Логотип Казан Утлары
Очерк

Аның туган көне


Зур таш юл. Юлның ике ягында, анда-монда чәчелеп, сирәк кенә авыллар утырган. Уттан калган өйләрнең дә күбесе гарипләнеп беткәннәр. Дәһшәтле снарядлар аларның түбәсен куптарып ташлаганнар. Кайбер өйләрнең стеналары ике якка ишелеп төшкән.
Ләкин зур таш юл гадәттән тыш җанлы, хәрби юлдан туктаусыз йөк машиналары һәм җитез, кечкенә, җ
иңел машиналар үтеп тора. Бу машиналар гаять кызу йөриләр, ашыгалар. Алар фронтка йөк ташыйлар, гаскәр алып баралар. Күп кенә машиналар, автоматлы кешеләрне утырту белән генә канәгатьләнмичә, артларына озын, мәһабәт борынлы тупларны да сөйрәп алып баралар.
Зур юл буендагы регул
ировщица, җитез, килешле хәрәкәтләр белән, машиналарга юл күрсәтә, үкчәләрен үкчәгә бәреп, аларны сәламләп озата. Күбесен ул туктата. Автоматлы кыз кечкенә, кызыл флагын аз гына алга сузды исә, машиналар шунда ук туктыйлар. Кыз аларның документларын тикшерә. «КПП» тирәсендәге хәрби кешеләрне утырту белән, машиналар шунда ук юлларын дәвам иттерәләр.
Регулировщица кызу килгән бер машинага каршы чыкты. Кулындагы кечкенә, кызыл Флагын берничә тапкыр селекте дә, машинаны туктатты. Ерактан килгән зур машинадан өч офицер сикереп төштеләр дә, кызга сәлам бирделәр.
— Әйтегез әле зинһар, Тадуга авылы еракмы?
дип сорады өч офицерның берсе, урта буйлы майор.
Алар фронттан киләләр. Берничә төн йокламаганлыклары аларның йөзләреннән үк сизелеп тора. Офицерлар, ашыкмый һәм сүзсез генә, зур юлдан уңга таба борылып керделәр. Январь кояшында җемелдәп күзне чагылдырган ак карга карап, байтак сүзсез бардылар алар.
Урта буйлы, түгәрәк йөзле майор иптәшләрен карамый гына әйдәште:
— Бүген дә январьмы әле?
— Әйе, иптәш гвардия майоры,—диделәр аңар.
— 12 нче январьмы?—д
ип кайтарып сорады майор.
— Әйе, иптәш гвардия майоры.
— Бер җылы өйгә кергәч, бүгенге кө
ннең хикмәтен сөйләрмен әле мин, — диде майор күтәренке тавыш белән.
IIIу
ннан соң алар, арганлыкларын да онытып, кызурак атладылар.
Өйгә киле
п керүгә, майорның кәефе тагын да күтәрелә төште, ул иптәшләренә хәтле үк:
— Исәнмесез, — дип сузып эндәште.
Өйдә кеше күренмәде. Т
ик мич башында гына нидер кыштырдап куйды. Шуннан соң капитан Шварцмап, смоленскларча сөйләшергә тырышын:
— Хозяйка на пецке? — дпп куйды.
Чынлап да, мич башыннан 25—30 яшьләрдәге хатынның көләч йөзе күренде.
Алар утырдылар. Бүлмәне снаряд гильзасыннан эшләнгән хәрби вакыт лампасы яктырта башлады. Хуҗа хатын сора
п та тормады, мичен ягын җибәрде. Бик күп айлар җылы өй күрмәгән, әле урман эчендә, әле нарат ботаклары астында тирән карны йомшак түшәк итеп төннәр үткәргән офицерларга мичнең ягылып җибәрелүе бик нык тәэсир итте. Өч офицер берьюлы хуҗа хатынына рәхмәт яздырдылар. Майор мич башыннан башларып сузып торган ике бала янына килде. Аларның чем кара күзләренә карап, бөдрә чәчләреннән сыйпады:
— Безнең дә шундый вак-тоякләр бар бит,
дип куйды ул.
— Әтиең кайда, акыллым?
— дип сорады капитан Мартьянов.
Кызчык, саф балаларча, гади генә ите
п:
— Әтием сугышка китте,
диде.
Мич ягып йөрүче апа иң элек т
ирән итеп бер
сулап куйды. Динары бер ноктага карап:
— Әйе, сугышка киткә
н иде шул, — диде һәм
итәге бел
ән күзен сөртеп алды.
Офицерлар бу турыда сөйләшмәскә, яшь апа
ның
йөрәк ярасын яңартмаска дигән фикергә килделәр.
— Бүген
ничәсе әле, хозяйка?—дип майор сүзне
икенчегә борды.
Январьның 12 се, дигән җавапны алгач,
майорның иптәшләре аннан бүгенге көннең
хикмәтен сөйләвеп үтенделәр.
— Иптәш гвардия майоры, бүге
нге көннең
хикмәтен сөйләргә булган идегез,—диде офицер
Мартьянов.
Майор Әхмеров башта эндәшмәде. М
ичкә коры
агачлар ташлан торучы хатын янына барып басты,

аның йөзендә елмаю һәм үтенечле караш сизелеп
тора иде. Шун
нан соң ул иптәшләре янына килде дә,
кулларын уа-уа:
— Безнең татарда шу
ндый бер мәкаль бар:
«Сабыр төбе сары алтын» диде ул, тиздән бүге
нге
кө
ннең, 12 нче январьның хикмәтен сөйлим мин
сезгә, — диде.
Майор Әхмеров бик күп юл йөрү, походлар үтү
сәбәпле, таушалган һәм туза
нланган шинелен
салды. Аның күкрәгендә балкып торган батырлык,
гайрәтлелек билгеләре күренде. Алар берс
еннән-
б
ерсе матур, берсеннән-берсе данлы эш турында
сөйлиләр иде. Гвардия майоры Әхмеров күкрәген
кызыл байрак ордены һәм II дәрәҗә Ватан сугышы
ордены бизәп тора. Ә уң як күкрәктәге гвардия
билгесе элекке журналистның гади офицер гына бул-
мыйча, явыз дошма
нга каршы гвардеецларча
сугышучы кеше икәнлеген белдереп тора иде.
Офицерларга күп көтәргә туры килмәде. Хуҗа
хатыны кайтып керде һәм өстәлгә
ике яртыны
утыртты. Үзе елмаеп офицерларга карады.
— Менә сезгә безнең якның үзе куганы, — диде
ул.
— Бүге
нге, 12 нче январь көненең хикмәтен менә
хәзер әйтәм инде мин сезгә
, — диде майор Әхмеров.
— Бүген, якын дусларым, минем туган көнем. Менә
а
ның хикмәте дә шунда гына иде,— диде ул. Аның
иптәшләре берьюлы кычкырып җибәрделәр:
— Менә
ничек, шәп-шәп!—диештеләр алар.
Өч офицер — еврей Шварцман, чуваш офицеры
Мартьянов һәм солдат хатыны, татар офицеры
Котдүс Әхмеров
ның туган көне хөрмәтенә төрле-
төрл
е кружкаларга салынган «үзе куганны»
күтәрделәр. Смоленск ягының хәмере яхшы ук кына
гайрәтле булып чыкты. К
үңел ачылды, сүз кызды.
Алар, өстәл өстендәге төрле сорт консервларны
капкалый-капкалы
й, бокалларын чәкештерделәр...
Офицер Әхмеров
ның дүртенче дистәгә киткән
тормыш юлы
н күп кенә данлы вакыйгалар бизәп
тора. Сугышка кадәр ул гади крестьян ег
етеннән
журналистлыкка күтәрелгән кеше. Партия үстергән
бик күп күренекле эшчеләрнең берсе ул. Минзәлә
район газетасыннан Казанның Матбугат йорт
ына
килгән һәм тырышып республика газетасын чыгарып
йөргән ялкынлы журналист иде ул. Бу елларны а
ның
көрәш коралы каләм иде әле.
Әпә шу
ндый тыныч көннәрнең берсендә, илебез
өстендә килгән үлем куркынычын аңлатып, сигнал
яңгырады. Тарихи елның июнь ае
ндагы бу сигнал
Котдус Әхмеров
ны да көрәш кырына чакырып алды.
Ул автомат каләмен — автомат мылтыкка
алмаштырды. Сугышның беренче айларында ук
Фронтка килде һәм чаңгыга басты...
Ул туга
н илләрен сакларга килгән колхоз һәм
завод кешеләре арасында эш алып барды, политрук
хезмәтен үтәде. Үзенең сугышчыларына ул дошман
турында да
, дуслык, батырлык турында да,
кешеләрнең йөрәкләренә сеңәрлек итеп, сөйли белә

иде. Коммунист Әхмеров сугышчыларны ялкынлы,
үткен сүз белән генә тәрбия итеп калмады, үткен
сүзләрен кулындагы автоматы белән тормышка
үткәреп тә күрсәтте. Чаңгыга баскан килеш
,
политрук Әхмеров дошманны ничек кырырга,
сытарга кирәклеген дә күрсәтте. Шуңа күрә дә
политрукның сүзе үтемле, тәэсирле булды. Шуңа
күрә дә Әхмеров
ның сугышчылар арасында
игътибары көн
нән-көн күтәрелде...
Авыр 42
нче елның матур март ае иде. Кояш
үзенең ягымлы нурларын җиргә сибә башлаган вакыт

иде. Чаңгычылар ротасына әһәмиятле бер биеклекне
алу турында боерык бирелде. Ак халатлы
чаңгычылар б
иеклеккә елыштылар. Ак кар өстендәге
ак халатлы егетләр кыю рәвештә алга омтылдылар.
Гитлерчылар безнең чаңгычылар өстенә гаять көчле
ут яудыра башладылар. Безнекеләр җиргә сыенырга,
алда
н хәзерләнгән окопларга ышыкланырга мәҗбүр
булдылар. Немецларның эчне пошыра торган
шыксыз, майламаган арба тәгәрмәчләре тавышын
хәтерләтүче алты көпшәле минометлары хәрәкәткә
килде. Аңа башка туплар да кушылды. Ак кар өсте
кара җиргә әйләнде. Дөньяны коточкыч гөрелдәү,
каты шартлау, ачы сызгыру тавышлары каплады.
Җир селкенде. Таулар тетрәде. Колаклар ишет-
мәс булды. Кар белән аралашкан балчык тузаннары
күзләргә тулды. Мондый вакытта бу тирәдә һичбер
җан иясе калмагандыр кебек тоела. Дошман да
безнең чаңгычыларның күбесеннән котылдым дип
уйлады булса кирәк. Ату тынлыга төште. Ләкин шул
вакыт, кар белән балчык аралашып, казылып беткән
җирдән безнең чаңгычылар яңадан күтәрелеп
чыктылар. Алар яңада
н биеклеккә үрмәлп
башладылар. Дошман яңадан ярсулы ут ачты. Ләкин
халатлы егетләр һаман да алга үрмәләделәр.
Сугышның иң кискен һәм иң җаваплы бер вакытында
рота командиры сафтан чыкты. Бу хәл
сугышчыларның ярсуын тагы
н да арттырды. Алар
үзләрен җитәкләүче, үзләрен рухландыручы
командирның юклыгын бик тиз сизделәр. Шул
вакыт, сугыш
ның дәһшәтле тавышы арасында,
сугышчыларга таныш булган бер тавыш яңгырады:
— Рота, алга! Сталин өчен, Ватан өче
н!
Бу — ротаның политругы
Әхмеров тавышы иде.
Политрук чаңгысын көчле рәвештә алга этеп
җибәрде, озын-озын очередьлар биреп, алга
омтылды; Алы
п кыю хәрәкәтеннән рухланып,
чаңгычылар алга омтылдылар.
Көтелмәгәндә, флангтан, яңгыр кебек көчле
булып пуля ява башлады.
Немец пулеметчысы
безнең хәрәкәткә зур комачаулык тудырды. Ул инде
безнең берничә халатлы егетне аударып та өлгерде.
Политрук, кулына гранаталар алып, үлем сибүче
дошман пулеметына таба шуышып китте.
Һәм ул
аның өстенә бер-бер артлы
ике-өч граната ыргытты,
үзе тиз ге
нә җиргә сузылып
ятты. Кинәт көчле шартлау яңгырады. Бандит
пулеметының тамагы, тыгылды, ул шунда үк
такылдаудан туктады. Чаңгычылар, язгы ташкын
кебек, яңадан күтәрелделәр һәм дошман өстенә
ташландылар. Гитлерчылар, коралларын ташлап,
качтылар. Март а
еның йомшак җиле исеп торган
биеклек өстендә кызыл байраз җилфердәргә
тотынды.
Бу каты бәрелештә политрук
Әхмеров бер үзе
ге
нә дә унөч фрицның җанын җәһәннәмгә җибәрде.
Алар
ның берсе офицер иде.
Немец шырпысыннан исән калган бер өйдә,
үзенең фронт дусларыннан
өч офицер белән бергә
туган көнен үткәрү бәхетенә ирешкән майор
Әхмеровны
ң тормыш юлындагы бик күп
эпизодларның берсе — менә шушы.
Өч дус үзләренең башыннан үткән кайбер
сугышчан эпизодларны телгә алдылар. Тыныч
елларны хәтерләделәр. Туган җирләрен, сөйгән
кешеләрен, күз нурыдай күргән балаларын
сагыныштылар.
Җир йөзенә афәт китергән, ка
н елгалары
агызган, дәрья-дәрья күз яшьләре түктергән Гитлер
этләрен дө
ньядан юк иткәч, үткәреләчәк туган
көннәре турында да сөйләштеләр алар. Болар
ны
телгә алмый уза алмадылар. Бу вакыт, күкрәге
орденнар белән бизәлгән Теләнче Тамак егете,
журналист Котдус Әхмеровны
ң күз алдына зур
Казан һәм казанның Матбугат йорты киле
п басты.
Автоматлы журналист, меңәр километрга сузылган
ераклыкта, үзене
ң тирләп пешеп газета чыгарып
йөргән каләмдәшләрен күрде.
Белоруссия.