Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК РУС ЯЗУЧЫСЫ А. П. ЧЕХОВ

В. ЕРМИЛОВ

Антон Павлович Чехов — халкыбызның сөекле язучыларыннан берсе.
Ленин аның иҗатына югары бәя бирде. Иптәш Сталин аның исемен бөтен халык тарафыннан мәңге истә тотып хөрмәтләнә торган исемнәр рәтенә куйды. Аның иҗатына тирән ихтирам белән караган Горький болай язды: «Чехов — Россиянең иц яхшы дусларыннан берсе, акыллы, риясыз, хак сүзле дусты, аны сөюче, аның бөтен кайгысын уртаклашучы дусты», Лев Николаевич Толстой Чеховка болай диде: «Менә сез — рус. Әйе, бик, бик рус».
Чехов чын милли художник булуы беләп, үз халкының характерындагы төп хасиятләрне, авы
л идеалларын һәм омтылышларын, аның ватанга мәхәббәтен һәм ватанның гүзәл киләчәге турындагы хыялларын үз әсәрләрендә чагылдыра белгән өчен, безгә якын һәм кадерле.
Анто
н Павловичның иҗаты узган гасырның сиксәненче, туксанынчы һәм XX гасырның беренче елларына туры килә (Чехов 1860 нчы елда туган, 1904 нче елда үлде). Язучының таланты өлгереп килгән сиксәненче еллар народниклыкның таркалуы һәм реакциянең хакимлеге беләп характерлана. Ләкин иҗтимагый тормышта гаять зур әһәмиятле процесслар бара иде. Эшчеләр сыйнфы үсте һәм көч туплады. Туксанынчы еллар Ленинның эшкә башлау еллары булдылар.
Чехов үзенең хикәяләрен 1880 нче елда, «Антоша Чехонте» псевдонимы беләп, көлке журналларда бастыра башлады. Бик яшь чагындагы шушы әсәрләрендә үк язучы азатлыкны, хакыйкатьне, кешегә ихтирам һәм мәхәббәт белән карауны яклап чыкты һәм Чеховның таланты үсә һәм ныгый барган саен, безнең илебезнең барлык иҗат көчләренең куәтле үсәчәген сизенү, аның әсәрләрендә шул кадәр көчлерәк һәм тирәнрәк гәүдәләнде.
Дөньяга прогрессив карашы беләп танылган язучы, русның разночинец демократы — белеме ягыннан врач булган Антон Павлович әдәби иҗатка тормышны төгәл, т
ирәнтен дөрес тикшеренү итеп карады. Ул үзенә аерым бер стиль — бер якка да катнашмыйча тышкы яктан тыныч булып күренгән хикәя стиле эшләп чыгарды. Ул үзенең авторлык шәхсе укучы өчен ничектер «сизелми калырлык» итеп язарга тырышты. Аның әсәрләрендә рус тормышы үзе турында, үзе сөйләгәндәй тоела.
Ләкин тормышның Чехов биргән картиналардагы битараф гадилек арта барга
н саен аларның укучылар массасына ясый торган тетрәткеч тәэсире көчәя барды. Ленин, бөтен алдынгы Россиянең фикерен белдереп, Чеховның «6 нчы номерлы палата»сы турында болай диде: «Бу хикәяне ахырына кадәр укып чыккач котым очты. Мин үз бүлмәмдә кала алмадым, чыгып киттем».
Бу әсәрдә символик төстә патша Россиясе гәүдәләнде. Чехов дорфа искечелекне, пассивлык
ны, йомшаклыкны, «явызлыкка каршы тормауны» рәхимсез чыбыркылады. Бөтен хикәя нәфрәтләнү, ачулану, көрәшкә чакыру беләп сугарылган. «Минем тормышым» повестенда да, «Утлар», «Крыжовник» һәм башка бик күп хикәяләрдә дә шул ук мотивлар яңгырый. Чехов аларда барлык реакцион йогынтыларга һәм идеяләргә каршы чыкты. «бөтен тормышның астын-өскә әйләндерергә» чакырды («Кәләш» хикәясендәге геройлардан берсенең сүзе).
Анто
н Павлович үз халкының бөеклеген һәм рухи куәтен тирәнтен аңлады һәм халыкның чиксез сәләтенә, «гүзәл мәһабәт ватан»ның матурлыгына һәм көченә лаеклы тормышка омтылды («Дала»).
Үз ватанына, рус
ныкы булган, милли булган бөтен нәрсәгә ялкынлы мәхәббәт аңа хас сыйфат иде. Үзе турында ул, «Юлда» хикәясендәге герой сүзе белән — «мин рус халкын тилмереп яраттым, аның телен, аның иҗатын яраттым» дип әйтә алыр иде.
Германиядән язган хатында Антон Павлович болай дип язды: немец тормышында «бернәрсәдә дә, бер тамчы да талант, бер тамчы да зәвык сизелми», «Безнең рус тормышы күп тапкыр талантлырак». Чехов әсәрләренең геройлары да шул ук фикерләрне һәм тойгыларны сөйлиләр: «... рус тормышы нинди бай, нинди күп төрле
» —ди «Өч ел» повестендагы яшь галим, химик, гимназия укытучысы Ярцев, — их, нинди бай! Беләсеңме, мин үзебезнең гаять бөек тантала алдында яшәгәнлегебезгә көн саен тирәнрәк ышана барам, һәм шул вакытка кадәр яшәп үзем дә катнашасым килә».
Бу якындагы бәхетне сизенү, ватан үзенең иң бөек тантанасы алдында яши дигән ышаныч Чеховның бөтен иҗатын характерлый.
Тургенев һәм Левитан белән бер рәттән, Чехов
ның рус пейзажының иң яхшы остасы икәнлеге һәркемгә билгеле. Ул үзе үк шушы пейзаж белән бергә кушылып үскәндәй иде. Л. Книппер-Чехова үзенең Антон Павловичка язган бер хатында бу турыда бик яхшы әйткән: «Мин һәрвакыт, син шушы чын рус табигатенә, шушы киңлеккә, кырларга, болыннарга, чокырларга, рәхәт күләгәле елгаларга гаҗәеп осталык белән килүең турында уйлыйм», Чехов пейзажы һәрвакыт хәрәкәт белән тулган, шигъри хыял белән сугарылган. «Нинди матур агачлар һәм, асылда, алар тирәсендә тормыш нинди матур булырга тиеш» — «Өч кыз туган» пьесасы геройларыннан берсенең бу сүзләрендә Чехов сурәтләгән рус табигате картиналарының бөтен мәгънәсе әйтелгән.
Аның «Дала»сы — Ватан турында поэма ул. Чиксез киң, дәртле дала образында бәхет сагышлаучы бөек ил гәүдәләнә. Повестьның герое Егорушка исемле малай (автор бу образда үзенең балачагын сөйли) үз алдына ачылган киңлекләрнең матурлыгын һәм баһадирларча колачын комсызланып үзләштерә һәм а
ның күз алдында Илья Муромецка охшашлы әкияттәге баһадирларның сыннары килеп баса.
Россиягә баһадирларча колач килешә, гүзәл, якты тормыш аңа килешә! Бу фикер Чеховның бөтен иҗатының төп мотивы булды.
Үзенең Енисейдан алган тәэсирләре турыпда Антон Павлович юл көндәлегендә болай дип язды: «Енисейда тереклек ыңгыраш беләң башланды, безнең төшкә дә кермәгән егетлек белән тәмамланачак. Елганың бу ярында Себер
нең иң яхшы матур шәһәре — Красноярск, ә икенче якта — миңа Кавказны хәтерләтә торган таулар, алар шундый ук төтенле һәм хыялчаннар. Баскан җиремдә уйга калдым: «Заманы җиткәч, бу ярларны нинди тулы акыллы һәм кыю тормыш ямьләндерәчәк». «ЧоЦырда» хикәясендә айлы төнне сурәтләп, Антон Павлович болай дип язды: «Ай яктысы төн белән кушылган шикелле, җир йөзендәге бөтен нәрсә хаклык белән кушылуны көтеп кенә тора». Биредә язучы гадельлек, акыл һәм азатлыкның өстен чыгачагына рус халкының ышануын чагылдырды.
Чехов сатирасының үзенчәлеге а
ның фаш итүчелек көчендә генә түгел, бәлки тормышны якты итеп раслауда да. Аның иң характерлы сатирик образлары булган унтер Пришибеев һәм учитель Беликов тормышның үзен «тыярга» дигән ятышсыз теләк белән аерымланалар. Алар икесе дә тормыштан өркәләр: «Ул бу килеп чыкмагай иде!» диләр. Пришибеевлардан һәм Беликовлардан көлү беләп бергә, Чехов сатирасы тормышның көчен, гүзәл киләчәккә ышануны ныгытып раслады. Чехов пришибеевчылыкны дошман күрде, кешене һәм аның кешелек дәрәҗәсен түбәнәйтә торган бөтен нәрсәгә нәфрәт күзе белән карады. Горькийдан элек Антон Павлович, дөнья әдәбиятында беренче буларак, хезмәтнең дәртле шагыйре булды. «Дядя Ваня» пьесасындагы доктор Астров та, «Өч кыз туган»дагы Арина да, «Минем тормышым» повестеның герое да һәм башка бик күпләр — болар барысы да халык файдасына хезмәт итү сагышы белән яналар.
Чехов әсәрләренең геройларына матурлык һәм хаклык хисе хас. «Хаклык һәм матурлык дөньяны идарә итә», — ди «Студент» хикәясенең бөр персонажы. — Ә тормыштагы хаклык тик хезмәт кешеләрендә генә, һәм кайчак туган илдә азат иҗат хезмәте таптана итәчәк, шул чакта гүзәл тормыш башланачак.
«Кешенең бөтен нәрсәсе гүзәл булырга тиеш»: бите дә, киеме дә, җаны да, фикере дә» — ди Чехов «Дядя Ваня» да Астров авызыннан, Чеховның бөтен иҗатына эпиграф булып хезмәт итәрлек бу сүзләрне Зоя Космодемьянская үзенең дәфтәренә күчереп алды. Хаклыкның рухи матурлыгын һәм көчен үзендә гәүдәләндергән рус кызы образы буларак, халык күңелендә мәңге яшәячәк бу героиняның җаны калыплануда Антон Павлович әнә шулай катнашты.
«Өч кыз туган» геройларының берсеннән Чехов мондый атаклы сүзләрне әйттерә: «Вакыты киле
п җитте. Барыбызның өстенә зур бар нәрсә килә, таза, көчле давыл башланырга тора, ул якында инде... мин эшләрмен, ә инде бер 25—30 елдан һәркем, эшләр, һәркем».
Бөтен вөҗүде белән халыкның тормышына бәйләнгән һәм бу тормышның кая таба үсәчәген зирәк сизенә белүче художник булган Чеховның бу сүзләре алдан сизеп әйтелгән сүзләр булды. Бөек «давыл хәбәрчесе» Горьки белән бергә, ул якынлашып килә торган революция давылының сулышы
н сизде! Ул турыдан-туры Горькийның элгәре булды. Рус халкы үз ватанының бәхете өчен көрәшүчеләрне инде җитештергән булуын Антон Павлович сизде һәм Горькийның «Мещаннар» пьесасындагы революционер эшче — Нил образында бу яңа геройларны бик рухланып котлады. Интеллигенциянең халык белән кушылуына омтылучы Чехов үз иҗатының геройларын, яхшы, намуслы кешеләрне Горький геройларына хас булган актив социаль ихтыярлы һәм көчле итәргә теләде.
Чехов үзе — аның шәхес һәм иҗаты гүзәл бер бөтенлек белән характерлана. Кечелекле, садә, тыйнак кеше булганга ул көндәлек гади нәрсәләрдә яшеренгән сизелмәслек матурлыкны да тоя белде.
Чехов үләр алдыннан язган соңгы әсәрләре — «Чия бакчасы» пьесасы, «Кәләш» хикәясе — ватанның яңа тормышы якынлыгына язучының ышануын аерата көч белән күрсәтәләр.
Революция булды һәм большевиклар партиясе, Ленин-Сталин партлясе җитәкчелегендә берләшкән күп милләтле совет халкы, туган җиребезнең чын хуҗасы буларак, үзепец ватанын тиңсез күтәрелеш һәм иҗат көчләренең чәчәк атуы юлы белән алга алып барды. Бөтен илебез гөлбакча була башлады, һәм аның тормыш законнары хаклык һәм матурлык законнары булып әверелделәр.
«Кешене ихтирам итү нинди ләззәт ул» дип язды Антон Павлович куе
н дәфтәренә. Без бу ләззәтне татыдык. Безнең бөтен эшебез, бөтен хезмәтебез, бөтен төзелешебез һәм иҗатыбыз кешене ихтирам итү хисе белән рухланып эшләнде, һәм безнең эшебез һәм көрәшебездә Чехов безгә ярдәм итте. Халык дошманнары булган кабахәт «футляр эчендәге кешеләр» безнең алга бару юлыбызны кисәргә, тормышны туктатырга азапланган чакларда, Ленин һәм Сталин Чехов образларын ватанның бәхете һәм азатлыгы өчен көрәш коралы итеп кулландылар.
«Б
езнең илдә Пришибеевларны яратмыйлар»,— диде иптәш Сталин. Кешене һәм аның яңа гүзәл тормышка омтылышын түбәнәйтә торган бөтен нәрсәне, безнең илдә дошман күрәләр, масаюны, тәкәбберлекне, мин-минлекне дошман күрәләр. Безнең илдә яктылыкны һәм хаклыкны, фикерне, матурлыкны һәм садәлекне яраталар, һәм менә шуңа күрә Чеховны һәм аның барлык әсәрләрен шулай яраталар да бездә.
Гитлер Германиясе Совет иле халыкларының тыныч тормышын бозды. Бөек Октябрь казанышларын юк итү теләге белән ул безгә үзе
нең бөтен явыз вәхшилеген җигеп ташланды. Совет дәүләте дошманнарның котырынган һөҗүмен кире какты, аларның төп көчләрен тар-мар итте һәм хәзер илбасарларны аларның караңгы убасына — кабергә куа.
Баһадир хаклыкны, Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә үз хаклыгының тантанасына ирешкән халыкны җиңү мөмкин түгел. Антон Павлович Чехов шикелле якты талантлы улларны тудырган халыкны җиңү мөмкин түгел.
Дошман ясаган авыр җәрәхәтләрне совет халкы төзәтер. Яңа гүзәл бакчалар тагын чәчәк атар һәм безнең мөкатдәс җиребездә тормыш тиңсез гүзәл булыр!