Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТЛАР СОЮЗЫНЫҢ ВАТАН СУГЫШЫНЫҢ ӨЧ ЕЛЫ


(Хәрби һәм политик йомгаклар)
Советлар Союзына юлбасар немец-фашист бандалары явызларча һөҗүм иткән көнгә бүген өч ел тулды. Совет халкы өч ел буена кабахәт илбасарларга каршы батырларча ватан сугышы алын бара. Безнең илебезнең халыклары сугышның беренче көннәреннән үк бердәм булып үз ватаннарын саклау өчен күтәрелделәр. Өч мең километрга сузылган фронтта кан коюлы авыр сугышларда Кызыл Армия өр-яңа сугыш техникасы белән коралланган күп миллионлы немец фашистлары армиясен тоткарлап торды, аның гаять күп кешеләрен һәм коралларын юк итте. Европадагы ун дәүләтнең шәһәрләреннән һәм авылларыннан ут һәм кылыч белән үткән фашист-ларның сугыш машинасы безнең армиябезгә каршы сугышларда үзенең теләгенә ирешә алмады.
Сугышның беренче елында ук инде Кызыл Армия Москва янында немецларны бик каты кыйнап, дошманның иң яхшы удар гаскәрләрен тар-мар итте. Немец-фашист гаскәрләре Сталинград янында тар-мар ителгәннән бирле инде соңгы ел ярым эчендә дошман айный алмады. Совет гаскәрләре, бөтен фронт буйлап һөҗүмне җәеп җибәреп, Сталинград, Орел, Смоленск, Ленинград янында, Миус елгасында, Днепр
, Перекоп янында, Севастополь янында, Карелия бугазында, Свирь елгасында немецларның куәтле оборона системаларын ваттылар, зур су киртәләрен — Донны, Төньяк Донны, Деснаны, Волховны, Днепрны, Көньяк Бугны, Днестрны, Прутны, Серетны, Нарваны, Свирьны кичеп чыктылар һәм шуның белән гитлерчылар күп лыгырдап мактаган валларны һәм крепостьларны җимерү һәм җилеп үтү эшенә сугышларда сыналган һәм чыныккан гаскәрләр чын-чынлап тотынганда, бу валларның һәм крепостьларның берсенең дә каршы тора алмаячагын күрсәттеләр.
Верховный Баш Командова
ниенең оста стратегиясе, совет генералларының һәм офицерларының төптән уйланган һәм кискен тактикасы, сугышчыларының геройлыгы һәм сугыш осталыгы белән, ниһаять, үзенең куәтле сугыш техникасы белән Кызыл Армия немецларның, итальяннарның, румыннарның, венгерларның, финнарның иң яхшы берләшкән армияләрен күп кенә җитди җиңелүләргә дучар итте. Безнең гаскәрләребезнең Москва, Сталинград янында һәм Кавказда, Орел һәм Смоленск янында, Ленинград япыпда һәм Донбасста, Днепрда һәм Кырымда, уңъяк Украина, Днестр һәм Карелия бугазы райоиларында булган бөек җиңүләре тарихка мәңгегә керер.
Һөҗүм сугышлары вакытында совет гаскәрләре дошман тарафыннан оккупацияләнгән миллион ярым квадрат километр чамасы территорияне азат иттеләр, 2.000 километр чамасы көнбатышка таба алга киттеләр, фронтта безнең чикләребезгә барып чыктылар һәм Румыния территориясенә керделәр. Кызыл Армиянең җиңүләре миллионнарча совет кешеләрен фашист коллыгыннан азат итте. Безнең гаскәрләребез немецларны алар оккупациаләгән өлкәләрдәге промышленность чималы һәм азык чыганакларыннан мәхрүм иттеләр, ә көнчыгышта гитлерчылар хыялланган «яшәү мәйданы» миллионнарча немец солдатлары өчен кабер булып, фашистларның сугыш техникасы өчен гигант каберлек булып әверелде.
Немец-фашист илбасарларга каршы көрәштә Кызыл Армиягә батыр совет партизаннары гаять зур булышлык күрсәттеләр. Сугышның өч елы эчендә алар дошманның тылларын һәм штабларын туздырдылар, аның коммуникацияләрен һәм элемтәсен җимерделәр, немец-фашист кабахәтләрне рәхимсез кырдылар. Совет партизаннары күп меңнәрчә совет кешеләрен кырып бетерелүдән һәм фашист коллыгына куылудан коткарып калдылар.
Сугышның өч елы эчендә Совет — Германия фронтындагы сугышларда немец-фашпст гаскәрләрнең 7 миллион 800 меңнән артык
солдат һәм офицерлары үтерелде һәм плен алынды, алар 70 меңгә якын танкларын, немец самолетларын, 90 меңнән артык оруд
иеләрен югалттылар.
Шул ук вакыт эчендә безнең гаскәрләрдән үтерелгән, плен төшкән һәм хәбәрсез югалган кешеләр 5 миллион 300 мең булды. Без 49 ме
ң танк, 30.128 самолет, 48 мең орудие югалттык.
Кызыл Армиянең уңышларына без
нең союзникларыбыз Америка Кушма Штатлары һәм Бөек Британия шактый зур булышлык иттеләр. Алар безне бик кыйммәтле стратегик чимал һәм кораллар белән тәэмин итеп тордылар, Германиянең хәрби объектларын системалы рәвештә бомбага тоттылар һәм шулай итеп аның хәрби куәтен какшаттылар.
Шулай итеп, Кызыл Армия, Ватан сугышының беренче чорында гитлерчыларның яшендәй сугыш планнарын езеп, аннан соңгы черда дошманның оборона стратегиясен, аның басып алынган совет территорияләрендә ныгып калуга исәпләрен аударып ташлады һәм кабергә күмде. Немец-фашист армиясе кыйналган булып чыкты һәм хәзер бөтенләй тар-мар ителү алдында тора.
Ватан сугышы
ның үткән өч елының хәрби йомгагы әнә шундый.
Гитлерчы империалистлар Советлар Союзына каршы сугы
ш башлаган чакта Кызыл Армиянең беренче хәрби уңышсызлыклары ук безнең илебездәге халык массаларының үз властена булган ышанычын какшатырлар, СССР халыклары арасында дошмаплык тудырырлар, Совет дәүләтенең ппгезе булгап эшчеләр, крсстьяппар һәм иптеллпгепцпя союзын какшатырлар дип уйлаганнар иде. Чынлыкта исә сугыш вакытындагы кыенлыклар совет тылы хезмәт ияләрен тупладылар гына, аларны үзләренең халык власте — Совет власте белән тагын да ныграк берләштерделәр генә. Советлар Союзы халыклары арасындагы дуслык ватан сугышы барышында ныгыды һәм корыч кебек чыныкты. Совет җәмгыятендәге хезмәт ияләренең тормыш интересларына нигезләнгән эшчеләр, крестьяннар һәм интеллигенция союзы тагын да ныгыды.
Шулай ук немец ерткычлар совет промышленностеның хәзерге заман коралларын массовый күләмдә эшләп чыгару кебек кыеп бурычларлы башкарып чыга алмаячагына, безнец транспортыбызның сугыш йөкләрен ташуны, ә авыл хуҗалыгының арм
ияне һәм халыкны азык һәм промышленность чималы белән тәэмин итүне башкарып чыга алмаячагына исәп тоттылар. Ләкин немец-хәсрәт яуларның бу планнары сабып куыгы кебек шартлады. Сугышның өч елы нәтиҗәсендә Советлар Союзы экономикасы түгел, бәлки Гитлер Германиясе экономикасы хәлсезләнде. Совет — Германия фронтында немецлар дучар булган җиңелүләр һәм союзниклар авиациясенең ударлары Германиянең хәрби-экономик куәтен какшаттылар. Шул ук вакытта Советлар иленең промышленносте, транспорты һәм авыл хуҗалыгы сугыш сынауларыннан уңыш белән чыктылар. Совет халкы Ватанын саклау өчен үзенең көчләрен кызганмый һәм үзе төзегән Совет дәүләтен барлык дошман һөҗүмнәреннән күкрәге белән саклап калу теләге белән рухланган. Ватан сугышы халыклар арасында тиңдәше булмаган патриотлык күтәрелеше тудырды, халык массаларының Кызыл Армиягә булышлык итүгә юнәлгән бетмәслек иҗат энергиясен тудырды. Хәзер, сугышның дүртенче елы бусагасында, Советлар Союзының куәтле хәрби хуҗалыгы бар. Ул Кызыл Армиянең коралга, сугыш припасларына, азыкка һәм кирәк яракларга булган ихтыяҗын канәгатьләндереп тора. Совет эшчеләре, колхозчылары, интеллигенциясе, Советлар Союзының халык хуҗалыгын фронтка хезмәткә куеп, дошманны җиңү өчен кирәк булгап бөтен нәрсә белән Кызыл Армияне тәэмин иттеләр. Дошманның танклар һәм авиация саны ягыннан булган элекке өстенлеге артта калды, ә Советлар Союзының экономик мөмкинлекләре көннән-көн үсә.
Шулай итеп, Совет строеның нык булмавына дошманның тоткан б
өтен исәпләрен Совет халкы аударып ташлады. Халыкларның җимерелмәс туганлык дуслыгына нигезләнгән Совет дәүләте сугыш барышында көчәйде һәм ныгыды, ә халыкларны изүгә нигезләнгән фашистлар дәүләте сугыш сынауларын үтә алмады һәм котылгысыз һәлакәт алдында тора.
Ватан сугышының, үткән өч елының
политик йомгагы әнә шундый.
Моннан өч ел элек гитлерчылар үзләрен Европаның хуҗалары дип санаганнар иде, Германия, Көнбатыш Европа илләрен коллыкка төшереп,
Италияне, Румынияне, Финдляндияне, Венгрияне, Болгарияне юлбасарлар союзына тартты. Ул, битараф дәүләтләргә үзенең агентларын урнаштырып һәм аларга булышлык итеп, бу илләргә көчле басым ясады һәм үз файдасына аларпың җитди ташламалар ясауларына иреште.. Гитлер Германиясе дөньядагы барлык халыкларның тормышына һәм тынычлыгына куркыныч тудырды. Ул чакта әле азатлык сөюче халыклар Гитлерга каршы бердәм лагерь булып берләшә башлаганнар гына
иде. Гитлер Германиясенең һәм аның иярченнәренең барлык көчләренең басымына безнең илебез чынлыкта бер үзе генә каршы торды.
Хәзер хәл тамырыннан үзгәрде. Хәзер моннан өч ел элек булганча, һөҗүм
итүче һәм уңышларга ирешүче як Гитлер Германиясе түгел, бәлки киресенчә, һәркайда да союздаш дәүләтләрнең кораллы көчләре немец-фашист илбасарларны кыйныйлар һәм кысрыклыйлар. Союздаш дәүләтләр гаскәрләрнең һәм коралларның саны һәм сыйфаты ягыннан дошманнан өстен торалар. Хәзер союздаш дәүләтләрнең бердәмлеге беркайчан да булмаганча нык. Гитлер Германиясенең кораллы көчләрен бөтенләй тар-мар итү буенча союздаш дәүләтләрнең үзара килештерелгән планнары бар. Төньяк Франциягә Британия һәм Америка гаскәрләренең уңышлы рәвештә басып керүләре, Италиядә союзниклар гаскәрләренең уңышлы һөҗүме моннан соң инде Германиягә Европа территориясендә Кызыл Армиягә каршы да, шулай ук безнең союзникларыбыз булган Англия һәм АКШ гаскәрләренә каршы да сугышырга туры киләчәкне күрсәтәләр. Хәзер инде, Кызыл Армиянең һәм безнең союзппкларыбыз армияләренең гомуми көчләре турыдан-туры немецлар кол иткән илләрне азат итүгә юнәлдерелгәч, берләшкән милләтләрнең гаскәрләре тимер кул белән Гитлер Германиясенең һәм аның Европадагы вассалларының бугазына ябышкач. Гитлер бандасы үзенең котылгысыз һәм тулы җиңелүен бернинди чаралар белән дә булдырмый кала алмас. Бөтен дөньяны буйсындырырга уйлаган гитлерчыларның көч җитмәслек эшкә керешкән булулары хәзер инде һәркемгә ачык. Гитлерчылар өеренең хәле Крылов баснясында үгез белән тиңләшергә хыялланган, кабарына һәм күперенә башлаган, ләкин көчәнүдән шартлаган һәм үлгән баканы хәтерләтә.
Юлбасар фашистлар блогы җимерелә. Авыр хәрби җиңелүләр нәтиҗәсендә фашистлар Германиясе һәлакәт каршына килеп җитте. Германиянең элекке союз
нигы булган Италия хәзер немец империалистларга каршы көрәш алып бара. Финляндиянең җинаятьче идарәчеләр өере, Гитлерга ярарага тырышып, Советлар Союзының рәхимле солых тәкъдимнәрен кире кагып, асылда инде Финляндияне хәрби һәлакәткә китерде. Германиянең башка вассаллары — Румыния, Венгрия, Болгария — упкын читендә торалар. Фашистлар Германиясенең Европадагы иярченнәренең Германия белән араны өзү өчен һәм үз илләрен бөлгенлектән һәм җимергеч сугыштан коткару өчен җитәрлек вакытлары һәм барлык кирәкле шартлары бар иде. Ләкин гитлерчыларның иярченнәре юлбасар гитлерчылар шайкасына артык нык береккәннәр һәм үз халыкларының язмышы турында кайгыртмыйлар. Гитлерның Финляндиядәге, Румыниядәге, Венгриядәге, Болгариядәге ялчылары үз халыкларының интереслары зарарына һәм фашистлар Германиясе файдасына эш итүне яхшырак саныйлар. Гитлерчы ялчылар эшне шул кадәргә китереп җиткерделәр ки, аларның илләре немец гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнде. Гитлерчылар, сугышның Германия территориясенә күчүен кичектерергә омтылып. Финляндияне, Венгрияне, Румынияне, Болгарияне Германия оборонасының бусагасына әйләндерделәр. Ләкин үзләренең хаким даирәләре гитлерчыларга сатылган бу илләрдәге халыкларның хәзер союздаш дәүләтләрнең кораллы көчләренең булышлыгы белән немец оккупантларны һәм аларның иярченнәрен үз илләреннән куу өчен мөмкинлекләре бар. Тик шул юл белән генә Гитлер кул астында булган илләрнең халыклары үзләренә азатлык хокукы яулап ала алачаклар.
Гитлерчыларның Европада хуҗа булып торулары фашистларның халыклар азатлыгын һәм бәйсезлеге
н буучылар икәнлекләрен ачык күрсәтте. Шул ук вакытта берләшкән милләтләр армияләре Европага халыкларны Гитлер тираниясеннән коткаручылар булып баралар һәм фашистлар тарафыннан изелгән илләрнең җиренә халыклар азатлыгын һәм бәйсезлеген яңадан урнаштыру максаты белән керәләр. Менә шуңа күрә дә хәзер немецлар тарафыннан кол ителгән халыклар берләшкән милләтләрнең кораллы көчләренә булышлык күрсәтүләр һәм бу булышлык киләчәктә арта барачак.
Шулай итеп, Гитлерчы илбасар империалистларның барлык тышкы политик
исәпләре һәм планнары сугыш барышында бөтенләй җимерелделәр. Гитлерчы юлбасарлар блогы банкротлыкка төште, ә азатлык сеюче халыкларның союзы җимерелмәс көч булып үсте һәм хәзер аның Европадагы фашист агрессорларның юлбасарлар оясын җимерү өчен, халыкларның газап чигүләрендә һәм бәлаләр күрүләрендә гаепле булган кешеләрне җәзалау өчен, моннан соң басып алу сугышларының кабатлану мөмкинлеген бетерү өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
Сугы
шның өч елының тышкы политик йомгагы әнә шундый.
Сугышның өч елының хәрби һәм политик йомгаклары Гитлер Германиясенең инде сугышлы оттырганлыгын һәм аның тәмам тар-мар ителү сәгате якынлашуын бөтен ачыклыгы белән күрсәтәләр. СССР, Бөек Британия һәм А
КШ армияләре һәммә яктан да фашистлар Германиясенең иң әһәмиятле тормыш үзәкләренә таба штурм белән юл ачалар һәм озакламас бу тырышлыкларның тантанасы турында игълан ителер. Сугыш хәзер бетүгә таба бара. Ләкин тәмам җиңүгә бару юлының калган өлеше җиңел булмас. Сугыш иң каты, хәлиткеч һәм иң авыр чорга керде. Имгәтелгән һәм кысрыкланган фашист ерткыч ярсуланып каршылык күрсәтер. Фронт Германиянең тормыш үзәкләренә якынрак килгән саен гитлерчыларның каршылык күрсәтүләре шул кадәр катырак була барыр. Дошманны тәмам җимерү һәм көлен күккә очыру өчен әле тагы берничә куәтле ударлар кирәк булачак.
Билгеле, бу бурычларны бары тик барлык союздаш илләр армияләренең гомуми кискен хәрәкәтләре белән генә, Гитлер Германиясенә һәм аның вассалларына каршы берләшкән милләтләр кулында булган төп кораллы көчләрне актив сугышларга вакытында кертү белән генә башкарырга мөмкин.
Шик тотмаска мөмкин, дөньяны фашист погромчылардан коткаруны максат итеп куйган союздан дәүләтләр бу бөек максатка ирешү өчен үзләренең бөтен көчләрен хәрәкәткә кертерләр.
СОВЕТ ИНФОРМБЮРОСЫ.