек.

М о л ч а л и н. Бикәбезнең гыйшкын бүләргә юнәлдек.

Бир, сине бер җан күңелемнән кочыйм, иркәм. (Лиза бирелми.)

Ник ул синдәй түгел икән? (Китмәнче була, Софья җибәрми.)

С о ф ь я (пышылдап диярлек, бөтен сәхнә буена ярым тавыш белән). Шуннан да узмагыз, җитте, күп ишеттем, яман...

Кот чыккыч кеше! Үземнән мин, стеналардан оялам.

М о л ч а л и н. Ничек?... Софья Павловна!

С о ф ь я. Алла хакына, бер сүз әйтмәгез!

Мин һәр эшкә барам хәзер! Эндәшмәгез!

М о л ч а л и н (ташланып тезләнә, Софья этәрә). Аһ, хәтерләгез!

Кызмагыз, күз салыгыз!

 С о ф ь я. Бер ни хәтерләмим, мине йөдәтмәгез!

Ул хәтәрләр!

Молчалин. (аяк астында үрмәли) Шәфкать боерыгыз!

С о ф ь я. Рыяланмагыз, торыгыз!

Җавап теләмим — аны беләм мин:

Ялганлаячаксыз...

М о л ч а л и н. Шәфкать итегез миңа!

С о ф ь я. Юк, юк, юк!

М о л ч а л и н. Уйнап әйттем, әйтмәдем дә бары мәгәр...

С о ф ь я. Калдырыгыз димен, хәзер

Кычкырып уятам өйне дә

Үземне дә бетерәм, сезне дә. (Молчалин тора.)

Бу сәгатьтән алып сезне белмим, белмәм.

Үпкә, шелтә, күз яшь көтмәгез дә миннән,

Кыймагыз да. Сез тормыйсыз аңа. Артык

Сезнең хакта ишетмим бер вакытта да!

М о л ч а л и н. Сез кушканча булыр бар да.

С о ф ь я. Шулай булмый икән, бар дөресен

Гарлегемнән әткәемә сөйләп бирәм.

Сез беләсез, үземә мин бәя бирмим.

Бар китегез... тукталыгыз.

Тик шунсына куаныгыз,

Сез төннәрен минем белән күрешкәндә,

Кеше белән көндез уяу булганнан да

Күп мәртәбә куркагырак кыландыгыз.

Кыюлыктан бигрәк, ялганыгыз күберәк!

Әле шуңа сөенәм, сезне беләм төнлә белән,

Бая һуштан язгандагы кебек, монда

Гаеп итәр шаһитлар юк күз алдымда.

Чацкий булды...

Ч а ц к и й (араларына ташлана). Ул биредә, ялганчы кыз!

Л и з а белән С о ф ь я. Аһ, аһ! (Лиза куркуыннан шәмен төшерә, Молчалин үз бүмәсенә яшеренә.)

Шулар ук М о л ч а л и н н а н башка.

Ч а ц к и й. Тизрәк һуштан языгыз сез, ул модада:

Баягыдан зурырак сәбәп бар моңа да.

Ахыр чиктә, менә җавап табышмагыма да!

Менә мин кем өчен корбан!

Белмим ничек тыелып тордым мин ярсудан!

Күрдем, бактым, ышанмадым.

Аның өчен иске дусын, кызлык куркуларын — барып

Читкә ташлап торган чакта егете аның,

Җавап бирүдән дә куркып, ишек артка яшеренә!

Аһ, бу язмыш уенына ничек итеп төшенергә?

Җүнле кешеләрне сөреп, итсә җәза,

Молчалиннар рәхәт яши бу дөньяда!

Софья (күз яшь эчендә). Артык дәвам итмәгез дә;

Һәммәсе дә минем гаеп,

Я кем уйлый алыр аны, шундый мәкер булсын ул дип!

Л и з а. Шаку, тавыш! Аһ аллакай, хәзер килә бар да монда.

Әткәегез! Менә шөкер табар ул да.

XIV-нче күренеш

Чацкий, Софья, Лиза, Фамусов, шәм тоткан бер төркем хезмәтчеләр.

Ф а м у с о в. Монда! Минем арттан! Тизрәк! Тизрәк!

Шәм-чыралар күберәк!

Кайда өйне караучылар!

Әбәү! Бар да таныш чырай!

Кызый! Софья Павловна!

Оятсыз кыз! Кайда? Кайсы белән?

Дөресен әйтсәм әйттем,

Нәкъ апасы, минем үлгән җәмәгатем икән.

Була иде чаклар, кыйммәтле бикәчемнән

Мин чак күз яздыммы, ул бүтән ир белән.

Ходайдан курык! Ничек?

Сине ни белән ул җилкендерде?

Син үзең бит аны шашкан дип белдердең!

Булмас, миңа я саташу, я сукырлык нигә.

Бу бар да сүз берләштерү, кунаклар да, ух үзе дә —

Бар да бердән. Нидән бу җәзага төштем мин...

Чацкий: (Софьяга). Алай, ул ялган өчен дә әле сезгә бурычлы мин?

Фамусов. Туган, маташтырма! Хәйләгә бирелмәм.

Сугышсагыз да юк — бу тегермән.

Син, филка! Төзгә каткан тумран!

Швецарьга мендердем ялкау көртлекне!

Бер ни белми, сизми бөртек тә!

Я, кайда булдың? Кая син юнәлдең?

Ул чоланны ппк элмәдең? Ник күреп бетермәдең?

Ник тыңлап җиткермәдең?

Куарга сезне эшкә, утарга!

Әзер сез мине бер тиенгә сатарга!

Син елгыр күз!

Бар да синең шуклыгыңнан болар!

Менә чыкты Кузнецкий күперләр, ул модалар!

Анда өйрәндең син ярлар тагарга!

Туктале мин сине өйрәтим чабарга.

Аңынчы өйгә, марш, чебиләр санарга!

Сине дә мин, дускаем кыз, буш итмәм, күреп тор:

Ике генә көнгә түзеп тор!

Калмассың син Москвада!

Тормассың син кешеләр белән!

Су сыптыргычлардан ерагырак җиргә.

Салага, Саратовка, төпкелгә!

Хәсрәтеңне анда чигәрсең.

Киерге тотып утырып,

Бәйрәмнәрдә иснәп җиләрсең.

Сездән мин, әфәндем, юньләп үтенәм шул нәрсә:

Үтеп тә, сүтеп тә анда йөрмәскә!

Сонгы көнегез сезнең булыр шул төсле,

Һәркем ябачак сезгә ишекне.

Мин тырышачакмын инде,

Мин хәзер чаң орачакмын,

Мәшкәбәне салам инде бар шәһәргә, бар бистәгә,

Бар халыкка мәгълүм итәм, бирәчәкмен

Министрларга, сенатка, падыйшага!

Чацкий. (бераз дәшми торганнан соң).

Башыма сыйдыралмыйм... Mин гаепле!

Тыңлап та карыйм—аңламыйм никтер!

Миңа нидер аңлатмакчы булалар күк...

Уем таралды... Көтәм мин нидер. Сукыр!

Кемдә көттем соң мин бар хезмәтем җимешләрен!

Каудырланып очтым тетрәп!

Менә якын дидем бәхтем!

Я кем алдында соң бая шундый янып, түбәнсенеп,

Әрәм итеп гәүһәр сүзләремне чәчтем?

Ә сез соң! Я раббым! Кемне үзегезгә ир иттегез?

Кемне артык күргәнегезне уйласам!

Я ник миңа өмет биреп сез йөрттегез?

Ник сез миңа әйтмәдегез турысын гына, ни булганын?

Бар булганны көлке санап, арабызның бозылганын?

Чит җирләрдә йөргәндә дә, күп җир, хозур күргәндә дә,

Күнелемдәге булган ул җепләргә,

Арабызда булган хисләргә

Хәтерегезнең салкын суынганын?

Мин бит шулар белән тордым,

Шулар белән генә суладым.

Ник әйтмәскә иде сезгә көтмәгәндә бу кайтуым,

Йөоем, сүзем, бар килбәтем — сезгә кире тоелганын.

Шундук мин дә сезнең белән өзелешкән булыр идем,

Һәм гомергә аерылышу алдыннан мин

Сезнең якын кешегезнең кем икәнен

Белергә дә тырышмаган булыр идем. (Мыскыллы.)

Килешерсез апыц белән сез айныгач.

Үзеңне ник битәрләргә? Нигә кирәк?

Уйлап кына карагызчы, сез бит аны һәр вакытта

Биләп, сарып тоталырсыз,

Йомыш юлга йөртә алырсыз.

Хатынына малай булу, коллык тору фикерләре

Барлык Мәскәү ирләренең зур теләге.

Җитте! Горурланам ләкин сезнең белән өзешүгә!

Ә сез, атай, чин артыннан йөрүчеләр,

Сукырлыктан бәхетегезгә сөйнегез дә

Черем итә бирегез шул көегезгә.

Шикләнмәгез, сезгә миннән кода килмәс.

Сезгә табылыр күркәм холыклы,

Бер ялагай эшем кешесе,

Шәплекләре белән, актыгында,

Үз кайнатасына тиң кеше.

Шулай! Айныдым мин тәмам,

Күздән китте хыял, ачылды томан.

Яман булмас иде әмма хәзер

Кызына да атаена,

Ап-аңгыра җайкаена

Бөтен дөньясына беррәттән

Әрлегең дә хурлыгың чәчсәң!

Я кем белән булдым?

Кая китереп атты бу тәкъдирем?

Бар да куа, бар да каргый,

Өере белән җан кыйнаучы,

Мәхәббәтендә сатылучы,

Дошманлыктан айнымаучы.

Ләчтит сатучылар көне-төне,

Ипкә кермәгән акыллы башлар.

Эчтән мәкерле, тыштан бер төрле,

Юкны уйлый, уйлый әлсерәгән

Шомлы карчык, картлар төркеме!..

Сез хор белән шашкан атым чыгардыгыз, сез хаклылар:

Сезнең белән бер, һаваны бергә сулап,

Бергә яшәп күргән кем бар,

Әгәр акылы исән калса,

Уттан да ул исән чыгар.

Кач Мәскәүдән! Яңадан бер монда килмәм!

Артка карамый ук китәм.

Хурланган кешенең хисенә

Почмак булыр җир эзләп китәм,

Каретам бирелсен, каретам!

XV-нче күренеш

Шулар ук, Ч а ц к и й д а ц башка.

Ф а м у с о в (озак катып торгач).

Я менә күрдең, акылыннан язган аны!

Чыннан да әйт!

Акылсыз: ул нәрсә монда ярма ярлы?

Ялагай да, кайнатай да,

Москва турында кот очкыч! (Кызына.)

Үтерергә булган икән син мине кыз!

Моннан да соң минем хәлем мескен булма!

Әй ходаем, я хәзер ни әйтер инде

Княгиня Мария Алексеевна!

Пәрдә.

Кыскартып тәрҗемә итүче: Н. Исәнбәт