Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. Е. РЕПИН

САДРИ АХУН
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор.
Рус рәсем сәнгатендә реализм мәктәбен ни-
гезләүче, XIX нчы гасырның бөек художникларыннан
берсе булган Илья Ефимович Репинның тууына 1944
иче елның 5 нче августында 100 ел тулды.
Илья Ефимович Репин 1844 нче елда, 2 4 нче
июльдә (иске стиль белән), Харьков губерна сында.
Чугуев шәһәрендә, хәрби хезмәткәр семьясында
дөньяга килә. 1864 нче елны Художство
Академиясенә укырга кереп, 1873 нче елда аны, алтын
медаль белән, тәмамлап чыга.
1876 нчы елпы, чит илләрдән командировкадан
кайтканнан соң, художниклар-передвижниклар
җәмгыятенә кереп, ныклы иҗат эшенә керешә.
Репинның иҗаты — ул замандагы революцион
мәгърифәтчеләрнең идеяләре, философик һәм эстетик
карашлары тәэсирендә үсә. Үткән гасырның 60-70 нче
еллары рус җәмгыятенең иҗтимагый күтәрелеш
еллары була. Рус халкының алдынгы
мәгърифәтчеләре, Россиядәге тормышны үзгәртеп
кору, крепостнойлык төзелеше калдыкларын бетерү
юлында берләшәләр. Менә шул елларда Тургенев,
Достоевский, Щедрин, Толстой кебек зур язучылар-
ның даһи иҗатлары киң рәвештә үсеп кптә.
Бу гомуми үсеш, күтәрелеш идеяләре белән
сугарылган Ренин сәнгатен, рус халкының әдәбиятта,
музыкада булган казанышлары дәрәҗәсенә күтәрә
һәм рәсем сәнгатендә реализм мәктәбен тудыруга
нигез сала.
Ул, көчле реалистик художник буларак,
мәңгелек әсәрләр тудыра һәм бөтен дөньяга таныла.
Рус рәсем сәнгатендә чып реалистик мәктәпне, иң
беренче булып, Репин тудыра.
А
ның «Запорожчылар», «Тәүбәдән баш тарту»,
«Көтмәгәннәр иде» кебек әсәрләрендә кояшта янган
тәннәрдәге көч, буйсынмас һәм горур революционер
һәм шула
й ук «бөек реформа мәрхәмәтендә» таланган,
изелгән мужик образлары зур дөреслектә
күрсәтеләләр.
«Кызым
Надя» дигән портретында баланың уяну
моментына күз төшерү җитә, без шу
ның аркылы
Репиндагы лиризмның көчен сизәбез.
Репин портретлар өлкәсендә дә гаять күч төрле
һәм бай галлерея тудырды. Бу галлереядә — рус
халкының иң данлыклы укымышлылары,
язучылары, композиторлары, художниклары,
артистлары тезелеп киткәннәр һәм алар, психологик
характеристика бирелү ягыннан, искиткеч югары
торалар.
Репин академиядә тормыштан ераклашкан иске
классицизм һәм иллюстрацияләрне жанрларга бүлеп
маташучыларга каршы чыкты һәм үз эшләрендә
халыкның тормышын, аның көчен эпик киңлектә
ачып күрсәтте.
Үзе пейзажист булмавына да карамастан, ул бу
өлкәдә дә үзе
нең дөрес сүзен әйтә белде. «Муртайган
скамьядә», «Җәйге пейзаж», «Дворник», «Тәре алып
бару», «
Нинди киңлек» һ. б. картиналарында ул рус
табигатенең гаҗәп матурлыгын бик ачык күрсәтте
һәм Россия күренешләрен бөтен киңлегендә оста
рәвештә тасвир итте.
Репинның иң зур хезмәте — халыкны, аның
иҗтимагый тормышында, реалистик рәвештә
чагылдырып бирүе
ндә. Ул үзенең тормыштан алган
тәҗрибәләрен, зур осталыгы аша, мәңгелек
художество иҗаты бөеклегенә күтәрә белде, шул
вакыттагы чынбарлыкның барлык якларын ачын
салды.
Ул Идел буе күренешләрен турыдан-туры
табигатьнең, тормышның үзе
ннән карап (бу эше өчен
ул Идел буйларына ике тапкыр килә), «Иделдә
бурлаклар» исемле б
өтен дөньяда дан алган
картинасын язды. Шулай ите
п, рәсем композициясен
оештыра белүнең иң юга-
ры үрнәген тудырды. Руе рәсем сәнгате тарихында
беренче мәртәбә буларак, коллыкка төшерелгән
крестьяннарның реалистик сыннарын гәүдәләндереп
бирде. Шуның бел
ән Репин, халык, көченең, ярым
крепостнойлык арканына җигелгән булуын ачып
күрсәтте һәм халыкка карата үзенең тирән мәхәббәтен
белдерде.
Репин, художник-реалист буларак, кояшта кызган
эссе ком өстеннән азапланып атлаучы, таланып
беткән кешеләрне күрсәтә. Арган, җәфаланган карт
үзенең күлмәк җиңе белән маңгаендагы тирләрен
сөртә, ул, хәлсезләнеп, тарта торган арканына
асылынган. Алгы пландагы, кояшка янган дүрт көчле
бурлак үз артларыппап башкаларлы да өстерәп
киләләр.
Художникның халыктагы көчне аңлый белүе,
авырлыклар алдында җиңелми торган халык
ихтыярын бөтен дөреслеге белән күрсәтә алуы Вена
һәм Парижда үткәрелгән бөтен дөнья күргәзмәсендә
чит ил кешеләрен дә таңга калдыра.
Бурлаклар темасын киңәйтә барын, Ре
пин 1883
нче елда, үзенең «Курский губернасында тәре алып
бару» дигән картинасын яза. Бу картинада
художникның, политик фикерләрне иҗатында
куллана башлавы, чынбарлыкны бөтен киңлегендә
чагылдыруы күренеп тора.
Шуңа күрә кыю рәвештә әйтергә кирәк, рус рәсем
сәнгатендә, Репинга чаклы, дөреслекне бу тикле ачык
сурәтләү, самодержавие вакытындагы җәмгыятьтә
яшән килә торган иҗтимагый шартларны мондый
кискен рәвештә танкыйтьләү б улмады.
Репин үзенең картиналары белой шул заманның
алдынгы кешеләре күтәргәп алдынгы идеяләргә
хезмәт итте. Россияне революцион нигездә үзгәртеп
корырга теләүче мәгърифәтчеләр белән бер сафта
көрәште, үзенең плен, рус халкын азат итүчеләр
сафында булды.
«Пропагандистны кулга алу», «Тартышу»
картиналарында ул, народниклар көрәшенең
революцион үсү этапларын күрсәтте.
Репин тудырган психологик рсализмыпын
шедеврлары һәм рәсем осталыгының искиткеч
югарылыгы булып, аның киң полотнодагы
«Көтмәгәннәр иде» һәм «Иван Грозный» дигән
әсәрләре торалар. Бу картиналарда художникның
тирән фикерлелеге аеруча көчле чагыла.
Репип, улын үтерүче каплы патша йөзендә
вакыйганың коточкыч булуын фәкать тышкы яктан
гына күреп калмыйча, тиранның үкенүен һәм атаның
кайгыруын да күрсәтә. Иҗатка мондый даһилык
белән килә алу, картинаны Шекспир әсәрләре белән
бер дәрәҗәгә күтәрде. Ул картина бөтен заманның
бөтен халыкларның, бөтен дөнья сәнгатенең шедевр-
лары сыйфатында урын алды.
Репин соңгы вакытта каты авыру булуга да
карамастан, иҗатып дәвам иттерде. Тормышының
соңгы көннәрендә ул, Мусоргскийга багышланган,
шатлык һәм тормыш күтәренкелегенә корылган
«Гапак» картинасын яза. Бу картинада художникның
чиксез тирән оптимизмы һәм тормышка булган дәртле
мәхәббәте күренеп тора.
Репин, иске патша Россиясенең кысынкы
тормыш шартларында яшәсә дә, үз халкының якты
киләчәгенә ышанычын җуймады. Буржуазия һәм
алпавытлар тормышының тискәре якларын иҗатында
фаш итте. Даһи художниклык дәрте белән гади халык
тормышын чынбарлыктагыча дөрес сурәтләде. Шул
эшләре аша халыкның аңында туып килгән рево-
люцион фикерләрне үстерүгә булышлык итте.
Ватанга патриотларча хезмәт итү, бөек
мастерлыгы, халыкка һәрвакыт якын торү, үз иленең
киләчәгенә ышану — Репинны рус рәсем сәнгатенең
баһадиры ясады.
Шуңа күрә иптәш Сталин, Октябрь рево-
люциясенең 24 еллыгы турында ясаган тарихи
докладында, кешеләрнең киләчәген тудыручылар,
бөек рус культурасын үстерүчеләр рәтендә Репинның
да исемен тирән дулкыплапу һәм горурлык белән искә
төшереп үтте.
Үзләреннән башка халыкларның, беренче
чиратта бөек рус халкының милли үзенчәлеген, милли
культурасын җимерүне максат итеп куйган ерткыч
фашистлар, үзләренон бу кара планнарын тормышка
ашыруда бер адым итеп, Репинның «Пенпатлар»ын
җимерделәр, ләкин халыкларга азатлык алып килүче
Кызыл Армия, башка бик күп совет шәһәрләре һәм
сәнгать-культура учреждениеләре белән беррәттәп,
художникның бу мөкатдәс урынын Фашистлардан
азат иттеләр, безнең халкыбыз аны хәзер төзәтеп,
элекке хәленә кайтара, художникның данын һәм
истәлекләрен килер буыннарга саклап алып бара.