Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАРЫГЫП КӨТЕЛГӘН МИНУТЛАР


Харис Фатиховның өч ел буена зарыгып көткән
кө
не иде ул!
Ул көнне Белоруссия күгендә кояш тагын да
яктырак
, тагын да нурлырак булып балкыды. Ул көнне
киң тугайлар өстендә Дөрселдәгән туп тавышлары да
күңелгә ягымлы булып ишетелделәр. Еракларга
сузылган нарат урманнары да
, башка көннәргә
караганда, матуррак иделәр. Әллә н
ичек, бары да якты,
бары да гүзәл, бары да ягымлы булып тоелды ул көнне.
Их! Зарыгып көткән минутлар килеп тә
җиттеләр, — д
иде Харис, күкрәген тутырып сулап.
Орудие командиры өлкәп сержант
Иванов,
Хар
исның җилкәсеннән тотып, җилкенеп кычкырып
җибәрде:
— А
ңласаң иде син минем йөрәкне, Харис!
Эхма!..
Сугышта орудье төзәүчесе үз командирының
йөрәген аңламыймы соң? Аңлый, әлбәттә... Бигрәк тә
мондый вакытта, үз иптәшенең, сугышчан
юлдашыңның йөрәген аңламаска мөмк
инме инде!
Харис аның йөрәген аңлады, ләкин җавап
кайтармады. Хәер, үз сүзле Иванов та артык дәшмәде.
Ул, Харисның күзләренә карау белән, барын да
төшенгән иде.
Алар үз орудиеләре янына ашыктылар. Алар бер-
берсенә дәшмәделәр, ләкин күңелләре белән
серләштеләр, ярсый-ярсый үзара гәп кордылар. Чөнки
татар егете Фатиховның да, рус егете
Ивановның да
йөрәкләрен бер үк хис ярсытты, алар
ның күңелләрен бер
үк теләк ашкындырды.
Харис
ның башыннан, язгы ташкын сыман
ургылып-ургылып, уйлар актылар. Газаплы да,
ләззәтле дә иде ул уйлар. Аның күз алдына, бер-бер
артлы, үткән тормыш күренешләре
килеп бастылар.
...1939
нчы елны, Чистай районы, «Ярыш»
колхозы членнары Кызыл Армиягә озаттылар а
ны.
Татарстанның арыш басулары, яшел хәтфәгә төре
нгән
киң тугайлары аша үткәндә, ул:
Исән булсак, бер кайтырбыз

Туган-үскән җирләргә,
дип ярсый-ярсый җырлады. Харис Фатихов армия
сафында үсте,
ныгыды, оста тупчы булып әверелде. Ике
ел вакыт бик тиз үтеп китте. Туган-үскән җирләргә
әйләнеп кайту-көннәре якынайдылар. Ләкин
көтмәгәндә аны
ң өмет кыллары өзелде. Әйе, бөтенләй
көтмәгәндә, сугыш уты кабынды. Харис, ик
е ел буена
өйрәнгән бүзенең тубы белән, көрәш мәйданына чыкты.
Көрәш авыр иде... Июль кояшы
иреннәрне киптерде,
битләрне яндырды. Юл өстеп куе тузан каплады. Авыр
иде ул көн
нәр... Тупчы Харис көнчыгышка таба атлады.
А
ның башы түбән иелде, ачудан тешләре шыкырдады.
Борчулы ч
игенү көннәре иде ул!
Их, кайчан да булса, безнең очта да бәйрәм
булыр әле,—дия иде Харис иптәшләренә.
«Харислар очында да бәйрәм» башланды.Ул
үзенең тубы белән немец фетнәләре өстен
ә үлем ялкыны
бөркеде. Дошманның машиналарын утка көйдерде,
яндырды, хәрабәләр өеменә әйләндерде. Аның
күкрәгендә «Сугышчан хезм
әтләр өчен» медале
балкыды.
Зарыгып көтелгән минутлар
Ул Белоруссиянең көмеш күлле тугайлары, очсыз-
кырыйсыз урманнары аша көнбатышка омтылды.
Бәхетле көннәр — җиңү көннәре иде бу.
Кече сержант Фатихов, әнә шундый тирән уйларга
күмелеп, үзенең оруд
иесе янына барып җитте. Батарея
командиры капитан Калити
нның сүзләрен кабатлап:
— Егетләр, бүген 18.00 сәгатьтә, безнең батарея
Көнчыгыш Пруссия территориясенә артиллерия
һөҗүме ясаячак! — диде ул, тантаналы тавыш белән.
Бу хәбәр тупчылар арасы
на өермәдәй килеп керде.
Батареяда кызу хәзерлек башланды. Орудиеләрн
е алгы
позициядән 1,5 километр арага алып барырга кирәк
булды. Орудиелар алып барасы юлны дошман артилле-
риядән бер туктаусыз утка тотып торды. Тупчылар
сазлык аша, дошман уты астында, алга бардылар,
җимерек күперләрне саперларның ярдәме
ннән башка
үзләре төзәттеләр, үзләре бүрәнәләр ташып, юллар
ясадылар.
Бу
— 1944 нче елның 31 нче июль көне иде. Шул
кө
нне, кич-кырын, взвод командиры өлкән лейтенант
Сос
новскийпың дәһшәтле һәм тантаналы командасы
яңгырады:
— Фашист оясы өсте
нә ут ачарга!
Батареяда, бере
нче булып, Харис Фатиховның
тубы «телгә» килде. Совет снарядлары Көнчыгыш
Пруссия авыллары өстендә бербер артлы гөрселдәп
ярыла башладылар. Тупчы Харис үзе аткан
снарядларының шартлау тавышларын ишетте һәм,
дошман ягына карап, ачу белән:
— Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар! —
дип кычкырды.
Артиллерия һөжүме тәмам булганнан с
оң, батарея
командиры Харисның кулын кысты:
— Безнең фронтта, бере
нче булып, Германия
территориясен Сез артиллериядән утка тоттыгыз, —
диде ул аңа.
Зарыгып көткән минутлар
иде ул. Үзенең беренче
снарядларына, татар егете Харис, йөрәгендәге бөтен
ачуын, барлык нәфрәтен салып атты. Ул снарядларга,
немецлар тарафыннан газаплап үтерелгән гаепсез
а
наларның каны, дарга асылган совет кешеләренең
җаны, ятим балаларның, тол хатыннарның күз яшьләре
салынган иде. Яндырылган авылларыбыз
ның һәм
шәһәрләребез
нең көле тутырылган иде ул
снарядларга!
Хәрәкәттәге Армия.