Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУРЫНДА ЧОРДАШЛАРЫНЫҢ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ


1. КЫРЛАЙДА УЗДЫРГАН БАЛАЛЫК КӨННӘРЕ ТУРЫНДА НӘФИСӘ КАРЧЫК ӘХМӘТШИНА ИСТӘЛЕКЛӘРЕ.
— Габдулланың анасы Мәмдүдә белән мин бер авылда — Өчиледә туып үстем. Яшьтән үк Мәмдүдә минем дус кызым иде. Без аның белән бергә уйнап бергә укы
п үстек. Ләкин кыз вакытында аның анасы үлеп, ул үги ана кулына калды. Үсеп буйга җиткәч, ул Кушлавычка, мин Кырлайга кияүгә киттек. Габдулла Мәмдүдәнең беренче баласы иде. Ул бала тугач та, озак тормый, Мәмдүдәнең ире Гариф үлеп китте. Мәмдүдә, бала белән, тол калды. Шуннан соң ул баласын алып, Өчилегә үги анасы кулына кайтты. Әле ул вакытта әтисе Зиннәтулла мулла исән иде. Озак тормады. Мәмдүдә үзе дә үлде. Габдулла, ике яклап ятим булып, үги әбисе кулына калды.
Мәмдүдә абыстай Кушлавычтан килгәч, Габдулланы Өчиледә
, бабалары кулында калдырып, Соснага кияүгә киткән бит, ул шунда үлгән» дигәч, Нәфисә әби:
— Мин аның Соснага кияүгә киткәнен хәтерләмим. Минем хәтеремдә, Мәмдүдә Өчиледә
, атасы йортында үлгән кебек калган. Мин тик баланың яшьләй Өчиле бабалары кулында калганын гына яхшы хәтерлим, — ди.
— Ирем Фәйзерахман белән берничә ел каениш арасында торгач
ди, дәвам итеп,— без башка чыктык. Ләкин ул вакытта үз өебез юк иде, шунлыктан, без Сәгъди абзыйның өенә кереп тора башладык. Ул вакытта Сәгъди абзыйның ир баласы юк иде, тик Сабира белән Саҗидә атлы ике кызы гына бар иде. Сәгъди абзый үзе дә, хатыны Зөһрә тәтәй дә, ир балалары булмауга борчылалар иде. Соңга таба алар, үзебез үлсәк нигезебездә безгә догачы булып калыр, дин үзләренә тәрбиягә бер ир бала алмакчы булдылар. Бердән бер килне Зөһрә тәтәй шул турыда миңа киңәш итте: «Яхшырак нәселдән тәүфыйклы гына берәр яшьрәк ир бала белмисеңме?» — диде. Шунда ук мин аңар Габдулланы балалыкка алырга киңәш бирдем. «Затлы нәселдән, игелекле бала булыр, үлгәч үзегезгә догачы булыр» дидем. Минем киңәшем буенча, алар аны алырга риза булдылар. Шуннан соң, озак тормыйча, бердән бер көнне Сәгъди абзый, ат җигеп, Зөһрә тәтәй белән мине Өчилегә шул турыда сөйләшергә җибәрде. Без Габдулланың бабасы белән барын сөйләшкәч, ул, бик куанып, риза булды һәм шунда ук безгә баланы утыртып алып китәргә кушты. Без аны, үзебез белән утыртып, Кырлайга алып кайттык.
«Тукай бит үзенең язган истәлекләрендә мине Кырлайга Сәгъди абзый алып кайтты, дип яза, бу ничек?»
— Арбада Зөһрә тәтәй белән икәвебезнең арабызга утыртып ка
йтканны мин бүгенгедәй хәтерлим. Габдулла ул вакытта бик яшь иде әле, үзенең хәтерендә ялгыш калгандыр,—ди Нәфисә әби.
Нәфисә карчык бел
ән без бергә сөйләшеп утырганда, ул вакытны бик яхшы хәтерли торган Сафа карт Мөхәммәтшин бар иде. Ул:
— Нәфисә абыстайның сүзе дөрес, Габдулланы Кырлайга Сәгъди абзый үзе алып кайтмады, чөнки ул вакытта Сәгъди абзыйның бер кулына паралич булган иде, ул үз
е ат тотып йөрерлек түгел иде. Габдулланың хәтерендә ялгыш калгандыр, —диде.
Мин аларга Тукайның «Исемдә калганнар» ын
нан Сәгъди абзый белән бергәләп Кырлайга кайту турында язган урынын укып күрсәтсәм дә, алар. «Без бик яхшы хәтерлибез» дип, үз сүзләрендә калдылар. Мин алар белән артык бәхәсләшмәдем. Шуннан соң Нәфисә абыстай, сүзендә дәвам итеп, түбәндәгеләрне сөйләде:
— Габдулланы алы
п кайткач без, Сәгъди абзый өендә ике җәй, бер кыш тордык. Без айда вакытта Габдулла һәрвакыт безнең белән бергә торды. Зөһрә тәтәй анда-монда китсә, Габдулланы кызларга гына ышанмый, аны миңа калдырып китә торган иде. Ярлылыгыма карамастан, шул вакытларда, үзем дә мин аны яхшы тәрбияләргә
тырыша идем; ашата идем, юындыра идем, өс-башларын юа һәм ямый идем. Җәен урманга
, болынга барсам, аны үзем белән бергә ияртеп алып бара идем. Артымнан «тырык, тырык» йөгерә-йөгерә барганы әле дә хәтеремдә. Мин аны үземнең бергә үскән дус кызымның баласы булганга һәм яшьләй үксез калганга жәлли идем. Үсеп җиткәч, мин аның кем булырын бер дә уйламый идем.
Өчиледән килгәндә аның өстендә ак күлмәге, ак штан, сыек яшел төстә казаки, башында озын кара чуклы, төрле төстәге хәтфә кисәкләреннән сырын тегелгән корама түбәтәй иде. Бер күзендә ак булганлыктан, ул күзен йомыбрак, башын шул күзе ягына кырын салы
п, сикерә-сикерә, урамда балалар белән уйнап йөри иде.
Без үзебезгә йорт салып
, Сәгъди абзыйлардан күчәргә булгач, Габдулланың безне бер дә җибәрәсе килмәде. Күчеп киткәндә безнең арттан елап калды. Без күчкәч, Зөһрә тәтәй бер ир бала тапты. Аның исемен Садри дип куштылар. Шуннан соң Сәгъди абзый семьясында Габдулланың кадере китте. Элеккечә аны кадерләми башладылар. Шул вакытта Габдулланың, «Бәби бактыралар, салкында бәрәңге чүпләтәләр, кулларым туңа» дип, елап минем янга килгәнен әле бүгенгедәй хәтерлим. Аннан соң ялан аяк салкында җирдән бәрәңге казыганда тимер көрәк белән аягын кискәч, тагын минем янга елап килгән иде. Мин тамагына ашатып, аягын бәйләп җибәрдем. Яшьтән әнисе белән бергә үскәнгә һәм әнисен яхшы белгәнгә булса кирәк, ул мине бик якын итә иде. Сәгъди абзый семьясында үзен бик үгисетә башлаулары турында килеп миңа зарлангалагач, мин ул турыда Өчилегә, бабаларына хәбәр иттем. Шуннан соң аны Кушлавычтан килеп алып киттеләр. Соңыннан мин аны күрә алмадым. Үсеп буйга җиткәч, Сәгъди абзыйның ул барда туган әлеге улы Садри Казанга барганда, үзен күреп кайта иде. Барган саен Садри: «Абый сиңа сәлам әйтте, Нәфисә тәтәй» дип кайтып әйтә иде. Берничә тапкыр Садри артыннан ул миңа акча да җибәрде. Мин әлегә кадәр Габдулланың үзен дә, әнисе Мәмдүдәне дә бер дә онытмыйм, намаз арты саен үзләрен догадан калдырмыйм».
Нәфисә карчык, үзенең картлыгына карамастан, Тукайның кайбер шигырьләрен, бигрәк тә «Шүрәле» нең кайбер урыннарын, күңелдән белә икән. Ул аларны укып та күрсәтте.
2. ТУКАЙ-КЫРЛАЙ КОЛХОЗЫНЫҢ АТ КАРАУЧЫСЫ АХУН САБИР
ҖАНОЗ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ (1886 НЧЫ ЕЛДА ТУГАН)
— Мин Габдулланы беренче ел мәктәптә укый башлаган вакыттан беләм. Ул авыл балаларына ошамаган, бик юка гәүдәле һәм чандыр иде. Укырга искиткеч зирәк иде. Беренче кышны ук ул, әфтияк иҗеген, сүрәсен укып бетереп, Кор
ъәнгә керде. Ул вакытта безнең мәктәптә укырга зирәклекләре белән танылган Җәббар Гарифы белән Әһлине һәм аннан берәр ел элек укый башлаган башка малайларны узып китте. Хәтта язга таба, ул вакытта безнең мәктәптә балалар укытучы Хәбри хәлфә белән каты гаеп турында бәхәсләшә башлады. Мин мәктәптә Габдулла белән ике кыш укыдым, һәрвакыт Габдулла, Әһли, Гариф, мин сабакны бергә укый идек, дөресен әйткәндә, Габдулла безне өйрәтә иде.
Бер вакыт Габдулла белән бергәләп Сәгъди абзыйның базы тирәсендә куышып, шаярышып йөргәнлегебезне хәтерлим.
Язын алар Сәгъди абзый белән багуга чәчүгә бардылар.
* Иске гарәп әлифбасында каты һәм йомшак гаеп дигән хәрефләр бар иде. Тукай нинди урында каты, ншццн урында йомшак гаен булу турында Хәбри хәлфә белән бәхәсләшкән булса кирәк — М. Г. сы янында коелып калган орлыгын чүпләргә бик күп күгәрчен җыелган. Шуны күргәч, Габдулла, кул изәп
, мине чакырып алды. Мин килгәч, шул орлык коелган җиргә чәчү тубалын, авызы белән каплап, кырнайтып куйдык та, артына бау бәйләдек. Икебез дә бауның очын тотып арба астына кереп яттык. Тубал астына күгәрченнәр җыелгач, Габдулла миңа «Бауны җибәр, Ахун!» дип кычкыра. Мин бауны ычкындыргач та, тубал җиргә капланып, астына күгәрченнәр кереп кала. Без аларны тотып өйгә алып кайтабыз. Сәгъди абзый Габдуллага йомшак иде, ә аның хатыны Зөһрә тәтәй корырак иде. Бер вакыт без аларның ишек алларына кайтып, шул күгәрченнәрне очырып, шаярып йөргәнебезне күрде дә, Зөһрә тәтәй, чыбык алып, безнең икебезне дә пешерен чыгарды. Шуннан соң мин Габдулладан «Син әниеңнән ни өчен күбрәк кыен ашылсың?» дип сорадым. Ул: «Бер вакыт әни катык биргән иде. шуны ашап утырганда бер хәерче керде дә, мин ул катыкны аңар биргән идем, шуның өчен үземне бик каты кыйнады» диде.
Габдулла Җаек каласына киткәч, берничә елдан соң, мин дә Бакуга, нефть промыслоларына эшләргә киттем. Шунда эшләгәндә, кайдандыр минем адресны белеп, миңа хат язган иде. Мин дә аңар җавап яздым. Шуннан соң берничә мәртәбә без аның белән хат языштык. 1907 нче елны ул миңа «Казанга кайттым, тиздән авылга призывка китәм, син дә кайт, бергәләп авылга кайтырбыз» дип язды. Казанга кайткач, мине «Болгар» номерларына, үз янына төшәргә чакырып язган иде. Шуннан соң мин дә, призывка каралу өчен авылга кайтышлый Казанга тукталып, «Болгар» номерларына төштем. Ләкин мин башка номерга кергән идем. Ул мине күргәч, үз номерына кермәвем өчен ачуланып, әйберләремне алып, мине үз номерына кунарга алып чыкты. Мине бик нык сыйлады, минем акчам күп булуга карамастан, миннән бер тиен түләтмәде, бөтен ашагап-эчкәнгә үзе түләде. Шуннан соң төне буе сөйләшеп яттык. Ул Уральский хәлләрен сөйләде, мин Баку хәлләрен сөйләдем. Икенче көнне, үз кесәсеннән извозчик яллап, мине музей, кинога алып барды, кичен циркка бардык. Аннан кайткач, тагын бик нык сыйлады. «Без никрутлар бит, малай, эч!» дип минем аркамнан кагып, мине сыйлауларын әле дә онытмыйм. «Өч көнсез җибәрмим» дисә дә, икенче көнне мин ашыгып Кырлайга кайтып киттем, ул Кушлавычка кайтырга калды. Үзен көтми кайтып киткән өчен миңа үпкәләп калды.
Әһли белән мине солдатка алдылар. Габдулла котылып калды. Солдатка алынгач, ай ярымнан соң, без, Әһли белән, китү өчен Казанга, военный начальникка килдек. Безнең Казанга килгәнне белеп, Габдулла, безне яңадан үз номерына чакырды. Озаклап сөйләше
п утырдык. Безне бик сыйлап җибәрде. Казаннан тиз, китмәгәнгә, без тагын берничә тапкыр аның номерына барып сөйләшеп утырдык. Шул утырышулар безнең Габдулла белән актык утырышу булды. Шуннан соң без аны күрә алмадык.
3. ӨЧИЛЕ АВЫЛЫНДА АВЫРЫП ЯТУЫ ТУРЫНДА ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖИҢГӘСЕ РАБИГА
СМИРОВА ИСТӘЛЕКЛӘРЕ (1886 НЧЫ ЕЛДА ТУГАН).
— Минем элекке ирем Кәбир, Габдулланың әнисе Мәмдүдә абыстай белән бер туган, тик ана гына башка. Ул 1885 нче елда туган. Габдулла аны «абый» дип йөри иде. Габдулла Казанда торганда, ул һәрвакыт аның янына барып йөри иде. Мин Кәбиргә 1909 нчы елда чыктым. Мин килгәч тә, озак тормады, минем каенатам Зиннәт мулла — Габдулланың бабасы — үлде. Шуннан сон Кәбир, махсус рәвештә Казанга бары
п, Габдуллага бабасының үлү хәбәрен әйтте. Аны ишеткәч Габдулла «Бу арада бабайны төштә күргән идем, үзем дә үлгәндер, дип уйлаган идем» дигән.
1912 нче елның декабрь урталарында Габдулла хат язып, абыйсын бик ашыгыч чакырып алды. Ул барганда Габдулла бик каты авыру булган. Барын кергәч тә
, абыйсыннан «Җиңги нинди – табигать тә, әгәр дә беркадәр вакыт мин сезгә кайтып ятсам, миннән тарсынмасмы?» дип сораган. Ирем «Җиңгәң бик әйбәт, кайт, бер дә тарсынмас» дигәч, «Алайса кайтам, докторлар миңа авыл һавасында торырга киңәш бирәләр» дигән. Ул вакыт бик салкын иде. Ирем аны үзе белән бергә алып кайтмакчы булган. Ләкин көннәр бик салкын булганга һәм берничә көнлек эшем бар, дип ул аның белән кайтмый калган. Ирем кайтканның иртәгесен, бик салкын көнне, Сәрдә авылының бер кеше кереп, «Сезгә кунак алып кайттым, каршы чыгып алыгыз» дигәч, без ирем белән аңар каршы чыктык. Ул чанада толыпка төренеп яткан иде. Аягында чуар киез итек иде. Чанадан үзе төшә алмады, ирем белән без култыклап төшереп, күтәреп өйгә алып кердек. Гәүдәгә бик кечкенә булганга һәм ябыкканга күрә, күтәрергә бик җиңел иде. Үзенең әйберсе дә, акчасы да юк. Без аны башта үзебез тора торган өйгә генә урнаштырдык. Ул вакытта кыш ягылмый торган кечкенә бер өебез бар иде. Ул кайткач шуны җылытып, Габдулланы шунда урнаштырдык. Берәр атнага кадәр урыныннан кузгала алмады. Үзенең рухы бик төшенке иде, бер дә рәтләп сөйләми иде. Мин ашарга хәзерләп кертә идем, ирем ашата идe. Ул миңа бик рәхмәт укый иде. Шул вакытта абыйсына «Кашки минем сабый вакытымда да шул җиңги булган булса икән» дип сөйли икән.
Ул вакытта безнең тормышыбыз яхшы
иде. Сыерыбыз да бар иде. Ул елны үрдәкләребез дә бик күп булды. Мин аңар һәр көн үрдак шулпасы пешерә идем. Кайткан вакытта ул шулпаны ярты чынаяк чокырыннан артык ашый алмый иде. Сөт гел алдында торса да, аны да бик аз эчә иде. Берәр атнадан соң торып утыра һәм аз-аз гына йөри да башлады. Ашавы да яхшырды. Берәр ай үткәч ашны тарелкалап ашый һәм сөтне дә күпләп эчә башлады. Шуннан соң олы өйдән кече өйгә һәм кичләрен караңгыда бик нык төренеп кенә ишек алдына үзе чыгын йөри
башлады. Ләкин үзе бер дә кешегә күренмәскә тырыша иде һәм абыйсына бер кемне дә янына кертмәскә куша иде. Со
ңга таба көне буе йоклап, төне буе язып утыра башлады. Абыйсы һәркөн кич, янына кереп, озаклап серләшеп утыра. Ара-тирә мин дә керә идем. Соңга таба күршебездән безгә кереп йөри торган кайбер кешеләр белән танышып, кичләрен аларның да үз янына кереп сөйләшеп утыруларына әйбер әйтми иде. Бераздан соң кичләрен безнең ишек алдыбыздагы мәктәпкә кереп, андагы укытучы һәм кайбер балалар белән дә озаклап сөйләшеп утыра башлады. Аннан чыккач, һәрвакыт рухы күтәрелеп, өйдә дә озаклап сөйләшеп утыра иде. Мәктәптә балаларның язган язуларын алып тикшерә икән. Ул вакытта аларның күбеге, иске гадәт буенча, «Әүвәл алдым куян тиресе, бәһасы булды фәлән тиенлек» дип язалар икән. Бер бала «Әүвәл алдым тавык тиресе, бәһасы булды фәлән сумлык» дип язып куйган булган. Аның ул язуы Габдуллага бик ошаган. Мәктәптән чыккач та һәм соңыннан да, киткәнгә кадәр, «Әүвәл алдым тавык тиресе, бәһасы булды фәлән сумлык» дип әйтеп, һаман шуннан көлә торган булды.
Ничектер ул, бездә торганда һаман үзен тикшерәләр, дип шикләнеп йөри иде. Бездә бераз торгач, авылга килеп аны сорап китүчеләр булган. Ләкин, минем иремнең әйтүе буенча, «монда андый кеше юк» дип әйтеп җибәрә торган булганнар. Анда-монда киткәндә, ирем, һәрвакыт, аны сорап килгән чит кеше булса, «Юк дип әйтегез, янына беркемне дә кертмәгез» дип әйтеп китә иде. Шунлыктан, сорап килүчеләр булса да, без аның янына беркемне дә кертми идек. Язган язуларын Габдулла һәрвакыт миңа биреп куя иде. Арчага барганда ирем аның язуларын почтага алып барып сала иде. Бездә торганда аның берничә калын китабы да бар иде, ул аларны укып ята иде.
Бер вакыт мин кергәч, ул абыйсына «Бала вакытта мин бәрәңге боламыгы бик ярата идем, җиңги шуны пешермәсме икән» дигәч, мин аңар сары майла
п, бик һәйбәтләп, күп итен бәрәңге боламыгы пешереп керттем. Аны бер генә капты да, «Бала вакыттагыча тәмле түгел икән шул» дип куйды. Аннан соң, «Мин авылда торганда борай боткасын бик яратадыр идем, хәзер дә шуны ашыйсым килә» дигәч, борай боткасы пешергән идем. Аны да бер генә капты да, «Хәзер инде яратмыйм икән» дип, кире бирде. Бездә торганда иң яраткан ашы дөге ярмасы белән пешерелгән үрдәк шулпасы һәм ак оннан шикәрлән майга пешергән кондитер күмәче иде. Килгәннән киткәнгә кадәр гел шуларны гына яратып ашады һәм, бик яратмаса да, җылы сөт эчте. Атна саен мунча керә иде, мунчаны ирем кертә иде. Йокысы туйгач, күн вакытта кроватенда җырлап ята иде. Иң күп җырлаган җыры:
Башындагы чабатаңның сиксән сигез серкәсе,

Бу дөньяда шөһрәт алды Бәдигъ мәзин күркәсе,

дигән җыр иде. Мин аның ул җырын ишеткән саен «Чабата башта буламени ул, Габдулла?» дип көлә идем. Мин көлгәч ул, «Көлмә син аннан, җиңги, бик шәп җыр ул» дип шаярып сөйли иде.
Бездә март ахырларына кадәр барлыгы өч ай ярым чамасы торды. Яхшы гына тазарды, рухы күтәрелде. Төннәр буена утырып бик күп яза башлады. Авылга килеп үзен сорашып йөрүчеләр барлыгын ишеткәч, китәргә ашыга башлады. Без, җәйгә кадәр тор
, дип кыстасак та, тормады, «Җәйгә яңадан кайтырмын» диде. «Җиңгинең болай тарсынмаслыгын белгән булсам, узган җәй үк кайткан булыр идем» дигән абыйсына. Ятырга рәтле мендәре юклыгын белеп, киткәндә үзенә ике мамык мендәр биреп җибәрдем. Авыру вакытында яткан көйгә алдырган рәсемдәге мендәрләр шулар иде. Март ахырларында абыйсы Казанга үзе илтеп куйды. Киткәндә миңа бик рәхмәт укып китте. Ләкин Казанга кайткач, салкын тидереп, яңадан авырган. Шуннан соң озакламый үлде.