Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ

1812 елгы ватан сугышының герое, партизанлык
хәрәкәтен оештыручы атаклы партизан
, лирик
шигырьләре белән танылган шагыйрь Денис
Васильевич Давыдовның поэзияенә
замандашларыннан Пушкин, Жуковский һ. б. гаять
югары бәя бирәләр. В. Г. Белинский Д. Давыдовны
«шагыйрь буларак, рус поэзиясе күгендәге икенче
дәрәҗәдәге йолдызларның иң яктысы» ди.
Ватан һәм ватанчылык идеяләрен гаять матур һәм
самими сурәтләгән бу шагыйрьнең проза юкәсендә дә
хезмәтләре бар. Аның автобиография характерында
язган «Денис Давыдовның тормышы очерыгы»
турында Г. Белинский: «Давыдов, прозаик буларак,
рус әдәбиятының иң яхшы прозаиклары белән
бер
рәттә торырга хаклы» ди.
М. Е. Салтыков-Щедрин
(27 1. 1826 - 10. V. 1869)
Иптәш Сталин «Бөек рус язучысы» д
ип атаган
Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин Тверь
губернасының Калязин өязендәге Спас-Угол
авылында, алпавыт семьясында туган. Ул бала
чагыннан ук крепостной стройның бөтен коточкыч
ятыксызлыгын күреп үсә.

«Пошехонская старина» дигән әсәрендә үзенең
атасының өе турында «бер яктан, комсызлык,
ялганчылык, башбаштаклык һәм мәгънәсез ерт-
кычлык
, ә икенче яктан, кешелек образын
мыскыллауга җитә торган изү» ди.
М. Е. Салтыков-Щедринпың әдәби-иҗтимагый
хезмәтләре гаять зур. Ул бу сүзнең чын мәгънәсендә
граждания-язучы була. Ул самодержавиене,
крепостной стройны бөтен җаны-тәне белән дошман
күрә, һәм талантының бөтен көче белән аңарга
кадала. Сатлык җан чиновникларны, хорафәтче
бюрократларны аяусыз Фаш итә. М. Е. Салтыков-
Щедрин либерализмның барлык төрләрен камчылый.

Ленин анын бу сыйфатына аеруча югары бәя бирә.
М. Е. Салтыков-Щедринны
ң төп әсәрләре
түбәндәгеләрдән торалар:

I. Төрле заман очерклары
һәм сатиралары.

II. Әкиятләр.

III. Бер шәһәрнең
тарихы.

IV. Головлев әфәндедә.

V. Пошехонская
старина.
Әкиятләрдән бер
ничәсе («Акыллы комкорсак»,
«Бер мужикның ничек итеп ике генералны туендыру
турындагы хикәя», «Идеалист табан»
, «Алаша») һәм
«Бер шәһәрнең тарихы» (X. Хәйри иптәш
тәрҗемәсендә) татар телендә аерым китап итеп
басылдылар.
Үлүенә бу елның 12 маенда 85 ел тулга
н күренекле
рус язучысы Сергей Тимофеевич Аксаков рус
әдәбиятында реализм вәкиле булып тора. Ул Уфада,
алпавыт семьясында туа һәм а
ның балачагы Уфа
губернасындагы имениеләре
ндә үтә. С. Т. Аксаков,
Казам гимназиясен тәмам иткәннән соң
, Казан уни-
верситетында укый.
Башта С. Т. Аксаков әдәби тәрҗемә белән
шөгыльләнә; Софокл һәм Мольер пьесаларын тәрҗемә
итә
, театр турында мәкаләләр яза. Картайгач, инде
яртылаш сукырайгач диярлек, үзе дә иҗат итә башлый.
1834 елда аның «Бурап» исемле очергы басыла. Ул үзе-
нең 1847 елда чыккан «Балык, каптыру турындагы
язмалар». 1852 елда чыккан «Аучы язмалары», 1856
елда чыккан «Гаилә хроникасы» һәм 1858 елда чыккан
«Багровның оныгының балачагы» дигә
н әсәрләре
беләп таныла. Мемуар характерында язылгaн бу
әсәрләрендә С. Т. Аксаков чынбарлыкта булып үткә
н
фактларны «поэзияне чынлап хис итү белән»
берләштереп бирә.


Шарль Анри де-Костер
Бельгиянең яңа әдәбиятына нигез салган Шарль
Анри де-Костер башлыча үзенең «Уленшпигель
турындагы легенда» дигән әсәре белән дан казанган
язучы. Бу роман нидерландларның испанлыларга
каршы көрәшкән чорын, XVI нчы йөз Фландрияссн
сурәтли. Романның төп герое Уленшпигель —
вата
нның бәйсезлеге өчен баш күтәргән халык
массасының типик вәкиле, ул үз халкының иреге
өчен бөтен көче
н биреп көрәшә. Романда аңарга каршы
Испаниядәге католиклар реакциясе башлыгы Филипп
II
нче куела. Халык иҗатына нигезләнгән әсәрләрендә
Ш. де-Кост
ер изелгән һәм баш күтәргән халык
тарафдары булып эш итә.


Пьер Огюстен Карон де-Бомарше
Француз әдәбиятының күренекле вәкиле атаклы
драматург Пьер Огюстен Карон де- Бомаршеның
үлүенә 145 ел тулды.
Бомарше Карияда, сәгатьче семьясында туа. Зур
сәләтле, тере табигатьле, уйлаган нәрсәсен тормышка
ашыру өчен барсын да эшли торган, энергияле
Бомарше бик катлаулы, давыллы тормыш кичерә. Ул
Людовик XV
нченең кызларын укыта, эре Финансист
Дювсрнэнец финанс эшләренә катнаша, королевство
секретаре булып эшли. Америкалылар үзләренең
бәйсезлекләре өчен баш күтәргәч. Бомарше аларга
корал һәм кораблар белән ярдәм итү
не оештырыша.
1770 елда. Кельдә типография төзеп, Вольтер
әсәрләрен бастырып тарата.
Башта Бомарше Дидро пропагандалый торган яңа
жа
нр вәкиле булып иҗат итә сентимеиталь-мещан
драмалары стилендә «Евгения» һәм «Ике дус» дигән
пьесалар яза.
1770 елда финансист Дюв
ернэнец варис тары
белән үзе арасында суд процессы башлангач, Бомарше
шул заман Француз судыннан үтә әче көлә торган
«Советник Гезма
нга каршы мемуарлар» дигән көчле
политик памфлет яза. Бу әсәре Бомаршене Франциянең
һәм, гомумән, бөтен Европаның революцион рухтагы
даирәләрендә бик пык таныта, Вольтер аның белән
кызыксына.
1775 елда Бомаршеның «Севплия чәчтарашы»
дигән комедиясе куела. 1784 елда «Фигароның
өйләнүе», ә 1787 елда «Тарар» дигән музыкаль
драмасы куела.
Бомаршеның көчле таланты пң югары ноктасына
җиткән «Севилия чәчтарашы» һәм бигрәк тә
«Фигароның өйләнүе» аристократия егтеннән бик ачы
көлү булып торалар.
Оноре де-Бальзак

(20. V. 1799—18. VIII. 1850)
«Кешелек комедиясе» дигән даһи романнар
авторы, дөньядагы
иң зур реалист язучылардан булган
О
норе де-Бальзак Франциянең Тур шәһәрендә туган.
Ул Ва
ндом мәктәбендә, аннан соң Париждагы хокук
мәктәбендә укыган. Адвокат белән нотариуста 3 ел
буена секретарь булып эшләгән һәм анна
н соң бө-
те
нләе белән әдәби иҗат эшенә генә бирелгән.
1829 елда Бальзак
ның «Шуаны» дигән беренче
зур романы басылып чыга. 30 нчы елларда ул «Шагреп
күп», «Утыз яшьлек хатын», «Евгения Гранде», «Шаян
әкиятләр» дигән әсәрләрен бастыра һәм бик нык таны-
лып, күтәрелеп китә.
1834 елны Бальзак әхлаклар тарихы, философик
тикшеренүләр һәм аналитик тикшеренүләр дигән өч
бүлекле «Кешелек комедиясе яза башлый. Бу
«Кешелек комеднясе»нә соңыннан Бальзак
ның, «Шаян
әкиятләрле, мәкаләләре һәм драмаларыннан башка,
барлык әсәрләре тупланалар.
Бальзак үлгәннән соң аның кабере өстендә речь
сөйләгән В. Гюго: «Бальзак
ның барлык китаплары
куркыныч, коточкыч һәм шул ук вакытта реаль булган
безнең хәзерге заманыбызны эченә алган һәм ул
зама
нны яшәгә һәм хәрәкәт иттерә торган тере гүзәл,
тирән бер китапны тәшкил итәләр» ди. Энгельс сүзләре
беләп әйткә
ндә, Бальзак үзенең «Кешелек
комедиясе»
ндә Француз җәмгыятенең ич гүзәл
реалистик тарихын бирә. Энгельс хәтта экономик
детальләр мәгънәсендә алганда да
, үзенең Бальзак
әсәрләреннән барлык профессиональ тарихчылар,
экономистлар, статистлар китапларыннан да күбрәк
нәрсә ала алганлыгын әйтә. Бальзак, чынында
монархия яклы булса да
, чынбарлыкны дөрес
сурәтләве аркасында, яңалыкка, яхшылыкка хезмәт
итә.
«Кешелек комед
ия»сендә даһи художник Бальзак
тудырган кабатланмас һәм берсе-берсеннән бик нык
аерыла торган җанлы образлар үтәләр. Алар,
һәрберсе индивидуаль сыйфатларга ия булган
хәлләрендә, билгеле бер социаль типларның җанлы
гәүдәләнүе дә булып торалар.
Сөләйман Стальский

(V. 1869—23. XI. 1937)
Бөек совет шагыйре
,
Сөләйман Стальский лезгин крестьяны семьясында
туган. Ул бик авыр тормыш кичерә. 13 яшеннән
башлап авыр хезмәт белән көн күрә, һәм укый-яза
белмәгән хәлендә шигырь чыгара. Ул халыкның
нужасы турында җырлый, патшаның сатлык
чиновникларын фаш итә, гомумән хезмәт ияләрен
җәберләүчеләрне камчылый. Патша властьлары халык
шагыйренә — ашугка яныйлар, аны төрмәләр белән
куркытып карыйлар. «Ләкин шагыйрь дәшми кала
алмый» ди С. Стальский һәм, бер төрле янауга да
карамастан, берсеннән берсе ялкынлырак әсәрләр иҗат
итә. Революцияне С. Стальский дулкынланып, бөтен
йөрәг
е белән
бирелеп каршылый. «Большевистик зилзилә иске
дөньяны йөз түбән әйләндереп ташлады, безнең күп
җафалар чиккән тауларыбызның башларын һ
ич безнең
киң яланнарыбызны Бөек Октябрьның якты ялкыны
яктыртып җибәрде», ди С. Стальск
ий. Ул бөтен
талантын, бөтен көчен салы
п, бәхетле совет тормышы
турында
, Кызыл Армия һәм аның юлбашчылары
турында
, Серго белән Киров турында, Советлар иленең
геройлары турында һәм барсыннан күбрәк һәм
көчлерәк
итеп — бөек Сталин турында җырлады.


Уолт Уитмен
Тууына май аенда 125 ел тулга
н данлыклы
америкалы шагыйрь Уолт Уитмен иҗаты азатлыкка
ялкынлы мәхәббәте, кешелек дөньясының
прогрессына һәм бәхетле киләчәгенә чиксез ышануы
белән характерлы. «Азатлык, мин с
иңа бөтен җаным-
тәнем белән ышанам» ди ул.
«Тираннар калтыраячак
һәм патшаларның таҗлары, өрәк кебек, эреп юкка чы-
гачак, моңарчы тиңе булмаган бөек киләчәк» турында
җырлап, бүгенге көннәрне киләсен алдан хәбәр иткән
шагыйрь.
Уолт Уитмен Россиядә 1905 елдан билгеле
була. Патша хөкүмәте Уитмен шигырьләрен тыя.
Совет җәмәгатьчелеге демократик әдәбиятның иң зур
шагыйрьләреннән булган Уолт У
итменга иң югары бәя
бирә.
А. С. Пушкин һәм М. И. Глинка
(Пушкинның тууына 145 ел һәм Глинканы
ң
тууына 140 ел тулды)
Бөек рус халкы культурасы тарихында Пушкин
белән Глинканың исемнәре янәшә торалар. Пушкин
рус әдәбияты үсешендә бөтен бер эпоха тәшкил итсә,
а
ның замандашы Глинка рус музыкасы тарихында
шундый ук роль уйный. Пушкин рус әдәбиятына халык
иҗатының иксез-чиксез байлыкларын өсти, рус һәм
кө
нбатыш Европа поэзиясенең иң яхшы уңышларын
үзләштергән бу шагыйрь рус әдәбиятын үстерә, рус
әдәби теленең формалашуын төгәлли. Глинкага кадәр
рус милли музыкасын тудыру буенча аерым һәм
кыюсыз адымнар гына ясалса, музыка культурасының
иң югары осталыгын үзләштерә алган бөек композитор
рус музыкасы үсешенә нык нигез сала, рус
музыкасының даһи үрнәкләрен иҗат итә. Ул рус,
украин һәм көнчыгыш музыкаларының матурлыгын,
нәфисл
еген бөтен дөньяга күрсәтә, аларның иҗат өчен
бетмәс-төкәнмәс бер хәзинә икәнлеген раслый, рус
музыкасы; теле
н тудыра, рус операсы һәм симфо-
ниясенә нигез сала.
Глинканың «Руслан һәм Людмила»сы опера
драматургиясендә бөтен бер гасыр эволюциясен
билгели, аның «Камари
нская»сы рус симфониясе үсеп
чыккан орлык була.
Пушкин белән Глинканың язмышларында бик күп
уртак яклар бар. Алар
икесе дә Николай 1 нченең
караңгы, шыксыз эпохасында, Бенкендорф
жандармнары сагы астында яшиләр һәм иҗат итәләр.
Патша һәм хөкүмәт, сарай Пушкинны дошма
н күрәләр,
Глинка
ны һәртөрлечә кимсетәләр. Пушкинны
эзәрлиләр, сөргеннәргә куалар, иҗатын буарга
азапланалар һәм, ниһаять, атып үтерәләр. Глинкага да
бик авыр була. Сарай әһелләре рус милли музыкасын
да сөймиләр. Алар Глинка музыкасын «кучерлар
музыкасы» дип атыйлар, данлыклы «Иван Сусанин»
операсы турында «яраксыз, чүп» диләр, «Руслан һәм
Людмила
» премьерасында сызгырып утыралар.
Пушкин белән Глинка якын дуслар булалар. Алар
бергә очрашалар: «Руслан һәм Людмила» о
перасы
өстендә бергә эшләргә җыенып йөриләр. Пушкин
үлгәннән со
ң, Глинка аның шигырьләренә күп кенә
романслар яза һәм бу романслар рус культурасы
хәзинәсендә кыйммәтле җәүһәрләр булып сакланалар.
Пушкин белән Глинканы — рус халкының бу ике
бөек патриотын совет халкы тиран хөрмәт белән искә
ала, аларның тиңсез мәңгелек әсәрләрен укып һәм
тыңлан, яңадан яңа дәрт, рух күтәренкелеге ала.

 

Н. И. Новиков
(8. V. 1744 — 12. VIII. 1818)
Гүзәл рус сатиригы һәм публицисты, күренекле
мәгариф эшлскл
есе Николай Иванович Новиковның
тууына 8 майда 200 ел тулып үтте.
Н. П. Новиков үзенең эшчәнлегсн сатира
журналлары чыгарудан башлый. 1769-1770 елларда
«Трутень» дигән журнал, 1772-1773 елларда
«Живописец» журналын, 1774 елда «Еошелок»
журналын чыгара.

Новиков чыгарган журналларның сатирасы бөек
гражданлык пафосы, мәсьәләләрне батыр һәм кыю,
дөрес күтәрүләре, художество ягыннан югары
сыйфатлы булулары белән аерылып торалар.
Новиков
журналлары — ялкынлы, тирән патриотизм белән
сугарылганнар. Новиков рус кешесенең милли
горурлыгы өчен көрәшә, рус халкының яхшы
сыйфатларын күрсәтә, рус халкының боры
нгы
үткәненә хөрмәт белән карарга өйрәтә.
Новиковның бөтен әдәби һәм җәмәгатьчелек
эшчәнлег
е туган илгә хезмәт итү белән суырылган.
Новиков рус тарихы буенча шактый гына
хезмәтләр язуны оештыра, кыйммәтле тарихи
документларны җыеп чыгара, күп кенә тарихи
памятиикларпы аерым әсәрләр итеп бастырып тарата.
«Кошелок» дигәп журналы туктатылганнан соң,
Новиков ул заманнар өчен һич тә тиңе булмаган
күләмдә китаплар бастырып тарата башлый. Шул
максат белән ул 1779 елда «Дружеское ученое
общество», ә 1784 елда атаклы «Типографическая
компаниямне төзи. Новиковның бу өлкәдәге
хезмәтенең культура-мәгрифәтчелек әһәмияте
искиткеч зур. 1792 елны патша хөкүмәте Новиковны
кулга ала һәм 15 елга Шлиссельбург крепостена яба.
Апың
издательствосы һәм китап сәүдәсе таркатыла.
Павел патша заманында Новиков азат ителсә дә,
материаль яктан бөлгән, физик яктан бөтенләй авыруга
сабышкан Новиков инде күп эшли алмый, үлә. Бу
патриот язучының, галимнең зур хезмәтләре аның
гүзәл исемен тарихка беркетеп калалар.

В. Д. Поленов
(20. V. 1844 — 25. VIII. 1927)
Моннан йөз ел элек бөек рус художнигы Василий
Дмитриевич Поленов туды. Поленов талантлы
живописец кына түгел, бәлки зур белемле кеше дә. Ул
Художество академиясендә укыган вакытта Петербург
университетының юридик факультетында лекцияләр
дә тыңлап, аны да тәмам итә. Картиналары өчен
материаллар эзләп В. Д. Поленов бик күп җирләрдә
була. Ул Россиянең бик күп урыннарын йөреп чыга,
Франциядә, Италиядә була, 1877-1878 елгы сугыш
чорында Балканда була. Картайгач та Мисырга
,
Фәләстингә, Грециягә барып килә.
Үткән йөзнең 70 нче елларында күргәзмәләрдә
бер-бер артлы Поленовның гүзәл картиналары күренә
башлый. «Москва ишек алды», «Камыш баскан күл»,
«Әби бакчасы», «Беренче кар» һ. б. картиналары
Поленовны
ң исемен живопись тарихында мәңге
саклаячаклар. Бу картиналар туган
ил табигатенә, аның
кешеләренә зур һәм самим
и мәхәббәт белән
сугарылганнар.
Поленовның «Москва ишек алды» дигән
картинасында иске Москваның бер почмагы
сурәтләнә: үлән баскан ишек алды, тавыклар йөри,
ялан аяклы малайлар уйныйлар. Бу картина сафлыгы,
самимилыгы белән әсәрләндерә. «Әбинең бакчасы»
дпгән картинадагы куе яфракларга күмелгән, искереп
беткән йорт фонында оныгына таянып бара торган
бетәшкән карчык рәсеме дә җылылыгы белән бик
көчле тәэсир итә.
Художество академиясендә профессор булып
эшләгән В. Д. Поленов Левитан, Коровин, Архипов,
Остроухов кебек күренекле рус художникларын
тәрбияләп үстерә.
1924 елда, В. Д. Поленовка сиксән яшь тулган
көндә, күренекле хезмәтләре өчен совет хөкүмәте
художникка республиканың халык художнигы исемен
бирде.