Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБАНДА САЙРАШМАСАҢ, ЫНДЫРДА ЫҢГЫРАШЫРСЫҢ


Советлар иленең халыклары, өч елдан артык инде,
кешелекнең
иң явыз дошманы булган Германия
фашизмына каршы канлы көрәш алы
п бара. Бөтен
халык бер генә теләк белән — явыз дошманны тизрәк
җ
иңү теләге белән генә яна.
«Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың»

 җыентыгы зур җаваплы эшне, колхозчы массаларны
кыр эшләренә тагы
н да активрак »катнашырга
чакыруны үзенә бурыч
итеп куя. Җыентыкның беренче
б
итендә үк инде «Әйтик әле такмак, мул уңышны як-
лап» — исемле монологны очратасың.
Бу монолог язгы чәчү эшендә кайбер ялкау,
дәртсез, гамьсез кешеләрне тәнкыйтьли. Монологны
сәхнә өчен хәзерлекле кеше чыгы
п укыганда, ул яхшы
тәэсир калдырырга мөмкин. Ләкин монологта тел
ягы
ннан авыррак булган урыннар да, киң массага бик
үк аңлаешлы булмаган җирләр дә киткәләгән.
Җыентык эченә кергән әсәрләр арасында Г. Иделле
- иптәшнең «Дуслык» исемле пьесасы, Ә. Мәҗит
иптәшнең «Шул ук кешеләр»е, М. Әмир
нең «Хуҗа
Насретдин колхозда» исемле әсәре уңышлы гына
эшләнгәннәр.
Ат — колхозда зур көч. Аңа игътибар бирелергә,
тиешле тәрбия күрсәтелергә тиеш. М. Әмирнең «Хуҗа
Насретдин колхозда» исемле сәхнә әсәрендә
күрсәтелгән ат караучы Ташбашев менә шундый
әһәмиятле эшкә җавапсыз карый. Ул, атлар турында
кайгыртудан бигрәк, үз хәле белән мәшгул. Кайдан
булса да бер яртыны төшереп кәефләнү дәрте көчле
анда. Гамьсезлекпең характерлы якларын үзенә
туплаган тип бу. Әсәр, бер яктан, үзенең мәзәкчеллеге
белән тамашачыларны ял иттерсә, икенче яктан, аларга
бик урынлы сабак та бирә. Бу «сабаклы» халык
арасында тапкырлыгы белән популяр образ булып
урнашкан Хуҗа Насретдин аркылы укыту үзе бер
уңышлы адым булып тора.
Дуслык яхшы нәрсә. Аны һәркем ярата, эштә дә,
гади көнкүрештә дә дуслыктан башка яшәве читен.
Ләкин кайберәүләр әнә шул дуслыкны үз эшләрендә
булган кимчелекләрне яшереп калдыру, күз буяу
коралы ите
п файдаланырга маташалар. Дуслыкны
өстәл янында, җылы компания шартларында күрергә
яраталар. Г. Иделле иптәш үзенең «Дус-
лык» исемле пьесасында «дуслык»
пәрдәсе астында яшеренеп калырга маташучы колхоз-
чы Тургай Әхтәмен тамашачылар алдына китереп
бастыра. Аның бозыклыгы,
начар эшләрен яшерергә
маташуы сизгер, аңлы колхозчылар тарафыннан фаш
ителә. Тургай Әхтәмнең «дуслык» мәҗелес
е аның өчен
күңелсез хәл белән, гаепләре ачылу белә
н тәмам була.
Колхоз сәхнәләре эшендә тәҗрибәсе күп булган. Ә.
Мәҗит иптәшнең бу җыентыкка «Язгы җырлар», «Шул
ук кешеләр» һәм «Чүпләр турында җырлар» исемле
эстрада әсәрләре кергә
н. Алар арасында уңышлырагы
— «Шул ук кешеләр». Әсәрдә картлар белә
н яшьләр
арасындагы мөнәсәбәтнең дөрес куелышы аның
уңышы
н арттыра. Безнең илебездә картларның
тәҗрибәләре һәрвакытта һәм һәр урында зур
игътибар
белә
н искә алына. Әсәрдә күрсәтелгән актив колхозчы
Шәйх
и бабай әнә шундый тәҗрибәле картларның берсе.
Ул колхозның чын патриоты. Ул кыр эшләренең
вакытында үтәлүе белә
н генә чикләнеп калмый, бәлки
колхозның кө
нкүреш эшләренә дә катнаша, шундый
олыгайган яшьтә булуына да карамастан, төрле
культура эшләре дә аның катнашуыннан башка узмый.
Колхоз яшьләре аңа зур
ихтирам белән карыйлар һәм
аның шелтәсенә эләгүдән сакланалар. Чөнки ул
бернинди дә дисциплинасызлык белән к
илешә алмый,
һәр эшкә, һәр урында тәртип урнаштырырга ярата
.
Кирәк вакытта ул шул ук яшьләр белән шаяра да белә.
«Язгы җырлар» исемле дуэт кыр эшләрен намус
белә
н вакытында үтәү эшенә өпдәү теләге белән
язылган. Ләкин а
ның соңгы строфаларын искә
алмаганда, ул тамашачыларны бу теләк тирәсенә җитди
рәвештә туплый алмый. Андагы кайбер урынсыз,
шаблон кабатлаулар аны арзанайталар. Бу дуэтның
эчтәлеге сыек, художество эшләнеше бик йомшак.
Гомумән алганда, җыентык эстрада өчен җиңел
материал б
ирү ягыннан үз алдына куйган бурычны
яхшы гы
на үти алган.
Колхоз, совхоз сәхнәләре
өчен кечкенә күләмле
әсәрләр бездә бик аз чыга, ә булганнары
издательствода
озак яталар. Бу җыентык та, язгы чәчү кампаниясенә
багышланган булса да, җәй башында гына дөньяга
чыкты. Бу — һич гафу ителмәслек кимчелек. Татгос-

издатка мондый фактларны булдырмау чарасын
күрергә бик вакыт инде.
Р. Гыйззәтулли
на.