Логотип Казан Утлары
Публицистика

А. РАСИХНЫҢ БЕР ХИКӘЯСЕ ТУРЫНДА


Мәхәббәт — мәңгелек тема. Аның турында сансыз
күп язганнар һәм тагын да күбрәк язылыр. Без — совет
кешеләре, әнә шушы мәңгелекнең
иң югары баскычына
баскан килеш
, мәхәббәт сүзенә яңа һәм киң төшенчәләр
салып калдыручылар булачакбыз. Чөнки бүгенге к
өнне
бөтен җир шарын фашизм коллыгыннан, немец
вәхшәтеннән саклап калучылар, кешелекне бәхетле
итүчеләр армиясене
ң иң алдынгы көче булып безнең
советлар халкы санала. Бу көч
, бу фидакарьлыкның төп
чыганакларыннан берсе — мәхәббәт, ягън
и Советлар
Союзы халыкларының хакыйкатьне, тигез бәхетне
сөюе, әлбәттә.
Наилә
Ихсанова кебек («Совет әдәбияты» М 4. А.
Расих хикәясенең баш герое), 17—18 яшьлек кызларны
сугыш сафына алып барган һәм аларны оста күзәтүче,
дөньяда тине булмаган батыр солдат итеп үстергән көч
тә әнә шул мәхәббәт. Югары сыйфатлар белән
сугарылган я
ңа, советчыл мәхәббәт. Яшь язучы А.
Расих иптәшне
ң дә «Сагынылган мәхәббәт»
хикәясендәге төп идея шушы мәсьәләгә корылган. Бу —
әлбәттә, изге һәм һәркемнең тойгыларын уята торган
тема.
М
ин монда, тәнкыйть ишекләрен тулы ачып,
әсәрнең барлык почмакларын җилкәреп чыгарга
җыенмыйм һәм «гомумән матур» яки «гомумән
яраклы» дип әйтелә торган гадәти
, ләкин җавапсыз
фразалар артына торып калырга да теләмим.
Өлкән лейтенант Ильяс Сабиров, әйтүенә
тараганда, моңарчы да бер-ике-өч тапкыр «гыйшык
булып алган» икән инде. Менә бүген дә,
Наиләне күрү
белән, аңарда әнә шушы «гыйшыкларын сагыну» кебек
бер тойгы уяна. Бу соң балалык, яки әсәрнең герое
әйтмешли, күзе күрү беләп күңеле ашкынучан
үсмерлек булып чыкмасмы?
Һәм аның «мәхәббәт
мәсьәләсендә бик уңмаган кеше булуы» дәвам итмәсме?
Ниһаять, чын гыйшыкта у
ңу-уңмау турында сөйләргә
урын бармы? Минемчә, бу турыда Чехов геройларын-
нан берсе әйткән сүз дөрес: сөясең икән, бернәрсәгә дә
карамыйча һәм берни белә
н дә хисаплашмыйча сөй.
Л. Җәләй иптәшнең әдәби образ, тел, тиль мәсьәләләре буенча шактый гына үтен якларны күтәргән бу мәкаләсен журналда

урнаштыру белән бергә, редакция аның кайбер нәтиҗәләре белән килешеп җитмәгәнлеген белдерә һәм иптәшләрнең, бу
мәсьәләләрне киңәйтеп, үзләренең фикерләре белән катнашула
рын көтеп кала.
Ильяс образын менә бу сорауларга ачыгырак
җавап бирә торган итеп төгәлләү, үстерү кирәклек
сизелә. Юкса, а
ның мәхәббәте үткәндәге «гыйшык
хәлләре» бел
ән көтеп алынган яңа гыйшык арасында
тирбәлеп торган бер күрелеш төсендә генә кала.
Гыйшык, мәхәббәттә җе
нси сайланышның
йогынтысы, әлбәттә, язучы моны көчле матур итеп
күрсәтергә тиеш. Ләкин моның белә
н генә чикләнү һич
ярамый, чөнки хәл
иткеч яклар психологик һәм
иҗтимагый факторларда
н тора. Димәк, язучының төп
бурычы да шушылар
ның ачкычын табудан гыйбарәт.
Бу, билгеле, язучыдан зур осталык, тапкырлык һәм
дөньяга карашның киңлеген сорый.
Ачкыч, гадәттә, үзе бәләкәй була, әмма б
ик зур
биналарның эченә керергә ярдәм итә. Әдәби
типларның рух хадисәсе
н ача торган ачкыч та, асылда,
бик җыйнак булырга тиеш. Попова
ның рухи байлыгын
А. П. Чехов «Тобига бүген солыны бөтенләй үк бирмәгез» дигән фраза белән ачкан да салган (а
ның «Аю»
дигән пьесасын кара). Ибрай Гази иптәш бәләкәй ге
нә
бер очерк күләмендә алып, Әхмәт бабайның көчле,
һичбер төрле дошман карашында баш ими торга
н горур
җанын, «... таныш кеше итеп, мин аңарга бу юлы биш
камчыга да төзәтеп бирермен» дигән нәфрәтле сарказм
бел
ән ачып салган.

«Сагынылган мәхәббәт»
нең баш герое Ильяс та
кичерешләргә бай гына, а
ның да рух хәзинәсе буш түгел.
Ләк
ин бикле. Язучы әле ачкыч сайлап җиткермәгән.
Наилә образы тагын да йомыграк бирелгән. Ул үзе
тере кеше, ләк
ин рух санламы омтылышы бер сызык
буйлап кына тартылганлык» аркасында, аның да уй
байлыгы, ягъни кеше буларак катлаучылыгы ачылмый
кала. Наиләнең башында бер уй — тизрәк разведкага
бару. Бу, әлбәттә, көчле мотив. Укучыда да дәрт тудыра,
һәм укучы
Наиләнең разведкага баруып, батырлык
күрсәтүен түземсезлек белә
н көтә, ягъни хикәянең шул
җ
иренә тизрәк барып җитәргә ашыга. Ләкин аның бу
ашкынулары көтелгән максатка ирешә алмый калалар.
Чөнки Наилә башыннан кичкән вакыйгалар, б
ик кискен
булуларына карамастан, эффектсыз үтәләр.
Ник соң алай?
Ни өчен соң Миңлекамалның (М. Әмир пьесасында) ире
үлү турындагы хатны укыганын карап торучы
тамашачылар елыйлар, ягъни а
ның хәлен уртаклашалар
да, исмен окопы
на япа-ялгызы барып кергән унҗиде
яшьлек Наилә белән бергә була алмыйлар? Асылда,
киресенчә булырга тиеш иде дип әйтә алабыз ич. Фактта
менә шулай килеп чыга, һәм бу бик табигый дә. Чөнки,
мәсәлән, М. Әмир Миңлекамал йөрәгендәге патриотик
җепләрне тамашачылар йөрәге белән тоташтырырлык
итеп үрә алган булса,
Наилә йөрәгендәге җепләр исә
сүтелми дә, үрелми дә калганнар. Язучы апы, кеше
буларак, уйлаучы, кичеренүче, яшәргә омтылучы
, шул ук
вакытта дошманга нәфрәт утында янучы, кыскасы, тере
итеп түгел, бәлки механик рәвештә хәрәкәт итүче генә
итеп ясаган да куйган. Наиләнең укучы йөрәгенә кереп
утыра алмавы да шуннан килә. Димәк,
Наилә төп образ
дәрәҗәсенә күтәрелмәгән.
Наилә образының төп кимчелеге, әйткәнебезчә, а
ның
эчке дөньясы, куркыныч минутлардагы рухи
кичерешләре ачып бирелмәүдә. «Мондый минутларда
кешеләр күбрәк үзләре турында уйлауча
н булалар.
Кичерик без алар
ны моның өчен...» ди Ибрай Гази («Акимчелегелар
өчәү иде»). Әйтергә кирәк, авторның объектив була алуы
аркасында, ягъни геройларының үзләре турында
уйлауларын кичерә белүе аркасында, «Алар өчәү иде»
әдәби төгәлләшкән
һәм укучыга тулысы белән җитә
торган әсәр булып чыккан да.
Б
өтен бер өер дошманга геройларча каршы тора
алган өч бөртек совет егете
нең «я үләбез, я җиңеп
чыгабыз» дип уйлавына кем сокланмас? Бер ялгызы
дошман оясына бары
п керә алган унҗиде яшьлек
Наиләнең катлаулы кичерешләрен укучыдан яшереп
калуны һич кичереп булмый. Наилә — ул
, барыннан да
элек, кеше, борып җибәрелгән машина да, шулай ук
уйнап кына хәрәкәт
иттерелә торган курчак та түгел,
немец ерткычларына каршы үч алу хисе беләп янучы
кеше. Укучының да теләге а
ны — тулы канлы кеше итеп
күрү. Автор моны бирә алмаган
, хикәянең иң зур
кимчелеге шунда.
Сүз уңае
нда «Сагынылган мәхәббәт»нең теле
турында да бераз кагылып китик.
Мәсьәлә ачык — язучы тел остасы булырга тиеш.
«Остасы» д
игән атама үз эченә бик күп тармакларны ала.
Ул тармакларның барын бер учмага җыйсаң,
художестволы тел логик яктан бай, эстетик күркәм —
аһәңле булырга тиеш д
игән билгеләмә килеп чыга. Бу исә,
үз чиратында, язучыга бик күп һәм четерекле йомыш
куша. Димәк
, сүзләрне сайлаганда аларның эчтәлек һәм
формаларына, логик тирән, эмоциональ тойгылы, аһәңле
булуларына
игътибар итү, гали тел белән әйткәндә,
аларны айкау һәм буйларын үлчәү кирәк була. Сүзләрне
сайлау шул ук вакытта алар
ны җөмлә калыбына
укмаштыру мәсьәләсен дә к
итереп чыгара. Сүзләр,
грамматик алымнар сайлау ул үзе шушы телдә
яшәгән
синонимик байлыктан дөрес файдалана алу дигән
зур бер мәсьәләгә барып терәлә. Кыскасы, язучы шушы
халыкчың т
өп хәзинәсендәге бөтен байлыкны
үзләштергәч а
ны үз урынында дөрес итеп
кулла
на белергә тиеш. Хәтта алай гына да түгел,
шагый
рь һәм әдипләрдән мәгълүм күләмдә тол иҗатчыгы
булу да таләп ителә.