Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮРЕНЕШЛӘР


I
Еракта, Мелихово авылы артында, әллә кайда, тауларда, дөньялы үз
енә бер төрле моңсу кызыллыкка күмеп, тын гына кояш бата. Аның салкынча нурлары, дымлы үзәннәр аркылы үтеп киләләр дә, элек, бер тыл, Мелихово авылының чиркәү гөмбәзләренә кунып ял итеп алган төсле булалар, күз ачып-йомарга да өлгермисең, алар инде гөмбәзләрдәй күчеп, Чеховлар дачасына килеп җптәләр, бу шат күңелле почмакта аз гына булса да яшәп калырга теләгән төсле, куе булып нарат ботакларына ябырылалар. Нарат урманы күгелҗем алтын төскә күмелеп кала, зыйфа буйлы яшь агачларның очлары, көнчыгыш әкиятләрендәге сихри манаралар кебек, күкләргә таба һаман үсә барган төсле булып күренәләр, менә-менә, алар зәңгәр күккә кадалырлар төсле... һәм шунда кемнеңдер, яңгыраулы тавыш белән, көлеп җибәргәне ишетелеп кала, кунак залында кемнәрдер кызып-кызып бәхәсләшәләр, ул да булмый, флигель түбәсендәге Мысыр күгәрченнәре тонык кына гөрелдәп тавыш биреп куялар, үзенең мең төрле үрелмәләре белән кич килә — озын, тын, сагышлы һәм рәхәт кич килә.
Өйдән А
нтон Павлович белән художник Исаак Левитан килеп чыгалар — Антон Павлович яланбаш, якасы каптырылмаган, чәчләре тузгып төшкән, йөзендә ниндидер якты һәм садә елмаю балкый, әйтерсең лә, ул табигатьнең бөтен тылсымын үзенә яшергән дә, менә хәзер шуны дустына мәңгелек сер итеп тапшырып калдырмакчы булып бара.
— Ме
нә хәзер мин сиңа хикмәтле бер күренеш күрсәтәм, Исаак Ильич, — ди Антон Павлович, тыныч кына елмаеп.
Ул арада художникның күпне күзәтүчән үткен күзләре биек
нарат башына менгезеп беркетелгән сыерчык оясына, бигрәк тә аның өстендәге «Бер туган Скворповлар» дип язылган көлке язуга төшә. Художник Левитан кинәт тукталып кала, аның бер кулы җиңел генә булып хәрәкәткә килә, күтәрелә, художник сыерчык оясына бармагы беләп төртеп күрсәтә:
— Күреп торам, бусы да сезнең эшегез, Антон Павлович, — ди ул, Чеховка карап.
Ә минем өчен кем эшләсен, — дип җавап кайтара Антон Павлович, йөзендәге садә елмаюны бозмыйча гына. Алар бераз жир сүзсез генә баралар — һәр икесенең дә җаннары кичке тынлык белән, аның эчке шигърияте, тавышсыз музыкасы белән тулган, әйтерсең лә, әнә шупьг түгәргә теләмиләр кебек.
«Бер туган Скворцовлар» и
нде әллә кайда ук калдылар, аннан соң инде «Кошлар йорты»н да узып киттеләр, инде хәзер Чеховларның үз куллары белән ясалган тирән сулы һәм төрле балыклар беләп тулган буа да артта калды, алар ком сибелгән тар гыпа юлдан һаман бара бирәләр, — икесе дә тын, икесе дэ тирән уйларга чумганнар.
Һәм кинәт, истә-оста юк чакта, художник Левитан кызык кына итеп:
— Ә сез алар
ның бер туган икәнлекләрен кайдан белдегез соң, Антон Павлович? — дип сорап куя.
— Кошлар алар барсы да бер туган,
Исаак Ильич, кошлар без түгел алар, — дип җавап кайтара Аптоп Павлович һәм алар тагып кичнең серле тыллыгына күмелеп калалар.
Беразда
н алар кечкенә бер аланлыкка килеп чыгалар, инде шәфәкъ кызыллыгына бөтенләй диярлек чумган нарат урмапы моннан искиткеч матур булып күрепә. Антон Павлович бу юлы инде үзе, үз кулы белән тәрбияләп үстергән менә бу яшь нарат урманы эчтән эчтән балаларча куанып, кунагының күзләренә карап куя. Художник Левитан бер сүз дә дәшми, кем белә, бәлки дәшәргә теләсә дә, дәшә алмаган булыр иде. Табигатьнең шундый күренешләре һәм чагылышлары була ки, алар, борынгы аракылар төсле, кинәт башка сугалар, кеше бер тын исереп, миңкеп кала, аннары уяна, асылына кайта, як-ягына карый, беренче кат күргән кебек итеп үзен күрә һәм шул минутта кешедә ниндидер эчке тәкәбберлек белән тулган Фауст җаны уяна, кеше сусый — мәхәббәткә, яшәүгә, көрәшкә сусый, нәрсә булса да эшлисе килеп кешенең куллары кычыта башлый.
Антон Павлович үстергән парк, яшь нарат урманы, бигрәк тә аның кояш баткан вакыттагы үзенә бер төрле гаҗәеп чагылышы художник Левита
нның җанында тирән эз калдыра, ул, өйгә әйләнеп кайтышлый, юл буенча әллә нинди бәйләнешсез сүзләр сөйли-сөйли кайта һәм үзе, балалар төсле, әле теге ботакка, әле монсына сикергәли.
— Без —
кешеләр — менә, агач үстердек, әнә, ипи үстерәбез, сез — художниклар — шуны, үзегезнең бай фантазиягезне кушып, җырлагыз инде. — ди Антон Павлович, бөтен кпчке прогулкага бер йомгак ясап. Ул арада хадимә хатын, террасадагы өстәлгә ак скатерть җәеп, чәй урыны хәзерли, тирә-якка чыңлап чынаяк тавышы тарала, терраса алдыннан фырылдап ярканат уза, кайдандыр, Мелпхово авылыннан булса кирәк, үсмер кызның чая тавыш белән җырлап җибәргәне ишетелә. Мария Павловна фортепиано алдына килеп утыра.
II
Кичтән сөйләшенү буенча, иртәгесен, ашагач-эчкәч
, Антон Павлович, кунагы художник Левитан белән бергә, Мелихово авылы артындагы кыргый урманга ауга китә. Алар, әлбәттә. «Милос»ны да үзләренә ияртәләр — бит ахрысы этнең хикмәтле якларын кунакка күрсәтергә кирәк инде.
Барганга, кочагына абага катыш Карга казаны дигән кыргый урман чәчәге төягән ялан аяклы кечкенә бер кызны исәпкә алмаганда
, әллә ни булмый. Урманга җитеп килгәндә каршы очраган бу кыз, эт ияртеп килүче асыл затлы ике әфәндене күргәч, куркынып булса кирәк, әллә кайдан, кыр өстеннән уратып йөгереп узып китмәкче була. Антон Павлович белән художник Левитан кызга туктарга кушалар — кыр уртасында очраган бу ялан аяклы кыз, кай ягы беләндер, аларның икесен дә үзенә карата.
— Син кайсы авылныкы?
дип сорыйлар кыздан. Кыз нәрсә дип тә җавап бирми, керпе төсле, бөрешкәннән-бөрешә генә бара. Моннан соң бирелгән сораулар да, суга ыргытылган ташлар төсле, җавапсыз калалар, кыз, томырылган кара күзләре беләп җирне сөзеп, баскан урынында таптанып тик тора, үзе, табышыннан колак какмаска теләп булса кирәк, кулындагы абага букетын һаман аскарак яшерә. Бернигә яраксыз бу кыргый үсемлеккә чат ябышып яткап кыздан рәтле-башлы сүз ала алмагач, безнең юлчылар, аның тарала башлаган букетын кысып бәйләмәкче булып, аңа якынрак киләләр. Ләкин кыз аларның куллары астыннан тайпылып, читлектән ычкынган ерткыч баласы төсле, авылга таба йөгереп китә.
Юлчылар бераз җир сүзсез баралар һәм бераздан Антон Павлович, эчендәге борчулы уйларын коеп калдырырга теләгә
н төсле, тирән генә итеп көрсенеп ала да, үз-үзенә сөйләнгән бер төс белән:
— Менә бит без, үзебезнең казенный карашыбыз белә
н, халыкны үзебездән ничек өркетеп бетердек,—дип куя һәм үзе тагын авыр тынлыкка чумып кала. Бу минутта аның акыллы күзләре каядыр-еракка текәләләр, анда, сала башлы авыллар артында, кайдадыр, күксел тау башында, коточкыч киңлектә, коточкыч ялгызлыкта җил тегермәне басып тора — гүя ки, аны да әллә нинди эчпошырыч уйлар чорнап алганнар да, гүя ки, ул да шундый уйлардай арынмакчы булып чабалана төсле...
III
Ау уңышсыз булып чыга. Кичкә кадәр йөреп тә, телгә алып әйтерлек, «бер
ни дә кулга төшерә алмыйча, арып-талып, кайту юлына борылалар. Урман үзенең мең төрле тереклеге беләп аларпы юатып караса да, юллары уңмаган ике дус, әллә ни ашкынмыйча, талгын рәхәтлеккә бирелеп һәм анда-санда әдәбият турында, рәсем сәнгате турында сөйләнгәләп, әкрен генә атлый бирәләр.
Һәм, әгәр шунда аларның икесен дә хәрәкәткә китергән бер вакыйга булмаса иде, алар ихтимал, шулай тыныч көйгә өйгә дә кайтып җиткән булырлар иде.
Урма
ннан чыгып җитәрәк, художник Левитан, юл буендагы карт бер имәннең ботагында ниндидер зур гына бер кош утырып торганны күреп, Антон Павловичның терсәгенә төртеп куя. Икесе дә күтәреп карыйлар — чынлап та шулай, зур гына, симез генә булса кирәк, көртлек утырып тора. Хәтта башында таҗы да бар.
Антон Павлович борылып та өлгерми, художник Левитан җилкәсендәге ике көпшәле мылтыкны тартып ала.
Урмап кинәт гөрселдәп китә, ботаклар арасыннан каурыйлар коелалар, һавада мо
ңсу чикылдау тавышы чагылып кала һәм шунда, нәкъ аларның аяклары астына, лап итеп җәрәхәтләнгән көртлек капланып төшә.
— Без нишләдек,
Антон Павлович?—дип кычкырып җибәрә художник Левитан, җирдә үлмәскә тырышып чабаланып яткан кайнар кошны күреп. Кош, мөлдерәп торган күзләре белән, аларның әле берсенә, әле икенчесенә карый һәм, гүя ки, алар белән бергә ул үзе дә гаҗәпләнә кебек «Без нишләдек?»
Художник Левитан, үзен
нән-үзе уңайсызланып, арты белән борыла һәм кырыс тавыш белән:
Нәрсә карап торасың, Антон Павлович, мылтык көпшәсенә бәр үзен, азапланмасын, — дип кычкырын җибәрә. Антон Павлович, күзләрен яртылаш йомган хәлдә, художник Левитан кушканча эшли. Ә художник Левитан, бөтен юл буенча бер сүз дә кушмыйча, өс янган кеше төсле, кара коелып кайта.
— Бер ходай кошы әрәм булды, ә без менә, ик
е җүләр, өйгә кайтып барабыз. — дип, художник Левитапга суктырып, шаяртып куя Антон Павлович. Дустын алай да телгә китерә алмагач, җитди, хәтта бераз горур тавышка күчеп, өсти:
— Мин үстергән урма
н бу, Исаак Ильич, көртлек шулай ук минеке. Кешенең көче кызгана белүдә генә түгел, кешенең көче — тудыра белүдә.
Ләкин художник барыбер телгә килм
и.
Антон Павлович тө
нлә белән йоклый алмый. Бик күп уйлар килә аның башына һәм, ихтимал, мәшһүр «Акчарлак» драмасын язу идеясе дә бәлки әнә шул төнне килгәндер.