Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ КЕШЕЛӘРЕ

Г. Әпсәләмов әдәбиятка моннан берничә еллар
элек, сугышка кадәр үк кергә
н иде. Бу яшь язучының
беренче адымнары ук аның хикәяче икәнен күрсәтте.
Бу жанр әдәбиятның тел
, төзелеш, тасвирлау,
сюжетының җәелеше һәм чишелеше һ. б. якларын
аңлап эш итәргә кереште ул, һәм иҗади эшчәнлек
ягыннан да җитәрлек актив һәм өлгер иде. Бер-берсе
нә
якын торган хикәяләрне дә, очеркларны да байтак язын
бастырган иде инде. Тагын бер характерлы як: аның
очерклары хикәя кебек
матур, художестволы, ә
хикәяләре — конкрет һәм ышандьгручан булып
чыгалар иде.
Ме
нә өч ел инде диярлек Г. Әпсәләмов фронтта.
Ләкин аның иҗат активлыгы үсүдән туктамый. Ул,
авыр сугыш шартларында булуына карамастан,
дөресрәге — шул героик шартлардан рухланып, үзе дә
бу бөек көрәшне
ң катнашчысы буларак, аннан җан
һәм иҗат азыгы алып, әдәби эшчәнлек
не тагын да үсте-
рә төште.
Безнең алдыбызда — аның «Төньяк балкышы
»
исемле җыентыгы. Анда унбер әсәр урнаштырылган.
Алар — жанр ягыннан үзенчәлеклеләр. Без аларны
әлегә хикәя дип тә, очерк дип тә атамыйк, бу турыда
соңыннан. Иң әһәм
иятлесе — без аларда бөтен бер
сугыш кешеләре галлереясен күрәбез, һәм бу кешеләр
турында сөйлисе дә, язасы да нәрсәләр бар.
Авторның геройлары — сугыш кешеләре —
кемнәр алар?
— Совет кешеләре.
Тыныч хезмәт һәм иҗат тормышы белән яшәгән,
хәзер, бу тормыш куркыныч астында калгач, аны
саклау, яклау эшенә үзен тулы килеш багышлаган
кешеләр; явыз дошманны тар-мар итүне үзене
ң төп
теләге итеп алган безнең гади совет кешеләре.
Тормыш һәм ирек сөючә
н, тыныч һәм киң
күңелле бу гади кешеләр бүгенге көндә үзләрен чын
сугыш кешеләре итеп күрсәтәләр. Аларның тыныч
шартларда яшәүләре, хезмәтләре, иҗатлары,
омтылышлары никадәр гүзәл булган булса, бу
гүзәллекне саклап калу өчен
барган канлы көрәш фронтларындагы эшләре,
батырлыклары да, яшәү һәм үлүләре дә шуа кадәр үк
гүзәл һәм сокланырлык.
Куркак үлә, батыр яши. Бу, хәтта, физик
мәгънәсендә дә шулай. Бигрәк тә сугышта инде рухи
яшәүгә, халык аңында мәңге тере килеш калу бәхетенә
ирешүгә бары тик фидакарьлык кына киң һәм туры
юл ача. Бөек Ватан сугышы батырларының сугыштан
исә
н калганнары да, корбан булганнары да
мәңге яшиләр, алар мәңге тере булып калырлар.
Моның бик мәгълүм нигезе һәм чыганагы бар. Ул да
булса — Ватанга мәхәббәт, үз халкыңа, а
ның хак
эшенә бирелгәнлек, дошманга нәфрәт. Бу сыйфатлар
— үлемнән көчлерәк, алар үлемне җиңәләр. Бу
сыйфатлар, совет кешесенә чиксез зур мораль һәм
физик көч биреп, аны батыр итәләр, үлмәс итәләр.
Мондый үлмәс батырлар армиясе бездә хәзер
санап бетергесез. Бөек Ватан сугышы Фронтларында
совет кешеләре тарафыннан эшлә
нә торган искиткеч
батырлыклар турында без һәркөн саен күпләп
укыйбыз, күпләп ишетәбез.
Г. Әпсәләмов җыентыгында әнә шул саныз күп
батырлардан өер төркем, гади совет кешеләре, хәзерге
сугыш кешеләре, аларның көндәлек сугыш хезмәтләре,
батырлык эшләре күрсәтелә.
Җыентыкта беренче булып урнаштырганы

«Үлемнән көчлерәк» дип исемләнгән. Аның герое

Карелия урманнары, таулары арасында фин
бандитларга каршы көрәшүче Искәндәр. Без аның
тулы биографиясен белмибез. Ялкынлы, баһадир
йөрәкле бу яшь совет кешесенең тормыш юлы үзе
кебек бик күлләрдән аерылмый торгандыр. Без бары
тик аның элекке моряк икәнлеген, аның киң, матур
диңгезне, үзенең хәрби корабын сагынуы турында
гына кыска юллар укып үтәбез.
Кешенең яшәү гомерендә аның барлык тормыш
тарихын, б
иографиясен, табигый асылын характерлый
торган аерым тө
п моментлар була. Әсәрдә
Искәндәрнең әнә шул моменты күрсәтелә дә. Бу —
аның сугыштагы актыккы көннәре, иң соңгы
сәгатьләре һәм минутлары. Шунда күрсәткән
батырлыгына аны үзенең
үткән бөтен тормыш юлы к
итереп чыгарганлыгына
(автор бу турыда язмаса да) без тулысынча
ышанабыз. Чөнки Искәндәр күрсәткән батырлык
үзеннән үзе, илһамланып кына кинәт тумый ул.
Ә бу
батырлык искиткеч. Дошман тылында разведкада, теп-
текә булып упкынга төшә торган биек, манарасыман
кыяда ялгызы кала ул. Үзе теләп ялгыз кала: фин-
нарның туп ядрәләреннән үз иптәшләрен читкә,
ераккарак алып китү һәм аларны коткару өчен, «Үлем
кыясы» дип аталган шул урынга, үзе артыннан
дошманнар явын ияртеп ялгыз килеп чыга ул. Финнар
аны исән килеш кулга алырга телиләр. Ләкин Искәндәр
бирешми. «Патроннары беткәнче атыша. Аннары
ташлар эшкә китә. Тау башыннан коточкыч көч белән
тәгәрәп төшкән ташлар юлларына туры килгән
Финнарны изәләр. Бер кешенең бу кадәр нык каршы
торуы финнарны чыгырларыннан чыгарып җибәрә.
Алар, котырышып, алга үрмәлиләр. Туктаусыз аталар,
«рус
, бирел!» дин кычкыралар.
Вакыт үткән саен Искәндәрнең хәле читенләшә
бара. Ташлар да бетә. Яраларыннан кан ага. Ләкин
ул үлем турында уйламый. Аның кайнар йөрәгендә
дошманнарга булган нәфрәт үлемнән көчлерәк.
Искәндәр кулын кесәсенә тыгын, үзе өчен
саклап йөрткән иң актыккы патронын чыгара.
Аннары башын күтәреп, якты күккә карый,
күңеленнән сөйгән кызы Зәйнәп б
елән саубуллаша
да, әкрен генә упкын кырыена шуыша.
— Юк
, — ди ул кинәт үз-үзенә.— Бу патронны
үземә атарга минем хакым юк. Актыккы патрон да
Фриц өчен!
һәм ул инде кыя түбәсенә менеп
өлгергән финны атып мәтәлдерә. Искәндәрнең
сызланып торган тәне, тамырлары буенча ниндидер
бер канәгатьләнү хисе йөгереп үтә. Ләкин бу хис
озакка бармый. Диңгезче чиксез әрнү белән үзенең
буш автоматына карый. Аннары, җанлы тәнен к
исеп
ташлаган кебек, буш автоматын упкын төбенә
ташлый. Хәзер аның бары бер хәнҗәре генә бар.
Ләкин хәнҗәр белән хәрәкәт итәр өчен көч кирәк, ә
Искәндәрнең көче секунд саен кими.
Фи
ннар, яңадан кыяга күтәрелергә базмыйча,
бик озак аталар. Искәндәр вакыт-вакыт һушыннан
яза
, аннары яңадан аңына килә... Көчсезләнеп
барган кулы тартышып, бизәкле хәнҗәр сабын
кыса. Ме
нә, хәнҗәр дә кулыннан төшеп китә. Аның
күз алдыннан соң мәртәбә ак томан эчендәге көчле
диңгез, дошманнарга ут ачкап крейсеры күренеп
үтә, «Хушыгыз!» ди ул күңеленнән.
Искәндәр каты бәрелүдән аңына килә. Дәү фин
акырып, аның өстенә ташлана, Искәндәр инстинкт
белән дошманның бугазыннан эләктерә һәм, актыккы
көче белән артка ыргылып, үзе белән бергә дошманны
да өстерәп, упкынга оча...»
Көчле, матур, ышандырырлык, сокланырлык. Күз
алдыннан һнч тә китм
и ул Искәндәр, һәм ул безнең
алдыбызда һәрвакыт исән. Исән генә дә түгел, ә яңа
көчкә ия булып, киң канатларын җәеп горур оча ул..
Упкын аламы соң андый егетне! Юк, түбәнгә упкынга
таба түгел, ә безнең совет кешеләренең батырлыгы,
бөеклеге символы булып, югарыга, күккә оча ул
, һәм
инде авторның шуннан соң китерелгән берничә юл
сүзләренә мин ышанмыйм, алар артык, аларның һич тә
кирәге юк.
Искәндәрнең сугышка кадәрге биографиясе
әсирдә юк дәрәҗәсендә бөтенләй күрсәтелмәгән дигән
идек. Ә менә икенче геройның, «Бөркет токымы»ндагы
Рәшитнең — бар. Сугышка кадәр искиткеч тыныч бер
егет булган ул. Бу табигате белән ул, хәтта, үзенең
каенатасы «сугышчан бөркет токымы» Шаһи картны
да ачуландыра, көендерә булган.
Рәшитнең «көннәре умарталыкта, бакчада, кырда
үткәннәр. Җылы яңгыр яуса шатланган, шау чәчәккә
күмелеп утырган бакчаларны күреп сөенгән, бодай
кырларында йөгергән алтын дулкыннарга кара
п
хыялланган... Кыскасы, ул бөтен күңеле белән
тормышны яраткан, а
ңардан канәгать булган. Берәү
белә
н дә бозылышмаган, берәүгә дә усаллык
эшләмәгән. Хәтта
, үзен килеп төртсәләр дә:
— Шаярма әле
, дип, картларча елмая торган
булган».
Ләкин менә шуннан соң Рәшит портретын
тирәнәйтүне, ачыкландыруны карагыз:
«Мондый кешеләрне ачуландыруы чиксез кыен.
Алар тау башында җиргә кереп яткан тораташка
ошыйлар. Ул таш озак вакытлар буенча бер урында,
кузгалмыйча, селкенмичә ята. Әгәр дә инде бер-бер
сәбәп белә
н ул тау башыннан тәгәрәп китсә — саклан.
Юлындагы бөтен нәрсәләрне ватып, изеп, коточкыч
бер көч белән тау беткәнче тәгәри ул. А
ны туктатырга
мөмкин түгел...»
Тау кыясына кысылып, үзендә чиксез көч яшереп
саклап яткан ташка ошатылган Рәшит, нәкъ менә Ватан
сугышы көннәрендә, үз юлындагы барлык
дошманнарны ватып, изеп бара торган дәһшәтле бер
куәт иясенә әверелә.
Без үзебез төзегән гүзәл тормышка гашыйк
булып, аны һаман да гүзәлләтә барып, тыныч яши
идек. Рәшит кебек, тыштан искиткеч
тыныч җанлы булып, хәтта гамьсез күрелеп яшәүчеләр
бездә аз идемени.
Менә, изге туфрагыбызга, тыныч портыбызга
немец басып керде. Ул — кеше түгел, ерткыч.
Кешелекне буып, якты тормыш урынына карз үлем
китерүче, һәм ул миллионнарча совет кешеләренең,
хәтта Рәшит кебек беркатлы гамьсезләрнең дә, чиксез
ачуын кабартты, аларны танымаслык игеп үзгәртте.
Ерткыч дошманга нәфрәт нигезендә батырга әверелү
турында җыентыктагы берничә хикәя сөйли. «Икенче
гомер»дәге Вакыйф, «Бөркет токымы
»ндагы Рәшит,
«
Йөз дә бер» дәге Миргаяз үзләрендә әнә шундый
батырлыкларны гәүдәләндерәләр.
Г. Әпсәләмов үзенең каләм остасы була
барганлыгын ярыйсы гына тулы күрсәтә. Аның
кешеләре безнең күз алдыбызга шактый җанлы, тулы
булып килеп басалар. Искәндәр, Рәшит, Вакыйф,
Шамиль, Миргаяз, Алсынбай, Касимов, Мөхәммәт,
Абушахман образлары йөрәккә ягымлы, ачык итеп
бирелгәннәр, аларның сугышчан эшләре оста һәм
ышандырырлык итеп күрсәтелгәннәр. Дөрес, авторда
тышкы портретка беркадәр саранлык бар. Бу яктан
Рәшит һәм бигрәк тә Абушахман гына аерылып
торалар. Абушахманның үзенчәлекле оригиналь эчке
һәм тышкы портретын бик уңышлы биргән Г.
Әпсәләмовтан, гомумән, портрет язуга юмартырак
булуны көтә алабыз.
Җыентыкта тукталып үтәсе тагы
н бер уңышлы як
бар. Ул да булса аерым-аерым урыннарда табигатьне
кыска сүзләр, аз буяулар белән матур тасвирлау.
Җыентыкка кергән кечкенә-кечкенә әсәрләрдән без
төньякның каты да, үзенчәлекле матур да булган таби-
гате белән танышабыз, Карелия урманнары,
Җыентыкка кергән әсәрләр сугышның, вакыйгаларның
кызу эзе буйлап, сугышның авыр шартларында язылганнар
икәнен истән чыгармаска кирәк. Шул сәбәпле «Төньяк
балкышын»дагы әсәрләрдә үзенә хас җитешсезлекләр дә юк тү-
гел, әлбәттә. Мәсәлән, сугыш, атака, разведка күренешләрен
биргәндә, кайбер кабатлаулар, бер
-беренә ошау элементлары
күзгә чагылгалый.
Авторның теле гомумән шома, матур эшләнгән булса да,
кайбер аерым кытыршы урыннар да юк түгел. Болар, күбрәк,
хәрби терминнарга кайтып калалар, «Головной дозор», «коллега
»,

«круговая оборона», «связной» һ. б. кебек сүзләр художество
әсәрләрендә бик үк ябышып бетмиләр. Аларны татарчалап
бирергә дә мөмкин булган булыр иде.
Болар — ашыгычлык бәласе, әлбәттә. Автор алда мондый
моментларга игътибарын арттырырга тиеш
,
таш таулар, озын, каты кыш, тирән кар, елгалар,
сансыз күлләр, тирә
н сазлыклар, һава үзгәрешләре —
болар барсы да к
итап битләрендә анда-монда сибелгән,
сарап, ләкин штрихлар аша безнең күз алдыбызга
шактый тулы бер картина булып килеп басалар.
«Төньяк балкышы» җыентыгында урнаш-
тырылган һәрбер әсәр турында, аларны
ң художество
эшләнеше, автор
ның кайбер оригиналь алымнары
турында, бигрәк тә — аерым геройлары турында,
шулай ук аерым рәвештә тулы һәм киң итеп язарга да
мөмкин булыр иде. Ләкин берпәрсә ачык: аларга, бу
геройларга, бу совет кешеләренә, бу сугыш кеше-
ләренә уртак бер сыйфат хас: дошманны таптап изәргә,
гүзәл совет тормышын ерткыч үлемнән яклап, саклап
калырга чиксез көчле омтылыш! Бу омтылышта, изге
максатка ирешүдә, тугап ил өчен, бөек тормыш әчеп
көрәштә һичбер пәрсә кызганыч түгел. Үлемнән кире
кайткан,- икенче гомер белән яши башлаган, хаклы
ялдан баш тартып, тагы
н да фронтка киткән Вакыйф
Гарифулли
нның, барлык геройлар вәкиле буларак:
— Сугыш беткәч ял итәрбез. Мине фронтка
җибәрегез. Сез мине, икенче тапкыр дөньяга тудым,
дисез. Туга
н илем өчен ике түгел, ач гомерем булса
да, кызганмас идем, — дию безгә бик аңлаешлы һәм
табигый.
«Батыр яуда беленер» — үзе
нең күләме, эчтәлеге,
әһәмияте ягыннан җыентыкта үзәк урынны алып тора.
Бу — барыбызга да мәгълүм Советлар Союзы Герое
Илдар Маннанов турында очерк. Халкыбызның күрке
һәм мактанычы булган бу батыр егет турында аз
язылмады. Шул сәбәпле бу очерк турында монда өстәп
әйтәсе сүзләр кү
п булмас.
Без башта, җыентыкка кергән әсәрләрнең жанр
ягыштан үзенчәлекле булуларына кагылып, аларны
хикәя дип тә, очерк дип т
ә атаудан тукталып калган
идек.
Ә менә югара художестволы итеп матур хикәя
төсле язылга
н «Батыр яуда беленер» чын очерк.
Автор үзе дә а
ны шулай дип исемләгән. Ә калганнары?
Автор аларны берничек тә атамый. Моның өчен ге
нә
түгел, ә эчтәлекләре ягы
ннак аларның бер кыйммәтле
ягы бар: алар автор тарафыннан уйланып
чыгарылмыйча, конкрет, тере герой
булып, безнең күз алдыбызга килеп басалар. Текст
буепча без «Икенче гомер»дәге Вакыйфның
Татарста
н егете икәнлеген, «Төньяк балкышы»ндагы
Шамильнең Кукмара районыннан икә
нлеген беләбез;
разведчик Искәндәр турында сөйләүче «Үлемнән
көчлерәк»
нең «батырлар үлеме белән һәлак булган
куркусыз разведчик Николай

Андреевич Ильинга» багышлануын, 101 немецны
үтергән Миргаяз Бәдретди
нов турында сөйләүче «Йөз
дә бер»
нең «Йөздән артык немецны үтергән снайпер И.
Сираҗетди
новка» багышлануын укыйбыз, димәк, шул
конкрет кешеләрнең образ итеп алынуын күрәбез.
Илдар һәм а
ның кебекләр турында, аларга
мөрәҗәгать ит
еп «Мәңге яшә!» диюдән дә бигрәк
«Мәңге яши» диюнең тулысы
нча дөрес булуы
бәхәссез. Г.
Әпсәләмов җыентыгындагы барлык
геройлар да әнә шул үзәк урышты алып торган Илдар
Маннанов тирәсенә тупланганнар, теге я бу дәрәҗәдә,
теге я бу күренештә Илдарга ошаганнар. Ә Илдарга
ошау — бик зур эш ул.
Ә Илдарларны һәм аларның
көрәштәшләрен әдәбиятта тулы һәм лаеклы итеп
күрсәтү — зур иҗат уңышы ул.
«Төньяк балкышы» җыентыгы Г. Әпсәләмов
ның
әнә шулай котлауга лаеклы иҗат уңышы булып тора.
Җыентыкны укып чыккач, тагын гомуми булга
н
бер теләкне әйтеп үтәсе килә.
Бөек Ватан сугышы турында, аның кешеләре
турында әдәбиятыбызда байтак хикәяләр, шигырьләр,
очерклар тудырылды һәм алар һаман туып киләләр,
ләкин капиталь әсәрләр һаман да күренми әле. Ә моңа
бик вакыт инде. Мондый әсәрләрнең кирәклеге торган
саен ныграк сизелә бара. Бу хәзер язучыларыбыз
алдына куела торган таләпкә әверелергә тиеш. Бу
таләпне үтәүгә мөмкинлекләребез дә юк түгел. Без
аларны шул ук Г.
Әпсәләмов кебек талантлы
фронтовик язучылардан да көтәбез. Чөнки «Төньяк
балкышы» — үзене
ң эчтәлеге, художество ягы, җитди
һәм тирән фикерләр тудыра алуы белән, авторда зур
иҗат мөмкинлекләре барлыгының шаһиты булып тора.
Иҗат кыюлыгы һәм батырлыгы кирәк. Мәсәлән, Хатип
Госман үзенең «Ялкынлы йөрәге» белән шундый кыю
бер омтылыш ясады. Анда әле кимчелекләр күп,
куелган бурычны тулысынча чишә алмау, төп таләпне
үти алмау бар — анысы икенче мәсьәлә. Берьюлы ук
зур һәм бәхәссез уңышка ирешү сирәк була ул. Ә инде
авторның шулай
иҗат колачын киңрәккә җәю
омтылышын без котлыйбыз гына һәм башка
язучыларыбызны да, шул исәптән Г. Әпсәләмовны да,
моңа чакырабыз.