Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШАЯРТУ


Аяз, коры һавалы кышкы көн. Шундый суык, бөтен җир чатнап тора, һәм минем белән култыклашып килүче Наденьканың чигә бөдерәләре, керфекләре, ирен өстендәге бала йоннары бәсләнеп калганнар. Менә без биек тау башында торабыз. Без басып торган җирдән, нәкъ безнең аяк очларыбыздан башланып, су сибеп катырган көзгедәй шугалак сузылып китә һәм кояш аңа, көзгегә караган кебек, карый. Яныбызда җете кызыл хәтфә белән түшәлгән тимер чанабыз тора.
— Әйдәгез, бергә утырып шуабыз,
Надежда Петровна, — дип ялынырга тотынам мин. — Бер генә тапкыр. Чынлап әйтәм, берни дә булмаячак.
 Ә
Наденька курка. Аның кечкенә генә, нәфис кенә голошлары яныннан түбәнгә сузылып киткән шугалак, аңа коточыргыч упкын төсле булып күренә. Ул түбәнгә бер карап алу, минем тәкъдимемне ишетү белән үк катып кала, әгәр дә инде чанага утырып, аска атылсак, нишләр? Җаны чыгар, акылдан язар.
— Валлаһи, дим
, курыкмагыз! Ярамый куркырга. Аңлагыз, сезнең болай куркып торуыгыз сабыйлык кына ул.
Ниһаять, Наденька, минем тәкъдимемә күнә һәм мин күреп торам: бу тәвәккәллек аңа җанын фида кылу белән бер. М
ин аны, куркудан агарынган, калтыранган хәлендә, чанага утыртам, кулларым белән кочып алам һәм без, аның белән икәү, тау астына атылабыз.
Чана, атылган ук кебек, оча. Үткен җ
ил әчеттереп битләрне кисә: колак төпләрендә ыжгыра, өзгәләнеп сызгыра, зәһәрләнеп чеметеп-чеметеп ала, башны җилкәдән каерып ташлардай итә. Җилнең бер юлы килеп тыгылуыннан сулыш каплана, тын алып булмый башлый. Әйтерсеңлә, шайтан үзе килеп, тырнаклары белән каптырып алган да, безне җәһәннәмгә өстери. Тирә-яктагы әйберләр сузынкы һәм ыргылып чабучы тоташ бер сызыкка әйләнеп калалар... Менә, менә, күп булса күз ачып йомарлык вакытыбыз калгандыр, — без юк булырбыз төсле.
— Мин сезне сөям,
Надя! — дим мин, яшерен тавыш белән.
Чана әкренәйгәннә
н-әкеренәя бара, җилнең үкерүе, чана табаннарының чыжлавы да кими, сулыш та кысылмый башлый, менә без, ниһаять, тау төбендә. Наденька үлек тә түгел, тере дә түгел. Аның төсе качкан, сулышын чак-чак кына ала... Мин аңа урыныннан торырга булышлык итәм.
— Башкача гомеремдә дә шуасым юк, — ди ул, м
иңа зур һәм куркынган күзләрен тутырып карап, — гомердә дә утырасым юк. Үләм дип торам.
Бераздан соң инде ул аңын башына җыя һәм, күзләрен сораулы караш белән тутырып, минем күзләремә карап тора: янәсе, теге дүрт сүзне мин әйттемме аңа, әллә алар
ны искән җилләр генә алып килделәрме? Ә мин аның янында басып торам, папиросымны төтәтәм, беренче кат күргән кебек итеп, перчаткаларым белән уйныйм.
Ул мине култыклап ала һәм без, аның белән
икәү, тау буенда озак кына сөйләшеп йөрибез. Теге табышмак, күрәсең, аңа һаман тынычлык бирми. Мин әйттемме аңа ул дүрт сүзне, әллә җилләр генә алып килдеме? Әйтелдеме, әллә җилләр генәме? Әйтелдеме, әллә җилләр генә алып килдеме? Бу үз кадереңне белү мәсьәләсе, намус, тормыш, бәхет мәсьәләсе, бу бик мөһим мәсьәлә, дөньядагы мәсьәләләрнең иң мөһиме. Наденька түземсезләнеп миңа карый, йөрәккә үтеп керә торган моңлы күз карашы белән озак кына текәлеп тора, минем сүзләргә килделе-киттеле җаваплар кайтара, тагын сүз башлавымны көтә. Ә нинди генә хисләр уйнамады бу сөйкемле йөздә, нинди генә эчке талпынулар уйнамады анда. Мин күреп торам, әнә ул үзе белән үзе ничек көрәшә, шуңа ни тикле, «көч түгә, аның нәрсәдер әйтәсе нәрсә турындадыр сорашасы килә, тик сүз генә таба алмый, аңа ничектер уңайсыз, куркыныч булып китә, үз шатлыгы үзенә комачаулый...
— Беләсезме, нәрсә? — ди ул, миңа күтәрелеп карамыйча гына.
— Нәрсә? — дин сорыйм мин.
— Әйдәгез, тагын бер тапкыр... шуып төшик.
Без, баскычтан, тау башына менеп китәбез. Мин тагы
н куркынудан агарып калган ул кызны чанага утыртам, без тагын аска, коточкыч упкынга атылып төшеп китәбез, җил тагын зәһәрләнеп үкерә башлый, чана табаннары тагын чыжларга тотыналар һәм мин чананың иң нык шаулап, котырып атылган чагында, яшерен тавыш белән:
— М
ин сезне сөям, Наденька!—дип пышылдыйм.
Ча
на түбәнгә төшеп туктаганнан соң, Надя үзе әле генә шуып төшкән тауга исе китеп карап куя, аннан соң озак кына итеп миңа күзләрен теки, минем гамьсез яңгырый торгап салкын тавышымны тыңлан тора һәм аның бөтен сыны, хәтта кулындагы муфтасы белән башлыгына чаклы, тоташ аптырауга, гаҗәпләнүгә чумгандай булып күренә, һәм аның йөзендә бары тик бер генә сорау:
Нәрсә булды соң бу? Кем әйтте соң теге сүзләрне? Ул әйттеме, яки алар миңа бары тик ишетелделәр генәме?
Бу бушлык аны тынычсызлый, тәкатен корыта. Мескен кызчык, авызына су капкан төсле, тынып кала, кашларын җыергальш, үзе тәмам еларга җитешеп тыгылып тора.
— Әллә өйгә кайтып китикме? — дип сорыйм ми
н аннан.
— Ә миңа... Күңелле генә икән бу тау шуу
, — ди ул, колакларына чаклы кызарып. — Әллә тагын бер шуабызмы?
Аңа болай үзе «күңелле генә» имеш, ә үзе чанага утырганда тагын агарынып кала, тагын сулышы кысыла, тагып бөтен гәүдәсе белән дерелди башлый.
Без өченче мәртәбә төшеп китәбез һәм мин аның ничек итеп миңа текәлүен, минем иреннәрнең кыймылдауларын көтүен күреп торам.
Мпп иреннәремне кулъяулыгым белән канлыйм, йөткергән булам, ә тауның уртасына җитеп, безнең чанабыз тигән җиргә тиеп, тимәгән җиргә тимичә оча башлагач, һаман шул ук яшерен тавыш белән:
— Ми
н сезне сөям, Надя! — дип кабатлыйм.
Табышмак табышмак көенчә кала.
Наденька дәшми, нидер уйлана... Мин аны тау яныннан өенә чаклы озатып куям, ул ашыкмыйчарак кайтырга тырыша, адымнарын акырынайтканнан-акырынайта бара, үзе минем теге дүрт сүзне яңадан кабатлавымны көтә. Мин аның ничек газаплануын сизеп торам, ул бара торган җиреннән кинәт:
— Ул сүзләрне җ
илнең әйтүе мөмкин түгел, мин аларны җилдән ишетәсем килми! — дип кычкырып җибәрмәгәем, дигән сыман тырышып-тырышып дәшмичә бара.
Иртә белән мин, «Әгәр бүгеп тау шуырга барсагыз, мине дә алып барыгыз. П.» дигән язу алам, һәм шул көннән башлап без, Наденька белән икәү, көн саен тау шуарга йөри башлыйбыз һәм чанага утырып түбәнгә очкан саен мин, яшерен тавыш белән, шул бер үк сүзләрне кабатлыйм:
— Мин сезне сөям,
Надя!
Озак та үтми,
Наденька бу сүзләргә, исерткечкә яки морфигә ияләшкән кебек, ияләшеп китә. Ул әлеге сүзләрне ишетмичә яши алмаслык хәлгә килә. Дөрес, биек тау башыннан түбәнгә очу аны, электәгедәй куркыта, тик хәзер инде ул курку һәм хәвефлелек әлеге сөю-сәгадать сүзләренә үзенә бер ямь биреп тора. Әле һаман да ике нәрсәдән шикләнә ул: җилдән һәм миннән... Аңа ул мәхәббәт сүзләрен кайсыбыз әйткән? Ул моңа төшенми, күрәсең, аның өчен хәзер кайсыбыз булса да бер, нипдп касәдән генә эчелмәсен, бары тик исертсен генә...
Көннәрдән бер көнне мин шугалакка ялгызым гыпа киттем. Кешеләр арасына кереп күздә
н генә югалып өлгердем, күрәм, Наденька килә, үзе күзләре белән мине эзли... Соңра ул, куркып-куркып кына, тау башына менеп китә. Аңа бер үзенә куркынычрак, ой, нинди куркыныч! Аның төсе качкан, кар кебек агарып калган, җәза мәйданына барган сыман, баштан аяк калтырана, ләкин бернигә дә карамастан, бөтенесенә риза булып һаман атлый. Күрәсең ул, миннән башка сынап карамакчы: кабатланырлармы алар, ул гаҗәеп сүзләр? Mин күреп торам: менә ул, кар кебек агарып калган яп-яшь кыз, куркудан авызын ярым ачкан хәлдә, чанага утыра, күзләрен йома һәм, җир белән мәңгелеккә саубуллашып, шуып төшеп китә... «Чыж-ж-ж!»... Чана табаннары чыжылдый. Наденька теге мәхәббәт сүзләрен ишетәме-юкмы? Ансын мин белмим. Мин бары тик аның тау төбендә арып, тәмам хәлдән таеп чанадан торганын гына күрәм. Нәрсә булса да ишеткәнме ул — юкмы? Йөзе үк сөйлән тора, моныул үзе дә белми. Курку аның ишетү, тавышларны аера белү, аңлау сәләтен йоткан.
Менә яз ае, март килеп җитә. Кояш назлырак итеп карый башлый. Безнең боз тавыбыз элек кара-кучкыл төскә керә, үзенең ялтыравыклыгын югалтып, кытыршылана бара һәм, ниһаять, эреп бетә. Без инде тау шуу шуклыкларыннан тукталабыз. Мескен Наденька башкача инде һичбер вакытта да, һичбер вакытта да теге сүзләрне ишетә алмас һәм аңа ул сүзләрне кабатлаучы да булмас, чөнки андый җилләр хәзер инде исмиләр, ә мин Петербургка китәргә җыенам — озакка, ихтимал, бөтенләйгә үк.
Бер көнме, ике көнме калды дигәндә, эңгер-меңгер вакытта, ничектер шулай бакчада утыра идем, ә бакча белән аларның ишек аллары арасын биек койма бүлеп тора. Көннәр салкынча иде әле, тиресләр астында эреп бетмәгән карлар күренә иде, агачлар да терелеп җитмәгәннәр, ләкин тирә-яктан инде яз исе килә һәм чәүкәләр, төнгә таралу алдыннан, чыр-чу килеп кычкырышалар иде. Менә мин койма буена киләм һәм койма ярыгыннан озак кына карап торам. Менә Наденька баскыч төбенә чыга, моңлы һәм сагышлы күзләрен каядыр, еракка, күккә юнәлтеп, хәрәкәтсез басып кала. Язгы җил туп-туры аның төссез, күңелсез битенә сирпелә... Бу җил аңа кышкы җилме, без тау шуган чакта колакларыбызда уйнаган җилне, Надепькага «мин сезне сөям, Надя!» дигән татлы сүзләрне алып килгән
25
җилпе хәтерләтә булса кирәк,, апың йөзе моң- суланганнан-моңсулапа бара, битләре буенча яшь тамчылары тәгәри, һәм ул бичара кыз, җилнең әлеге татлы сүзләрпе тагып алып килүен сораган кебек, ике кулын берыолы күтәреп, каядыр, алга суза.
Мип, кинәт исеп куйган җилпе көтеп алып, ярым яшереп тавыш беләп:
— Мин сез
не сөям, Надя!—дип кабатлыйм.
Я, раббым, нәрсә эшләдең си
н ул мескен кызчык белән! Ул кинәт кычкырын җибәрә, бит алмаларын тулыландырып елмаеп куя һәм, кичке йомшак җилне каршыларга теләп, кулларын суза, ә үзе шундый шатланган, шундый бәхетле, шундый сөйкемле!
Ә ми
н әйберләремне тутырырга дип китәм...
Бу — күптән үк булган хәл. Хәзер инде Наденька ир хатыны, аны бирделәрме, яки ул үзе чыктымы
ансы барыбер, ул хәзер дворяннар опекасы секретаренең хатыны һәм өч баланың анасы. Безнең икәүләп шугалакка йөрүебез һәм җилнең аңа «мин сезне сөям, Надя!» дигән сүзләрне алып килүе әле һаман да аның исеннән чыкмаган, аның өчен ул тормышының иң бәхетле, иң мөкатдәс, иң гүзәл бер хатирәсе булып саклана.
Ә миңа хәзер, олыгая төшкәч, аңлашылмый, нишләп соң мин аңа ул сүзләрпе әйттем икән, ни өчен шаярттым икән?
Ф. Хөсни тәрҗемәсе.