Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАТЛЫК КИЛЕР

X. ФӘТТАХ

Алсу таң аткан вакытларда җылы хатлар килер,
Хат белән бергә сәламнәр һәм дә шатлыклар килер.
Җиткерергә, ди
п Ватанга чын җиңүнең нурларын,

Ул көрәш мәйданнарыннан зур корыч кошлар килер.
Сайрашырлар сандугачлар, җыр сузар гармончылар,

Таңдагы җилләр белән шатлыклы тавышлар килер.
Бу бөек сугышта кискәч соңгы дошманның башын,
Үз туган йортларына данлы баһадирлар килер.
Чын күңелдән бу батыр улларны тәбрикләр өчен
,
Ак күгәрченнәр кебек, гөрләп чнбәр кызлар килер.
Әй, гаҗәп бәйрәм булыр, һәр йортта туйлар башланыр,

Туйга дастаннар, яңа җырлар язып, шагыйрь килер.


КИЧ
Соры күләгәләр селкенмиләр,

Тирән бер йокыга чумганнар,

Озын юлның шаян тузаннары

Көн буенча уннан туйганнар.
Тынлык—Патша.

Тыныч зәңгәр кичнең

Шундый чиста чакта һавасы,

Тантаналы ал кояшка карап

Бер туктамый килә барасы...
Ташкент. Февраль, 1941.