Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАТРИОТИЗМ КӨЧЕ


(Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» драмасы
турында)
Мирсәй Әмир
иптәшнең «Миңлекамал» драмасы
Татар Дәүләт Академия театрының 1944 елгы
репертуарына колач җәеп киле
п керде. Ул хәзер
сәхнәдә уңыш белән бара, тамашачыларның җылы
карашына очрый. Меңләгән хезмәт
ияләре аны
дулкынланып карыйлар, андагы дөреслекне һәм
авторның кыюлыгын күреп, канәгатьләнәләр.
«Миңлекамал» драмасы сугыш чорындагы
колхозчылар массасын объектив гәүдәләндергән
художество әсәре һәм ул татар совет әдәбиятының
бүгенге юнәлеше
н характерлавы белән дә әһәмиятле.
Ватан сугышы чорының тылдагы батырлыкларын
өйрәнгәндә бу әсәрне читләтеп үтү мөмкин түгел.
Киң катлау тамашачыларны, шулай ук әдәбият
эшчеләрен канәгатьләндерә торган бер якны әйтеп
к
итәргә кирәк: язучы тормышны өйрәнеп язган,
үзенең художниклык сәләтенә ышанып кына эш
итмәгән, тормышның вак детальләрен,
нечкәлекләрен күзәткән, үтке
н, кискен моментлардан
читләтеп үтәргә теләмәгән, киресенчә, ул авыр,
кискен якларны тулысы белән ачу һәм алардан чыгу
юлларын күрсәтү юлына баскан. Авторның
кыюлыгы, күзәтүчә
нлеге — драманың чынлыгын,
дөреслеген китереп чыгара. Анда чын реаль тормыш
чагыла, бүгенге көн өчен хас булган, колхозларның
күбесе өчен характерлы булган типик вакыйгалар,
ситуацияләр биреләләр;
Сугыш чоры атмосферасы
бөркелеп тора һәм бүгенге кешенең шактый тулы
эшләнгән җыйналма образы күрсәтелә.
«Миңлекамал» драмасында
иң уңышлы момент
— патриотизмның чиксез тирәнлеген художество
һәм фәлсәфи үткенлек белән күрсәтә белүгә кайтып
кала. С
овет кешесенең патриотизмы ни дәрәҗәдә
тирән, ни кадәр куәтле икәнен гәүдәләндерү өчен
автор барлык тырышлыгын салган һәм ул уңышка да
ирешкән. «Миңлекамал» драмасы патриотизм
көченең чиксез мөмкинлекләре турында сөйли
торган әсәр.
Патриотизм — изге хисләр белән сугарылган
яхшы адымнардан тора, ул бөек эшләргә дәрт-
ләндерә, әрнүл
е газапланулардан котылу өчен
кешене күңеленә сәләт, көч һәм дошманга каршы
нәфрәт сала, м
өкатдәс эшкә рухландыра, туган илең,
халкың өчен фидакарь адымнарга ашкындыра;
патриотизм ул — туган илнең, туган халык
ның
гасырлар буе үстерелеп килгән күркәм
трад
ицияләренең көчен туплый һәм патриот кеше үз
хезмәтен шул көчкә тоташтырып, киләчәккә,
үлемесзлеккә баруны тәэмин итә.
Миңлекамал образы — әдәби тип буларак,
безнең татар әдәбиятында яңа образ һәм ул бигрәк тә
үзенең Патриотлык хисләре белән ачыла бара. Аның
патриотизмы — мөкатдәс тойгыларга, бөек
идеяләргә
нигезләнгән советчыл патриотизм.
Миңлекамал бөек идеяләр белән тәрбияләнгән совет
кешесе. Ул совет хуҗалык системасының тамыр
җәюе
өчен, колхоз хуҗалыгының ныгуы, чәчәк атуы
өчен көрәш һәм хезмәт сафында чыныккан. Шул кө-
рәшкә аның бик күп истәлекләре бәйләнгән.
Миңлекамал тәмле хыяллар эчендә йөзүче
сентименталь тип түгел. Аның туган
илне сөюе дә —
илебезнең бай табигатенә читтән карап соклану белән
генә чикләнми. Совет халыкларының дө
ньяны таң
калдырып, көрәш алып баруына да ул читтән ге
нә,
бер як кырыйдан гына карап хәйран калучылардан
түгел. Ул — хезмәт патриоты, тормыш һәм көрәш
эчендә кайнарга омтылучы актив кеше.
Әнә шул
активлык аның изге хисләрен нәтиҗәле, эзлекле һәм
сугышча
н итә дә.
Миңлекамалны без райком секретаре каби-
нетында очратабыз. Ул эш сорап килә. Үзе эшләгән
колхозда хәзер председатель булып эшлисе килүен
сөйли. Аның мондый адым ясавы гаҗәп тә
, ләкин бу
беренче карашта гына шулай. Чынлыкта аның
вөҗданы, гражданлык бурычы, партиялелек намусы,
кешелек горурлыгы шул юлга этәрәләр. Ул, үзе
эшләгән кол-
хозның хәзер сугыш чорында артта сөйрәлеп баруы
өчен ачына, чөнки колхозны
ң артталыгы авыл
халкының көн күрешенә генә түгел, районның,
республиканың, фронтның нормаль барышына да
ныклы тәэсир итүен тоя белә. Миңлекамал, бөтен
илнең Фронт
ның менә шушы «Зәңгәр Алан»
колхозына, аның сугыш вакытындагы артталыгы
өчен, үртәүле караш ташлауларын сизгән кебек була.
— Бер генә колхоз да артта сөйрәлергә тиеш
түгел, бигрәк тә сугыш вакытында! —
Миңлекамалны райком секретарена эш сорарга алы
п
килгән тирән патриотик тойгы менә шул. Ул
колхозның артталыгын бетереп, а
ны алга чыгару,
илгә, фронтка нык ярдәм күрсәтүче башка меңләгән
колхозлар рәтенә китереп бастыру теләге белән яна.
Шул теләк өчен бөтен көчен бирергә хәзер тора.
Райком секретаре Гыйльманов Миңлекамалның
тойгы һәм омтылышларын яхшы аңлый. Гыйльманов
үзе дә Миңлекамал кандидатурасы турында уйлана,
тик автор аны анкеталар тирәсендә озак тота. Бу хәл
райком секретаре образын тулыландырмый, билгеле.
Ләкин сәхнәгә Миңлекамал килеп керү белән
Гыйльмановны
ң да кешелек сыйфатлары тулылана
башлый. Ул сизгер җитәкче. Ул — Миңлекамалның
электәге үз хезмәтләренә игътибарсыз калырга
теләмәвен күрә; колхозның кайчандыр
ирешкән
уңышларын беркетеп, алга барырга омтылуын сизә,
горурлыгын тоя. Гыйльманов, Миңлекамалның
барлык көчне куеп көрәшергә хәзер торуын аңлый.
Гыйльманов—большевик буларак, җитәкче
буларак, Миңлекамал белән беренче очрашуында ук
ачылып, төгәлләнеп бетә. Башка пәрдәләрдә инде без
а
ның характеры үсүен күрмибез. Һәм моның өчен
язучыга әллә ни үпкәләп тә булмый, чөнки әсәр
райком секретаре турында түгел, Миңлекамал
турында, аның патриотизмы турында сөйли.
Гыйльманов кадрларны дөрес урнаштыра белә,
алардагы матур омтылышларны күтәреп ала,
массаның үз инициативасына җәелергә мөмкинлек
тудыра — шул сыйфатлары белән ул кыйммәт.
Иптәш И. В. Сталин — «начар колхозлар юк,
начар җитәкчеләр бар» дигән иде. Колхозларның
чәчәк атуы өчен иң элек яхшы җитәкчелек кирәк.
Колхозның алдынгы булуы өчек колхозның үз
җитәкчесе яхшы булырга, район җитәкчелеге дә
тиешле югарылыкта торырга тиеш. Миңлекамал һәм
Гыйльма
нов образлары аша автор шушы дөреслекне
художество теле белән күрсәтә. Район артта. Мирсәй
Әмир районның артталыгын, аерым колхозларның
таркаулыгын кызыклы детальләр аша күз алдына
бастыра. Символ рәвешендә районның сәгате бер
сәгатькә ким сугу вакыйгасы алынган.
Миңлекамал таркау хәлдә торган «Зәңгәр Алан»
колхозына үзе теләп председатель булып килә.
Билгеле, аның председатель булуы белән генә барлык
эш тиз генә икенче төскә кереп китми әле. Колхоз
хуҗалыгы — катлаулы хуҗалык. Ул көчләрне дөрес
оештыруны, дөрес файдалануны таләп итә;
колхозчылар массасында йомылып яткан яхшы
тойгыларны, эшчәнлек дәртен кузгата белүне,
алардан оста файдалануны сорый. Миңлекамал,
колхоз җитәкчелегенә килгәндә, колхозчылар
массасының көченә, аларпыц инициативасына
ышанып килә. Масса аның ышанычын аклый. Масса
дөрес җитәкчелекне тиз күрә, тапкырлыкны,
кыюлыкны аңлый. Миңлекамалның практик эшен
тоткарлый торган бик күп кыенлыклар бар. Аның
шәхси тормышы да авырлыклар эчендә бара. Ул
фронтовик хатыны. Яхшылап эшкә керешкәндә генә
фронттан, иренең үлүе турында хәбәр килә. Ләкин бу
шәхси трагедия аның ихтыяри көчен сындыра алмый,
ул бу вакыйганы авыр кичерә, т
ик хискә бирелеп,
дөньядан кул селтәп калмый. Бу вакыйга анда яңадан
яңа үч тойгысы уята, дошманга нәфрәт хисен
үткенләндерә һәм ул үзе максат итеп алган эшен
тагын да ныграк көч белән, эчке ашкыну белән
башкарырга керешә. Мирсәй Әмир Миңлекамал
образының бу сыйфатын художество ягыннан көчле
итеп сурәтләгән, Миңлекамалны сугыш чорының
характерлы типик кешесе итеп гәүдәләндергән.
Миңлекамалның ихтыяри көче, шәхси тор-
мыштан да бигрәк, иҗтимагый эштә, колхоз
хуҗалыгын аякка бастыруда аеруча нык гәүдәләнә.
Райком секретаре Гыйльмановның ярдәме белән ул
көчләрне дөрес оештыруга ирешә. Маһинур кебек,
колхоз өчен янып торган Фронтовик хатыннары
үзләренең көченә тиң уры
н алалар. Маһинур
бригадир булып эшл
и башлый. Авыл хуҗалыгы
эшендә бай тәҗрибәләре булган картлар,
Миңлекамал килгәнче, эштән читкә этәрелгәннәр.
Аларны санга санаучы, сүзләренә колак салучы
булмаган. Миңлекамал картларның зур көч
булулыкларын яхшы аңлый. Ул, аларның киңәше
белон эш
итә, аларның бай тәҗрибәләреннән
фа
йдалана. «Йөрәк картаймый бит» дип йөрүче
картларны ат карау эшенә, чәчүгә, умарта карауга
куша. Миңлекамалның оештыручанлык көче әнә
шуларда сурәтләнә. .
Җитәкче — бер үк вакытта тәрбияче дә. Колхоз
җитәкчесенә бик күп кеше белән, төрле характерлар
беләп эш итәргә, сугыш вакы-
тында туга
навырлыкларны кичерергә туры килә.
Гомуми авырлыклардан килеп чыккан шәхси
авырлыклар, кызга
ныч кичерешләр, трагедияләр —
һәркайсы гомуми эшкә теге як
и бу төстә тәэсир
итәләр. Авырлыклардан котылу
өчен колхоз милкен
үзләштерергә омтылу да кайбер ихтыяри көчсез
кешеләрдә өстенлек ал
ып китүе мөмкин. Моны
вакытында бетерергә кирәк. Нәкыянең бәрәңге урлау
вакыйгасы бу моментны ачып сала, һәм Миңлекамал
үзенең оста тәрбияче булуып шул эпизодик вакыйга
аша күрсәтә белә. Нәкыя — намуслы юлга баса.
Сугыш вакытында хатын-кызлар һәм яшьләр —
колхозның төп көче булып әверелделәр. Дәһшәтле
сугыш совет яшьләрен җитдиләндерде.
Миллионнарча совет яшьләре, ата-бабаларының
эшчәнлек традицияләрен дәвам итеп, төрле эшкә
кушылдылар. Ләкин алар шул ук вакытта үзләренең
балалыкларын да саклап киләләр. Әсәрдә бирелгән
Мәхмүт образы — әнә шундый хәзерлекле яшьләрне
җыйналма образы. Ул тулы гәүдәләнә, әсәрдә иң
отышлы образларның берсе булып күренә. Мирсәй
Әмир Мәхмүт образында үзенең күзәтүчәнлеген
бөтен көчкә күрсәтә алган. Монда язучының юмор
аша җитди теманы башкара белүе, чынбарлыктагы
миллион фактларны сәнгатьчә җыйнакландырып,
типиклаштыра алу осталыгы, сәпгать зәвыгы күренә.
Мәхмүт, әтисе фронтка киткәч, үзен тулы хуҗа итеп
хис итә, кайчандыр әтисе вата алмаган түмгәкне ярып
ташлавы — аңа масаерга да юл ача. Ул шук, ваемсыз,
горур егет булып үсеп бара. Әнә шул үзен хуҗа итеп
сизүе — Мәхмүтне башбаштаклыкка, зурларны санга
сукмаска, буйсынмаучылыкка таба өстери. Кәефенә
ошамаса, картлар аңа кисәтү ясаса — ул эше
н
ташлап, сабандагы атлы туарып, өскә чабып
кайтудан да тартынмый. Ул мактаганны да,
ачулануны да күтәрә алмый. Миңлекамалга ә
нә
шундый яшьләр белән дә эш итәргә һәм ул яшьләрнең
мондый начар гадәтләрен бетерергә кирәк була.
Мондый яшьләр белән эшләгәндә — яхшы җ
итәкче
дә, оста тәрбияче дә булырга кирәк. Миңлекамал ә
нә
шул, өстә
н караганда, кыргыйлык табигатьләре
өстенлек алган дип уйлата торган яшьләрнең башка
сыйфатларын күрә белә. Ул, яшьләрдә иск
иткеч дәрт
эшчәнлекн
е, олы җанлылыкны һәм авырлыкларны
җиңеп чыга алырлык сәләт
не күрә һәм, шушы
сыйфатларын үстерү өчен, шул сыйфатлар аша
колхозны аякка бастыру өчен эш алып бара. Монда
Миңлекамалның иң дөрес юлы — яшьләрне үз
белдекләре белән эшләтмәүдә, картларның ныклы
күзәтүе астына куюында. Аерым кискен моментта
Мәхмүтнең яңагына сугып җибәрүе дә психологик
яктан аклана. Ул шул ук вакытта апа шәфкатьлелеге
дә күрсәтә.
Миңлекамал образы аша Мирсәй Әмир боль-
шевистик җитәкче һәм тәрбияче образын әнә шул
рәвештә сурәтләгән. Бу образның реальлеге, отышлы
булуы, тамашачыны тулысынча ышандыруы —
аның бу сыйфатларына гына кайтып калмый.
Миңлекамал — идеаль кеше түгел. Автор аны
идеаллаштырмаган, чынлык рамкаларыннан
чыкмаган. Бу көчле характерлы, тапкыр, үз юлыннан
тайпылышсыз бара торган горур, җиңүгә ышанган
гади татар хатыны, совет иленең патриот хатын-
кызы. Миңлекамалның үз йомшаклыгы, үз кимчелек-
ләре бар һәм ул яклары да әсәрдә отышлы төстә
гәүдәләнгәннәр.
Юмор аша Миңлекамалдагы башка сыйфатлар да
ачылалар. Самокритика яратмавы, борынгы
гадәтләргә мөкиббән китеп каравы кебек якларда
аның характерындагы кимчелеге, карашы тар булуы
күренә.
Беренче пәрдәдә күренгәннән соң, Миңлекамал
ике картина буена тамашачыга бөтенләй күренми.
Вакыйга, бер караганда, читкә киткән төсле була.
Маһинурның семья тормышы, арлык тикшерү
лабораториясе күрелешләре Миңлекамалга читләтеп
кенә бәйләнәләр. Драманың җыйнаклы булуына ул
картиналар зарар итәләр. Автор Миңлекамалның үз
тормышы аша андагы вакыйгаларны күрсәтү юлын
алмаган. Бу хәл — әсәрнең драматурги
к төгәллегенә
һәм төп геройның бөтенлеген бирүгә кимчелек
китергән. Дра
матургик яктан әсәрнең соңгы
картинасы шулай ук артык һәм ул көчсез дә. Монда
автор, үзе дә сизмәстән, «чәйнәп бирү» юлына
баскан.
Шундый драматурги
к таркаулыгына да
карамастан, әсәрнең оптимистик рухта баруы,
колхозлардагы җанлы кешеләрнең реаль ха-
рактерлары бирелүе әсәрне уңышлы ясый. Анда
публицистик ялкын яши һәм бу нәрсә әсәрнең
политик әһәмиятен көчәйтә.
«Миңлекамал» әсәре — колхоз хуҗалыгында
хатын-кызларның тоткан урынын тулы яктырта, ул
җиңәргә өйрәтә, үз көчеңә ышаныч тудыра.
Халыкның патриотизмы теләсә нинди авырлыкларны
җиңеп чыга ала
, авырлыкларны җиңү безнең үз
кулыбызда, бездә бетмәс-төкәнмәс көч, ихтыяр,
омтылыш бар — әсәр менә шул турыда сөйли, һәм
шул рухта тәрбия бирә. Әсәрнең көче, уңышы —
шунда.
Гази
Кашшаф