Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘЙЗУЛЛА ТУИШЕВ

Татарстанның халык артисты Фәйзулла Кәбир
улы Туишев үзенең артистлык хезмәтен 1894 нче
елны, Самара шәһәрендә башлый. 10 яшьлек малай
вакытында ул туган шәһәре
Мәләкәсне һәм ата-
аналары
н ташлап, ярмарка карусельчысына хезмәткә
керә һәм шул вакыттан алып гармоньчы булып эшли
башлый. Карус
ельчылар белән Идел буе
шәһәрләрендә йөреп чыккач, балага
нларда һәм күчмә
циркларда хезмәт итә. 1910 нчы елда ул, эстрада
артистка буларак, казанга килә һәм шул вакыттан
башлап аның чы
н профессиональ артистлык хезмәте
башлана.
Ярты гасыр буенча хезмәт иткән Фәйзулла
Туишев меңнәрчә концерт бирә, аның мо
ңнарын
миллионнарча кеше тыңлый. Фәйзулла Туишев татар
халкы өчен генә хезмәт күрсәткән артист түгел,
башка халыклар да аны үз осталары ите
п таныйлар.
Аның концерт репертуарларында татар халык
көйләре, татар композиторларының әсәрләре белән
бер рәттән, украина, кырым, үзбәк, рус
халыкларының көйләре шактый уры
н билиләр.
Тыңлаучылар татар халык көйләреннән «Яз да була»,
«Зиләйлүк», «Ончы Фәхри» ләрне, башкырт халык
көе «С
ибай кантон»ны, украина халык көе «Внют
витры», рус халык көе «Стенька Разин», «Әй,
ух
нем!» һ. б. көйләрне ләззәтләнеп тыңлыйлар.
Фәйзулла ага һәрбер, көйне сөеп башкара,
халыкларның музыкаль үзенчәлекләрен төшенеп,
эчтәлекләрен аңлап башкара. Ф. Туишев
репертуарында бу кадәр төрлелек, бөр яктан аның
СССР халыклары көйләрен пропагандалау, бер
халыкның мо
ңы белән икенче халыкларны
таныштыру хезмәтен үтәсә, икенче яктан, бу факт
Фәйзулла аганың төрле халыклар тарафыннан сөелеп
тыңлануына, чы
н мәгънәсендә халык, музыканты
булуына юл ача.
Фәйзулла Туишев концерт белән чыкмаган бер
шәһәр, зур бистә юктыр диясе килә, аның
концертлары белән йөрү маршруты бөтен Советлар
Союзын эченә ала дисәк хата булмас.
Советлар Союзының кайсы гына почмагында
концерт бирмәсен, Фәйзулла аганың репертуарында
һәрвакыт татар халык көйләре һәм татар
композиторларының яңа әсәрләре күренекле урында
булдылар. Бу факт аның татар музыка культурасын популярлаштырудагы
зур хезмәтен күрсәтә. Шушы яклары белән Фәйзулла
ага Туишев бик күп татар артистларыннан аерыла
һәм аны этнограф артист дип танырга мөмкинлек
бирә. Репертуарны күп милләтләрнең музыкасын
катнаштырып төзүе белән ул үзенең иҗатына зур
йогынты ясаган атаклы рус гармоньчылары Петр
Невский. Павел Малаховлардан да аерыла.
Фәйзулла Туишевның махсус музыка белеме
юк
, ул талантын эшләтә белә, үз өстендә нык эшли
һәм тумыштан килгән зур тойгы, бай Фантазиясен
оста рәвештә файдалана. Шулар нәтиҗәсендә, ул
татар музыка культурасының ин яхшы башкаручы
артистлары арасында күренекле урында тора. Үзенең
оста башкаруы белән ул һәрвакыт музыка
тыңлаучылар каршында сөелеп тыңла
нды.
Вениявски
нның «Мазурка»сын. А. Ключа-
ровнын гармонь белән домбра оркестры өчен махсус
язылган «Комсомоллар сю
итасын баштехника сын
кайсыбыз «Ончы Фәхри». «З
иләнкәйләре
башкаргандагы сизми?
Фәйзулла Ту
ишев үзенә репертуар саплаганда
һәм көн өстендә эшләгән
вакытта, өстән
генә
карап, көйнеңн мелодиясен
дөрес уйнау максаты
белән генә чикләнми,
художник буларак
, аның эчке мәгънәсен,

техник һәм тембр аерымлыклары аша чагыл-
дыруны үз алдына бурыч итеп куя.
Шуның өчен дә татар халык көе «Алмагачлар
»ны
башкарганда ул көйнең кушымтасы булган «Ай,
алмагачлары, сайрый сандугачлары» дигән сүзләрдән
чыгып, лояльдә тон мелодия уйналган вакытта,
үзенең кечкенә гармоненда
, контропупкт буларак,
сандугач сайрауларын тасвир итә. «Саратовские
чаетушки»ларны үзе
нең кыңгыраулы гармоненда
башкарганда без Фәйзулла аганың pуc авыл
яшьләренең күтәре
нке рухлылыгын көчле дәрт белән
бирүен сизәбез. Мондый мисалларны күп китерергә
мөмкин. Болар барсы да аның, музыкант буларак,
иҗат юл
ының югары урында торуын күрсәтәләр.
Фәйзулла Туишев
ның шырпы тартмасы кадәрдән
алы
п — зур баян — аккордионга кадәр, егермегә
якын гармоньнар
да уйнавы, кайберәүләр уйлаганча,
«фокус» һәм «жонглерлык» түгел, киресенчә, ул
гар
моньнар аның зур хиссиятле музыкант булуын
күрсәтәләр. Ул гар
моньнар төрле тонда, төрле
тембрлы, төрле стройда булулары белән бу яки теге
көйне башкарганда кирәк булган сорауларга җавап
бирәләр.
Фәйзулла Туишев үзенең иҗат юлын дәвам итүче
кадрларның тууына сәбәп булды. Исеме танылган
Фәйзи Б
иккинин, хәзерге көндә сугыш кырларында
илебезнең намусы
өчен көрәшүче Гали
Җәмилханов
болар Фәйзулла Туишев иҗатының
яхшы үрнәкләрен үзләренә алып, гармоньда уйнау
һ
өнәре өстенә яңа чаралар эзләп таптылар. Яхшы
гармоньчы Гани Вәлиев һәм соңгы елларда сәхнәгә
күтәрелгән Рөкыя Ибраһ
имова, гармонь төрләренең
иң катлаулысы һәм мөмкинлекләргә ия булган
баян системасын тулысынча өйрәнеп
, татар
музыкасы яңгыравын үзләштерү өстендә зур
уңышларга ирештеләр.
1939 нчы елны, Москвада, халык уен ко-
ралларында башкаручыларга смотр үткәрелде. Бу
смотрга татар халкының уеп коралы — гармонь
белән татар халкы исеменнән Фәйзулла ага Туишев
катнашты һәм ул икенче премия белән бүләкләнде.
Фәйзулла Туишев башкаручы музыкант кына
түгел. Музыка «серләре
н» яхшы белү һәм
техникасының бай булуы сәбәпле, ул көйләр иҗат
итү белән дә шөгыльләнә. Анын үзе тарафыннан
язылган көй-маршлары бар. Бу өлкәдә аңа профессор
М. А. Юдин һәм Композиторлар союзы ярдәм итә.
Артистлык хезмәтенә илле ел тулу у
ңае белән,
татар халкы һәм Татарстанның музыкаль
җәмәгатьчелеге Фәйзулла ага Туишевн
ың юбилеен
уздырдылар. Аңа
, үзенең гармоньнары белән татар
халкын җиңүләргә дәртләндергәнлеге өчен һәм
халыкларның дуслыгын
, бәхетен, данын җырлаганы
өчен, зур ихтирам күрсәттеләр һәм кайнар рәвештә
котладылар.
Татар музыка культурасы өлкәсендә булган зур
хезмәтләре өчен. Татарстан Верховный Советы
президиумы Фәйзулла ага Туи
шевның 50 еллык
бәйрәм көннәрендә аңар «Татарстанның халык
артисты» дигән исем бирде.
Совет музыка культурасы зур иҗат кү-
тәрелешләре алдында тора. Совет композиторлары,
артистлары алдына төп бурыч
итеп,
алучыларны илебездән бәреп чыгаруда үз
халыкларының тарихи батырлыкларын җырлау белән
бергә, аларны тагы
н да зур баһадирлыкларга
илһа
мландыра торган музыка сәнгате тудыру эше
куела. Фәйзи Туишевны
ң зур тәҗрибәсе, осталыгы
бу өлкәдә яхшы эшләвенең билгесе һәм без аңа озын
гомерләр, татар совет музыка культурасын үстерүдә -
тагын да зур уңышлар тели калабыз.