Логотип Казан Утлары
Юлъязма

ЮЛ ЯЗМАЛАРЫ


ИДЕЛ БУЙЛАРЫ
Яз ае
ның соңгы көннәре. Ульянов шәһәреннән киткәннән соң безнең пароход йөрешен тизләтте. Якты чакта пассажирларыма Жигули тауларын күрсәтеп калыйм дип ашыга ахырысы. Бер тәүлектән артык яуган яңгырдан соң, яз кояшы нык кына кыздырды. Әнә шулай тырышып, җир өстендәге тереклекләргә яшәү өчен кирәк булгап шифалы сулышып бөркеп арыды, күрәсең, кызгылт төскә кереп, түбәнгә, таулар башына таба авышты. Әйләнә тпрәдә җил дә, давыл да, шау-шулы авазлар да ишетелми. Бөтен табигатьтә ниндидер өлкән тынлык. Чал Идел өсте дә, сихерле көзге кебек, тын гына җәелеп ята.
Ялтырап ятка
н Идел өстен чуарлатып, анда-санда салмак кына саллар агалар. Тирән тобаларга, чупгыл урыннарга көймәләре белән балыкчы бабайлар кереп утырганнар да, кайсы кармак, кайсы җәтмә, кайсылары җылым салалар. Ара-тирә кыр казыдай баржалар таккан буксир пароходлары, әллә кайдан аваз биреп, безнең белән исәнләшеп узалар. Яр буенда таулар, урманнар, туера таллыклар, хәтфә төсле яшел болынлыклар, иген кырлары, җимеш, яшелчә бакчалары яшәреп калалар.
Гигант һава корабларын озата барган истребительләр шикелле, безнең пароход артыннан төркем-төркем яр карлыгачлары, акчарлаклар очалар.
Пароход артыннан ургылып, кузгалып калган дулкыннар, ө
ерелеп-өерелеп торалар да, ахырында әйләнеп төшеп, Идел өстендәге чүп-чарларны читкә куалар.
Кояшлы матур көн булганга яшь юлчылар бүген каюталарына кермиләр, көлешә-көлешә палубада сөйләшеп йөриләр. Урта яшьтәгеләр — сугыш турында, халыкара хәлләр турында, аерым дәүләтләрнең политик платформалары турында төрле бәхәсләр, әңгәмәләр алып баралар. Хәрәкәткә саран картлар йомшак креслоларга кыры
н ятып, газета-журнал, китап укып баралар. Аскы катта да тормыш кайный, һәркем үз эшендә — кайсы юына, кайсы кырына, кайсы тәмләм чәй эчә, кайсы гырлый-гырлый йокы симертә. Тик бер кыз гына, пароход койрыгына кырын яткан да:
— Стенада ике табель,

Берсе календарь микән,

Әллә ранен, әллә үлгән,

 Әллә пленда микән?
дип моңлана. Ан
ың тавышы көчле булмаса да, татар көйләренең эчке аһәңләрен, тирән тойгыларын оста чагылдырып, йөрәккә сала.
Җырлаган җырларының мәгънәләренә караганда, фронтта булган иң якын кешесенең язмышы турында кайгырып моңланганы аңлашыла. Әйе, немец илбасарлары тарафыннан көчләп безгә тагылгап бу сугыш бик күпләрне сагынып җырлатырга, бик күпләрне ачы күз яшьләре белән җылатырга мәҗбүр итте. Шул турыда тирән уйларга чумган хәлемнән пароход кычкыртып уятты, әйләнеп карасам, алдыбызда Ставрополь пристане тора иде. Безнең пароход монда озак тормады, төшерәсе кешеләрен төшереп, утыртасылары
н тиз генә утыртты да, берсе артыннан икенче свистокларын биреп, китеп тә барды.
Ставрополь шәһәреннән китү белән зәңгәр һава итәгендә оста табигать кулы белән тезелгән искиткеч тезмә мәрҗәннәр булып Жигули таулары күренә башлыйлар. Алар әле с
иннән 4—5 километр ераклыкта булсалар да, гүзәл бер манзара хасил итеп, күзләрне үзләренә тарталар. Син анда җиткәндә бишектәге бала шикелле тирбәтеп илтүче пароходны да, матур Иделне дә истән чыгарасың, аңа кадәр уйлап килгән уйларыңнан онытылып, хыял дәрьясына чумасың. Иделнең сул ягында җәелгән яшел болынлыклар, таллыклар, куе камышлыклар, алар арасында ялтырап яткан
зәңгәр күлләр с
ине җәлеп итәргә теләсәләр дә, ләкин тылсымлы көч белән әсирләнгән гашыйк үз сөйгәненнән күзен ала алмаганы төсле, Жигулига текәлгән күзләреңне аерып ала алмыйсың. Син Фәкать аның турында уйлыйсың, аның турында сөйлисең, аның турында чыгарылган әкиятләрне тыңлыйсың.
Жигули тауларының биләгән урыны зур түгел, ул бары тик туксан километр чамасындагы озынлыкка сузылган таулар тезмәсеннән тора.
Бу тауларга бирелгән Ж
игули исеменец тарихы болай дип мәгънә бирәләр: кайчандыр бу таулар арасында яшәгән юлбасарлар, Идел өстеннән килүче сәүдә көймәләрен тотып алганнар да, хуҗасының акчасын сораганнар. Хуҗа бирмәгән һәм яшергән җирен дә әйтмәгән. Шуннан соң юлбасарлар теге хуҗаны чишендереп «янган пиннек» бәйләме белән сугалар, акчаларның кайдалыгып әйттерәләр. Янәсе менә шул вакыйгадан соң ул тауларга Жигули («жечь на венниках») исемен биреп калдыралар.
Ж
игули тауларының иң биекләре дә өч йөз метрдан артмыйлар. Алар, биеклек белән түгел, табигать байлыкларына, матур манзараларга бай булулары белән даи алганнар. Аларның һәркайсы нинди дә булса бер вакыйганың тарихы, геройлар исеме белән бәйләнгән. Мәсәлән: «Патша курганы», «Каравыл кашлагы», «Стенка Разин бүреге», «Федька түбәсе» һәм башкалар дип йөртеләләр.
Аларның иң б
иеге һәм иң матуры — «Каравыл кашлагы». Аның түбәсенә менеп караганда, әйләнә-тирәдәге авыллар, шәһәрләр йөз километрларгача ераклыктан күренә, хәтта ачык һавалы көннәрдә Ульянов шәһәре дә күренеп тора диләр. Борынгы заманнарда Идел өстеннән килгән дошманнарны карап тору өчен бу тау каравыллык урылып үтәгән булса кирәк. Шуның өчен дә аңар «Каравыл кашлагы» дип исем биргәннәр.
Жигули таулары табигый матурлыклары белән безне сокландырган кебек, үзләренең тарихта тоткан урыннары беләп дә ихтирамыбызны җәлеп иткән җирләр булып торалар. Без
, әлбәттә, иске тарихчылар тарафыннан бирелгән «Юлбасарлар оясы» дигән хурлыклы исем белән килешә алмыйбыз. Без аны киң халык массаларын изүгә корылган рус самодержавиесенең коллык богауларын өзәргә омтылучы, халыкка ирек даулаучы «лачыннар оясы» дип тапыйбыз. Чөнки халык иреге өчен көрәшүче Стенька Разин, Федька Шилудяк, Заметаев, Булавиннар беренче кат шушы таулар арасыннан чыгып патша гаскәрләренә, бояр көймәләренә һөҗүм иткәннәр. Кайберләре авыр минутларында шул тауларга килеп сыенганнар, ачы язмышларының соңгы кәсәләрне шунда эчкәннәр.
Менә хәзер безнең алдыбызда түземсезлек белән көтеп алган таулар дөньясы. Әйт
ерсең лә алар оста архитекторлар планы белән төзелгәннәр. Әйтерсең лә уңган куллы ташчылар тарафыннан киртләч-киртләч итеп берсе өстенә икенчеләре өелгән. Әйтерсең лә бу тауларлы Алып батыр кебек кешеләргә Иделдән күккә менеп йөрер өчен баскыч-баскыч итеп оста куллар тезеп куйганнар. Әйтерсең лә бу матурлык патшалыгына Идел ягыннан җен, пәриләр, албасты-шүрәлеләр һөҗүм итмәсеннәр дип, биек тау итәкләрен таш кыялар итеп коеп коелганнар. Бу тауларның өсләрендә, тирән чокырларында, тау араларында нинди генә агачлар, нинди генә җимешләр, нинди генә үсемлекләр үсмиләр? Икешәр йөз ел яшәгән карт имәннәр дисеңме, очына кадәр бер генә ботак та чыгармыйча үскән зифа буйлы наратлар дисеңме, яфракларыннан баллар тамып торган таза гәүдәле юкәләр дисеңме, каты чаганнар, чаерлы элмәләр, карулы карамалар, яшел чыршылар, исле артышлар, ап-ак каеннар, тынгысыз усаклар, уяу тирәкләр — бар да, бар да монда үсеп торалар.
Бу яшеллек, бу матурлык, бу тынычлык дө
ньясына барып керү белән көндезге кызу кояштан әлсерәгән тәнгә рәхәт салкынлык, борынга хуш исләр бөркелә. Шушындый гүзәл илдә яшәүче халкыңа — «без бәхетле!» дип кычкырасы, Идел буен сайлап утыручы бабаларыбызга мең-мец рәхмәтләр әйтәсе килә. Әйе, Идел буе илебезнең тарихы, бөек- кешеләребезнең тормышы, халыкларыбызның бәхете белән, бүгенге азат тормышы өчен көрәшләр белән бәйләнгән. Даһи Ленин, Максим Горькийлар, Хөсәен Ямашев, Габдулла Тукаевлар Идел буенда тудылар, Идел буеның икмәк- тозын ашап, тәмле суын эчеп үстеләр. Менә шушы бөек кешеләр Ватанына, матур Идел буйларына, ата-бабаларыбызпыц сөякләре күмелгән мокатьдәс җиребезгә немец оккулантлары канлы кулларын суздылар. Халкыбызның хезмәт даны, гасырлар буе көрәшеп түккән каны бәрабәренә алган ирегебезне буарга теләп, канга сусаган ач шакаллар төсле Идел буена ыргылдылар.
Моннан ике ел элек
Идел буенда авыр кайгы, ачы хәсрәт көннәре иде. Шулай да безнең мәгърур халык төшенкелеккә бирелмәде, туган куркыныч алдында баш имәде, алдагы җиңүләребезгә ыншанып, көрәшне дәвам иттерде. Катерларга, буксирларга, пароходларга төялгән сугыш коралларын, илебезнең бик күп мактаулы улларын чал Идел, үзенең аркасында ташып, дошманның хурлыклы һәлакәтенә көч хәзерләде.
СТАЛИНГРАД
Кө
н бик аяз һәм кояшлы. Көньяк һавасының дымсыз, кырыс җиле, күккә таба тырпаеп үскән тирәк яфракларын калтыратып уза да, Дон далаларына җәелгән игеннәрне әкрен генә дулкынлата иде. Чынлап та, Идел буйлап түбәп таба төшкән саен, һава алмашынган кебек, әйләнә-тирәдәге табигать бизәкләре дә үзгәрә баралар. Бу тирәләрдә инде безнең урта Идел буена хас булган матур таулар, яшел урманнар, таллыкны болыннар азая, тәнне кытыклап иркәләүче йомшак җилләр дә кырысланалар. Хәтта Идел суынып да төсе, үзгәргән кебек, болганчык һәм сары булып күренә. Безнең пароходыбыз, боларпың берсенә дә исе китмичә, һаман алга ашыга.
Бер вакытны салонда матур музыка авазы ишетелде, кемнәрдер көчле лирик тавыш белән җырлап җибәрделәр. Бөте
н пассажирлар залга җыр-музыка тыңларга җыйналдылар. Фашист тырнагыннан коткарылган шәһәрләрнең берсенә баручы артистлар коллективы тарафыннан юлчыларга бирелә торган концерт башланды. Юлчылар, кайсы-кайда урнашып, җыр, музыка тыңларга керештеләр. Концерт бай, программасы зур иде, рус, Европа классик музыкасыннан бик күп үрнәкләр бирү белән бергә, хореография-бию номерлары да башкарылды, бик күп санда халык көйләре, совет композиторларының популяр музыкалары үтәлде, бөтен җыйналган халык йотлыгып тыңлады, һәрбер артистның иҗатыннан соң кузгалган көчле кул чабу, алкышлаулар Идел буен яңгыратты. Менә бер вакытны халык арасыннан кемдер «Сталинград!» дип кычкырды. Әлеге исемне ишетү белән бөтен юлчыларның тәннәрендә ниндидер дәрт, күзләрендә кызыксыну көче уянды. Бөтенесе җитез адымнар белән палубага йөгерделәр.
Сталинград әле ерак иде. Шулай да аның янган трубалары корыган агачлары, а
нда-монда утырып калган җимерек почмаклары бу урында кайчандыр гигант бер шәһәр булганлыгын белдереп торалар иде.
Юлчылар арасында Сталинград турында сөйләшү, аның кичергән хәлләре белән дәртләнеп кызыксыну, бәхәсләшү, белмәгәнне белергә тырышып сораштырулар куерып к
итее. Ярый әле, бәхеткә каршы, безнең арада Сталинградны биш бармагы кебек белүче бер карт булды, ул безне күп кенә аңлашылмаучылыктан коткарды. Турысын әйткәндә, безнең өчен ул чып-чынлап экскурсоводлык хезмәтен үтәде. Сугышка кадәр кай җирдә нинди заводлар, нинди урамнар, нинди культура йортлары булганын, хәзерге көндә алар урынында таш, тимер өемнәре генә калганын сөйләп бара торгач, шәһәргә килеп тә җиткәнбез. Пароход, көчле аваз биреп пристаньга туктады.
Элекке Цар
ицын турында бер сәяхәтче болай дип яза:

«Без извозчик алдык та, күрергә мөмкин булган җирләрен тиз генә карап чыктык. Дөресен әйткәндә, бу шәһәрдә карарлык бернәрсә дә юк. Хәтта монда салынган чиркәүләр дә гади авыл чиркәвеннән аерылмыйлар, кеше күзен үзенә тартырлык бер соборы да юк. Берничә урамыннан башкалары түшәлмәгән, гомумән, тимер юл челтәре пристане булуга карамастан, бер авылдан артык җире күренми» ди. Чыннан да, Царицын шундый бер артта калган шәһәрләрнең берсе булса да, гражданнар сугышы елларында, дөнья империализмының төрле яктан оештырылган һөҗүменә отпор биреп, социалистик Октябрь революциябезнең уңышларын саклап калучы шәһәрләребезнең берсе булып танылды. Халыкларның бөек юлбашчысы даһи Сталин шунда, Царицын оборонасын оештырып, төрле яктан ябырылган дошманнарны тар-мар китерде. Шуның өчен дә Царицын шәһәре Сталинград исеме белән халык телендә мәңгеләште.
Аннан соң бик күп еллар үттеләр, һәрбер узга
н еллар Сталинград өчен яңадан-яңа уңышлар, яңадан-яңа казанышлар китерде. Аның әйләнә-тирәләренә «Трактор», «Кызыл Октябрь», «Баррикада» кебек гигант заводлар салынды. Иске Царицын шәһәре, яңа баштан төзелеп, илебездәге иң матур, иң гүзәл шәһәрләрнең берсе булу дәрәҗәсенә иреште.
ХӘЙРАН ШӘҺӘРНЕ ВАЙРАН ИТКӘННӘР

Немец оккупациясе һәм сугыш безнең илебезгә бпк күп афәтләр, бик күп җимерелүләр китерде. Шуларның берсе итеп, Сталинград шәһәрен алырга туры килә. Бу матур шәһәр немец машинасының иң зур һәм коточкыч ударларын корыч койма булып каршылады. Авыр газаплар, чиксез корбаннар биреп, немец армиясенең һөҗүмен туктатты, аның һәлакәтен хәзерләде... Хәзерге көндә ул көчле җпр тетрәүдән хәрәба хәленә килгән шәһәр хәлендә. Барлык йортлары, барлык корылышлары җимерелгән. Шәһәр читепдәрәк кайбер исән калган өйләр күренсә дә, алар да снаряд, бомба кыйпылчыклары белән чуп-чуар булып тишкәләнгәннәр. Кайбер урамнарында җәяү йөрерлек тә түгел, өем-өем кирпеч таулары, бөгелгән-сыгылган тимер балкалар, тимер баганалар, астан актарылып чыгарылган водопровод трубалары аунап яталар. Сугышка кадәр булган 48.200 йортның барсы да ишелгән. Миллионлап-миллионлап халык йөртә торган көчле трамвай юллары, канализация, элемтә, телеграф электр төзелеше кораллары бар да чардакланып ватылган, актарылып ташланган, яндырылып көйдерелгән. Шул хәраба, шул өемнәр арасында янган кровать башлары, сабый балалар бишегенең кисәкләре, ванна, газ, плита тимерләре, челтәрләнеп тишелгән чиләк, табак-савыт кысаларының да аунап ятканнарын күрәсең. Бу шәһәрдә ут күрмәгән, үз тәненнән пуля, снаряд үткәрмәгән бер генә тимер, бер генә таш кисәге дә күрмисең, ишек тоткалары, вывескалар, бульвардагы тимер скамьялар, урам фонарьлары, тимер капкалар, тимер рәшәткәләр бар да бөгәрләнеп янганнар, бар да телгәләнгәннәр.
ШӘҺӘР ҖАНЛАНА
Шундый авырлыклар кичергән бу шәһәр хәзер инде әкеренләп терелә, җанлана бара. Пароходтан төшүгә тауга таба менеп киткән асфальтлы голлар, спай тротуарлар, алар тирәсенә ике яклап утыртылган яшь агачлар, сезонлы үсемлекләр гөрләп үсеп торалар. Су сату к
иоскылары, сәүдә лареклары матур итек төсле буяуга буялганнар. Бөтен җирендә паклык, чисталык аңкып тора, бер генә җирендә дә чүп-тузан әсәре күренми.
Тауны менеп җитүгә шәһәрнең үзәк өлеше башлана. Урам чатларында ак перчаткалы милиционерлар басып торалар, бер яктан икенче якка чыгып йөрү өчен күрсәтелгән урыннар, сквер, бульварларга яңа скамьялар куелган. Шактый гына яңа йортлар җиткерелгән. Җиңелрәк торгызырга мөмкин булган корпусларны төзәтергә кере
шкәләп, һәр йортта, һәр ишек алдында җырлый-җырлый кирпеч салучы ташчыларны, ишек-тәрәзә рамнары куючы столярларны, өрлек түшәм салучы балта осталарын күрәсең. Ишелгән, җимерелгән йортларның аскы катлары барсы да эшкә кертелгән, ишек алларындагы исән калган утын сарайлары, складлар, таш коймалар торак йортларына әйләндерелгән.
Шәһәр халкының беренче ихтыяҗын үтәү өчен кирәк булган водопровод, икмәк заводы, электр станциясе, трамвай юллары салынган. К
инолар, театрлар, көтепханә, уку заллары, фән-техника, югары уку йортлары, мәктәп, яслеләр, мунча, парикмахерлар ачылган. Сталинградтан эвакуация белән киткән кешеләр, шәһәрләренең җимерелеп ватылуына карамастан, башка җирдәге яхшы тормыш шартларын ташлап, һәр көн саен үз шәһәрләренә кайта торалар. Нинди дә булса бер почмак табып урнаша баралар.
Сталинградның завод-фабр
икалары да, көннән-көн яраларын төзәтеп, цех артыннан цехларын эшкә кушалар. Шулар арасында пеш оккупантларының иң каты һөҗүмнәрен күкрәгенә алган «Кызыл Октябрь» заводы, «Мин терелдем!» дигән шикелле, һәр көн саен гудок биреп, эшчеләрен эшкә чакыра. Ул хәзер фронт өчен, тыл өчен кирәк булган машиналарны бирә. Шулай ук «Баррикада», «Трактор» заводлары да әкренләп тереләләр, кирәкле продуктларны бирәләр. Бу шәһәрне илнең илбасарлары бетерергә, җир йөзеннән юк итәргә тырышсалар да, бу кара максатларына ирешә алмадылар, шәһәр, мәңгелек дан белән яңадан дөньяга туа.
Кешеләр еллар үткә
н саен күп нәрсәләрне, бик күп вакыйгаларны онытырлар, ләкин фашизмга һәлакәт китергән Сталинград шәһәрен, данлы җиңү шәһәрен мәңге онытмаслар.
ДОНБАССКА БАРЫШЛЫЙ
До
н далалары үзләрендә зур һәм фаҗигале хәлләр кичерделәр.
1918
нче елны, ике арада солых шартлары булуга да карамастан, безнең яңа гына төзелгән, тәҗрибәсез Кызыл Армиябезгә империализмының рух бирүчесе булган Кайзер Вильгельм армиясе хыянәтле рәвештә ташланып. Украина. Дон далаларына зур куркыныч тудырды. Ләкин безнең революцион халык армиябез, аларны тиз арада тар-мар итеп, ул җирләрдән сөреп чыгарды. Үзләрен генә сөю белән котырынган немецлар моны онытмадылар. Дон далаларына яңадан хуҗа булу теләге белән, икенче походларын башладылар. Аларның бу походлары тагын да куркынычрак, тагын да дәһшәтлерәк иде. 1918 нче елгы һөҗүмендә немец солдаты җәяү яки атта килгән булса, 1941-42 нче елны алар барсы да машинада, танкта, самолетларда иделәр. Дон далаларындагы сугышларда катнашкан солдатларга «җир участоклары» вәгъдә иткән Гитлер приказы белән котырынып, исерек рәвештә аяк үрә басып килделәр алар. Бензин пушкалардан, пулеметлардан туктаусыз яуган пуля, снаряд өермәләренә карамыйча, һаман алга ташландылар. Совет пулялары аларның өстенә
өзлексез ява торды, алар кырыла тордылар
, шуңа да
карамастан, саранчалар төсле һаман ябырыла бирделәр.

Әнә шулай килделәр алар, шул рәвешчә Дон
далаларына хуҗа булырга уйладылар. Немец
солдатлары гасырлар буе генштабларында төзелгән
планнарның
, эчке мәҗлесләрендә корылган кара
уйларын тормышка ашырмакчы булдылар. Дон
далаларында вәгъдә ителгән җирләрен алар алдылар,
ләкин өске катыннан түгел, астыннан — әрлән
балчыгыннан, аны да гектарлап түгел, ик
е метр
киңлегендә казылган үләксә базларыннан алдылар.
Дон далаларында булган сугышларга ел ярым
вакыт үтеп киткән булса да
, бу немец үләксәләре
күмелгән чокырлар бөтен Дон тимер юллары буйлап
сузылып яталар, өсләренә үскән тигәнәк, әрекмән,
шайтан таяклары «җиңелмәс немец армиясенә»
мәдхияләр укы
п утыралар.
ДОНБАСС
Донбасс шәһәрләре, Сталинград кебек, хәрабә
хәленә китерелгән булмасалар да
, ләкин алардагы зур
йортлар, заводлар, шахталар — бар да шартлатылган
,
яндырылган. Миңа Макеев, Сталине шәһәрләрендә
һәм алар тирәсендәге эшчеләр бистәләрендә булырга
туры килде.
Бу шәһәрләр, беренче бишьеллыкта яңа баштан
төзелеп
, гүзәл бер хәлгә китерелгән иделәр. Бигрәк тә
Сталине шәһәре сугышка кадәр Донбассның
иң
культуралы, и
ң чиста шәһәрләрнең берсе саналган.
Аның
ике-өч километрлар озынлыгында
асфальтланган киң
, төз урамнары, шул урамнар
буйлап салынган матур йортлары,
парк-бакча,
мәйданнары, иң соңгы техника сүзе буенча салынган
электр, газ станцалары, шәһәр тирәсендәге барлык
районнарны тоташтырган трамвай, трол
лейбус юллары
сокландырырлык булганнар.
Менә шул гүзәл шәһәрдәге бөте
н яңа йортлар,
мәктәпләр, институтлар, гыйлем-фән йортлары, театр,
клуб биналары немец оккупантлары тарафыннан
шартлатылган
, барсы да яндырылган, заводлар эштән
чыгарылган, шахталар күмелгән, су белән
тутырылган, кайберләре совет кешеләренең
каберләренә әверелд
ерелгән.
Хәзерге көндә Донбассның бөте
н шәһәрләрендә,
завод-шахталарында кызу хәлдә яңадан торгызу
эшләре алып барыла. Сталино шәһәрендә бик күп
йортлар төзәтелгән, бик күпләрен төзәтә
башлаганнар, шулай ук заводларның к
үп өлеше ходка
җибәрелгән, тулы рәвештә эшләп, фронт өчен кирәк
булган мет
алларны биреп яталар. Эшли башлаган
шахталарның саны көннән-көн арта бара. Чыга-
рылган күмер эшелоннары. Донбасс тимер юллары
буйлап, туктаусыз хәлдә кирәкле җирләргә агылып
торалар... Хәзерге көйдә портим, совет
органнарының, җәмәгать оешмаларының һәм барлык
шәһәр халкының игътибары Донбассны яңадай
төзекләндерү эшенә тупланган, һәрбер эшче-
хезмәткәр
, йорт хозяйкасы җимерелгән йортларны
төзәтүгә үзенең буш вакытыннан 100 сәгать эшләргә
йөкләмә алганнар. Шул йөкләмәләрен үтәү эшендә
яхшы нәтиҗәләр бирәләр.
Ирләре фронтка киткән хатын-кызлар зур
патриотлык үрнәкләре күрсәтәләр. Алар
ның бик
күпл
әре эшсез калган шахталарда эшкә керешкәннәр,
кайберләре ирләреннән дә күбрәк күмер бирү
уңышларына ирешкәннәр. Хәтта алтмышар яшьлек
пенсионер картларга кадәр кулларына иске кәйләләрен
алып, билләренә фонарьларын тагып, шахталарга төшкәннәр.
Шик юк, Донбасс терелә, тереләчәк, ләкин
немецларның Донбасста эшләгән ерткычлыклары —
совет кешеләрен, сабый балаларны базар
мәйданнарында асулары, бишәр йөз метр тпрәнлектәге
шахта коеларына ташлаулары безнең йөрәкләребездә
ачы нәфрәт тойгылары булып мәңге сакланыр.
Донбасста немецлар 22 ай булганнар. Бу
, әлбәттә,
аз вакыт түгел. Бу арада
нинди дә булса үзгәреш
булырга тиеш иде. Мин, бу мәсьәлә белән аеруча
кызыксынып, тикшере
п йөрдем. Ләкин халыкның өс-
башында, к
ием-салымында, өй җиһазларында, шулай
ук вак-төяк бизәнү әйберләрендә «менә бу немец әй-
бере» дип күрсәтерлек бер борып яулыгы һәм бер энә
дә күрмәдем.
Ике ел гомер итеп, халык өчен бер метр
мануфактура, бер пар аяк киеме, бер килограмм
ашамлык әйбере э
шләп чыгара алмаганнар. Киресенчә,
халык кулындагы әйберне күрсәләр, күзләре тойган
хәлдә, талап ала торган булганнар.
Шулай да анда-монда
, шәһәр кешеләрендә эш
киеме ите
п киеп йөргән, бигрәк тә авыл халкы өстендә
күренгән бер киемне күрергә туры килде, ул да булса —

немец солдатының мундиры. Аны да немецлар
бирмәгәннәр, ә акчага интегүче румын солдатларыннан
халык
, үзе сатып алган.
Немецлар үзләрен «без баш иючеләрнең остазлары
,
дөньяга техника-фән, культура таратучыларның
аталары» ди
п танытырга тыры-
шк
аннар. Ләкин алар булган җирләрдә калдырган
культурасызлык, әдәпсезлек, тәрбиясезлек, тупаслык,
хәтта хайваннарча гадәтләрен ишетеп хәйран каласы
ң.
Мәсәлән алар турында Донбасс татарлары бола
й
сөйлиләр:
Немец солдаты өйгә килеп керү белән, төрле якка
күзен йөртеп, эзләнергә керешә, әгәр дә аңа ошаган өй
җиһазы, кием-салым очраса
, ала да, үзенеке итеп
капчыгына сала. Өстәлендә пешкән ашыңны күрсә,
сорамый-нитми килеп утыра да
, комсызланып ашарга
ябыша, ашап туйганнан соң
, җыештырып куйган чиста
кроватеңа аякларын салмыйча үк менеп ята. Алар
идәнгә төкерү, какыруларны да гаептән санамыйлар,
кешеләрнең гореф-гадәт
, дин җолаларына ихтирам
сакламыйлар. Юынып кергәннән соң
, күзенә нинди пак
нәрсә очраса, бара да шуңа бите
н-кулын сөртә. Бер әби
белән шундый хәл була: боларда немец солдаты
квартирда тора. Бер вакытны әби
, намаз сөлгесен
җилкәсенә салып, тышка тәһарәт алырга чыга. Шул
вакытны теге, немец
, велосипед белән кайтып керә дә,
әбинең ж
илкәсеннән сөлгесен алып, шуның белән ве-
лосипедын тазартырга керешә.
Немец синдә квартирада торса, өйдә сөйләшергә
ярамый, бигрәк тә алар бала-чаганы яратмыйлар, бер
минут өйдә тормый куы
п чыгаралар.
Йокларга ятыр алдыннан өйдә карт-коры, хатын-
кыз булуга карамастан, анадан тума чишенеп, идә
н
буенча йөрергә, яисә гимнастика ясарга керешә. Ул
яткач, г
өнаһ шомлыгына каршы, берәрсе көлсә, яисә
кычкырын сөйләшсә, сикереп тора да,
ни туры килсә
шуны алып өскә җибәрә. Төнлә белән тышка чыкмый,
кулына
нинди савыт эләксә, шуны алып «төнге чүлмәк»
ясый.
Әгәр дә берничә кеше булсалар, бер-б
ерсе белән
сөйләшмиләр, һәркайсы үз алдына сызгыра, я булмаса
авыз гармоны уйный. Бу гармонь аларда шул кадәр күп
таралган, һәрбер солдатның кесәсендә берничә йөри.
Шулай ук сызгыру да аларда бер чиргә әйләнгән.
Немец солдаты өйдә утырса да
, урамда йөрсә дә, постта
торса да
, һаман сызгыра. Шуның өчен дә аларга халык
«сыбызгы» кушаматы биреп калдырган.
Хәтта алар
ның офицерлары көн кызу булса
өсләрендәге бөтен мундирларын, чалбарларын салып
ташлыйлар да
, күлмәк өстеннән коралларын тагын,
трусиктан олы урам буенча маршировать итеп йөриләр.
Менә шундый «саф ария кешесе», менә шундый

немецның "Европа культурасы!».
ТАТАРЛАР
Донбасс — татар хезмәт ияләрен бик күптәннән
бирле үзенә тарткан, алар
ның авыл тормышларының
җәфаларын уртаклашкан, аларны эшкә, хезмәткә
өйрәткән җ
ирләрнен берсе.
Самодержавие һәм авыр экс
плоатация астында
изелгән, авыр язмышы белән көрәшә алмаган хезмәт
ияләре кайдадыр еракта, күмер иле барлыгын
ишетеп. 19 нчы ел башларында ук
Идел, Кама
буйларыннан, бәләкәй арбаларга балаларын утыртып,
җәяүләп Донбасска китә торган булганнар. Билгеле,
аларны айда майлы коймак көтмәгән. Шулай да эш өчен
яралган таза кулларга хезмәт юанычы табылган,
рәхимсез эксплоатац
ия астында булса да яшәү өчен
кирәк булган җимне тапканнар.
Со
ңга таба, бигрәк тә революциядән соң, Донбасс
Урал шахталары татар хезмәт ияләренең икенче тугай
җире булуга иреште. Ватан сугышына кадәр
Донбасста күпме татар эшләве турында аерым
статистика материаллары китерә алмасам да
, Макеев,
Горловка, Кадиевка кебек җирләрдә беренче баскыч
һәм тулы булмага
н урта мәктәпләр булуы, аерым татар
клублары яшәве, татар т
елендә газеталар чыгарылуы бу
җирләрдә татарларның саны шактый булганны күрсәтә.
Шулай ук техник интеллигенциядән шахта
мөдирләре, шахта начальниклары, бригадирлар
,
десятниклар, партия, профсоюз, культура
работникларының, бөтен Союз күләмендә да
н алган
стахановчы мастерларның булуы турында үзәк
газеталар битендә укып белә идек.
Ватан сугышы башланып
, Донбасска куркыныч туу
белән
, татар шахтерларының күбесе кулларына корал
алып, башка халыклар беләп бергә, үз Донбассларын, үз
илләрен дошманнан саклау эшенә керешкән,
кайберләре эчке Россиягә кайтканнар. Кайберләре
немец оккупациясе астында калы
п, төрле авырлыклар
кичергә
ннәр. Оккупация вакытында татарларның бер
өлеше, Германия кома
ндованиесенең аерым приказы
буенча, завод-шахталарда эшләргә мәҗбүр ителгән. Бик
күп татар яшьләре көчләп Германиягә озатылган.

Икенче өлеше Германиягә озатылу, немецлар
кулы астында завод-шахталарда эшләү каторгасыннан
котылу теләге белә
н, масса күләмендә авыл хуҗалыгы
районнарына китеп эшләгәннәр. Өче
нче өлеше, Борис
Горбатовны
ң «Тарас семьясы» исемендәге повестенда
тасвир ителгәнчә, тачкычылар булып, дүртәр йөз
километрдан икмәк ташып яшәгәннәр.
Халык өчен эшнең кызыгы булмаган. Шуның өчен
халык ничек келә булса да эштән качарга, алдау-ялган
документлар табып китәргә тырышкан. Бик кү
п
кешеләрне җавапка тартып, төрмәләргә утыртканнар,
кайберләрен атканнар. Немецлар тирәсендә коерык
бутап йөрүчеләр, кабахәт хыянәтчеләр дә табылган.
Немецлар Донбасска керү белән, славян,
халыкларына карата методик рәвештә җәбер-золым
алы
п барулары белән бергә, еврейләрнең исемлеген
төзиләр. Ниһаять төннәрнең берендә, шәһәр халкына
сиздермичә, шәһәрдәге бөтен еврейләрне
квартирларыннан җыйнап алалар да
, шахта коесыннан
ташлыйлар.
Бу вакыйгадан со
ң чегәннәрнең, аннан та-
тарларның исемлеге төзелә. Бу хәл татарларны куркуга
төшерә;
еврейләр башына килгән ачы язмыш
фаҗигасын
нан котылу теләге белән, күпләп-күпләп
авылларга качу башлана. Ләкин Кызыл Армиянең 1943
нче елдагы каты ударлары гына немецларның кара
планнарын җимерә, Кызыл Армия Донбасс халкын
немец коллыгыннан азат итә.
Немец коллыгыннан азат ителгәннән соң, башка
милләт эшчеләре белән берлектә, татар эшчеләре дә
икенче көнне үк, үзләренең сугышка кадәр эшләгән
урыннарына бары
п басалар. Донбассны аякка
бастыруда актив катнашалар. Авыл хуҗалыгы
районнарына киткәннәре дә кайтканнар. Хәзерге көндә
Сталине, Макеевка тирәсендәге шахта-заводларда
эшләүче мактаулы татар эшчеләрен, стахановчы
шахтерларны дистәләп күрсәтергә мөмкин.
Хәзер инде безнең горур Донбассыбыз иркен
сулый. Донбасс шахталары дошманны тизрәк тар-мар
итәр өчен илебезгә күмер бирәләр.
ХАЛЫК ӘДӘБИЯТЫ
Немец оккупациясе вакытында әдәбият, сәнгать
мәсьәләләре турында уйларга да мөмкин булмаган.
Гасырлар буе туып, халык арасына таралган әдәбият
үрнәкләре дә юк ителгән
, көтенханәләр яндырылган.
Шулай да халык әдәбиятсыз, рухани азыксыз яши
алмый. Бигрәк тә язма әдәбият булмаган җирдә халык
үз әдәбиятын, ягъни авыз әдәбиятын тудыра. Донбасс
татарлары арасында да шундый әдәбият — халык
җырлары туган.
Миңа Донбасста озак булырга, бөтен рудник-
шахталарында йөрергә туры килмәде. Шулай да
Сталино. Макеевка тирәсендәге татарлар арасында
очраган кайбер җыр үрнәкләрен язып алырга өлгердем.
Аларның кайберләре немец оккупациясе вакытында ук
иҗат ителгәннәр. Күп өлеше немецлар куылганнан со
ң
булып узган күренешләргә үзләренчә бәя биреп,
немецлардан көлеп, аларга үзләренең нәфрәтләрен
белдереп чыгарылганнар.
Түбәндә биреләчәк җырлар арасында авыр
оккупация астында туган кайгылы моңнарның
көчлелеге аерата сизелеп тора. Бу җырлар арасында
художество ягыштан йомшак, схема рәвешендә генә
бирелгән җырлар белән бергә, политик яктан актуаль,
әдәби яктан ифрат дәрәҗәдә көчле төзелгәннәре дә бар.
Кайберләрен
ең тел, иҗек, кафия яклары минем
тарафтан үзгәртелеп шомартылды.
Бу җырларны күп кенә кешеләрдән сорашып
,
берничә кичәләрдә булып, яшьләрнең җыр белән
уйнала торган уеннары барган чакта, үзләренә
белдермичә, язып алдым. Күп өлеше Зөһрә Теркулова,
Җамал Акчурина, Маһинур Хамзина һ. б. иптәшләрдән
алынды. Бигрәк тә Зөһрә Теркулова дәфтәреннән
күчерелде.
ҖЫРЛАР
Әйтик әле, әйтик әле,
Онытмастан белгәнне,
Сөйләп сезгә бирмәк булам.
Башым ниләр күргәнне.
Дон буйлары алмагач,
Сайрый сары сандугач,

Немец кисеп утка якты
Алмалары калмагач.

Дон буйлары чиядер.

Пешсә җиргә тиядер.

Немец аяк баскан җирдә

Үлән, яфрак көядер.
Дон буйлары камышлык,

Камыш башы арышлык,
Германиягә китмәскә

Баш аяктан карыштык.
Машиналар күп икән
Берлин дигән калада.
Кемнәр каргышы төште икән,

Без бәхетсез балага.
Әнкәй мине ник таптың.
Тапкач назлап ник бактың.
Багып буйга үстергәчтән
,

Тотып утка ник аттың.

Бар өйләргә тентү ясап,

Эшкә эзләп йөрделәр.
Фашист яклы кабахәтләр

Тотып безне бирделәр.

Алып китеп биржага.

Тапшырдылар дежурга.

Өч көн базда ач тотып

Чыгардылар дворга.
Немецларның солдаты

Мисле тамуг җәллаты,

Тончыктырып качар идек,
Тора румын солдаты.

Утырмагыз машинага.

Машина алып китә икән.
Берлин дигән калага илтеп
,

Башны харап итә икән.

Башым китте еракларга.

Хәер дога кылыгыз.

Шул китүдән кайтмасам.

Инде бәхил булыгыз.
Яшьлек чәчәк аткач кына

Бакчадагы гөл кебек,

Германиягә озаттылар.
Богаулаган кол кебек.
Ялгыз башым, яшь кыз башым.

Читтә ничек йөрермен.

Әткәй-әнкәй, туганнарны

Ничек кайтып күрермен.
Дон буйлары тал гына

Яфраклары бал гына.

Үз анасын немец суяр,
Булсын аңар мал гына.
Немецларның башкаласы

Берлин дигән калада.

Калмый алар штыгыннан

Бишектәге бала да.
Немецларның ашаганы

Тавык белән каз гына,

Актык әйбереңне ала,

Кызганмыйча аз гына.
Немецларның ашаганы

Ак май белән бал гына.

Ул этләрнең эшләгәне

Күз яшь белән кан гына.
Кара диңгез өсләрендә

Совет пароходлары,
Күп яшьләрне харап итте

Немец паразитлары.

Юлбашчыбыз Сталинны

Һич тә истән куймадык.
Сукыр Гитлер килү белән

Кара икмәккә туймадык.

Ак күлмәгем итәгенә

Ал тасмалар ялгадым..
Немецларның явызлыгын

Инде хәзер аңладым.

Ак күлмәгем кияр идем,
Шул немецны кусалар.

Бер шатланып йөрер идем

Барсын тотып бусалар.
Стансада
н кызлар китә,

Кызлар китә төялеп,

Ата-анасы җылап кала

Баганага сөялеп.
Немецларның солдаты оста,

Бар да йөртә машина.

Ай буенча юынмагач,
Шатыр-шотыр кашына.

Тау башында бытбылдык.

Бүсер Гитлер — зур кендек,
Күрәсеңме солдатларың

Чүпрәк җыя бер сондык.

Безнең базар уртасында
Утырттылар багана,

Үтте инде шул Гитлердан

Курка торган замана.

Абау, Гитлер, авызың зур,

Ачма, тешең санарлар.

Тиздән бөтен шайкаң белән
Мир хөкеме ясарлар.
Ах, дусларым, бу сугышның

Беткәнен күрсәк иде.

Гитлер белән Муссолинны
Сабанга җиксәк иде.

Берлин дигән каланы
Барып күрербез әле.

Центральный урамнарда

Җырлап йөрербез әле.
ИТАЛИЯННАР ТУРЫНДА
Италияннар купшы халык

Юына да, тарана.
Кояш байгач тышка чыкса,

Як-ягына карана.

Италияннар казармада

Толчок базар ачтылар.

Безнекеләр жарны биргәч,

Ялан аяк качтылар.
Италияннар сакта тора,

Сәләмәгә төренеп,
Менә бу җырлар, дөресрәге бәетләр. Германиягә
көчләп озатылгап бер татар кызы авызыннан әйтелә.
Башта ул
, элекке бәетләрдәгечә, «бисмиллаһи» дип
башлау урынына, «әйтик әле
, әйтик әле» дип башлап
җибәрә дә
, вакыйганың кайда барганлыгын тасвир
итәргә керешә. Баштагы юлларында До
н буйларын
мактап, соңгы юлларда немецларның эшләгән
ерткычлыклары турында сөйли, реаль тормышны җыр
ст
илендә чагылдыра. Бу җырлар, җырланганда, монда
язылган тәртиптә җырланмыйлар. «Жырны
ң
җыртыгы юк» дигән халык мәкаленчә,
җырлаучыларның теләвенчә үтәләләр. Мин аларны
үзем җыйнап алган җырлар арасы
ннан сайлап бер
бөтен бәет төсенә кертергә тырыштым.
Бакчадагы карачкыдай,

Йөри кулын өрспеп.
Италия
ннар килделәр

Бәйләм күлмәкләр киеп.
Макуханы без ашадык,

Чуен төбендә төеп.
РУМЫННАР ТУРЫНДА
Румыннарның солдатларын
Гитлер алга куйдыра,

Антонеску ашатмагач,

Урлап тамак туйдыра. Р

умыннарның атлары

Бар да ябык алаша,
Ни бар со
ң, дип тышка чыксаң,

Румын-немец талаша.
Румыннарның атлары

Ятса торып китә алмый.
Румыннарның генералы

Немецка сүз әйтә алмый.
Румынның солдатының

Борыны зур, кәкере.
Кайсы аксак, кайсы туксак,

Кайсы кылый, бөкере.
Румыннарның мыегы,

Кара күсе коерыгы.
Румынны көлке итте

Антонеску бойрыгы.
Бу җырлар үзләренә аңлатма бирүне со-
рамыйлар. Алар Гитлерга, аның «союз
никларына»
һәм аларны
ң армиясенә карата ачы сатира белән
тулганнар. Безнең татар кызларында үзләре
чыгарган, а
нда-монда ишеткән җырларын дәфтәргә
язып бару гадәте бар. Бу хәл Донбасста гына түгел,
бөтен җирдә шулай. Үткә
н ел миңа Буа районында
йөргәндә шундый дәфтәрләрдән бик күп яңа җыр-
лар, шигырлар күчереп алын кайтырга туры килгән
иде. Бу җырлар арасында ифрат дәрәҗәдә көчле,
мәхәббәтнең мәңге сүнмәслек тема икәнлеген, үз
сөйгәннәренең яхшы сыйфатларын классик
шагыйрьләрчә тасвир ителгәннәре дә күп. Мин
монда, Донбасста, Зөһрә Теркулова дигән бер
кызның дәфтәреннән (үзенең ризалыгы белән)
күчереп алган җырларның үрнәкләрен бирергә
уйлыйм. Зөһрә Теркулова сугышка кадәр Донбасста
булган. Сугыш башлану белән Пенза
губернасындагы авылына кайтып, трактористка
булып эшләгән. Донбасс азат ителгәч, яңадан
Донбасска килеп, совет
Макуха — мае чыгарылган орлыкның түбе.
учреждениеләренең берсендә кассирша булып
хезмәт итә. Бу кыз җырга гаять дәрәҗәдә оста,
кичәләрдә җыр башлауда өстенлек итә, диләр.
Җырлар, әлбәттә, болай җырлау өчен генә
тумыйлар, нинди дә булса идея, рухи кичерешләр
нәтиҗәсендә барлыкка киләләр. Зөһрә Теркулованың
да якын кешесе Ватан сугышында үлгән. Менә шуның
өчен дә ул шул якыны турында үзе җырлар чыгарган.
Менә ул җырлар:

Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары җиргә кадалды.

Сугыш кырларында үлеп калгач,

Үле гәүдәләрең кем алды.

Күптән инде синең хатларыңны

Почтальоннар миңа китерми.
Күпме генә сагынып еласам да,

Ул елаулар сиңа иштелми.

Тун актарган туфрак асларында
Калгансыңдыр, бәгырем, күмелеп,

Ярдәм сорап кулың сузгансыңдыр,

Үләм, дуслар миңа су бир, дип.
Матур җәйнең алсу иртәсендә

Таң кошлары сайрый өземсез.

Үлгән хәбәреңне ишетсәм дә

Кайтыр көнең көтәм түземсез.

Әкрен искән җәйге таң җилләре
М
иннән сиңа сәлам илтсеннәр.

Киң далада яткан кабереңне

Сыйпап алар үбеп китсеннәр.

Сахралардан көн дә чәчәк җыям,

Сайлап тәмле ислесен генә.
Минем исләремдә гел син генә,

Тик син аны белмисең генә.
Ал гөлләрем шиңсә инде,

Кемнәр су сибәр инде,
Снне
ничек сөйгәнемне

Хатларым сөйләр инде.

Күк күлмәгем ялан киям.

Бик тиз каралмаганга.

Искән җилдән сәлам көтәм,

Үзем бара алмаганга.

Иртә торып тышка чыксам,

Таңнар ата нурланып,

Шул чакларда сине сагынып,

Бер аламын моңланып.

Ак өемә җәен куйдым

Суккан паласларымны.
Төшләремдә күргән идем

Синнән каласыларымны.
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиңен уйсам, тар кала.

Яр сөюдән бәхетем юк.

Сөйсәм дә ятка кала.

Зәңгәр чәчәк, зәңгәр чәчәк.

Зәңгәр чәчәк урманда.
Бәлки без дә күрешербез
Дөньяда мир булганда.
Болыннарда сары чәчәк
Уралган каеннарга,

Мин дә, сары чәчәк кебек. .

Уралдым кайгыларга.
Сандугачым, карлыгачым.
Сөям дигән идең бит.

Синең өчен генә янам,

Көям дигән идең бит.