Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИТЕЗ ЕГЕТЛӘР

А. ӘХМӘТ
*

Бу егетләрне җитез дип әйтү генә аз. Алар —
җитезләрнең дә җитезе, кыюларның да кыюлары.
Аларны разведчик дип йөртәләр. Бу егетләр бар да зифа
буйлы, сукса тимер өзәрлек таза, спай һәм җыйнак
егетләр. Разведчикларның күзләре, бөркет күзедәй,
үткен, колаклары сак була. Ә эшләре, аларның — тә-
вәккәллек
, кыюлык, кискен хәрәкәт дпгән сүз!
Кояш баедымы, разведчик егетләр авыр юлга
чыгалар. Ай болытлар арасына кереп яшерендеме, алар
дошман ягына чыгып китәләр. Анда алар фашист
ерткычларны аулыйлар
, тереләй тотып алып кайтып,
штабка тапшыралар. Шуның өстенә разведчик халкы
дошманның көче күпме, ут точкалары кайда ур-
нашканлыгын да беле
п кайта. Билгеле, бу эшләрне
башкару гаять читен һәм куркыныч. Чөнки
немецның
көчләрен белү өчен, яисә тере немецны тотып алып
кайту өчен разведчикларга дошман ягына чыгарга
кирәк. Дошман ягы
на чыгу өчен аның миналанган кыр-
ларын үтәргә, чәнечкеле тимер чыбык киртәләрен
кичәргә туры килә. Шуның өстенә бу эшләр дошман
сизмәслек итеп эшләнергә тиеш. Дошман үз ягында
йөргән безнең разведчикларны сизеп калып, эшне
бозмасын өчен разведч
ик егетләр гаять житез хәрәкәт
итәләр. Алар тып-ты
н йөриләр. Көтелмәгәндә хәрәкәт
итәләр. Кыш көне булса, ап-ак халатлар кияләр. Ә җәен
исә аларны инде яшел үләннәрдән асрый алуы кыен
була.
Татарстанның Кызыл Йолдыз районы. Югары
Тимерлек авылы колхозчысы Мәүлә Вәлиуллин
да
җитез һәм кыю разведчик. Ул да
, башка разведчиклар
кебек, автоматын асып, биленә кечкенә
, үткен хәнҗәрен
тагын, беләгенә комгасын киеп ала да
, дошман тылына
йөри.
Мәүлә «Я
ңа юл» колхозыннан сугыш башланган
елны ук киткән. Өч ел инде ул үзенең инанычлы дусты
— автоматы белән бергәләп,
гитлер этләрен кыра.
Кайберләре
н ул үтерми, тереләй тотып, штабка китереп
тапшыра.
Шулай, бер вакыт алты разведчик, неме
цларның
«телен» тотып китерергә дип, юлга чыга. Алар арасыпда
Мәүлә Вәлиуллин да бара. Алар киткәндә, җир өсте
караңгыланган, ай да калы
н болытлар арасына кереп
яшеренгән була. Алтысы да тап-таза, кып-кызыл йөзле
,
алтысы да озын, зифа буйлы булып өлгергән егетләр
немец ерткычларын «ауларга» китәләр. Башта алар, кыр
казлары кебек, тезелешеп, бер эзгә генә басып баралар.
Соңыннан икегә бүленәләр.
Иң алда алтының башлыгы
гвардия сержанты белорусе егете Гуревич бара. Аның
артыннан ук гвардия рядовое, татар егете Мәүлә
Вәлиуллин атлый. Алар
ның барсы да үлән кебек ямь-
яшел плащ-палаткаларга төренгәннәр
, — әйтерсең,
яшел куаклар атлап баралар.
Кинәт, сержант туктый һәм чүгәли. Разведчиклар
хәрәкәтсез калалар. Ләкин кыштырдаган нәрсә дошман
түгел, ә бик матур, спай кыр кәҗәсе булып чыга. Ул,

нәрсәдәндер өркеп, зур сары күзләре белән карана-
кара
на, йөгереп үтеп китә.
Җитез егетләр юлларын дәвам иттерәләр. Менә —
ачыклык. Куе үләннәр һәм төрле-төрле чәчәкләргә
төренгән зур аланлыкка җитәләр. Командир, сузылып
җиргә ята да
, пластунча шуыша башлый. Башкалар да,
тпрәп суда йөзгән кебек, әле кулларын, әле аякларын
хәрәкәтләндереп, шуыша-шуыша аланлыкны үтәләр.
Куе үлә
ннәр безнекеләрне дошман күзеннән саклыйлар.
Яңадан урманлык. Ә урманны икегә ярып, борыла-
бор
ыла юл сузыла. Сержант, куллары белән изәп, нидер
аңлата. Разведчикларның өчесе юлның бер ягына,
калган өчесе юлның икенче ягына сузылып яталар. Бик
озак яталар алай. Ләкин юлдан үтүче кеше күренми.
Җәйге т
өн кыска була бит. Ул арада инде сызылып
таң ата башлый. Урма
н эчендә кошларның симфоник
оркестры башлана. Ләки
н бер яктарак, куе таллыкта,
сайраучы бер кош
чыкның тавышы башка кошларның тавышыннан
б
өтенләй аерылып тора. Бу кошчыкның сайравын
ишетмәгән кешенең ишетәсе килә. Ә бер тапкыр
ишеткән кешенең бу сайрауны h
әp җәйне, һәр айны,
хәтта һәр к
өнне тыңлыйсы гына килеп тора. Җирдәге
барлык кешеләр
не үзенә әсир иткән бу кошчык әле чут-
чут итеп куя, әле матур гы
на, ягымлы гына итеп сыз-
гыра башлый. Шунда ук кырт кисеп, тавышын үзгәртә
дә, мо
ңлы гына итеп сузып-сузып сайрап җибәрә. Бу —
табигатьнең данлыклы җырчысы, җырчы кошлар
лауреаты — сандугач.
Разведчиклар, үзләренең дошман ягында
икәнлекләрен онытмаска тырышып, шулай да сандугач
сайравы
н тыңлыйлар. Карар күзгә матур булмаган бу
кечкенә кошчык, кешеләрне дәһшәтле сугышта
н беразга
гы
на булса да аерып торырга тырышкан төсле, ярсып-
ярсып сайрый. Оз
ын, куе үлән арасында сузылып яткан
Мәүләнең күз алдына ерак Татарстанның Югары
Тпмерлек авылы к
илеп баса. Әнә, Мәүлә сугышка
киткәндә генә дө
ньяга килгән малае Мөгыйн йөгереп
йөри. Менә ун яшьлек Р
әшидәсе, нәни чиләкләрен асып,
судан кайтып килә.
Әпә...
Кинәт ат пошкыруы ишетелә. Разведчикларның
үткен күзләре тавыш килгән якка текәләләр. Тәгәрмәч
тавышлары да ачык ишетелә башлый.
Йөз метрлар
чамасындагы ераклыкта немецларның ике тәгәрмәчле
арбадагы кухнялары күренә. А
ны, койрыклары тип-ти-
гез итеп киселгән зур ике ат тарты
п килә. Кухня өстендә
кукраеп, ак халат кигән, муйны
на автомат аскан җирән
фриц утыра. Аның табак кебек киң бите кояшка
кызарган, күзләре шеше
неп беткән. Немец повары
шыксыз күзләрен бер йомып, бер ачып йокымсырап
утыра. Кухня артыннан
икенче бер фриц килә. Бу
фрицның бармаклары курок я
нында гына. Ул, андый-
мо
ндый хәл була калса, хәзер курокка басарга гына
тора...
Гвардеец Вәлиуллин Гуревичка кара
п ала, ул да аңа
борыла һәм: «Бу мәльгун
нәрне ычкындырырга
ярамы
й» дигән караш ташлый. Вәлиуллин аңа баш ия.
Кайчан ташланырга,
ничек эләктерергә, кайсын
чәнчелдерергә, кайсын «тел» итеп алырга
кирәклеген
һәрбер разведчик яхшы белә. Кухня разведчиклар
турысына килеп җитүгә, и
ң элек, яшен тизлеге белән,
командир күтәрелә. А
ның артыннан ук Мәүлә
Вәлиуллин дә тора. Т
ылның икенче ягындагылар да
гаҗәеп бер җитезлек белә
н Фрицларга ташланалар.
Командир һәм тагы
н берничә разведчик кухняның
артыннан килүче автоматлы немецка ташланалар. Фриц
тиз ге
нә автоматының курогына баса. Ләкин, ни өчен-
дер, а
ның автоматы атылмый. Аны Гуревич шунда ук
хәнҗәре бел
ән кадап, җиргә аудара. Ә Мәүлә исә, арслан
кебек, кухня өстендәге поварга ыргыла.
Иң элек ул аны
сөйрәп, җиргә төшерә. Аннан соң, тавыш-фәлән
чыгармасын дип, чукмар кебек түгәрәк, гер кебек авыр
куллары белән Фри
ц-поварның «ипи шүрлегенә» бер-
ике менеп төшә. Ләкин ерткыч фр
иц хәзер юашланган
була инде. Ул кычкырырга һич уйламый. Ик
е кулын
күтәргән килеш, дерелд
и-дерелди:
— Гитлер капут!—дип кенә куя.
Җитез егетләр үзләренең сугышчан эшләрен, күз
ачып йомганчы диярлек, башкаралар. Кухняны саклап
килүче Фриц шунда ук аягын суза. А
ның
документларын разведчиклар үзләре белән алалар. Ә
кухня өстенә утырып йокымсырап килгән табак битле
поварның йокысы күптән качкан, туктаусыз:
— Гитлер капут!—дигән сүзен кабатлый.
Фрицның бу кыланышы Мәүләнең ачуын арттыра.
Ул:
— Хальт!
дип кискен итеп кычкыра да, яңадан
тегеңә берне куйдырып ала.
Разведчиклар «тел»не алып китәләр. Ул, «Яңа юл»
колхозчысының авыр йодырыклары төшкәннән соң,
сөйләшмәс була. Фр
иц, өйрәткән эт кебек, нәрсә
әйтелсә, шуңа риза булып, алдап китә. Безнең егетләр
шуышырга кушса, ул шуыша, тор д
исәләр, тора,
йөгерергә кушсалар, йөгерә.
Җитез егетләр фр
иц-поварны штабка илтеп
тапшыралар? Анда поварга теләсә никадәр сөйләргә
ирек бирелә. Ул безгә б
ик кирәкле мәгълүматлар бирә.
Чө
нки аш пешерүче үз кухнясыннан нинди
частьларның аш алуын һәм күпме кешенең аш ашавы
н
яхшы белә. Ә аларны белү, билгеле, безгә дә файдалы.
Җитез егетләрнең берсе, безнең якташыбыз Мәүлә
Вәлиуллин немецларның б
ик күп «тел»ләрен тотып
алып кайтуда катпаша. Бу кыю разведчикның һәрбер
батырлыгы искә алына, һәрбер кыюлыгына тиешле бәя
бирелә.
Ун яшьлек Раш
идәнең, 3 яшьлек Мотыйкның
әтиләре Мәүлә әнә шундый данлыклы разведчик. Аның
киң күкрәгендә Ватан сугышы орде
ны балкып тора.
Аның күкрәген гвардия билгесе бизи. Аның уң як кесәсе
өстендә «Отличный разведчик» билгесе. Болар бар да
безнең якташыбыз, коммунист Вәл
иуллинның ба-
тырлык
, гайрәтлелек билгеләре. Аның күкрәгендә
кызыл һәм сары тасма билгеләр дә бар. Алар Мәүлә
Вәл
иуллинның миллион малайларның һәм миллион кыз-
ларның бәхетләре, ирекләре өчен кан коюына шаһит
булып торалар.

Белоруссия, 1914 ел.