Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

НУР ШӘРИФ
СНАЙПЕР ЗАРЫ
Гаҗиз булдым менә бүген —
Эшләрем пешми генә:
— Ун фашистны үтерәм! — дидем,

Үтердем бишне генә.
Эх, бу артиллеристларны...
Исәпне җимерәләр:
Мин кырасы фашистларны

Көл итеп бетерәләр.
Июль, 1944

 

ТАРИК ФӘТТАХ
САНДУГАЧ ҖЫРЫ
Си
не килеп кочар салкынча җил,

Беленгәндә таңгы сызыклар.

Хушбуй исе аңкыр гөлләреңнән,

Күңелеңне моң бераз кытыклар.
Си
н ачарсың шомырт күзләреңне,

Баш иярләр сиңа чәчәкләр.

Шул вакытта гөлдән-гөлгә очып,

Бер сандугач сине тәбрикләр.
Елмаерсың, бакчаң нурга тулыр,

Күбәләкләр сөенеп уйнарлар,

Төтен төсле, күккә очып китәр

Күңелеңдәге моңнар һәм зарлар.
Йөрәгеңә тулыр шат тойгылар

Гаҗәеп кош чут-чут сайрагач.
Син аңларсың аны, — си
н үзең дә

Саф күңелле сылу сандугач.
Чия ботаклары тирбәлерләр,

Көләч лалә куяр селкенеп.
Алтын канатлы кош сиңа сайрар,

Шашкын йөрәк кебек җилкенеп:
Шомырт күзле, зифа буйлы матур!
Сугыш уты үткән җирләрдән,

Синең ярьщ, киң күкрәкле егет

Хәләл канын түккән җирләрдән.
Төбе, тамыры беләп яуны кырып

Туплар гөрселдәгән җирләрдән,

Синең ярың, таза билле егет,

 Ялкыннарда йөргән җирләрдән
С
иңа сәлам, чук-чук сәлам сиңа.
Сөеклеңнән, батыр яры
ңнан.
Бу мәхәббәт хаты сугышчының

Йөрәк каны белән язылган.
С
ин көт егетеңне, күңел бозып,

Көз килсә дә, яңгыр яуса да,

Күп гүзәлләр өметләрен өзеп,

Төшкенлеккә төшеп, калса да,
Син көт а
ны, кышта шук бураннар

Тәрәзәңә йодрык орса да,
Тар йөрәкле, кайбер дусларыңның

Көтә-көтә сабры корса да
Си
н көт аны, көнбатыштан җилләр

Кайгы-хәсрәт катыш иссә дә,

Серең бирмә, нечкә хисләреңә
Моң һәм сагыш тиеп китсә дә.
Батыр егет сөю, намус өчен

Мәйданнарда йөргән чагында,

Чын ирләрчә синең кочагыңны,

Йомшак сүзләреңне сагына.
Җырга кушып язсаң, хатка сыймас,

Егет кичкән кырлар, дәрьялар,

Ике гыйшык аның йөрәгендә:
Берсе — Ватан, берсе — сөйгән яр.
С
ин көт аны, бер җиңүле таңда

Ачылыр да бәхет капкасы,

Мин яңадан сине тәбрикләрмен,

Бакчасына кайтыр бакчачы.
Диңгез төсле шатлык дулкынланыр,

Гөл җәелер, яшьнәр һәр агач.
Мин сайрармын, с
ин аңларсың мине,

Саф күңелле сылу сандугач.