Логотип Казан Утлары
Публицистика

XIX ГАСЫРНЫҢ РУС ФИЛОСОФИЯСЕ КЛАССИКЛАРЫ

И. КОВЧУН
*
(Белинский, Герцен, Чернышевский, Добролюбов)
Безнең ватаныбыз рус халкының б
өек уллары. XIX йөздәге классик рус философиясенең күренекле вәкилләре булган Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбовлар белән горурлана ала.
Маркстан элекке эпоханың фикер ияләре арасында безнең рус революцион демократлары— Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов дөньяны фәнчә аңлатуга
иң якын торучылар булды. Без революцион фикер традицияләренә гаять бай булган. В. II. Ленин әйткәнчә, «җитди материалистик трагедиясе» булган Россиянең азатлык өчен, демократия һәм кешелекнең прогрессы өчен көрәштә бөек роль уйнаган булуы белән мактана алабыз.
Ленинизмны тудырган ил булган Россия рус классик философиясенә һәм аның алдынгы вәкилләренә — Герце
нга, Белинскийга, Чернышевекийга һәм Добролюбовка күп бурычлы, чөнки бу философия рус революцион хәрәкәтендә марксизм идеяләренең үзләшүе өчен, Россиядә марксизмның җиңүе өчен туфрак хәзерләде. Иптәш Сталин 1926 елда иптәш Кагановичка һәм Украина КГИ ҮК ның башка членнарына язган хатында, ленинизм — рус культурасының иң югары казанышы, дип күрсәтте. Марксизм җирлегендә туып үскән һәм күп гасырлы рус һәм дөнья культурасының законлы нәтиҗәсе булган ленинизм дөнья күләмендә тарихи әһәмияткә ия, ул халыклар азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшүче миллионнарга юл күрсәтүче йолдыз булып хезмәт итә.
Рус культурасының ватаныбыз һәм бөтен кешелек дөньясы каршындагы хезмәтләре бәяләп бетергесез, һәм шактый дәрәҗәдә бу хезмәтләр Россиядә марксизмнан элгәре булган
Москвада шушы елның июнендә укыган лекциянең кыскартылган стенограммасы.
XIX гасыр классик рус философиясенә кайтып калалар.
Бөек рус р
еволюционер-фикерчеләрнең тарихи хезмәтләрен күрсәтеп, Ленин болай дип язды: «Бердәнбер дөрес революцион теория булган марксизмны Россия, колак ишетмәгән газап һәм корбаннарның, күз күрмәгән революцион героизмның, әйтеп ышанмаслык энергия чыгаруларны һәм чын күңелдән бирелеп эзләнүләрнең, өйрәнүләрнең, практикада сынап карауларның, күңел кайтуларның, тикшеренүләрнең, Европа тәҗрибәләренә чагыштырып карауларның ярты гасырлык тарихы белән газап чигеп үзләштерде». (Ленин. Әсәрләр, т. XXV, 175 бит).
Бөек Ватан сугышы шартларында рус халкының милли аңы тагы
н да югарырак күтәрелде, аның ватанга булган сүнмәс мәхәббәте тагын да көчлерәк күренде, үзенең бөек сугышчан, революцион һәм культура белән законлы горурлану хисе ныгыды.
Совет халыклары семьясында булган рус халкы ватаныбызның
трад
иция тагын да
рус халкының б
ик бай культурасына карата бөтен дөньяда, азатлык сөюче илләрнең барсында да гаять зур кызыксыну тудырды.
Бөек рус халкы фәннең бөтен өлкәләренә, шул җөмләдән философия фәненә, шактый зур хәзинәләр салды. Прогрессив рус философиясе Россиянең халык массаларында патриотизм рухын үстерүдә, рус фәнен, культурасын, әдәбиятын һәм сәигатен үстерүдә, халык массалары
ның царизмга һәм крепостнойлыкка каршы азатлык хәрәкәтендә, Россиядә марксизм-ленинизмны хәзерләүдә мөһим роль уйнады. Шуның белән рус философиясе үзенең яшәүчән, прогрессив көчен һәм бөеклеген күрсәтте.
Мәгълүм ки, рус философиясе, бөтен прогрессив рус фәне шикелле үк. Россиянең экономик һәм техник артталыгы шартларында үсте. Шулай ук мәгълүм ки, Россияне, бигрәк тә инде прогрессив һәм фикерләүче Россияне, царизм интеллектуаль киртә белән генә түгел, полиция киртәсе белә
н дә Көнбатыштан аерды, һәм рус революцион фикерчеләренең хезмәтләре озак вакытлар буена Европага билгесез калдылар. Шунсы да мәгълүм ки, царизм прогрессив фикерчеләрне кафедраларга якын җибәрмәде һәм күбесенчә аларның хезмәтләрен бастырмады.
Менә шушы гаять зәгыйфь бер нигезгә таянып, рус философиясенең һәм җәмәгать фикеренең рсакцпоп тарихчылары, имештер. Россиянең үз философик фикере булмады һәм рус галимнәре һәм фикерчеләре Көнбатыш Европа философик системаларына иярделәр ге
нә дигән легенданы тараттылар да. Еш кына хәлләрдә гомумән рус философиясенең яшәве үк инкар ителде, үтәли ялган булган бу риваять немец реакционерларының, имештер, Россиягә дәүләтчелекне һәм культураны, шул җөмләдән философияне тик гермап элементы гына китерде, дигән уйдырмалары белән тоташа иде.
Россиянең үзендә дә рус философиясенең һәм җәмәгать фикеренең р
еакцион тарихчылары аз булмады (Яковенко, Шпет, Радлов һ.б. алар патша Россиясендә хөкем сөргән дини һәм реакцион-крепостнойлык идеялогиясе белән тыгыз бәйләнештә булган идеалистларны философия өлкәсендә рус халкының милли аңын гәүдәләндерүчеләр дип игълан иттеләр. Бу «тарихчылар» карашынча, рус философиясенең вәкилләре — архимандрит Гавриил, Курбский, Мережковский, беркадәр дәрәҗәдә Вл. Соловьев. Лопатин һәм кайбер башка идеалистлар.
Царизмга каршы һәм крепостнойлыкка
каршы азатлык хәрәкәтенә хезмәт иткән рус философиясенең мөстәкыйльлеген, иҗади характерын һәм прогрессив эчтәлеген үз әсәрләрендә иң ачык һәм эзлекле чагылдырган Радищев, Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов. Плеханов шикелле русның чыннан да бөек фикерчеләрен рус философиясенең реакцион тарихчылары рус философиясеннән һәм җәмәгать фикереннән чыгарып ташладылар.
Революциядән элекке Россиядә һәм хәтта безнең совет заманында да, имештер, бер яктан, Ломоносов, Менделеев, Сеченов
, Тимирязев шикелле һәм, икенче яктан, Радищев, Герцен, Белински, Чернышевский. Добролюбов шикелле рус фикерчеләре философ булмаганнар, дигән фәнгә каршы, обывательчә бер теориячек йөреп килде һәм болардан берәүләренең табигать галимнәре, ә икенчеләре әдәби тәнкыйтьчеләр һәм публицистлар булуы моңа нигез ителде. Болай диючеләр шунсын оныттылар: рус философлары әдәби тәнкыйть өлкәсенә һәм табигать фәненең теоретик мәсьәләләренә мөрәҗәгать иткәннәр икән, цензура шартлары аларга үзләренең философик һәм иҗтимагый-политик карашларны ачыктан-ачык әйтергә ирек бирмәгәнгә күрә генә түгел, бәлки башлыча әдәбият, публицистика һәм фән өлкәсендә рус фикерчеләре үзләренең җәмгыятьне һәм табигатьне үзгәртү турындагы идеяләрен абстракт философик трактатлардагыга караганда күп өлеш уңышлырак җәелдерә алганга күрә шулай иткәннәр. Күп кенә хәлләрдә рус фикерчеләре Көнбатыштан гына азык алучы һәм Көнбатыш Европа, бигрәк тә немец теорияләрен рус туфрагына механик рәвештә күчереп утыртучы кешеләр дип кенә хисапландылар... Болар барсы да, әлбәттә, тарихи чынлыкны бозып күрсәтүгә һәм халкыбызның рухи иҗат көчләрен түбәнәйтүгә илтә иде.
Рус философиясе чынында
ничек үсте соң?
Рус философик ф
икеренең күп гасырлык тарихы булды. Ул XV-XVII гасырларда, күп милләтле, үзәкләшкән рус дәүләтенең оешу чорында туды. Рус философик фикеренең чыганагы, барыннан*элек, халык иҗаты булып, бу аның иң төрле-төрле памятник турында һәм аерым әйткәндә халык эпосында гәүдәләнде. XV-XVII гасырлардагы рус философик фпкеренең чыганагы шулай ук Россияне артталык хәленнән Европада алдынгы урынга чыгарырга теләгән алдынгы кешеләрнең прогресспв политик омтылышлары булды. Болардан тыш, ул чакта Россиянең туып килә торган Философик фикерен азыкландырган чыганакларның берсе «ересьләр», ягъни хөкем сөргәп чиркәү идеологиясенә каршы оппозициядә булган һәм халык массаларының Феодаль-креностной тәртипләрдән нык ризасызлыгын чагылдырган оппозицион агымнар булды.
Бөек Ломоносов рус Философик фикерен фәнни җирлеккә куйды.
Ул рус материалистик философиясенә нигез салучы булды. XVIII гасырның 40-60 нчы елларында фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барган Ломоносов заманыннан рус материалистик философиясе үсә башлый. Ломоносовтан һәм Радищевтан башлап рус материалистик философиясенең ике тармагы китә: бер тармагы царизмга һәм крепостнойлыкка каршы революциоп хәрәкәт белән тыгыз бәйләнештәге азатлык философиясе (Радищев, декабристлар, Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов, Писарев), икенче тармак — табигыйәнни материализм (Лобачевский, Менделеев, Столетов, Сеченов, Мечников, Тимирязев, Павлов).
Рус философик Фикерен дөнья культурасының гомуми үсешеннән аерылган бер күренеш итеп карарга ярамый. Рус фикерчеләре үз иленең тәҗрибәсен генә түгел. Көнбатыш Европа илләре тәҗрибәсен дә үзләштерделәр Һәм тәнкыйть белән үзгәртеп эшкәрттеләр. Рус революцион фикере көнбатыш революцион хәрәкәте
нең тәҗрибәсен теоретик үзләштерергә һәм аны халык массаларының азатлык хәрәкәтенә хезмәт иттепергә омтылдылар, һич шик юк ки, Көнбатыш Европадагы буржуаз-революцион һәм социалистик хәрәкәтләр һәм шулар нигезендә үскән теоретик фикер Россиядә революцион хәрәкәт һәм теоретик фикер формалашуга җитди йогынты ясады.
Рус философик фикере Көнбатыштагы философиянең XVII гасыртагы инглиз табигый-фәнни материализмы, XVII гасырдагы француз агартучылыгы һәм француз материализмы, немец философиясе диалектикасы, француз утопик социализмы кебек казанышларын тәнкыйть аша үзләштерде.
Ләкин рус философиясенең әһәмияте һич тә аның Көнбатыш Европа фикерчеләренең әсәрләрен өйрә
неп, тәнкыйть аша үзләштерүендә түгел. Рус философиясепең чын әһәмияте шунда ки. ул рус тормышының җитлеккән ихтыяҗларына җавап бирде, рус җәмгыятенең һәм рус фәненең көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне чиште, үзенең үсешендә мөстәкыйль булды һәм байтак хәлләртә Көнбатыш Европа фикереннән алга китте. Байтак кына философик проблемалар буенча — бигрәк тә табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге хәрәкәт һәм үсеш мәсьәләсендә, тарихта халык массаларының роле, иҗтимагый тормышны халык массаларына файдалы итеп үзгәртү чаралары, сәнгать һәм әдәбиятның үсеш принциплары мәсьәләләрендә — алдынгы рус философиясе үзенең замандашы булгап Көнбатыш Европадагы Маркстан элекке философиягә караганда, кыюрак һәм прогрессиврак булгап фәнни һәм политик нәтиҗәләргә килде.
Россиядә моннан 100 ел элек үк инде немец идеалистик философиясенең чикләнгәнлеген аңлаган фикерчеләр, Гегель диалектикасының
дөньяны тану өчен һич тә тулы колачлы фәнни метод булмавын аныклаган, немец идеалистик философиясенең реакцион идеяләрен тәнкыйтьләгән һәм үзләренең прогрессив философик системасын һәм эзлеклерәк һәм революционрак методын тудыра башлаган фикерчеләр бар иде. Болар Белинский һәм Герцен, ә соңыннан Чернышевский һәм Добролюбов иделәр.
XVIII һәм XIX гасырлардагы прогрессив рус философик фикеренең характерлы сызыкларыннан берсе шупнан гыйбарәт ки, үзенең нигезендә ул сушшчап материализм Философиясе булды. Россиядә азмы-күпме зур һәм оригиналь идеалистик философик системалар булмады. Чаадаев белән Ста
нковичны хисапламаганда, без революниядән элекке Россиядә прогрессив идеалистик философик, системаны таба алмыйбыз. Россиядәге идеалистик системалар безнең халыкның милли аңын чагылдырмадылар һәм рус культурасы үсешендә эпоха ясый алмадылар.
Рус философиясенең материалистик характеры иң элек шупыц белән аңлатыла ки, Россиядә алдынгы философик фикер тормышның барлык өлкәләрендә дә халык иҗаты белән иң тыгыз бәйләнештә булды. Табигатьнең дәһшәтле көчләрен җиңүдә, чи
т җирләрдән килеп. рус иленә күп тапкырлар куркыныч салган изүчеләргә каршы көрәштә, тиңсез кыргый һәм реакцион царизмга һәм изүчеләренә Кчдршы көрәштә рус халкы үзендә хезмәт эшчәнлек, зирәклек, тапкырлык, яңартучылык рухы, фидакарьлык һәм геройлык, ватанга бирелгәнлек һәм аның дошманнарына нэфрлг шикелле сыйфатларлы эшлән җиткерде. Философиясенең материалистик характерда булуның тагып бер сәбәбе шунда ки, Россиядә алдынгы философик фикер, Көнбатыштан аермалы буларак, буржуазиянең (ә Россиядә ул революцион сыйныф түгел иде) иҗтимагый эшчәплеге белән түгел, бәлки башлыча халыкның азатлык хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә булды, һәм кайчандыр революцион сыйныф булган буржуазиянең идеологиясе буларак, идеализм Көнбатышта XVII-XVIII гасырларда мәгълүм
дәрәҗәдә прогрессив ф
икер агымы була алгап икән, Россиядә инде һәрвакыт диярлек ул хөкем сөргән алпавыт-крепостнойлык строен идеаллаштыру һәм яклау белән бәйләнде.
Рус философик фикеренең материалистик характеры, шулай ук аның һәрвакыт стихияле яки аңлы рәвештә материалистик позицияләрдә торган табигать фәне белән, аның идеяләрен пропагандалау бел
ән тыгыз бәйләнештә булуы белән билгеләнә. Ломоносов һәм Лобачевский, Герцен һәм Писарев, Менделеев һәм Тимирязев, Сеченов һәм Павлов хезмәтләре моңа мисал була алалар.
Мәгълүм ки, Англия, Франция, Германия шикелле илләрдә политик перевороттан элек идея революциясе, җәмгыятьнең аңындагы переворот булды. Мондый идея революциясе Англиядә XVII гасырда, Франциядә XVIII гасыр уртасында, Германиядә XVIII гасыр азагында һәм XIX гасыр башында булды.
XIX гасырдагы Россиядә шуидый идея революциясе булдымы? Әйе
, ул узган йөзнең 40—60 нчы елларында булды һәм ул шуннан гыйбарәт булды ки, искереп, тузып беткән идеяләрне — самодержавие, православие һәм «бөек державачыл халыкчылык» идеяләрен, шулай ук немец философиясеннән күчереп алынган идеяләрне — гегельчелекне һәм шеллингчылыкны — рус җәмгыятенең фикерләүче кешеләре аңында демократик һәм социалистик идеяләр, материализм һәм революцион хәрәкәт идеяләре кысрыклап чыгардылар.
Ләки
н, мәгълүм ки, Россиядә үткән гасырның 40-60 нчы елларында барган философик, идея революциясе политик революциягә китермәде. Һәм бу хәл рус философик фикеренең ниндидер зәгыйфьлеге аркасында түгел, бәлки объектив, социаль-экономик сәбәпләр аркасында булды. Ул чакта Россиядә халык массаларын политик переворотка җитәкләп алып барырлык иҗтимагый көч юк иде әле; рус буржуазиясе беркайчан да революцион сыйныф түгел иде, пролетариат тарих мәйданына чыкмаган иде, ә крестьяннар үзләре әле азатлык көрәшенә җитәкләп барырлык оештыручы көчкә мохтаҗ иде.
Ләкин шулай да Росс
иядә XIX гасыр уртасындагы идея, философик революцияне рухландыручылар һәм аның юлбашчылары — Белинский, Герцен, Чернышевский. Добролюбов — үзләренең прогрессив, материалистик философиясен тудырдылар. Алар ул чакта Көнбатыш Европада хөкем сөргән метафизик материализм чикләреннән тышка чыктылар һәм Гегель диалектикасын материалистик үзгәртеп эшли башладылар. Алар дөньяны аңлату белән генә чикләнмәделәр, бәлки аны революцион үзгәртү юлларын билгеләргә омтылдылар, тик алар моны эшли алмадылар, чөнки алариың материализмы тарихи түгел иде һәм җәмгыять тормышы законнарын фәнни билгели алмый иде. Алар социализм белән революцион демократия идеяләрен бергә җыйдылар (берләштерделәр), тик бу социализм фәнни социализм түгел, бәлки утопик социализм хәлендә калып килде. Алар материализмны эстетика өлкәсенә җәелдерделәр һәм рус әдәбиятында яңа юллар салдылар, һәм шуннан соң рус әдәбияты Некрасов, Салтыков-Щедрин, Достоевский, Толстой, Гончаров, Чехов, Горький йөзендә тиңе күренмәгән дәрәҗәдә чәчәк атты һәм рус халкының идея үсешенә, дөнья культурасының һәм әдәбиятының үсешенә мәңге җуелмаслык йогынты ясады.
Рус классик философиясе үзенең материалистик традицияләре белән дан тота, бу традицияләр буын
нан-буынга күчен килделәр һәм шактый дәрәҗәдә рус җәмгыятеедәге прогрессив көчләрнең тормышының рухани укладын берничә ун елга билгеләделәр. Россиянең революцион традицияләренең бу дәвамчанлыгы турында Ленин болай дип язды:
«Декабристлар Г
ерценны уяттылар. Герцен революцион агитация җәелдереп җибәрде.
Бу агитацияне Чер
нышевскийдан башлап «Народная Воля» геройларыма чаклы разночинец-революционерлар элеп алдылар, киңәйттеләр, ныгыттылар, чыныктырдылар. «Киләчәктәге өермәнең яшь штурмнары» — Герцен аларны шулай дип атады» (Ленин, Әсәрләр, т. XV 468 б.)
Герце
н һәм Белинский үзләренең иҗат эшендә Көнбатыш Европада тупланган алдынгы фикер казанышларын киң файдаландылар. Ләкин алар моның белән чикләнмәделәр. Алар Ломоносовтан, Радищевтан һәм декабристлардан калган идея материалын һәр яклап өйрәнделәр, аны үстерделәр, рус җәмәгать фикерен алга этәрделәр. Чернышевский һәм Добролюбов үзләренең эшендә Фейербах материализмында һәм Гегель диалектикасында булган бөтен иҗади нәрсәләрдән файдаландылар, ләкин аларның тәгълиматы иң элек Белинский белән Герцен материализмыннан һәм диалектикасыннан үсеп чыккан иде. Рус табигый-фәнни материализмының күренекле вәкиле Тимирязев Герценнан, Чернышевскийдан һәм Добролюбовтан, Писаревтан һәм рус табигый-фәнни материализмының башка пропагандистларыннан өйрәнде.
Рус философик фикере
нең шуннан аргы
үсеше инде марксистик, пролетар, социалистик аңның тантанасы билгесе астында барды. Узган гасырның
50 иче еллар азагыннан алып Плеханов Россия марксизм идеяләре пропагандалый башлый. 90 нчы елларда революция мәйданында Ленин һәм Сталин килеп чыкты. Алар, Россиядә беренче буларак, революцион хәрәкәт белән фәнни социализмны бергә куштылар, ә Плеханов моны эшли алмаган иде. Алар стихияле эшчеләр хәрәкәтенә социалистик аң китереп керттеләр. Алар яңа тип партиягә нигез салдылар, һәм бу партия эшчеләр сыйнфып һәм аның җитәкчелегендә халык массаларын реакциягә һәм алпавыт-каптталтстик стройга көрәшкә җитәкләп алып барды.
Ленин һәм
Сталин рус эшчеләренең һәм алдынгы интеллигенциянең аңында тирән идея революциясе үткәрделәр. Алар искергән, тузган народниклык, экономизм, легаль марксизм идеяләрон йолкып ташладылар һәм рус пролетарының һәм рус укымышлы җәмгыятенең аның белән бергә барган катлауларын социалистик революциянең тарихи зарурлыгын аңлауга китерделәр.
Көнбатыш Европада булган философик идея ревилюциячләренең берсе дә рус халкының аңында большевиклар партиясе һәм аның юлбашчылары Ленин һәм Сталин тарафыннан үткәрелгән идея революциясе белән әһәмияте һәм көче ягыннан һич тиңләшә алмый.
Белинский
, Герцен, Чернышевский, Добролюбов пропагандалаган XIX гасыр классик рус философиясенең төп сызыклары нидән гыйбарәт соң? Рус философиясе классикларының нинди идеяләре рус җәмгыятенең алдынгы акылларына шундый тирән революционлаштыручы тәэсир ясадылар?
Классик рус философиясе материалистик теориягә һәм Гегель диалектик методыннан аермалы булган диалектик методка нигезләнгән. Рус философларының дөньяга карашының характеры мәсьәләсе кайчакларда примитив һәм ялгыш хәл ителә: рус филосафлары Гегель диалектикасын алганнар да, шу
нда Фейербах материализмын китереп кушканнар һәм шулар- ны рус туфрагына күчергәннәр, диләр. Болай трактовкалау тарихы чынлыкны бозып күрсәтә. Рус философларының — Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбовның дөньяга карашы немец идеалистик философиясенең догматизмына һәм реакцион якларына каршы көрәштә һәм Фейербах материализмының чикләнгәнлеген һәм тамашачылыгын җиңеп үтү процессында калыпланды. Менә шуңа күрә дә инде рус классик философиясе белән Гегель һәм Фейербах философияләре арасында тигезлек билгесе куеп булмый. Бу турыда рус фикерчеләре үзләре әйтәләр.
Мәсәлән, Чернышевский бола
й язды:
«Гегель
нең принциплары гадәттән тыш куәтле һәм киң, нәтиҗәләре — тар һәм юк дәрәҗәсендә вак... һәм ул үз принципларыннан нәтиҗәләр чыгара алмады гына түгел, принциплар үзләре дә әле аның өчен Гегельнең ике мәгънәле һәм кулланудан бөтенләй мәхрүм булган кинаяләреннән эзлекле карашларның үсеше бездә кисәкчә Гегельдән соң килгән немец фикерчесенең (Фейербах күздә тотыла — М.) йогынтысы астында, кисәкчә — без моны мактанып әйтә алабыз — үз көчләребез белән башкарылды. Биредә... рус акылы үзенең гомуми кешелек фәнен үстерүдә катнашырга сәләтле икәнен күрсәтте».
Немец идеалистик философиясен тәнкыйтьләп
, рус философиясе классиклары узган йөзнең 40 нчы елларыннан алып үз философик системасын төзи башладылар. Безнең рус фикерчеләре шундый нәтиҗәгә килделәр: немец идеалистлары философиясе узган заманга карый, яңа логика, фикерләр турындагы яңа фән төзәргә кирәк ки, ул фән материаль дөнья законнарын танып белүгә нигезләнсен, реаль чынбарлыкта бара торган процессларны чагылдырсын. Шушы уңай белән Белинский болай язды:
«Гегель философиясе гомуми тормышның бөте
н мәсьәләләрен колачлап алды», ләкин «аның аларга биргән җаваплары кайчакта кешелек дөньясының тулысынча үткән, искергән чорга кайткан булып күренәләр... Гегель йөзендә философия үзенең иң югары үсешенә килеп җитте, ләкин аның белән бергә үк ул серле, тормышка чит белем буларак, тәмамланды. Моннан соң җитлеккән һәм ныгыган философия тормышка кайта...»
Әгәр Гегель абсолют идеяне яшәмәктә булган бөтен нәрсәнең иҗатчысы дип һәм бу абсолют идея үзеннән табигатьне һәм җәмгыят
ьне тудыра дип хисаплаган булса һәм диалектик төшенчәне бу абсолют идеянең төрле якларын билгеләү дип караган булса, рус философиясе классиклары бөтенләй башка карашта тордылар. Аларның раславынча, диалектика — чынбарлыкның апашны булып, табигатьнең һәм җәмгыятьнең үзенең закончалыкларын (закономерности) чагылдыра. Мәсәлән, Герцен болай язды: «Идеянең логик үсеше табигатьнең һәм тарихның үсешендә булган бер үк фазалар белән бара; ул күктәге йолдызлар абберациясе шикелле үк, жир планетасының хәрәкәтен кабатлый». Тшель, дип
раслады Герцен, табигатьне һәм тарихны логиканың кулланышы итәргә теләде, хәлбуки логика үзе — табигатьнең һәм тарихның абсолют гакылча
нлыгы. Бу күрсәтә ки, немец идеалист-философларны һәм рус философиясенең классиклары логиканың предметын билгеләүдә бөтенләй капма-каршы нигезчеләрдән чыгып эш иттеләр. Белинский, логиканың предметы — тамыры җирдә булган чәчәк, дип, дөрес әйтте, шуның белән ул, кеше фикеренең чыгышы ниндидер югары серле көчтән түгел, бәлки материаль, җиргә бәйләнешле икәнен сызып күрсәтте. Рус классик философиясе диалектикасының Гегель диалектикасыннан тирән принципиаль аермасы шунда.
Немец идеалист-диалектиклары абсолют идея үсешенең төп законнарының берсе итеп каршылык законын хисапладылар һәм шул ук вакытта бу каршылыклар йомшартыла һәм килештерелә алар, дип уйладылар. Гегель, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «чынбарлыкны шәфкатьле аяу белән» интекте. Бу инде аның үз заманындагы җәмгыятькә хас булган антагонистик капма-каршылыкларны йомшартырга һәм килештерергә маташуында да күренде. Гегель, феодалларның һәм буржуазиянең интересларын килештерүче Пруссия конституцион монархиясен социаль-политик үсешнең иң югары дәрәҗәсе дип хисаплады.
Гегельнең җәмгыять үсеше Пруссия конституц
ион монархиясе дәрәҗәсендә тукталып калырга мөмкин, дигән фикерен рус философиясе классиклары тирән ачу белән кире кактылар. Белинский, үсеш ниндидер бер мәгънәсез берьяклылыкта тукталып калыр, дигән фикернең аны бизгәккә сабыштыруы турында сөйләде. Ул болай дип язды:
«Гегель конституцион монархияне дәүләт идеалы дип хыялланды —
нинди тар төшенчә! Юк, монархлар булырга тиеш түгел, чөнки монарх — туган түгел ул, туганнардан ул һәрвакыт буш этикет белән булса да аерылыр, аңа форма, өчен генә булса да баш иячекләр. Кешеләр бер туган булырга тиешләр, һәм ниндидер тышкы һәм формаль өстенлекнең хәтта күләгәсе белән дә бер-берсен мәсхәрәләргә тиеш түгелләр».
Белинский берничә тапкырлар, ипкардап башка тормыш ты
нчу һәм сасы баткаклыкка әйләнер иде, дип, искергәнне, яшен яшәгәнне инкарь итү — табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге тормышның төп моментларыннан берсе, дип сөйләде.
Каршылыклар көрәше аркасында барлык искергән, гомерен яшәгән формаларны кире кага торган инкарь законын ачык һәм тир
ән итеп нигезләп, Чернышевский болай язды:
«Формаларның мәңге алмашынуы, мәгълүм эчтәлектән яки омтылыштан туган форманың шул ук омтылышның көчәюе нәтиҗәсендә, шул ук эчтәлекнең югары үсеше нәтиҗәсендә мәңге инкарь ителүе, — бу бөек, мәңге, гомуми законны аңлаган кеше, аны һәрбер күренешкә карата кулланырга өйрәнгән кеше — бүтәннәрне аптырашта калдырган шансларны бик тынычлап чакыра ала... Ул үзенең гомерен яшәгән б
ернәрсәее дә аямый һәм болай ди: «Ни булса да булсын, тик ахыр чиктә безнең урамда бәйрәм булыр».
Рус философиясе классиклары диалектиканы. «Герцен истәлеге» мәкаләсендә Ленин күрсәткәнчә, «революция алгебрасы» дип карадылар. Рус философиясе классиклары бу яктан караганда да үз заманындагы буржуаз җәмгыятьнең каршылыкларын ыспайлау һәм йомшарту белән үзенең диалектик мето
дын чикләгән немец идеалистик философиясе нигезчеләреннән түгел, бөтенләй капма-каршы нигезчеләрдән чыгып эш иттеләр.
Немец идеалистик философиясе, табигать, җәмгыять һәм кеше фикере үсешенең чиге булырга тиеш, дип хисаплады. Немец идеалист- философлары, абсолют идея үзенең бөтен якларын гәүдәләндереп бетергәч һәм яңадан үз-үзенә әйләнеп кайткач үсеш туктала, дип уйладылар. Гегель карашынча, җәмгыять иҗатның югары ноктасына — Пруссия сословие-вәкиллекле монархиясенә, лютеран диненә һәм Гегель философиясенә ирешкәч, үсеш тәмамлана.
Рус философиясе классиклары бөте
нләй башка карашта тордылар. Алар, табигатьтәге, җәмгыятьтәге һәм кеше фикерендәге үсеш ниндидер бер пунктта тукталып калмаячак, бәлки чиксез дәвам итәр дип уйладылар. «Кешелек дөньясы үсешенең чиге юк, һәм кешелек беркайчан да тукта, җитәр, бүтән барыр җир калмады! — дип әйтәчәк түгел» (Б е л и н с к и й). Икенче бер урында Белинский болай дип язды:
«Кешелек бер ноктада тора ала
, яки бер ялганнан икенчесенә омтыла ала, дигән нәтиҗә чыгару һич мөмкин түгел: кешелек өчен ялган юк, ләкин иске хакыйкать кенә бар, һәм ул, көнчыгыш әкиятенчә, үз көленнән яңа гүзәллек балкытып туа торган феникс шикелле, җимерелә барганы хәлдә, үзеннән яңа, югары хакыйкатьне тудыра... Кешелек дөньясы туры сызык белән түгел һәм зигзаглар белән түгел, бәлки спираль түгәрәк буенча хәрәкәт итә, димәк, аның инде яшәп кичергән бер хәкыйкатенең югары ноктасы шул ук вакытта аның бу хакыйкатьтән борылыш ноктасы да була...»
Рус философиясе классиклары, бер ирешелгә
н дәрәҗәдә тукталып калачак һәм кешелек дөньясы инде шулардан ары алга китмәячәк берәр иҗтимагый тәртипнең, иҗтимагый учреждениенең яки иҗтимагый теориянең булуы мөмкин түгел, дип хисапладылар. Алар крепостной Россия өчен капитализм да прогрессиврак иҗтимагый строй булачак дип дөрес уйладылар, ләкин алар уенча, крепостнойлыкны алыштырачак капитализм да — мәңгелек түгел, һәм ул кешелек тарафыннан куелган бөтен мәсьәләләргә җавап бирәчәк түгел, «кешелек табышмагын чишәчәк» түгел, халыкның бәхетен тәэмин итәчәк түгел иде.
Ләкин әгәр рус философиясе классикларының диалектикасы немец философиясе диалектикасыннан аермалы булган һәм. материалистик нигезләрдә үсеп, немец философларына хас булган чикләнгәнлектән һәм өзлексезлектән арыла барган икән, әгәр бу диалектика дөньяны иҗади үзгәртеп коруны таләп иткә
н икән, без соң бу инде чын фәнни диалектика, дип әйтә алабызмы?
Юк
, ул әле фәнни диалектика түгел иде. Чын фәнни диалектиканы, табигатьнең, җәмгыятьнең һәм кеше фикеренең үсешендәге гомуми законнар турындагы философик фәнне тик Маркс һәм Энгельс тудырдылар. Нәкъ менә шулар диалектиканы баштүбәннән аяк үрә бастырдылар, немец идеализмының догматик системасын һәм Фейербах материализмының тамашачылык юнәлешеп җимергеч тәнкыйтькә дучар иттеләр, нәкъ менә шулар җәмгыятьне үзгәртеп кору юлларын фән нигезендә билгеләделәр.
Белинский, Герцен
, Чернышевский, Добролюбов шуңа таба бардылар, ләкин башлаган эшне ахырынача төгәлли алмадылар. Рус философиясе классиклары үз заманындагы табигать фәненең ачышларын гомумиләштерү мөмкинлеген тапмадылар, философик гомумиләштерелүе материалистик диалектиканы хәзерләгән табигый-фәнни ачышлар, атап әйткәндә, күзәнәкне ачу, энергиянең саклануы һәм әверелүе законын формулировкалау һәм Дарвин тәгълиматы аларга җитәрлек дәрәҗәдә билгеле түгел иде, царизм, Россияне Көнбатыштан полиция һәм интеллектуаль киртә белән аерып, Көнбатыш Европа фәненең һәм философиясенең алдынгы агымнарына Россиягә керергә ирек бирмәде.
Ләки
н иң зур комачаулык шуннан гыйбарәт иде ки, Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов Россиядә яшәделәр, техника ягыннан артта булган илдә, крепостной Россиядә яшәделәр, һәм ул чакта анда әле эшчеләр сыйнфы юк иде, Көнбатыш Европа революция хәрәкәте белән нык бәйләнеш юк иде. Шуца күрә дә рус философиясе классиклары, халык массаларының революцион көрәше турында, хезмәт ияләренең сыйнфи көрәше турында, революцион демократик диктатура урнаштыру турында һаман сөйләсәләр дә, сыйнфи көрәшне пролетариат диктатурасы урнаштыру таләбенә җиткерә алмадылар. Шуца күрә бик ачык ки, алар җәмгыять үсеше законнары турындагы чын фәнне тудыра алмадылар. Бу бурычны тик Маркс белән Энгельс башкардылар. Ләкин «Тарихи хезмәтләр турыида, — ди Ленин, — заман таләпләренә чагыштырганда, тарихи эшчәнләрнең нәрсәләрне бирмәгәннәренә карап түгел, бәлки үзләренең элгәрләре белән чагыштырганда, нинди яңа нәрсәләр биргән булуларына карап хөкем итәләр».
Рус философиясе классикларының бөеклеге шунда ки, аларны
ң иҗтимагый карашлары, XIX гасырдагы Россиянең экономик һәм политик строеның артталыгына карамастан, прогрессив булдылар, аларның теорияләре рус җәмгыятенең алдынгы катлауларының омтылышларын чагылдырдылар һәм җәмгыятьне яңа нигезләрдә үзгәртеп коруга булышлык иттеләр. Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов үз заманының иң бөек фикерчеләре белән бер дәрәҗәдә тордылар: алар диалектик материалистлар булып җитмәделәр, ләкин метафизик материализм чикләреннән чыктылар.
Алар үзләренең карашлары белән Маркстан элекке бөтен материализмны, шул исәптән Фейербах материализмыннан, алгарак киттеләр. Көнбатыш Европадагы Маркстан элекке б
өтен философиядән аермалы буларак, алар материализмны диалектик үсеш идеясе белән бергә кушу кирәклеге фикеренә килделәр һәм табигатьтәге, шулай ук җәмгыятьтәге үсеш кешеләрнең ихтыярына һәм аңына бәйсез рәвештә, каршылыкларның көрәше юлы белән сикерешле үзгәрешләр аркылы бара, дип хисапладылар. Алар, кешелекнең бөтен ирешкән уңышлары — абсолют хәкыйкать түгел, белемнең ирешелгән дәрәҗәсе киңәйтеләчәк, диделәр.
Герцен фән турында бола
й диде: «Ул һәр тапкыр үзен кешелек белеменең төгәлләнүе дип хисаплый, ләкин ул шушы мәгълүм эпоха фикерләвенең отчетыннан, сөземтәсеннән гыйбарәт, ул үзен абсолют дип хисаплый гына, ә тик хәрәкәт кенә, шул ук вакытта тарихи
аңны һаман алга әйди торган хәрәкәт кенә абсолют».
Кешелек аңы, ди Герцен, һаман алга бара. Ул чикләп билгеләнгәнне шартсыз ди
п танудан, вакытны мәңгелек дип, нисбине абсолют дип танудан баш тарта, ул үткәннең һәм хәзергенең хакыйкатендә нисби хакыйкатьне күрә, һәм бу хакыйкать мәңге яшәүгә хаклы түгел, бәлки нәкъ үзенең үтүчәнлеге (фанилыгы) белән үзенең чикләнгәнлеген таныклый.
Улларына язган бер хатында Чернышевский материянең философик һәм фә
нни-табигый төшенчәләрен аерып чикләргә кирәклек турында язды. Ул, материя турындагы табигый-фәнни төшенчәләр фән үсеше барышында үзенә алалар һәм үзгәрергә тиешләр, ә безнең аңыбыздан тыштагы реальлек булган материянең философик төшенчәсе һич үзгәрешсез кала, дип исбат итте.
Әгәр Маркезан элекке бөтен материалистлар
, шул исәптән Фейербах та, — тамашачы материалистлар булган булсалар, ягъни дөньяны тегеләй яки болай аңлатып та, аны ничек үзгәртергә кирәклеген күрсәтмәгән булсалар, рус философиясе классикларының материализмы хәрәкәтчел характерда булды. Белинский, Герцен, Чернышевский, Добролюбов рус җәмгыятенә крепостнойлык хәленнән чыгу юлларын күрсәтергә омтылдылар, җәмгыятьне алга илтү өчен көрәштеләр. Алар рус укымышлы җәмгыятенә болай дип төшендерделәр: халык массалары властьны үз кулларына алырга тиешләр, хезмәт продуктлары аларпы җитештерүчеләрнеке булырга тиеш, эксплоатациягә нигезләнгән строй бетерелергә һәм яңа, гадел иҗтимагый тәртип белән алыштырылырга тиеш. Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов даһи фикерчеләр генә түгел, бәлки революционерлар да булдылар.
Әгәр Фейербах үзенең дөньяга карашындагы д
ини-әхлакый катламалар сәбәпле гомуми мәхәббәт нигезендәге яңа дингә өндәүгә кадәр тәгәрәгән булса, рус философиясе классикларында без, киресенчә, сыйнфи көрәшкә көндәшне табабыз, гомумән, динне тәнкыйтьләүне генә түгел, бәлки эксплоататорлар җәмгыятендә диннең эксплоататорларны яклавы турындагы тирән фикерләрне дә очратабыз. Рус философиясе классикларының материализмы дини-әхлакый катламалардан азат иде.
Рус философиясе классиклары, немец идеалистларыннан аермалы буларак, диалектиканы иҗтимагый тормышка карата кулланырга о м т ы л д ы л а р.

Немец идеалист философлары моны эшләргә хәтта маташып та карамадылар һәм эшли дә алмыйлар иде, чөнки иҗтимагый-полптик карашлары буенча алар консерваторлар, реакционерлар иде, алар иске тәртипләрне һәртөрле үзгәртүгә каршы булдылар һәм Пруссия монархиясен, аңардан феодаллар белән немец буржуазиясе арасында ирешелгән компромиссны идеал дип санадылар.
Рус философиясе классиклары, диалектиканы иҗтимагый тормышка карата кулланырга омтылып, крепостной стройның гына түгел, бәлки Россиядә әле яңа туып кыпа кплә торган капитализмның да фани строй икәнен, конституцион монархия генә «түгел, хәтта буржуаз республика да, үзенең бөтен прогрессивлыгына карамастан, үсеш идеалы түгел икәнен рус җәмгыятенең алдынгы көчләренә күрсәттеләр. Алар тарихны хәрәкәтләндергсч көче сыйныфлар көрәше икәнен аңлый башладылар һәм Россиянең үсешен богаулап торган реакция көчләренә каршы кискен көрәшкә өндәделәр. Маркстан элекке фикер тарихында беренче буларак Белинский, Чернышевкий һәм Добролюбов материализмны эстетика өлкәсендә кулландылар һәм сәнгатьтә, әдәбиятта яңа, юллар сала башладылар.
Ләкин XIX гасыр рус философиясе классикларының материализмы һәм диалектикасы төзен җиткерелмәгән килеш калды, чөнки алар иҗтимагый күрснешләрне аңлаудагы идеализмны ахрынача җиңеп бетерә алмадылар.
«Герцен, дип язды Ленин, — диалектик материализмның янына ук килеп җитте һәм — тарихи материализм алдында тукталып калды» (Әсәрләр, т. XV, 404-405 б.). Җәмгыять турындагы иске, метафизик караштан ваз кичсәләр дә, алар барлык иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең нигезе материаль, җитештерү мөнәсәбәтләрендә тарихи билгеләнгән һәм бер-берсен алыштыра торган материаль җитештерү ысулларында икәнен аныклый һәм фәнни исбат итә алмадылар.
Рус философиясе классиклары метафизик материализм системаларыннан принципиаль аермалы булган материалистик система тудырдылар. Алар диалектик материализмга таба бардылар, ләки
н бу бурычны хәл итә алмадылар, чөнки ул заманда Россиядә иҗтимагый үсеш дәрәҗәсе түбән иде әле һәм пролетариат кебек революцион иҗтимагый көч юк иде әле.
Социология һәм политика өлкәсендә дә рус философиясе классиклары, логика һәм танып-белү теориясе өлкәсендәге кебек үк, мөстәкыйль һәм оригинал фикерчеләр иде.
Плеханов, бик хаклы буларак, Бе
линскийны һәм Чернышевскийны даһи социологлар дип атады. Капитализм әле яңа туып кына килгән крепостной Россия шартларында алар капитализм мөнәсәбәтләренең антагонистнк аслына төшенә алдылар һәм, крепостной строй шикелле үк, капитализмның да бетәргә хөкем ителгән икәнен аңладылар. Россиядә әле массаларның революцион хәрәкәте булмаган бер заманда алар халык массаларының көченә һәм тарихи миссиясенә тирән ышаныч баглый аллылар һәм ниндидер күренекле шәхесләр түгел, бәлки хезмәт ияләре массалары үзләре тулы мәгънәсе белән тарихның иҗатчылары, хәрәкәтләндерүчеләре икәнен аңладылар. Россиядә әле социаль революция өчен материал», нигез шартлар булмаган бер замани алар киләчәккә күз ташлый алдылар һәм бу революциянең котылгысыз булачагын пәм яңа иҗтимагый тәртипләр урнаштырачагын алдан әйттеләр.
Рус философиясе классикларының философик карашлары кебек үк
иҗтимагый-политик карашлары да немец идеалист-философларының һәм аларның рус иярченнәренең реакцион идеяләренә каршы «көрәштә эшләнә бардылар.
Узган гасырның 40-60 нчы елларында Россиядә гегельчелек һәм шеллингчылык идеяләрен рус җаена көйләүләр киң таралды. Әгәр немец
идеалист-философлар немецлар турында алар ходайның сайланган халкы дип раслаган булсалар, рус реакцион гегельчеләре һәм шеллингчылары рус халкы турында шуны ук тукыдылар. Әгәр немец идеалист-философлар Пруссия монархиясен һәм аның алып барган сугышларын мактаган булсалар, аларның рус шәкертләре патша монархиясен мактадылар һәм аның илбасарлык сугышларын изге сугышлар дип игълан иттеләр.
30-40 нчы елларда Белнпскийга һәм Герценга
, ә соңрак Чернышевскийга һәм Добролюбовка немец философларының көнбатыштан килеп кергән реакцион теорияләренә каршы көрәшергә генә түгел, бәлки рус шеллингчыларына һәм гегельчеләренә П. П. Давыдовка, Катковка, Шевырёвка, Погодинга, Жеребцовка, уң славянофилларга һәм күп кенә башкаларга каршы да көрәшергә туры килде.
Немец идеалист философларының һәм аларның рус шәкертләренең реакцион л
иниясенә капма-каршы буларак, рус философиясе классиклары үзләренең революцион-демократик карашлар системасын алга сөрделәр. Алар рус укымышлы җәмгыятенең алдынгы катлауларына шуны исбат итеп килделәр: иҗтимагый үсешнең хәрәкәтләндерүче көчләре — күренекле шәхесләр түгел, монархлар һәм идеологлар түгел, бәлки халык массалары үзләре. Герцен, Белинский, Добролюбов Һәм Чернышевский русның укымышлы җәмгыятен халыкта үзенең дәрәҗәсен аңлау хисен кузгатырга, самодержавие һәм крепостнойлык тәртипләре белән килешергә ярамавын халык массаларына күрсәтергә һәм шулай итеп халык массаларын революцион юл белән яңа тормыш иҗат итүгә күтәрергә өндәделәр. Тик шул хәлдә генә укымышлы җәмгыятьтән чыккан күренекле кешеләр тарихта уңай роль уйный алалар, диделәр алар.
Добролюбов болай дип дөрес язды: «Шуны аңларга теләмиләр ки, тарихи шәхес, хәтта бөек булса да, очкыннан бүтәл бер
ни түгел һәм ул дарыны шартлата алса да, ташны кабындыра алмый һәм тиз янышлы материалга очырамаса, үзе дә шунда ук сүнәчәк. Шуны аңларга теләмиләр: бу материал һәрвакыт халыкның тарихи үсеше шартлары беләп хәзерләнелә һәм тарихи шартлар аркасында үзләрендә җәмгыятьнең һәм заманның ихтыяҗларын гәүдәләндерүче шәхесләр килеп чыгалар да».
Гер
цен һәм Белинский, Чернышевский һәм Добролюбов рус халкының көченә, аның бөек миссиясенә ышандылар һәм шуның белән бергә аның үз милли интереслары бөтен кешелек дөньясы интересларына һич каршы килмиләр дин исбат иттеләр, чөнки ватаныңа һәм халык бәхетенә хезмәт итү кешелеккә хезмәт итүнең иң яхшы формасы.
Ул чакта Россия алдында шундый проблема тора иде: Көнбатыш Европа юлыннан барыргамы яки үзенең изоляцияләнгән, «үзенчә яшәешле» юлы беләнме? Рус революцион демократиясе бу мәсьәләдә шул заман өчен дөрес булган трактовкасын бирде. Ул Россиянең алга барып, үзе
нең экономик, политик һәм культура артталыгын бетерергә тиеш булачагын исбат итте. Көнбатыш Европа цивилизациясенең казанышларын догматик рәвештә түгел, бәлки тәнкыйть аша үзләштерергә. Бу цивилизациягә «һиндстан манерынча» кушылырга түгел, бәлки халык массалары интересларына артыграк җавап бирә торган, Көнбатыш Европа цивилизациясенә караганда алдынгырак булган иҗтимагый строй, ягъни хезмәт ияләренең демократик властена нигезләнгән строй тудырырга.
Белинский һәм Герцен, Чернышевский һәм Добролюбов Европаны яулап алучылардан коткарып калуда Россиянең әһәмиятен һәрвакыт күрсәтеп килделәр һәм гомуми (кешелек фәненең, культура һәм техникасының үсешендә рус халкының
әле бөек роль уйнаячагын хәбәр иттеләр. 1846 елда Чернышевский туганына болай дип язды: «... Юк, политик тарихта руслар гуннар һәм монголлар шикелле яулап алучылар һәм талаучылар булып чыкмыйлар, бәлки коткаручылар булып чыгалар — алар монгол явыннан да коткардылар, аны үзләренең куәтле муены белән туктатып калдылар һәм аны Европага җибәрмиче, Европа өчен стена булдылар, дөрес, бу стена бөтенләй ут астында калды һәм аның яртысын дошманнар җимерә яздылар, һәм икенче бер яудай коткардылар — французлардан һәм Иаполеониан... Россия, дөньяның политик тор-мышына керткән шикелле, аның рухани тормышында да үзенең тиешле өлешен кертсен, тормышның башка бер бөек мәйданы булган фәндә дә куәтле итеп, үзенчә итеп һәм кешелек өчен котылу бирә торган итеп чыгыш ясасын... Һәм бу боек вакыйга, кисәкчә генә булса (да, безнең аша тормышка ашкан иде... үз ватаныңның фани түгел, мәңгелек данына һәм кешелек бәхетенә булышлык итү — моннан бөек һәм ләззәтле ни булырга мөмкин?»
Гәрчә Белинский, Герцен, Чернышевский, Добролюбов үзләренең иҗтимагый карашларында утопист социалистлар булып калсалар да, ләкин аларпың утопист социализмы көнбатыш утопик социализмыннан бик нык аерыла. Рус философиясе демократизм белән, изелгәннәрнең сыйнфи көрәшенә өндәү белән кушылды.
Рус философиясе классиклары сыйнфи көрәш карашында тордылар һәм көнбатыш Европа утопист-социалистлары
ннан — Оуэннан һәм Фурьедан аермалы буларак, кешелек фикере тарихында беренче тапкыр, тик революцион көрәш юлы белән. Һәм демократик власть урнаштырып кына эксплоатация һәм изү булмаган гадел иҗтимагый тәртипкә ирешергә мөмкин икәнен исбат иттеләр. Көнбатыш Европаның Марат һәм Робеспьер ише буржуаз революцион демократларыннан аермалы буларак, алар, чын революционер тигезлек, туганлык һәм азатлык игълан итү белән генә чикләнә алмый, дип расладылар. Милек мөнәсәбәтендә дә тигезлек булдырып, кеше хезмәтен үзләштерүнең һәрбер мөмкинлеген бетерергә кирәк. Социалистик тәртипнең котылгысыз рәвештә киләчәгенә рус философик классиклары тирәнтеп ышандылар.
Чернышевский болай дип язды: «Без шуны арифметик хәкыйкать ди
п саныйбыз: заманы җиткәч кеше тышкы табигатьне үзенә кирәк чамада үзенә буйсындырыр, җир йөзендәге бөтен нәрсәне үз ихтыяҗларына яраштырып үзгәртеп, тышкы табигать көчләренең үзенә уңайсыз булган барлык күренешләрен туктатыр, яки авызлыклар, үзенә файда итә алачак барлык табигать көчләрен гаять дәрәҗәдә файдаланачак. Шушы юл үзе генә дә заманы җиткәч кешенең ихтыяҗлары белән аларны канәгатьләндерү чаралары арасындагы ярашсызлыкмы бетерүгә китерә алыр иде... Хәзерге заманда укымышлы кешеләрдә акыл хезмәте шундый югарылыкка күтәрелгән шикелле, хезмәт тә авыр бер зарурлыктан физиологик ихтыяҗны җиңел һәм күңелле канәгатьләндерү булып әверелер...»
Тарихта беренче буларак, рус философиясе классиклары революцион демократия һәм социализм идеяләрен бер
гә куштылар. Ләкин Россиянең шул ук экономик һәм политик артталыгы һәм анда революцион пролетариатның булмавы аркасында алар пролетариат диктатурасы урнаштыруны күздә тоткан фәнни социализмга барып җитә алмадылар. Ләкин бу хәл рус философиясе классиклары идеяләренең кыйммәтен киметми. Алар узган гасырның 40-60 нчы елларында, Николай 1 реакциясенең кара чорында, крепостнойлык изүе шартларында, Россиядә капитализм әле яңа үсә генә башлаган чакта, рус җәмгыятенең алдынгы катлауларын революцион переворотның кирәклегенә, демократик власть урнаштыруга һәм яңа, социалистик тәртипләргә күчүгә өндәделәр.
Рус философиясе классиклары үзләренең оригинал, мөстәкыйль философик системасын һәм методын тудырдылар һәм алар
ның иҗаты Маркстан элекке философия тарафыннан тудырылганнарның бөтенесенә караганда күп ягы белән өстен тора. Нәкъ менә XIX йөздән безнең рус классик философиясе һәм аның иң күренекле вәкилләре — Белинский, Герцен, Чернышевский, Добролюбов— Маркстан элекке чор философик фикеренең иң югары ноктасы булды. Бу турыда Энгельс 1884 елда Наприпка болай дип язды:
«Минемчә, Сез ватандашларыгызга карата хаклы түгелсез. Маркс та, мин дә — без икебез дә алардап зарлана алмыйбыз. Әгәр кайбер мәктәпләр фәнни тикшеренүләргә караганда күбрәк үзләренең революцион дәрте бел
ән аерымланып торалар икән, әгәр төрле саташулар булган һәм бар икән, икенче яктан, критик фикер дә, саф теорияне фидакарьләрчә эзләнү дә булды һәм бусы Добролюбовны һәм Чернышевскийпы биргән халыкка лаек эзләнү булды. Мин актив революцион социалистлар турында гына түгел, бәлки рус әдәбиятындагы тарихи һәм критик мәктәп турында да сөйлим һәм ул Германиядә һәм Франциядә рәсми тарих фойе тарафыннан тудырылганнарның
бөтенесенә караганда да чиксез өсте
н тора.» (К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Әсәрләр. 111.XXVII, 389 б.).
Классик рус философиясенең рус күләмендә геиә түгел, бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмияте бар. Ул Россиядә азатлык хәрәкәтен рухландырды һәм шулай итеп Наполеон сугышларыннан алып 50 нче еллар азагына чаклы Европаның жандармы булган, Европадагы революцион һәм милли азатлык хәрәкәтләренең дошманы булган патша монархиясенең нигезләрен какшатты.
Ленинның XIX гасырның соңгы 30 елында Россиядәге революцион хәрәкәт арасындагы бу роль патша Россиясеннән Европа илләренең реакцион буржуаз хөкүмәтләренә күчте, диюе очраклы түгел.
Рус философиясе классиклары, алдынгы гуманизм идеяләр пропагандалап, изүне һәм башбаштаклыкны тамгалап, реакциягә, искечелеккә һәм хәрәкәтссзлеккә карата дошманлык хисе уятып, үзләренең прогрессив идеяләре белән рус классик әдәбиятын азыкландырдылар.
Некрасовның, Салтыковның, Достоевскийны
ң, мәгълүм дәрәҗәдә Лев Толстоипыц, Чеховның, Максим Горькпйның һәм илебезнең күп кенә башка язучыларыныц иҗаты Герцен. Белинский, Чернышевский һәм Добролюбов алга сөргән һәм үстергән. идеяләр белән рухланды. Ә рус әдәбияты аша бу пдеяләр көнбатышка үтеп керделәр. Көнбатыш Европаның күп кенә фикерчеләре һәм гуманист язу-чылары аларны нәкъ менә рус әдәбиятының гуманистларча фикер йөртергә һәм кешелеккә хезмәт итәргә өйрәткән булуын икърар итәләр һәм бу — очраклы хәл түгел.
Рус материалистик философиясе базасында, Ломоносов, Герцен һәм Чернышевский идеяләре нигезендә Россиядә материалистик табигать фәне үсте. Үзләренең тормыш юлын XIX гасырның икенче яртысында ук башлаган Менделеев. Сеченов, Тимирязев, Павлов һәм күп кепә башка галимнәрнең бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмиятле фәнни ачышлары рус табигый-фәнни материализмының бу классик вәкилләренең дөньяга карашы рус классик философиясе идеяләре нигезендә калыпланганын күрсәтәләр.
Рус философиясе классиклары патша Россиясенең дәүләт һәм гыйльми аппаратын чит ил кешеләренең һәм иң элек немецларның үз кулларына алырга маташуларына каршы һәрвакыт көрәш алын бардылар, аларныц Россияне бөтенләе белән көнбатыш Европадагы берәр державаның колониясе итү омтылышларына каршы чыктылар. Алар ватаныбызның җитештерүче көчләрен һәм культурасын үстерү кирәклеген рус җәмгыятендә кулларыннан килгән бөтен чаралары белән пропагандаладылар, патша Россиясеиец артталыгын камчыладылар һәм рус җәмгыятенең прогрессив көчләрен царизмга каршы тупладылар. Башларында Чернышевский торган хәлдә рус революцион фикерчеләре, рус җәмгыятенең прогрессив көчләренең царизмга каршы отпорына җитәкчелек итеп, царизмга Россияне бөтенләе белән көнбатыш Европа державалары колониясе итәргә комачауладылар.
Рус философиясе классиклары үзләренең прогрессив идеяләре
белән күп илләрнең алдынгы эшчәннәренә һәм бигрәк тә славян илләренең революционерларына тирән йогынты ясадылар. Чернышсвскийның. «Нәрсә эшләргә?» исемле китабының совет басмасының сүз башында Георгий Михайлович Димитров язганча, Балкан илләрендә берничә буын яшь революционерлар «Нәрсә эшләргә?» геройлары — Рахметов, Кирсанов, Лопухов, Вера Павловналар мисалында тәрбияләнделәр һәм күп хәлләрдә шәхси ныклыкны, чыныкканлыкны, революция эшенә бирелгәнлекле, дошманнарга карата нәфрәт хисен — Чернышевский геройлары өчен характерлы сыйфатларны — туп-туры күчергеч итеп алырга тырыштылар».
Ләкин рус классик философиясенең пң зур хезмәте — дө
нья-күләм тарихи хезмәте — шуннан гыйбарәт булды ки, ул Россиядә марксизм философиясе таралу һәм үсүнең нигез шартларыннан берсе булды. Россиядә ленинизм Маркс һәм Энгельс тәгълиматы базасында туды. Плехановның һәм аның «Хезмәтне азат итү» группасының Маркс һәм Энгельс әсәрләрен тәрҗемә итү һәм Россиядә тарату юлындагы эше Россиядә марксизмның таралуына җитди ярдәм итте. Марксизмны тагын да арырак үстерү Ленин һәм Энгельс өстенә төште. Россиядә революцион хәрәкәттә марксизм шундый кыска срок эчендә җиңә алган икән, моиың сәбәбе шунда ки, рус классик философлары зур күләмдәге хәзерлек һәм идея эшен башкардылар һәм Россиядәге азатлык хәрәкәтендә марксизм идеяләрен үзләштерү өчен җирлек тазарттылар.
Маркс һәм Энгельс үлгәннән соң Германиядә һәм гомумән Европада марксизмны алга үстерергә түгел, хәтта бөтенлекне һәм революцион марксизм дәрәҗәсендә торып калымга сәләтле булырлык фикерче табылмады. XIX гасыр азагында революцион хәрәкәт һәм теоретик фикер үзәге көнбатыштан Россиягә күчте. Россия марксизмның дәвамын һәм арырак үсеше булган ленинизмның тугай иле булды. Рус революцион хәрәкәте эшчәппәре Ленин һәм Сталин марксист
ик партиянең, яңа партиянең юлбашчылары һәм марксизмның иң бөек теоретиклары булдылар һәм яңа шартларда, империализм һәм пролетариат революцияләре шартларыңда марксизмны иҗади рәвештә эшкәртеп үстерделәр, һәм бу бик законлы күренеш. Россия, Ленин әйткәнчә, марксизмны колак ишетмәгәп газап һәм корбаннарның, күз күрмәгән революцион, героизмның, әйтеп ышанмаслык энергия чыгаруларның һәм чын күңелдән бирелеп эзләнүләрнең ярты гасырлык тарихы белән газап чигеп үзләштерде.
1902 елда Л
енин үзенең «Нәрсә эшләргә?» исемле гүзәл әсәрендә болай дип язды:
«...Алды
нгы көрәшче ролен тик алдынгы теорияне кулланучы партия генә үти ала. Ә моның ни дигән сүз икәнен аз гына булса да күз алдына китерү өчен, укучы рус социал-демократиясенең Герцен, Белинский, Чернышевский шикелле элгәрләрен искә төшерсен, рус әдәбиятының хәзер бөтен дөнья күләмендә нинди әһәмият казануы турында уйлап карасын» (Әсәрләр, IV том, 380 381 б.).
Рус классик философиясе һәм аның нигезендә үскә
н рус классик әдәбияты ватаныбызга бирелгән кешеләрнең берничә буынын тәрбияләүдә ярдәм итте. Революцияләр утында алар безнең героик халкыбызның нәрсәгә сәләтле икәнен бөтен дөньяга күрсәттеләр.
Хәзер, безнең ватаныбыз халыкларның иң явыз дошманы булган Гитлер Германиясенә каршы җиңүле көрәш үрнәкләрен бөте
н дөньяга күрсәткән һәм шулай итеп кешелек дөньясың коллыкка төшерү куркынычыннан коткарган чакта, без, совет кешеләре, үзебезнең бөек культура мирасыбыз белән тагын да артыграк горурланабыз, чөнки бу мирас Россиядә марксизмның үзләштерүенә, ленинизмның тууына шактый булышлык күрсәтте һәм большевикларга совет халкын социалистик ватанга чиксез бирелгәнлек рухыңда тәрбияләргә ярдәм итте.
Без беләбез, сугыш барышында да, сугыштан соң да безнең бөек халкыбызның культурасы һәм аның иң кыйммәтле энҗеләреннән берсе — XIX гасырның рус класспк философиясе бөтен цивилизация дөньясының һама
н артыграк игътибарын һәм кызыксынуын үзенә тартачак. Белинскийның моннан 100 ел элек әйткән алдан җүрүче сүзләрен без хәзер тагын да нигезлерәк рәвештә искә төшерә алабыз. «Оныкларыбызга һәм аларның балаларына кызыгабыз, чөнки алар 19-10 елда Россиянен бөтен (укымышлы дөньяда алдынгы урып тоткан һәм фәнгә дә, сәнгатькә дә законнар бирәчәген һәм бөтен мәгърифәтле кешелектән түбәнчелекле ихтирам бүләге кабул итәчәген күрәчәкләр...»
«Большевик», № 12