Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Дж. БАЙРОН

1
Кайнар йөрәк белән м
иңа сөеп,

«Хәятем!» дип дәштең сүзеңдә:
Кыйммәт сүзең, әгәр яшьлек көлеп

Чәчәк атар булса гомергә.
2

Һәрбер әйбер җирдә таба каберен,
Син иркәләп м
ине икенче.
Хәят» димә, «җаным» диге
н, бәгърем,

Ул мәнгелек, гыйшкым шикелле.
Нури Арысланов тәрҗемәсе


А. СУРКОВ
*
БҮЛӘК
Янчык чиктем сиңа сөеп ефәктән,
Бигрәк сагынып көтәм сине йөрәктән,

Кызганмый һич немецларны тукма син,

Кил җиңүче булып безнең туйга син.
Өй түрендә бөтерелә ап-ак кар.

Йоклый алмый кара төндә матур яр,

Кичләр утырып эшли эшен, гамь чигә.

Бүләк итеп егетенә янчык чигә.
Буйларында Днепр дигән елганың

Иркәсе бик күптән инде яуда аның.

Сугышта атлы гвардия полыгында ул,

Чәнчелдерә немецны юлында ул.
Уйный таңгача урамда кар, бура
н,

Өй түрендә җәелеп ята ак юрган,

Әнә үткән эзләр ефәктә инде —

Гөлчәчәк булып зәңгәр бизәкләнде.
Гөлчәчәк ул — өмит гөле, аңла син!

Янчыгыңны күз нурыңдай сакла син,

Ял иткәндә тәмәкеңне төргәлә,

Мине шунда исеңә төшергәлә.