Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

НӘБИ ХӘМИТ

САЛИХ БАТЫР
Партизаннар булып эш иттеләр

Күзәтүчеләр — юллар киселде,

Бүген әле күпер җимерделәр,

Зур эшелон суга ишелде.
Чолгап килде немец, эзгә т
өшеп.

Кысылдылар болар елгага.
«Төркем чыксын өчен суны кичеп,

Торып калган берәү бу ярда!»
Шобагалар салу кирәкме со
ң?

«Үзем калам!» диде Салихҗан.

Тотып торды таудай нәфрәт аны,

— Көлтә кебек ауды һәр дошман.
Үтеп чыкты шулай иптәшләре

Кушылдылар Кызыл гаскәргә.

Салих кырып фашист нәләтләрне

Җиргә ауды соңгы мәртәбә.


МОСТАФА НОГМАН
ЧӘЧӘКЛӘР ҺӘМ ЧӘЧӘКЛӘР

Нур балкытып минем гөл бакчамда

Үсеп тора назлы чәчәгем.
Мин дә, аның кебек,
Рәхәт кенә элек
Иркәм иркәсендә яшәдем.
Чәчәкләр шат бүген, ә мин монет,
Аны сагынып үтә көннәрем,
Мин тик әле менә
Чәчәкләр
нең яменә
Кызыгып шулай бераз көнләдем.
Аяз зәңгәр күге илебезнең

Кара болытлардан арынгач,

 Соңгы ядерә атылып,

Дошманнардан котылып,

Җирдә тынлык яулап алынгач,
Ил батырларының җиңү җыры,

Һаваларда яңгырап үткәндә,

Аргамакка менеп,
Ал байрагып элеп,

Иркәм минем кайтып җиткәндә,
Гөлләр сулган булыр ул чагында,

Алар шулай гаҗәп гомерсез.
Гөлләр, сез шул көйдә

Кызыгып шат күркемә

Бәхетемнән минем көнләрсез.
Хәрәкәттәге Армия