Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУР СҮЗ СӘНГАТЕ

Юсуповның иҗат концертына карата.
Күп тармакларны эченә алган сәнгать өлкәсендә
матур сүз сәнгате аерым бер әһәмиятле урын тота.
Бигрәк тә художество әдәбиятын ки
ң массага
җиткерүдә аерым шагыйрьләрне
, язучыларны
популярлаштыруда, бөек революция идеяләрен һәм
көндәлек политик мәсьәләләрне пропагандалауда бу
жанрның әһәмияте зур. Аерым әдип яки
шагыйрьнең нинди дә булса бер әсәрен китаптан
укып танышуга караганда, аның белән эстрада аша
танышу зуррак эффект бирә.
Безнең әдәбият һәм сәнгатебез тарихында
художестволы уку яңа әйбер түгел, әлбәттә. Аның
кайбер үрнәкләре, элек-электән үк, халыкның үз
эчендә дә булып килгән. Аның өчен халыкның үзе
тарафыннан, бик борынгыдан ук иҗат ителгән аерым
репертуарның (авыз әдәбиятының) кайбер
үрнәкләрен бездә күп табарга мөмкин. Бигрәк тә
соңгырак чорда халыкның үзе тарафыннан
художестволы уку әчеп махсус иҗат кылынгап
такмаклар, такмазалар моның зур үрнәкләре булып
торалар. Шулай ук безнең борынгы
шагыйрьләребезиец иҗатларында да моның кайбер
үрнәкләрен табарга мөмкин.
XIX йөзнең ахырларында Каюм
Насыйриның
тезмә әсәрләре аша башланып, Габдрахман
Ильяси
һәм Фатих Халидиләриең татар телендә беренче
булып хисапланган сәхнә әсәрләре белән нык кына
киңәйтелгән нәфис сүз жанрына безнең
әдәбиятыбызда ныклы нигез салучы, һичшиксез, Г.
Камал. Бу әдип үзенең күп санлы тезмә һәм сәхнә
әсәрләре белән бу жанрга репертуар тудырып кына
калмый, татар дөньясында иң беренче буларак,
эстрада аша үзе шуны үтәргә башлый. Бездә деклома-
ция жанрын сәхнә аша башлап кертүче кеше
Гал
иәсгар Камал булып хисаплана.

Мәкәрҗә ярминкәсендә, татар
дөньясында беренче буларак, күп санлы халык
алдында сәхнәгә чыгып, үзенең «Приказчик» дигән
шигырен декламировать итә.
Шулай итеп, бездә эстрада аша нәфис сул һәм
декломация жанрының башлануына ярты гасырга
якын булып килә. Бу вакыт эчендә ул жанр бездә нык
кына эшләнеп, Фәйзи иптәш Юсупов кебек үзенең
чын мастерларын тудыруга кадәр барып җитте. Бала
вакытыннан ук цирк ареналары аша мәйданга
чыккан бу артист 18 ел буена тоташ шул юлда эшләп,
зур квалификация алган һәм чын мәгънәсе белән
нәфис суз мастерына әйләнгән.
Моннан икө-өч ел элек, ул татар совет
язучыларының Г. Тукай исемендәге клубында булган
беренче иҗат кичәсендә язучылар һәм сәнгать
эшчеләре алдында үзенең бу юлдагы мастерлыгына
беренче зур бәя алган булса, быел Казанның
Менжинский исемендәге клубында булган иҗат
концертында үзенең талантын һәм мастерлыгын киң
җәмәгатьчелек алдында демонстрацияләп, тагы
н да
зурырак бәя алды. Бу артист коры декломатор гына
булмыйча, хәзерге көндә зур агитатор һәм
пропагандистлык юлыннан бара. Ул, татар
классикларының һәм татар совет язучылары-

ның, шагыйрьләренең күренекле әсәрләрен киң
массага җиткереп кенә калмый, партия һәм хөкүмәт
тарафыннан куелган бурычларны, художестволы сүз
сәнгате аша, халыкка җиткерә һәм шул бурычларны
киң масса алдында пропагандалый. Бу кичәнең
беренче бүлегендә, аның аерым шагыйрь һәм
язучыларның ватан сугышына карата булган шигырь
һәм хикәяләрен оста декламировать итүе тыңлау-
чыларда зур тәэсир калдырды. Бөек Ватан сугышы
елларында Фәйзи иптәш үзенең репертуарын сөекле
Ватаныбызны саклауга, героин Кызыл Армиянең
җиңүләренә һәм фашизмның җимерелүенә карата
булган әсәрләр белән баеткан. Аның бөек Ватан
сугышы чоры өчен сайланган репертуары эчендә
фронтовик шагыйрь Муса Җәлилнең «Фронт өчен
нәрсә эшләдең»? кебек җитди шигырьләре белән
бергә, шагыйрь Әхмәт Фәйзинең «Батыр солдат ту-
рында баллада», «Имән төпле итекләр», Әхмәт
Исхакның «Дөнья бу» һәм Әнәс Камалның «Борынгы
борынның хәзерге хәле» кебек гитлерчы
фашистлардан ачы рәвештә көлгән үткен сатирик
әсәрләре дә бар.
Кичәнең икенче бүлеге, күбрәк, татар әдә-
биятының классикларына багышланган иде. Бу
бүлектә Тукайның «Таз малай» һәм «Егет
белән кыз»
исемендәге көлке шигырьләре белән «Сабын
ашаганнар»ы, Такташның «Абдулла абзый әкияте»
һәм Нәкый Исәнбәтнең «Әптери абзый әкияте»
дигән юмористик әсәрләре тыңлаучыларда аерата зур
тәэсир калдырды.
Фәйзи иптәшнең үзенең чыгышларын Тукайның
«Туган теле» белән башлап, шуның белән бетерүе
бик урынлы чыкты. Чыннан да, элек кыерсытылган
татар теле, бөек революция нәтиҗәсендә дәүләт теле
булу дәрәҗәсенә күтәрелде, фән теле, сәнгать теле
булып үсте. Нәфис сәнгатьнең халыкчан тәре булган
матур эстрада аша да ул горур, матур яңгырый. Фәйзи
иптәш кебек талантлы эстрада артистларыбыз ул
телнең матурлыгын, нәфислеген чагылдыралар.
Артист Фәйзи үзенең репертуарын татарның һәм
русның күренекле шагыйрь һәм язучыларның
әсәрләре белән генә баетып калмыйча, сәхнәдә уку
өчен үзе дә кайбер әсәрләр язган. Мәсәлән, аның,
башлап үзен тамашачылар белән таныштыру өчен
язган «Мин дә Фәйзи» дигән көлкесен уңышлы дип
әйтергә кирәк.
Киләчәктә Фәйзи иптәш үзенең репертуарына
халык иҗатын һәм Г. Камал, М. Гафури, Ф.
Әмирхан кебек татар классикларының әсәрләрен дә
кертсә, ул тагын да бер уңышка ирешкән булыр иде.