Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЙЛАР


Шаулый каен, шаулый топольләр,

Җирдә, гүя, туфан яңгыры;
Каплагандай куе төтеннәр,

Кара-кучкыл суның агымы.
Дулкын кага куе камышны...
Шәфәкъ яна ерак офыкта.
Якыннарның уйлап язмышын,

Солдат ята юеш окопта.
Менә аның өзелеп сөйгәне,

Төн үткәрә бишек янында;

Кемне көтә болай йөрәге?

Кем рәсеме һаман алдында?
Урала ул шулай уена,

Ул, әйтерсең, аңа елыша;
Ул, әйтерсең, алып куйпыпа.

Җылытырга аны тырыша.
Шулай үтә авыр минутлар,

Уртак сөенеч белән юанып.

Таралалар күктә болытлар,

Канатына җилнең уралып.
Дөрли ялкын солдат х
исендә,

Сөйгәнен ул шулай сагына.

Өметләре аның өстендә

Якты йолдыз булып кабына.
Чулпан калкыр тиздән күгендә,

Йокысыз төн көнгә авышыр,

Һәм ул тиздән, гомер-гомергә

Сөйгән яры белән кавышыр.
Төсе итен солдат чагының,

Түргә элер соры шинелен.

Күзләренә карап ярының.
Хәтерләр ул язның сиренен.
Кайтыр аның солдат дуслары,

Сәлам хатлар бетәр язылып.

Күрмәс йөрәк кайгы бозларын.

Шаулар җирдә тормыш яз булып.
Хәрәкәттәге Армия.