Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГИМНЫ


Республикаларны көчле нык союзга

Бөек Рус иле мәңгегә туплады.
Яшә син, халыклар теләге тудырган

Бердәм, куәтле Советлар Союзы!
Данлы бул, илебез, азат Ватаныбыз,

Син халыклар дуслыгы нигезе!

Советлар байрагы, халыклар байрагы,

Илт җиңүдән-җиңүгә син безне!
Давыллар аша балкыды ирекле көн,

Безгә бөек Ленин ачты якты юл.
Туры булырга үстерде илгә Сталин,

Хезмәт һәм кыю эшкә дәрт бирде ул.
Данлы бул, илебез, азат Ватаныбыз,

Син халыклар бәхете нигезе!
Советлар байрагы, халыклар байрагы,

Илт җиңүдән-җиңүгә син безне!
Без армияне үстердек сугышларда,

Себереп түгәрбез илбасар дошманны!
Яуда буыннар язмышын хәл итеп без,

Данга илтербез ирекле Ватанны!
Данлы бул, илебез, азат Ватаныбыз,

Син халыклар данлыгы нигезе!
Советлар байрагы, халыклар байрагы,

Илт җиңүдән-җиңүгә син безне!