Логотип Казан Утлары
Драма

ТҮЛӘК БАТЫР


Опера өчен либретто
Катнашалар:
Хан, Болгар шәһәре
.
Аембикә, кызы.
Түләк.
Каплан, яу башы.

Түләкнең ата бер Солтангәрәй, кошбиге.

туган агалары Янгураз карт.

Шамакай.
Су иясе.
Сусылу, кызы.
Оста.
Угланнар, вәзирләр, су кызлары, халык.
Вакыйга Болгар ханлыгында монголлар һөҗүме вакытында бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Ханның җәнлек сарай алды. Уң як кулда сарайның челтәрле тәрәзәләре белән баскычы күренә. Арттагы озын, нечкә тал куаклары арасыннан еракта Асыл күл һәм Алман тау күренә.
Пәрдә күндавылбаз һәм думбра тавышлары астында ачыла. Кулларына лачын, карчыгалар күтәреп угъланнар керәләр. Алар бар да хан кызының кулын өмет иткән, бәхетләрен сынарга чыккан морза егетләре. Тал буйлап, ышыктарак халык. Анда ирләр, хатыннар, балалар. Бүрек өстенә карга утырткан Шамакай да алар янында җирдә утыра. Бәйрәм кәефе.
БЕР УГЪЛА
Н Беләсезме тагын мин ни күрдем? Күрдем сона.
У Г Ъ Л А
Н Н A Р.
(кошларын к ү т ә р е
п). Сона, сона! Хан кызына сый булырлык Сона килгән, сона! Тибрәп, тибрән син, карчыгам.

Бәхетемне син сына.

Казлар очса, казга салам,

Ул казларны син ал.

Бәхтебездән сона очса,

Аны да син тип, син ал.

Сарайның аскы челтәрле ишеге ачыла.
Сона — кыр үрдәгенең асыл бер төре; сирәк очрый.
БЕР УГЪЛА
Н Егетләр!
Асыл күлдә күрдем кыр казлары...

Әмма йөзәләр.
У Г Ъ Л А
Н Н A Р.
Йөзәләр, я?
БЕР УГЪЛА
Н.
Ул үрдәкләр анда, ул аккошлар...
Чаң, чаң киләләр.
У Г Ъ Л А
Н Н A Р.
Киләләр, я?
БЕР У Г Ъ Л A
Н
Ул акчарлак, озай кошлар

китмисең дә,
У Г Ъ Л А
Н Н A Р.

Акчарлаклар китмисең дә.
1 Кундавьглбаз — күн барабаны.


К а р а у ч ы л а р белән хан чыга. Таяк таянган. Бер ягыннан Солтангәрәй җитәкләгән. Аның артыннан кара кош күтәрен гаскәр башы Канлан һәм башкалар килә. Өске баскычта кәнизәкләр ияртеп Аембикә чыгып ТУКТЫЙ.
БАР ДА Хан ханиям, күп яшә! Ой белгүар, күп яшә!
X А
Н
Морзаларым, угьланнарым,

Хан ханыгыз мин картайдым.

Создай чагым бар иде, аһ!

Бар иде, аһ, көчтән калдым.

Ходай миннән кызганмады тәхетен.

Тик ким булды бәхетем,

Тик ким булды минем бер бәхетем,

Берегез күк угълым булмады.

Кемгә калыр бу йорт. Болгар йортым,

Бабалардан калган бу тәхетем?

Кемгә калыр? Минем угълым юк.

Тик бер кызым Аембикә солтан...
(К ы з ы н а.)

Я, я, кызым, килче якын ук.

Аембикә баскычтан х а н турына төшеп туктый, артында кәнизәкләре төзелә.
X A
Н
Шуннан уйлап уйга килдек:

Яшь морзалар мәйдан тотсын,

Ярыш тотсын, дидек.

Арагызда кем бар үткен,

Аты чапкын, кошы типкен,

Кызыгыз Аембикә солтан

Шуңа булсын, дидек;

Бездән соң бу Идел-йортка  

Ул, баш булсын, дидек,

Ул баш булсын, ул дан булсын,

Шуңа карар бирдек.
СОЛТА
НГӘРӘЙ

(угьланнарга).

Ишеттегезме,
У Г Ъ Л А Н Н A Р.

Һәй, егетләр, һәй!

Кемнең кошы иң шәп тибә,

Кемнең аты шән уза,

Кем иң җитез, иң баһадир

Хан кызы шуңа чыга.

Әйдә тибрән, карчыга!
Т Ү Л Ә К
(К е ч е р ә к
 к е н ә  а к  к а р ч ы га  то т к а н. X а л ы к  э ч е н н ә н  а л г а  ч ы г ы п). Олуг Алимбик хан,

Сездән рөхсәт булса,

Мин дә чыгар идем Мәйданга.
11 Кураучылар — ханны чолгап озатып йөрүчеләр.
2 Идел-йорт элекке — Болгар һәм со
ңыннан кыпчак йортын фольклорда шулай Идел-йорт дип йөртү еш очрый.
ХА
Н Ул кем?
Т Ү Л Ә К Сары Мэркае угьлы дисең син,
X А
Н
Сары Мэркае угьлы дисең син,

Аның угълы менә кошбигем,

Икенчесе менә яубашым.
(Солтангәрәй белән В а п л а н н u күрсәтә.)

Ник соң сине белмим мин, болан?
С
О Л Т A Н Г Ә Р Ә Й (х а н г а  а к ы р ы н).

Ул энебез тугай яшь анадан,

Кол хатыннан тугай ул бала...
A Е М Б И К
Ә

Алман таудан килгән

Түләгем,

Аһ, кузгалды минем йөрәгем!
К А
П Л А Н (Солт а н г ә р ә й г ә).

Күрәмсең, кыз ничек үзгәрде?
(Т ү л ә к к ә
 т у р ы  й ө р е п).

Монда килгән би морзалар бүз угьланнар.

Кулларына карчыга да лачын тотып.

Син, син булып, атабызның исемен сатып.

Ничек килдең оялмыйча кошың тотып?

Мондый туйга катнашырга

Әле кошың кечкенә.
Ш А М А К А
Й

Аның кошы кечкенә

Ләкин эче төш кенә.
А Е М Б И КӘ (үз а л д ы н а). Юк, мин аны читкә кактырмам.
(Атаена.)

Әткәй, туең минем туй икән,

Түләк Сары Мэркае улы икән,

Бу мәйданнан аны кем тыя соң?

Ул да чыксын, әткәй.
X А И (к и с ә
т е п ). Аембикә!
А Е М Б И К
Ә (С о л т а н г ә р ә й г ә).

Бүгенге туй минем туй икән,

Түләк Сары!

Мэркае улы икән,

Ул да чыксын.
X А Л Ы К

Рас, рас, чыксын.
С О Л Т А
Н Г Ә Р Ә Й

Аның яшь морзалар туена

Катнашырга хакы юк, югын,

Әмма хан кызының иркенә

Каршы килеп булмый, барсын.
КАПЛА
Н

Барсын!
Шул ябалак кошы белән

Чөеп былбыл алсын,

Шул ябага тае белән

Узып мәйдан алсын.
С О Л Т
А Н Г Ә Р Ә Й (III а м а к ай г а).

Кая атлыйсың син, Шамакай?
Ш
А М А К А Й (алга чыга).

Рөхсәт булса мин дә барам.
К А
П Л А Н
Ул да бара! Сез күрәмсез аны? Хахха!
X А Л Ы К
Шамакай да мәйда
н сорый. Хахха, хахха!

БЕР УГЪЛАН
Туктагыз ул җырлай бирер.
ШАМАКА
Й (җ ы р л ы й).

Алтынбинең алты улы

Алтысы да ир булган,

Елкынбинең еде улы

Едесе дә би булган.

Иң олысы Бикморза,

Аның арты Тукморза,

Аның арты Сукморза,

Иң кечесе Шук морза.

Мин дә туйдан калмыйм дип,

Ханның кызын сайлыйм дип,

Таңнан торган Бикморза,

Аннан торган Тукморза,

Аннан торган Сукморза.

Сукморзалар торганчы

Торып киткән Шукморза.

Шукморзаның артыннан

Әйдә йөгер, тот морза.

Тотморзаны куарга

Бүрек тапмый Бикморза:

Табар иде Бикморза

Киеп киткән Шукморза.

Шукморзаның артыннан

Билбау тапмый Тукморза;

Табар иде Тукморза,

Буын киткән Шукморза.

Тыпыр-тыпыр тик тора,

Итек танмый Сукморза;

Каян тапсын Сукморза?

Киен киткән Шукморза...
Һайдым ай да һайдым ай!

Хан кызыннан калдым ай!

Ялан аяк, ялан баш*

Алдан чаба Бикморза,

Аның арты Тукморза,

Аның арты Сукморза...
Алар киткәч куышын,

Берсен берсе узышын,

Кошым алын башыма

Мин дә килдем кызышып...
БЕР УГЪЛА
Н.

Карагыз сез Шамакайны?

Карга белән кош тота.
У Г Ъ Л А
Н Н А Р

Ах Шамакай, Шамакай!

Карга белән кош тота.
Карга тагын каз алмасын,

Ханның кызын таз алмасын,

Хан тәхтенә шул менмәсен,

Ах Шамакай, ха-ха-ха!
СОЛТАНГӘРӘЙ

Я угъланнар, атланыгыз атыгызга!
У Г Ъ Л А
Н Н А Р.

Һәй егетләр, һәй!

Кемнең кошы иң шәп тибә

Кемнең аты шәп уза,

Кем иң җитез, иң баһадир

Хан кызы шуңа чыга,

Бик белеп тор Бикморза.

Угъланнар һәм халык чыга.
КАПЛАН (Солтангәрәйгә).

Мине борчый Түләк.

Пичән аны яклый хан кызы?
СОЛТАНГӘРӘЙ
Туган, кара син үз кошыңны:

Чын кара кош шул түгелме?

Кара ханнан сиңа юллап

Китергәнем шул түгелме?

Аңа тиң кош булмас бу җирдә.

Атың яхшы, кылычың бер дигән.

Уңга селтән, сулдан әйлән.

Синең өчен бу мәйдан.

Кыз синеке, йорт синеке,

Бар да һәйбәт уйланган,

Уңга селтәп, сулдан әйлән,

Синең өчен бу мәйдан.
Чыгалар.

Ераклашкан ат тоягы,

һай-һай тавышлары.
АЕМБИКӘ (ханга).

Әткәй, алар атта китте инде,

Бер ат та юк Каплан атыдай.

Бер кош та юк аның кошыдай,

Аның кылычы кебек кылыч юк.

Аһ шикләнәм, әткәй, бу мәйдан,

Бу туй, сернай-керпәй, бу һай-вай,

Аның өчен генә булмаган.
ХАН
Син рас әйттең, кызым,

Аның өчен булыр бу мәйдан.

Бу аш бар да шулай уйланган.
А Е М Б
И К Ә
Әткәй, син нишләдең, шаштыңмы?

Картлыгыңнан әллә алҗыдыңмы?

Ул тәхетеңә хан булмакчы,

Ил йортына дан булмакчы.

Аһ, ул явыз, мәйдан тотып,

Хәйлә белән баш булмакчы.

Мин теләмим мондый туеңны.

Кемгә бирәсең син илеңне?

Кемгә бирәсең син кызыңны?

Илеңнән син шулай биздеңме?
Кызыңнан син шула
й туйдыңмы?

Юк, теләмим мондый туеңны...
ХАН
Аһ, атаңның теләгенә,

Каршы килмәсәнә, кызым.

Ул Капланның зур даны бар

Кул арында зур явы бар.
Миңа дошман Коңгыр хан бар

Аның анда дуслары бар...

Аңлыймсың син, мине, кызым?

Юк, мин үлгәч, бу йорт, бу ил

Тар-мар булмасын,

Ил эчендә, ят дошманнан

Яулар булмасын.
Пр булачак кешең с
инең

Мәйдан тотып алсын,

Минем тәхетем тирәсендә

Даулар булмасын.
Минем тәхетем, с
инең бәхетең

Алдан уйланган.
Аһ
, син тиң күр ул Капланны,

Тотсын ул мәйдан.
АЕМБИКӘ

Аһ мин нишлим, атам шашкан;

Ил бәхете дип, кыз бәхете дип,

Илен, кызын утка аткан.

Шулай ук ул

Канлан узармени?

Түләк өчен булган теләгем,

Өметләрем юкка чыгармени?
Югарыдан кош каурыйлары төшә.
X А
Н
(бер каурыйны тотып).

Бу ни күрәм? Сона каурые.
БАРДА
(югары к а р ы й л а р).

Күрәсезме, сона, сона!

Көн астыннан кыелып уза.

Килеп җитте кара бер кош

Ул сонаны куа, куа...

Абау якты көн канланды,

Ул кара кош каулый, каулый.

Аһ, ул аны аулый, аулый...
Сәхнә караңгы була.
AЕМБИКӘ
Аһ, шомлы көн безгә килде,

Караңгылый басты илне,

Өстебездә шул кара кош

Күрсәтмидер безгә көнне.
X А Н
Аһ
, борчылма, сабыр ит кызым,

Мин әйткән сүз дөрес чыгар,

Хәзер бире

Каплан килер

Сона белән, безне сыйлар.
Көн ачыла башлый.
А Е М Б И К Ә

Күрәм сез сез, тагын бер кош,

Лачынмы ул карчыгамы?

Кара кошның тырнагыннан

Алып китте ул сонаны.
БАРДА
Лачынмы ул, карчыгамы,

Алып китте ул сонаны.
ХАН
Мөмкин түгел, булмас бу эш,

Кара кошка булмас тиң кош.
АЕМБИКӘ
Аһ, нишләдең, әткәй, әткәй,

Үз көчләрең киттемени?
Кара кошка тиң тапмыйсың,

Илдә кошың беттемени?
Үз гайрәтең киттемени,

Күз гайрәтең киттемени,

Колакларың чукрак булды,

Картлык сине бастымени?
Күр син әткәй, анда кара:

Алар кайта чаба-чаба.
Сернай-кернәй уйный инде,

Алдан килә бер ат кара.
ХАН
Каплап аты!
АЕМБИКӘ
Ләкин аны
Бер акбүз ат узын бара.

ХАН
Бер акбүз ат сузылып килә,

Ял койрыгы тузылып килә.
АЕМБИКӘ
Аһ
ни бәхет, кызлар, кызлар,

Алдап Түләк узып килә.
ХОР
(с ә х н ә
 а р т ы н д а).

Мәйдан тоткан иргә дан,

Җиңгән егет илгә дан!
Күндавылбаз төйгән тавышлар.

Сонорчылар кайта.

Алдан Солтангәрәй керә.

Күңелсез.

Угъланнар тын гына кереп туктыйлар.
ХАН

Ник күңелсез кердең, кошбигем?
Әллә аулар уңмадымы?
Әллә тагын мәйдан тоткан

Бер егет тә булмадымы?
СОЛТАНГӘРӘЙ
Булды, белгүар.
Булышчылар носилка күтәреп керәләр.

Анда башлары түбән салынган кыр казлары белән, канаты бизәкле бер сона кошы. Аннан Түләкне җитәкләп халык керә. Артта бүрекләр чөеп шатлык белдерәләр.
ХАН
Бу ни? Бер кош кына типкән сонармы?

Бу чаклы ау бервакытта булганы юк.
СОЛТАНГӘРӘЙ
ечитатив).
Әйе, белгүарым, җиде каз да
Бер сона. Сонар... Түләкнеке.
ХАН
(г а җ ә н л ә н
е п).
Ничек?... Түләкнеке?...
ТҮЛӘ К (х а н г а)
Хан ханиям, төнең таң булсын, Шушы ап-ак җиде кыр казыдай Җиде илгә даның дан булсын.
ХОР
Шушы ап-ак җиде кыр казыдай

Җиде илгә даныц дан булсын.
ХАН
Гаҗәп, картлык ми
нем җиттеме?
Алдан күргән лачын күзләрем

Бүген берни күрмәс булдымы?
Морзаларны менгән атларны
Бүген ябага тай уздыме
ни?
Лачын кошлар хөкем сөргә
ндә

Бүген шул бала кош уздымени?
ТҮЛӘК
(С о н а
н ы алып Аембикәгә т ә к ъ д и м и т м ә к ч е бу л ы п).
Гүзәлләрдән гүзәл Аембикә,  

Синең мәйдан көнең булганда...
Аксый биреп Капла
н килеп керә.

КАПЛАН
(К ы л ы ч ы н Түләк белән Аембикә арасына тотып).
Хан кызына эндәшергә
иртә сиңа,

Аның өчен, минем кылычым киртә сиңа.
X А
Н
Сөйлә! Ни эш булды яу башым?
КАПЛАН
Шулай булмый, аһ ни булсын?

Хан ханиям?

Асылсызны катыштырсаң уен бозар,

Хәрәмзәне катыштырсаң җыен бозар...
(Түләккә к ү р с ә т е п).
Кара айгырым алдан килгәндә
Ул тай белән юлны киейт егып узды.
Минем кошым сона типкәндә,

Ул ябалак кошы белән ауны бозды.

Хәрам кергән уен уен түгел,

Таный алмыйм моны, белгүар.
Т Ү Л Ә К
Хәрам булса, әнә халык әйтсен.
X А Л Ы К
Уен д
өрес бара, уен бар!
С
О Л Т А Н Г Ә Р Ә Й
Дөрес булса, эш узмаган һөнәрлегә мәйдан киң,

Чыксын Түләк, кылыч тотсын,

Каплан белән көч тотсын.
КАПЛАН
Арабызда кылыч хаким.
Чыксын Түләк. К
өч тотсын. (Кылыч ала.)

ТҮЛӘК (аңа).
Юк, без икәү — ата бер туган,
Арабызда кылыч уены мөмкин түгел.
КАПЛАН
Мөмкин түгел? Ах, хәрәмче, курыктыңмени?
Портны тоткан белгүарлар мәйданында

Атабызның олуг исмен ектыңмыни?
Куркак!
(К ы л ы ч а л а).
ТҮЛӘК
(К ы л ы ч ы
н а л м ы й ч а, а ң а).

Туган...
КАПЛА
Н (аның ө с т е н ә й ө р е п).

Минем синдәй туганым юк.

Асылсыздыр анаң синең, сугыш, куркак!
ТҮЛӘК
Ана? Си
н анага тел каттың?
(Үч төбе белән т у п-т у р ы й
өзенә суга.

Каплап авыр кирәүкәсе, кораллары белән ш а ң г ы р а п
ч а л к а н җиргә төшә.)

ХАН
Ах, нишләтте? Әллә үтерде?
X А Л Ы К
Тапкан икән анасы!
Батыр икән бу угыл,
Каплан чыкты кылыч белән,

Түләк аны — ялап кул.
ТҮЛӘК
(бөтенләй тыныч рәвештә Аембикәгә туктап, б а я башлаган җырын дәвам
иттереп).
Гүзәлләрдән гүзәл Аембикә солтан Синең мәйда
н көнең булганда,

Мәйдан тотып алган сонам сиңа,

Күңелем белән аны бергә сонам сиңа.

АЕМБПКӘ (ала).
Рәхмәт, Түләк, мине олугладың.
Батыр егет, миннән сәлам
сиңа.
ХОР
Мәйдан тоткан иргә да
н!
Батыр егет илгә да
н!
КАПЛА
Н
(Солтангәрәй ярдәме белән утырган иде инде исен җыеп, торып хурланып).
Бүген биредә ауган мин булдым,

Бүгенгенең ләкин таңы бар.

Кара айгырым бүген сөренсә,

Ала айгырым минем тагын бар.

Койрыгында күпме төге бар,

Үз артымда шунча явым бар.
Кирәүкә — тимер кием, күбә.
Әле Канлан дигән даным бар

Түгелмәгән тулы каным бар.

Әлегәчә аттан аумаган.
Канлан бүген аттан аудымы?
Бер хәрәмзә килеп күз буып

Кулларымнан мәйдан алдымы?

Юк, юк, юк, юк!
Моны кайтармасам.
Үз данымны җирдән күтәрмәсәм,

Көч солтанәт җирдә сөрмәсәм

Таңда кояш миңа тумасын,

Сары Мэркае угълы мин булмыйм,

Исмен минем Канлап булмасын!
Ялангач кылычын маңгай турысына күтәре
п чыга.
X А
Н (Т ү л ә к к ә).
Уеның синең уймак булды,

Аһ, нишләдең син яшь бала?

Батырларым арасына
Шаукым салдың, с
ин яшь бала.
Таралмаган илләремә
Таркау керттең, ай си
н бала.
Бүл симәгән Б о л га р ы м а

Болгси кертең, аһ син бала.

Шатлык туем кайгы булды,

Йөрәгемә тәшвиш тулды.
Аһ, бу миңа
ни көн булды?
Озат, кызым, ачыгыз юлны.
Хан кураучылары белән сарайга үтә,

Солтангәрәй ишарәсе белән халык икенче якка чыга.
А Е М Б
И К Ә
(бер кызына).
Бар, җариям, әйт Түләккә,

Күңелен иркен тотсын ул.

Ай калкуга бүген төнлә

Бакча артына килсен ул.
Чыгалар.
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Төн. Шул сарайга якын җир. Алман тау өстендә еракта ай күтәрелә. Солтангәрәй белән Каплан күренә.
КАПЛА
Н
(б а шып ике кулы белән тотып утырган хәлдә ачынып).
Нинди гарьлек миңа, туган агам,

Түләк өчен мин үч белән янам, янам.
С
О Л Т А Н Г Ә Р Ә Й.
Сабыр ит әле, туган, эш узмага
н,

Безнең якта тора хан үзе.
Түләк бүген безнең иректә,
II ишли алыр егет ялгызы?
Шулай булгач, нигә бу кайгылар?

Ник борчыйсың болай үзеңне?

Инде дә кыз сиңа булмый икән,

Караханга син дус түгелме?
К А
П Л А Н
Рас әйттең син туган сүзеңне,

Нигә борчыйм болан үземне?

Әгәр бу хан миңа күнми икән,

Коңгыр ханга мин дус түгелме?

Белгуарның илен, йортын басын алам!

Аһ, белмисең тик мин

Түләк өчен янам.
С
О Л Т А Н Г Ә Р Ә Й
Кайгың тик шул булса, абай бул

Түләк хәзер бире киләчәк.
К А
П Л А Н
Моны син әйтәсең?
С
О Л Т А Н Г Ә Р Ә Й.
Ми
н әйтәм.
Аембикә аны күрәчәк.
К А
П Л А Н
Түләк үзе бире киләчәк?
Туган, алдай күрәсең син

Миңа уйлар бирәсең син,

Мин онытмам, туган, сине.

Мии иишләрпе беләсең син:

Килсен генә Түләк хәзер,

Бездән аңа бүләк хәзер.

Атына да, үзенә дә

Күл төбендә сарай әзер.
Китәләр.
Т Ү Л
Ә К
(тирәк артын
нан чыга).
Атыма да, үземә дә

Күл төбендә сарай әзер.

Нинди шоһлык, ни көй килде тугай илгә?

Туып-үсеп үги булдык тугай җиргә,

Ничек түзми бу хурлыкка, ничек торыйм,

Үз туганым үземә ят булган җирдә?
Кайгылы хәлдә кала.

А е м б и к ә ике килы белән керә.
А Е М БИКӘ

Түләк... Түләк, тукта, синме бу?

Ник күңелсез, сөйлә, ни булды?
Т Ү Л
Ә К
Аһ, мин белдем, бу Алман тау

Минем өчен тормый икән,

Бу Идел су, бу Асыл күл

Минем өчен тоймый икән,
Хәтта кошым, менгән атым,
Минем өчен түгел икә
н,
Туган илне илем дисәм,

Ул да миңа үги икән.
А Е М Б
И К Ә
Аһ, рәнҗемә үз илеңә,

Син туган ил баласы;

Ил хакы ул тәңре хакы,

Сукмасын ил һавасы.

Уртасыннан Идел аккан

Гөлләр иле үз илең,

Ул Асыл күл, Алман буе

Аунап үскән үз җирең.

Исеңдәме, күк ат менеп

Шул сахрага килдем мин,

Алман тауның итәгендә

Сине башлан күрдем мин?

Исеңдәме, Асыл күлнең

Анда текә ярлары?
Без утырып сөйләшкән җир,

Дулкыннарның шаулавы?
Әйтче карап күзләремә:

Синең өчен кем идем?

Ил эчендә бер дигәнең

Мин идем ич, мин идем.

Кемгә генә тоттың икән

Син бүген ил мәйданын?

Әйтче карап күзләремә:

Мин түгелме алганың?
Т Ү Л Ә К

Аһ, мин белдем, Аембикә,

Сине сөймәү мөмкин түгел,

Мине син тиң күрдең, сылу,

Сиңа гына мин тиң түгел.

Сине сөймәү мөмкин түгел,

Сине сөйсәм ил киң түгел...

Туган, илне яулар басып,

Туганнарым каны түгелер.
Бу гыйшкымна
н илләр кырылып,

Җирдә туган каны түгелер.
А Е М Б И К Ә

Аһ, нинди шом, нинди сагыш!

Синең сүзең чын куркыныч.

Коткар, бәгърем, үз башыңны,

Минем өчен сип бул тыныч...

Әйткән сүзең хактыр барысы,

Мип ишстәм кылыч тавышы.

Коткар. Түләк үз башыңны,

Синең арттан төшкән аучы.
Тиз кит, бәгърем, сау бул, сау бул,

Үтсен бездән бу җил-давыл.
Сине сөйдем, аһ, сөйдем шул.

Аһ, аерылу нинди авыр...
Үбеш. Күндавылбаз тавышлары.

Кинәт ялангач кылычтан гаскәр белән, утлар күтәргән Солтангәрәй, Каплан керәләр.
СОЛТАНГӘРӘЙ

Ничек? Бу ни? Безнең эне

Ханның кызып кочканмы ул?
К А
П Л А Н

Асылсыздан туган бала.

Үлемеңә тор, хәзер бул.
АЕМБИКӘ
Җибәрегез, бу кем эше?
ТҮЛӘК
Аембикә, си
н бар, юнәл сараеңа.

СОЛТАНГӘРӘЙ
Бирел, Түләк.

Әй, бәйләгез аның кулын

Җен салыгыз аның аягына.
КAПЛА
Н

Каенлыкта булыр аты,

Кадаклагыз тоякларын.

Иярендә булыр кошы,

Йолкып ыргыт кыякларын.

Үзен бәйләп суга ташла.

Шунда тапсын оҗмахларын.
ТҮЛӘК
Аһ, юк
, булмас!
Кылычым кулда була торып

Алалмаслар үз иркемне миннән тартып,

Илсатарлар кулында мин үлгәнемчә,

Алар белән сугышып үлү мең кат артык.

(К ы л ы ч ы белән селтәп, к и с е п, а р а л а р ы н н а н үтеп юк б у л а.)

Т А В Ы Ш Л А Р
Аһ, ул суйды! Ах, ул качты! Бүре! Бүре!
К А
П Л A Н

Нишләдегез сез, сарыклар?

Атланыгыз! Куарга!
Чыгалар.
АЕМБИКӘ
(баскыч өстепдә).

Тотарлармы аны? Мөмкин түгел.
Күрәмсез ул барып җитте үз атына.

Кызлар, кызлар, тояк тавышып мин ишетәм,

Иярләгез, мин дә меним күк атыма!
Ашыгып чыгалар.
ПӘРДӘ
Бсренче
Төн. Асыл күл буе һавада эр төнбоеклар.

ТҮЛӘК
Килдем Алмап тауларына.
Асыл күлнең алларына.
Дошманнардан бер ял итим
Таныш күлем ярларында.
Сәлам сезгә, таныш төнбоеклар.
Ачсагыз ла мпнем күңелемне:
Гарип башым тагын сезгә кайттым,

Түгәр өчен күңел серемне.
Төнбоеклар, нигә сез боек?
Күзләрегез сезнең төм йомык.

Ник йомылдыгыз, төнбоеклар?

Сезсез генә ялгыз мин боек.
Ай астында татлы төш күреп

Тып-тын гына йоклый Асыл күл.

Аһ, ник минем күңелем тын түгел?

Төнбоектай һаман моң күңел...
Төнбоеклар, нигә сез боек?
Күзләрегез сезнең төм йомык.
Аһ
, ник йомылдыгыз, төнбоеклар?
Сезсез генә ялгыз мин бөек.
Тынлык. Төптән сихри бер ят көй ишетелә, көчәя башлый.

Сары төнбоеклар берәм-берәм ачылып кызлары чыгалар.
ХОР
Күл төбеннән айга күтәрелеп

Төнбоеклар булып ачылдык;

Уян син дә, уян, әй, ак чәчәк.

Тик бер генә елмай ачылып.
Уян син дә. уян, Сусылу
Ай яктырып тулгап Сусылу.
Ак төнбоекны әйләнеп җырлыйлар.

Балет.

Ак төнбоек ачылып Сусылу чыга.

Ярга күтәрелеп аякларын салындыра.

Чәчләре cуга түгелгән.

Кызлар аның чәчен бизиләр.

Ул ай көзгедән үзен карый.
Т Ү Л Ә К
(ярым үтәрелеп).

Бу ни күрәм?
Өнем яки төшем бу минем?
СУ
 К Ы 3 Л А Р Ы
Монда кеше! Кач
, кач, Сусылу!
Яңадан төнбоек булып йомылалар).

С У С Ы Л У
Югалттым ич чәчәк киемем...
ТҮЛӘК
Сәлам сиңа, чәчәк кызы!
Жирсез
, сусыз ялгыз егеттәй.
С У С Ы Л У
Суың Идел, тавың Алмап тау.

Сары Мэркае углы Түләк син.
Т Ү Л Ә К
Аһ, син әйтче,

Сылу, кай дөньядан?

Фәрештәме, затың, тумышың?
С У С Ы Л У

Аһ, дигәндә яна тавышың,

Уф дигәндә көя сулышың,

Тын күлләрне болгый уфтануың,

Зурдыр ахры синең сагышың.

Моңарчы да сине күргәнем бар,

Чәчәк булып карап торганым бар,

Тик мин сине мондый күрмәдем,

Кыеп ахры җирдә тормышың.

Каты булса синең сагышың,

Утлы булса синең сулышың.

Әйдә егет безнең илләргә,

Без торабыз зәңгәр күлләрдә.
Ташла кайгы йортың, алып төшим сине,

Алып төшим сине күлләргә.
Бездә юк аһ
, бездә юк гамь,

Күңлең ачарбыз без,

Зәңгәр илдә, мәрмәр илдә

Гел шат яшәрбез без.
ХОР
Бездә юк аһ, бездә юк гамь,

Күңелең ачарбыз без.

Зәңгәр илдә, мәрмәр илдә

Гел шат яшәрбез без.
Т Ү Л Ә К
Табигатьнең гөлләр үскән кочагында

Күрдем синең хыялый саф буйларыңны.

Аһ мин гарип илләремнән бер аерылгач

Күл төбенә ипгәп белән тыпырмыпмы?

Сезнең җирнең суы ашлы, җире юшкын

Түзә алмам мин. сагынырмын җирне тагын.

Монда минем менгән атым, чөйгән кошым,

Монда халкым, монда минем сөйгән ярым.
С У С Ы Л У
Алтын гына атым дигәнең

Кем атланса, аныкы булмасмы?

Кошым гына кошым дигәнең

Кем асраса, шу нык ы булмасмы?

Әле синен бикәм дигәнең,

Аембикәм иркәм дигәнең,

Бүген сине җиңсә дошманың.

Ул иркәң дә аныкы булмасмы?

Юк, юк, җирдә мәңге берни юк.

Китик фаный бу җирләрдән.

Ташла хәсрәт, кайгы җирси,

Китик канлы бу илләрдән.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Бездә юк аһ, бездә юк гамь,

Күңелен ачарбыз без,

Гөлләр иле зәңгәр илдә

Гел шат яшәрбез без.
ЙОМЫК ТӨНБОЕКЛАР XОРЫ

Бездә юк аһ, бездә юк гамь,

Күңелең ачарбыз без,

Гөлләр иле зәңгәр илдә

Гел шат яшәрбез без.
Т Ү Л Ә К
Аһ. мин гарип илләремнән бер аерылгач,

Күл төбенә ингәп белән тынармынмы?
С У С Ы Л У

Ни көтә соң җир өстендә, әйтче, сине?

Ярың өчен суярсың син туганыңны?

Илең өчен суярсың син бүтән илне,

Пак күлләргә түгәрсең син үз каныңны.

Тукта! Бу ни? Мин ишетәм тояк тавышын.

Урман буйлап синең арттан каулый алар.

Туган сую, каннар кою дәртең булса.

Адәм, углы, хуш, исәп бул, җиреңдә кал.
Суга чума.

ЙОМЫК ТӨНБОЕКЛАР XОРЫ

Туган сую, каннар кою дәртең булса.

Адәм углы, хуш исән бул, җиреңдә кал.
Күл өстендә элеккечә төнбоеклар гына кала.

ТҮЛӘК
Аһ. ул китте күлнең төбенә.
Күмелеп бара күлдә чәчләре;
Ппгетәм тояк, кылыч тавышын.
Арттан килә Каплан гаскәре.
Аһ, нишләттең мине син кыз
, буең камыш.

Күкрәгемдә яңгырап калды синең тавыш,

Калдыммы мин тагып шомлы җир өстендә.

Туганнарны сую өчен йотып сагыш?

Толымнарың, суга китте бата, калка,

Йөрәгемне үзе белән тарта, тарта...

Сихерләдең мине. Сылу! Калмыйм синнән!

Алып киттең үзең белән мине дә, аһ!
Суга ташлана. Күңдавылбаз тавышлары.

Гаскәр киемемдә А е м б и к ә белән кызлар керә

К Ы З Л А Р
Аты монда, кошы монда.
Аның сөйгән урыны шунда.

Аяк эзе комда беткән,

Ул кем булды суга төшкән?
АЕМБИКӘ
Аһ
, мин күрәм ерактан ук.

Түләк, Түләк суга төшкән!
К Ы З Л А Р
Аяк эзечкомда беткән.
Түләк, Түләк суга төшкән!
А Е М Б И К Ә
Атам йортын ташлап мин качтым.

Караңгыда сиңа юл таптым,

Канлан кулларыннан мин киттем,
Слпең арттан килеп ни таптым?

Шул чаклымы кайгың зур иде,

Шул чаклымы өметең аз иде?

Күл төпләрен үзеңә тиң кылдың,

Сиңа гына җирләр тармы иде? Аһ!
К Ы З Л А Р
Шул чаклымы кайгың зур иде,

Шул чаклымы өметең аз иде?

Күл төпләрен үзеңә тиң кылдың,

Сиңа гына җирләр тармы иде? Аһ!
Еракта Солтангәрәй белән

Каплан җыры ишетелә.
С О Л Т А Н
 Г Ә Р Ә Й ТАВЫ Ш Ы

Китмә, китмә, туган! Кайт кире!
К А П Л А Н Т А В Ы III Ы
Киттем, туган, шулдыр тәкъдире.
Агач араларыннан Янгураз карт һәм к ө т ү ч е л ә р күренә, алар күзәтәләр һәм кызларга җылыталар.
АЕМБИКӘ
Арттан безне Каплап куар.
Алдан безне дошман буар.
Барыр юллар шунда бетте.
Яр сөйгәнем суга китте,

Миңа да җир харам булсын.

Толымымны сүттем, кызлар.
КЫЗЛАР
Сиңа җирләр харам булса.
Күптән, күптән харам безгә,

Сиңа килгән безгә килсен

Корбан булыйк бергә, бергә.
А Е М Б И К Ә
(К ы з л а р белән б ә х и л л ә ш е п ү б ә, ү б ә).
Юк, юк
, кызлар, сез яшәгез
Алда сезне бәхет көтә,

Мине тарта күл төпләре,

Комнан булган тәхет көтә,

Тәннәре дә суынмаган

Түләк бәгърем мине көтә.
(Т а ш л а н м а к ч ы б у л а.)

Я Н Г У Р А КАРТ

Тукта, тукта син, хан кызы!
А Е М Б И К Ә
Аһ, кем тотты, җибәр беләгем?
Анда минем, анда Түләгем!
Я Н Г У Р А
Түләк дисең, батты дисең.
Авызыңнан җил аласы!
Мии Янгураз карт булам,

Мин Түләкнең бабасы.
Суга төшмәс Түләгем,
Төшсә калкыр йөрәге,

Утка янмас, суга батмас
Ир егетнең сөяге.
Күл болганыр, бер тынар
Ил болганыр, бер тынар.
Исеңә кил
, хан кызы
Сине саклар урыным бар.
Мәйдан тотын алган килен.

Син буласың асыл яр.

Атаң сине йорттан куса.

Хуш киләсең. урыным бар.
ЯКЫНДА СОЛТАНГӘРӘЙ TABЫШЫ

Китмә, китмә, туган, кайт кире!
ЯКЫНДА КАПЛАН ТАВЫШЫ

Киттем, туган, шулдыр тәкъдире.
ЯНГУРАЗ
Ишетәсезме, дошман килә,
Эндәшмәгез тавышка;
Буйларыгыз шундый нечкә
Сезне санар камышка.
Солтангәрәй белән Каплан ат өстендә килеш тау аркылы яртылаш күренәләр

С О Л Т А Н Г Ә Р Ә Й
Китмә, китмә; туган, кайт кире!
КАПЛАН
Киттем, туган, шулдыр тәкъдире.
Сәбәп булдым хан кызының качуына,
Сәбәп булдым олуг ханның ачуына,

Кайтыр юлым бикле минем, рас түгелме?

Инде миңа күрше патша дус түгелме?
СОЛТАНГӘРӘЙ
Ватап сату була!
КАПЛАН
Булса?
Минем әчеп юк Ватан!
Ялланам да Караханга

Бу Ватанны мин ватам.
Алимбик хан йорты, кызы,

Тәхте бары минеке,
Караханның ирке булса

Бар Болгары минеке...

Хан булмасам, ханчык булам,

Теләктә бул хәзергә.

Караханга баш җиргә йортны әзерлә.
Икесе ике якка китә. Тояк тавышлары.

Я Н Г У Р А
Ишеттеңме, син хан кызы,

Безне таңда ни көтә?

Бу түрәнең эше җиңел,

Безне сатып көн итә.

Син хан кызы Аембикә,

Үзең тәхет варисы.

Үзең безгә килен икән,

Бездә калсаң ярыйсы.

Ул араның эчендә,

Без Түләкне табыек;
Аты монда, кошы монда,

Үзен кайдан алыек?
X О Р
Түләк, Түләк... Ник дәшмисең?

Илең көтә, кил, Түләк!
Аембикә сине көтә,

Кайда булдың сип, Түләк?

Я Н Г У Р А
Аһ, юк ләкин суга төшмәс,

Төшсә калкыр йөрәге,

Утка янмас, суга батмас

Ир-егетнең сөяге.
ХОР
Түләк, Түләк.
Ник дәшмисең?

Илең көтә, кил Түләк!
Аембикә сине көтә,

Кайда булдың син, Түләк?..
ПӘРДӘ.
(Ахыры журналыбызның киләсе санында.)