Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ


ЖОРЖ САНД
(1. VII. ISO 1—8. VI. 187G)
Жорж Санд псевдонимы бел
ән язган Француз
хатын-кыз язучысы Аврора Дюпен 1804 елның 1
июлендә. Париж шәһәрендә туган. Инглиз пансионы-
монастыренда тәрбияләнгәннән сон. 18 яшендә ул
барон Дюдеванга иргә чыга. 1831 елны ул
, иреннән
аерылып
, Парижга күчеп килә һәм үзенә аерым
тормыш кичерә башлый. Үзенең замандаш әдәбиятчы-
лары арасына кергәннән соң Жорж Санд «Фигаро»
газетасы битләрендә язышырга керешә. Жюль Сандо
дигән бер язучы белән берлектә «Роз һәм Бланш»
дигән беренче романын яза. 1832 елны үзенен

«Индиана» дигән романын бастыра. Аннан сон бер-бер
артлы «Валентина», «Лелия»
, «Жак», «Мопра» һ. б.
романнарын яза. Ул бу романнарында мәхәббәт, никах
һәм хатын-кыз азатлыгы мәсьәләләрен яктырта.
40 нчы елларда Жорж Санд иҗатында борылыш
туа. Ул башта сен-симон
изм, аннан соң христиан
социалистлар тарафдарына әйләнә. 1848 елгы
революциягә актив катнаша.
«Халыкка хатлар» яза.
Утопик социализм идеяләрен таратуга багышланган
«Анжио тегермәнчесе»
һәм Антуаниың гөнаһе» дигән
романнарын бирә.
Революциядән соң Жорж Санд үзенең Нотамдагы
име
ниесенә күчә һәм крестьяннар тормышыннан алып
1848 елда ук яза башлаган романнары («Кечкенә
Фадетта»
, «Франсуа де Шампи» һ. б.) өстендә эшли.
Соныннан берничә театр әсәре яза. Гомеренең соңгы
елларында югары катлау җәмгыяте тормышын яктырта
торган «Жан де ла Рош», «Яшь кызның тәүбәсе» дигән
әсәрләрен яза. Жорж Санд Поганда. 1876 елның 8 нче
июнендә үлгән.
30—40 нчы елларда, француз әдәбиятында эшче
һәм һөнәрчеләр арасыннан шагыйрьләр чыга башлагач.
Жорж Сат аларны бик күтәренке рух белән үз итеп
каршы ала һәм аларга бик күп ярдәм итә.
Француз әдәбиятында прогрессив романтизм
вәкиле булган, хатын-кызларның иҗатчы
икәнлекләрен күтәрен, яклап килгән романнарында
иҗтимагый проблемалар куеп, крестьяннар тормышын
яктырткан
, капитализмны каты тәнкыйть иткән Жорж
Санд бер Франциядә генә түгел, бәлки бөтен Евр
опада
да киң танылган һәм әдәбият тарихына нык йогынты
ясаган язучы.
Жорж Санд романнары Россиядә дә бик киң
танылалар. Атаклы «Нәрсә эшләргә?», «Кем гаепле?»
әсәрләре Жорж Санд йогынтысында язылганнар.
Тургенев, Достоевский, Григорович, Салтыков-
Щедрин , Жорж Сандның үзләренә йогынты ясавын
әйтәләр. Башта Жорж Санд әсәрләренә бик зур
каршылык белән чыккан Белинский соңыннан аның
зур әһәмияткә ня булуын таный һәм аның «Мопра»
дигән әсәре турында «Жорж Санд хикәясе — ул
гадилек, ул матурлык, ул тормыш, ул акыл, ул поэзия
үзе» ди.
Е. А. БАРАТЫНСКИЙ
(2. Ш. 1800—11. ҮП. 1844)
Пушкин чорының күренекле рус шагыйре Евгений
Абрамович Баратынский Тамбов губернасында
«Мара» исемендәге имениедә. алпавыт семьясында
тугай. Ул башта Петербургтагы пажлар корпусында
укый һәм
зур бер аңлашылмау нәтиҗәсендә, аннан
куылгач, имениесе
нә кайтып яши, соңыннан Петер-
бургка килә, монда Дельвиг
, Кюхельбекер, Плетнев
һәм Пушкин белән таныша. Ул әдәбиятчылар үзәгенә
керә. 1819—1825 елга кадәр армиядә гади солдат
булып, соңыннан унтер-офицер булып хезмәт итә.
1825 елны аны офицер итен күтәрәләр һәм ул.
армиядән китеп, башта Петербургта, аннан соң
Москвада. сопынпап нмеппсссггдә яши. 1843 елны да
чит илгә сәяхәткә чыга һәм Не-аиоль шәһәрендә үлә.
Баратынский «Эда»
, «Бал», «Те. юма белән
Макар», «Кайнарның күчүе», «бәйрәмнәр»
дигән поэмалар һәм күп кенә лирик шигырьләр авторы.
Пушкин Баратынский поэзиясенә бик югары бәя бирә.
Байронизм тарафдары булган Баратынский тирәннән
пессимистик рухта яза. Пушкин аның турында: «Ул
бер вакытта да төшереп калдырган башакларны җыеп,
бүтән кешеләр артыннан бармады: ул үз юлы белән
бәйсез һәм бер ялгызы барды» ди.
И. И. ЛАЖЕЧНИКОВ
(25. IX. 1792—8. VIH. 1869)
«Соңгы Повик», «Боздан ясалган өй» һәм
«Басурман» дигән тарихи романнары белән танылган
Иван Иванович Лажечников Коломна шәһәрендә,
купең семьясында туган. 1812 елгы ватан сугышы
вакытында армиядә хезмәт итеп. Парижны алуга
катнашкан. 1815 елдагы Франциягә походта булган.
1819 елда хәрби хезмәттән чыгып, Петербургта
цензура комитетында эшләгән.
Лажечников бик яшьлә
й иҗат итә башлый. Ул
1807 елда ук «В
естник Европы» журналында мәкалә
язып бастыра. Соңыннан югарыда әйтелгән тарихи
ромашгарыл һәм 1812 елгы сугыш турында шигырьләр
яза. Лажечников
ның романнары замандашларында зур
уңыш казаналар, Пушкин аның «Боздан ясалган өй»
дигән романы турында: «Поэзия һәрвакытта да поэзия
булып калыр, сез
нең романыгызның битләренең,
күбесе рус теле яшәгән кадәрле яшәрләр» ди.
ЛИОН ФЕЙХТВАНГЕР
Атаклы немец антифашист язучысы, гитлеризмга
каршы ялкынлы көрәшче Лион Фейхтвангерның
тууына 60 ел тулды. Еврей семьясыннан чыккан Лион
Фейхтвангер Мюнхен шәһәрендә туган. Мюнхен һәм
Берлин университетларында әдәбият һәм философия
фәннәре
н өйрәнгәннән соң ул шактый вакыт
журналистика белән шөгыльләнә.
Әдәби-иҗат
эшчә
нлеген драматургия белән башлый. 1917 елда
«Еврей Зюсс», 1920 елда «Томас Вендр»
, 1921 елда
«Голландия купецы» дигән драматик романнар яза.
Лион Фейхтвангер тарихи романнары белән дан
казанган язучы. Аның романнары өчен хәзерге чорга
бәйләнешле булу һәм үткен кинаяләр һәм аналогияләр
характерлы.
Л
ион Фейхтвангер хәзерге заман темаларына да
күп кенә романнар бирде. Публицистика һәм
,
памфлетлык хас булган «Уңыш», «Оппенгеймнар
семьясы»
, «Сөрелү» дигән романнарында ул хәзерге
заман Европасы тормышын — анда буржуаз
демократиянең җимерелеп
, фашизмның буржуаз
гуманизм идеяләрен тар-мар итеп килүен сурәтли.
Аның «Оппенгеймнар семьясы» дигән романы (
роман М. Максуд тәрҗемәсендә татар телендә дә ба-
сылып чыкты) немец фашистларының ерткыч-
лылы
гын, кабахәтлеген ачып салуда аеруча осталыкка
ирешкән әсәр булып танылды.
Лион Фейхтвангерны Фашистлар Германиясе
үлем җәзасына хөкем итеп, аның бөтен милкенә
конфискация ясады, а
ның барлык әсәрләрен
Германиядә таратуны тыйды.
Лион Фейхтвангер хәзер Америкада яши һәм
фашизмга каршы көрәш юлында эшли.
ФЕЛИКС ПИА
(4. X. 1810—3. VIII. 1889)
Күр
некле француз драматургы һәм журналисты
Феликс Пиа үзен Бланки тарафдары дип таныган вак
буржуа демократы-республикачысы була. 30—40
елларда ул Луи-Филипп монархиясенә каршы көрәшә,
1848 елгы революциягә катнаша һәм озак вакытлар
эмиграциядә яши. 1871 елда Париж Коммунасы члены
булып эшли, ул җимерелгәч, үлем җәзасына хөкем
ителеп, эмиграциягә китә. 1880 елда ук киредән
Франциягә кайта. Феликс П
ианың пьесалары июль
монархиясе чорының радикаль-демократик
драматургиясендә зур урын билиләр. Аның 1847 елда
сәхнәгә куелган «Париж иске-москычысы» дигән
социаль мелодрамасы гаять зур уңыш казана, Герцен
«Фра
нция белән Италиядән хатлар»ында аңарга
махсус очерк багышлый.
В. К. ТРЕДЬЯКОВСКИЙ
(5. III. 1703—17. VIII. 1769)
Рус классизмына нигез салган шагыйрь һәм
әдәбият теоретигы Василий Кириллович
Трельяковскийның үлүенә 175 ел тулды. В. К.
Тредьяковский Астраханьда рухани семьясында туга
н.
1723 елны качып Москвага килгән һәм славян-грек-
лати
н академиясенә кергән. Монда ул берничә драма
һәм шигырь язган. 1723 елда Голландиягә барып,
Гаагада яшәгән, Парижда Сорбонна университетында
математика һәм философия фәннәрен өйрәнгән. Шул
чорда ул француз һәм рус телләрендә элегияләр һәм
мәхәббәт шигырьләре язга
н. 1730 елны Россиягә
кайтып. Фәннәр Академиясенә тәрҗемәче булып эшкә
кергән. 1745
елны Ломоносов белән бергә Академиягә профессор
ите
п билгеләнгән.
В. К. Тредьяковский
ның әдәби-иҗат эш-
чәнлегендә рус әдәби теле өчен көрәшүе, шигырь
төзелешенә реформа кертергә тырышуы һәм жанрлар
мәс
ьләсендә, тәрҗемәләр проблемасы турында
теорект
ик хезмәтләре күренекле урын тоталар.
А. Н. РАДИЩЕВ
СИ. VIII. 1749—23. IX. 1S02)

«Петербургтан Москвага сәяхәт» дигән атаклы
әс
әрнең авторы, революцион демократ Александр
Николаевич Радищев башта Петербургтагы пажлар
корпусында укый, аннан соң Лейпциг университетына
керә һәм шунда XVIII йөз Француз материалистлары
идеяләре белән таныша. 1790 елда ул үзенең
«Петербургтан Москвага сәяхәт» дигән атаклы әсәрен
чыгара* аны ул әсәре өчен үлем җәзасына хөкем итә-
ләр
, ләкин соңыннан Плимга төрмәгә ябалар.
Сөргеннән кайткач ул «Законнар төзү ко-
миссиясе»ндә эшли, дәүләтне үзгәртеп төзү буенча
гаять кыю
проект тәкъдим итә. Тагын сөргенгә куелу
куркынычы тугач. А. Радищев түзә алмый, үз-
үзен үтерә.
Рус әдәбиятында публицистика жанрының нигез
салган A. II. Радищев үзенең «сәяхәтен»дә
самодержавие белән крепостной стро
еның
шыксызлыгын, әшәкелеген фаш итә, турыдан-туры
революция ясарга чакыра. В. П. Ленин Радищевка гаять
югары бәя бирә.
Аның Россиядә революцион хәрәкәт
һәм әдәбият үсешенә гаять зур тәэсир итүен күрсәтә
һәм аның белән рус халкы горурланырга тиеш икәнен
әйтә.
РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары
буенча Татарстанның Крайны өйрәнү музее
ягын да
әдәбият музее оештырыла. Музейда татар совет
язучысы мәрхүм Шәриф Камалның мемориаль
квартирасы булдырыла. Монда татар әд
әбияты
тарихы, рус язучыл
арыннан А. Пушкин. С. Т. Аксаков.
Л.Н. Толстой. А. М. Горький һәм башка язучыларның
тормышына һәм иҗатына карата экспонатлар куела.
Казанда вакытлы матбугат тарихына багышланган
махсус бүлекчә дә оештырыла. Музейда Казан
театрлары тарихына карата бүлек оештырырга да
уйланыла.
Б
ӨЕК РУС МӘСӘЛЧЕСЕ ИВАН АНДРЕЕВИЧ
КРЫЛОВНЫҢ ҮЛҮЕНӘ 100 ЕЛ ТУЛУ КӨНЕНӘ ХӘЗЕРЛЕК
СССР Совнаркомы боек рус мәсәлчесе Иван
Андреевич Крыловның үлүенә 100 тулу көнен
билгелән үтү буенча фән
, әдәбият һәм сәнгатьнең
күренекле вәкилләреннән махсус Бөтенсоюз комитеты
төзеде. Председателе ите
п A. Н. Толстой, билгеләнгән
бу комитет составында М. Бажан. П. Бажов, II.
Барбарус, Д. Заславский
, М. Исаковский. В. Качалов,
Якуб Колае, В. Лебедев-Кумач, И. Москвин, Д. По-
ликарпов
, В. Потемкин, И. Тихонов, Сурков, М.
Храпченко. И. Эренбург һ. б. бар.
СССР Совнаркомы Москвада И. А. Крыловка
памятник куярга карар кылды.


И. А. КРЫЛОВ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТУЛЫ ЖЫЕЛ-
МАСЫ ЧЫГАРЫЛА
Русның бөек мәсәлчесе П. А. Крыловның тууына
100 ел тулуга карата Гослитиздат аның әсәрләрен
бастыру эшенә кереште.
Демьян Бедный редакциясендә П. А. Кры-
ловның өчтомлык тулы җыелмасы чыгарыла.
Өчтомлыкның беренче томы бөек язучыны искә алу
көненә
— 1944 елның 21 ноябренә чыгып җитәчәк. П.
Л. Степанов хәзерләгән бу томга Крыловның бөтен
прозасы туплана. П. Л. Бродский хәзерли торган
икенче томга язучының драматик әсәрләре, ә Д.
Благом хәзерли торган өченче томга мәсәлләр һәм
шигырьләре урнаштырыла. 50 мең нөсхә сыла торган
бу тулы җыелма 1945 елда чыгып бетәргә тиеш.
Октябрь ае башларында 100 мең нөсхәле
, тираж
белән Крылов әсәрләренең бертомтыгы чыгарыла.
Болардан тыш совет художниклары ясаган рәсемнәр
белән сайланма мәсәлләр җыелмалары. Крыловның
популяр биографиясе һәм СССР Фәннәр
Академиясенең Бөтендөнья әдәбияты институты П. А.
Крылов иҗатыпа багышлап хәзерләгән гыйл
ьми-
тикшеренү материаллары җыентыгы чыгарыла.
Татарстан дәүләт издательствосы — Татгосиздат
юбилей көннәренә И. А. Крылов мәсәлләренең татарча
сайланма җыелмасын (Кави Нәҗми редакциясендә)
чыгара.