Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГРОЗА

Бөек рус драматургы Островскийның иң көчле
драмаларыннан берсе булган «Гроза»ны Татар Дәүләт
Академия театры сәхнәсенә менгезүне яхшы бер адым
ите
п санарга кирәк. Бу әсәр патша Россиясенең
т
өнчыктыргыч атмосферасын, шәхси ирекне
кысырыклап, яшәү мөмкинлекләрен буы
п, кешелек
сыйфатларын таптап килүче «караңгылык
патшаларын» — Кабаниха, Дикойлар
ны каты фаш итә,
тамашачыларда аларга карата нәфрәт тудырып, без
яшәгән тормышны тагын да көчлерәк яратырга,
табигатьне сөяргә, иркен һәм шат тормыш өчен тагын
да көчлерәк көрәшергә чакыра.
«Гроза» әсәрендә акыл сүлпәнлеге, мәгънәсез
тупаслык белән яшәгән «караңгы патшалык» һәм
андагы «яктылык нурлары» зур осталык һәм дөреслек
белән биреләләр. Шуңа күрә дә бу әсәр рус
драматургиясе тарихында зур уры
н тота.
Әсәрне Татар Дәүләт Академия театры коллективы
ничек башкарып чыга алды соң?
Әсәрне сәхнәгә куючы постановщик, режиссерлар
һәм артистлар Островский заманындагы кешеләрнең
чын һәм дөрес характерларын, образларның
эмоциональ табигатьләрен тулы чагылдыруга һәм
шуның аркылы драмада тасвир ителгән вакыйганың
социал һәм сыйнфый эчтәлеген ачып күрсәтергә
тырышканнар һәм алар моңа, тулысы белән дип
әйтерлек, ирешкәннәр дә.
Пәрдә ачылуга тамашачылар алдына табигатьнең
иң гүзәл урыннарыннан берсе булган


Идел ярларына урнашкан Калинов үзенең
имгәтелгән көнкүреше белән килеп баса.
Шәһәр кара дин баткаклыгына чумган.
Калиповчылар җирнең өч кит балыгы өстендә торуына,
эт башлы кешеләрнең, ут чәчеп тора торган еланнарның
барлыгына нык ышанганнар. Усал, караңгы йолалар
шәһәр халкының аңын томалаган. Халыкның хокукын
буган караңгылык патшаларының хөкеме шәһәрдә
өстенлек итә.
Әсәрдә «караңгылык патшалыгының» төп
хуҗалары итеп ике фигура — Кабаниха һәм Дикой
образлары күрсәтелә.
Патриархаль тормышның гореф-гадәтләрен,
тәртипләрен нык саклаучы һәм шуның белән
тормышның алга барышын туктатырга тырышучы
Кабаниха образы артистка Ф. Камалова тарафыннан
башкарыла. Рольне башкаручы артистка Кабаниханы
шул «тормышның хуҗасы» итеп дөрес иҗат иткән.
Чыннан да, мондый тупас һәм үзенең тупаслыгында
катып калган кешеләр генә ул чагындагы караңгы
«тормышның хуҗасы» була алалар да. Кабаниха —
Камалова, кемнең генә булмасын, кешелек сыйфатын
хәкарәтләргә әзер торуы белән тамашачыларда тирән
нәфрәт тойгыларын кузгата алды. Аның тупаслыгы,
аның явыз тәртипләре генә Катеринаны кабергә тыкты.
Варварами йорттан качырды. Тихонның уйлау һәм үз
алдына яшәү сәләтен югалтты.
Камалова тәртипне һәм яхшылыкны искелектән
генә эзләүче, һәрбер яңалыкны мәгънәсез һәм явызлык
дип танучы Кабаниха образын бирүдә зур осталык
күрсәтте.

Ләкин Кабаниханың телендәге зәһәрлек,
кабахәтлек, мәрхәмәтсезлек һәм сөйләшүләрендәге
кимсетү тоны урыны-урыны белән эшләнеп бетмәгән
төслерәк сизелеп тора.
Шәһәр халкын газаплаучы, кешелек сыйфатын
җәфалаучы «караңгылык патшалыгы» ныц икенче
вәкиле булып Дикой образы тора. Бу инде үзенә
буйсынган, җавап кайтару өчен тел тибрәтеп сүз әйтә
алмаучы (Борис һәм Кулигин кебек) кешеләр өстеннән
туйганчы мыскыллау «ләззәтен» татучы бер тип.
Кирелекнең беренче дәрәҗәсен алган Д
икой
образын РСФСР ның атказанган артисты 3. Солта
нов
усал, явыз, акча яратучы һәм нинди генә пычрак эштән
дә чирканмый торган итеп дөрес аңлаган һәм аны
рольгә хас буяуларда бирә дә алды. Дикой
ның
явызлыгы бигрәк тә материал яктан аңа буйсынырга
мәҗбүр булган Борис Григорьевич һәм Кулигинга
карата мөнәсәбәтендә ачык сизелде.
Халык өчен файдалы эшләр (шәһәрдә сәгать кую,
«яшен кайтаргыч») эшләргә уйлап йөрүче Кулигиниы
ң
проектларын ишетергә дә теләмичә, аларны кире кагу
сценаларында 3. Солтанов Дикойның халык файдасын
кайгыртудан ерак торганлыгын, фәкать үз файдасы
турында гына уйлый алучы һәм а
ны да шуңа гына
җитәрлек икәнен чын дөреслектә ача алды.
«... беләм, бирергә кирәклеген дә бел
әм, яхшылык
белән бирә алмыйм... Мин а
ңа бурычлымын, килсен,
сорасын — мин аны сүгәчәкмен. Мин түлим, түлим, ә
сүгәчәкмен... Миңа фәкать акча турында гына сүз
башла, мин бөтен гәүдәм белән эчтән яна башлыйм...».
Бу сүзләр Солта
нов тарафыннан шул кадәр комсызлык
белән әйтелделәр ки, Дикой шунда үзенең эчке һәм
тышкы кыяфәте белән ачылды, акча
өчен җан сатарга
әзер торган бу «караңгылык» баганасы безнең
алдыбызга килеп басты.
Шулай ук бу рольне башкаручы артист С.
Булатов та, үз иҗатына хас булган үзенчәлекләр аша,
Дикой образын тигез итеп башкарып чыга алды.
«Караңгылык патшалыгы»
ның тере корбаннары
булып әсәрдә Тихон һәм Борис образлары бирелә.
«Ничек инде м
ин, анакаем, сезнең сүздән чыга
алам, ди. Мин, анакай, үземнең теләк белән яшәргә дә
теләмим. Кайда инде ул миңа үз иркем белән яшәргә...»
үз
ешчәнлеген, иреген югалткан, анасының сүзеннән
бер генә адым да читкә тайпыла алмый торган,
мәлҗегән характерлы Тихон ролен РСФСР ның
атказанган артисты Хәлил Әбҗәлилов гаять матур һәм
оста уйнап чыкты. Тихон хатынын ярата, хәтта өзелеп
ярата, аның өстенә төшкән авырлыкларны
җиңеләйтергә тели. Ләкин Катеринага ярдәм кулын
сузуга килгәндә, ул — көчсез. Тихонда үз мәхәббәте
өчен көрәшә алырлык кыюлык, көч җитми. Шушы
җебегәнлек ягы Әбҗ
әлиловның башкаруында тулысы
белән гәүдәләнде.
Авырлыктан котылып чыгу юлын эзләп таба
алырлык акыл Тихонда юк. Ул, соңгы акчасын эчеп
бетере
п, анасын куркытмакчы була. Апасының
явызлыгына каршы булган бердәнбер протесты шушы
куркытудан гыйбарәт.

Әбҗәлиловның иҗат мастерлыгы Тихон образын
тамашачыга дөрес һәм тулы
итеп җиткерә алды.
Бигрәк тә, суда
н чыгарылган Катеринаның үле
гәүдәсе өстендәге кичерешләре һәм: «Катя, сиңа
яхшы, ә мин нигә калдым? Тормышта газапланып
яшәргәме?» дигән эндәшүләре Дикойлар,
Каба
инхалар дөнь-
ясына көчле гаепләү акты булып яңгырадылар.
Каба
ниха мохитенең эчендә яшәгән икенче бер
хәсрәтнең, «укымышлы» хәсрәтнең кызганыч хәлен
Татарстанның халык артисты Камал  чын дөреслектә
күрсәтә алды. Тихон һәм Борис алар икесе дә бер
характердагы кызганыч кешеләр. Тик Б
орис Тихоннан
«укымышлылыгы» белән генә аерыла.
Камал башкаруында Борис үзе аңлаган нәрсәне
эшли белмәүче һәм эшләгәнен дә аңлый алмаучы
кешеләрнең берсе итеп дөрес чагылдырылды.
Алар икесе дә — Тихон да, Борис та — үзләренең
киләчәкләре, тормышлары, мәхәббәтләре өчен көрәшә
алмыйлар, кеше күзенә карап тилмерүчеләр. Алар икесе
дә Катеринаны яклый да һәм коткара да алмыйлар.
Берсе икенчесенә ошаган бу ике образ,
артистларның оста иҗатлары аркасында, һәркайсысы
үзенә хас булган аерым үзенчәлекләрен, аерым
буяуларын, аерым кичерешләрен таба алганнар.
«Караңгылык патшалыгы»нда яктылы нуры
булып Катерина тора.
Катерина образында Островский үз заманындагы
хатын-кызларның авыр, газаплы тормышын
чагылдыра.
Катерина реформа таңында тудырылгап образ һәм
ул рус тормышындагы тәрәккыят таләбенең чагылуын
күрсәтә. Катерина, үзен чолгап алган тормыш белән
канәгатьләнмичә, бәхет, иркенлек һәм ирекле мәхәббәт
турында хыялланучы хатын.
Ул үзенең саф мәхәббәтен Тихонга бирергә тели.
Ләкин ул Тихоннан үзенең эчке тойгыларын
канәгатьләндерерлек җавап таба алмый. Ул эзләнә.
Тихоннан үзен алып китүен үтенә. Ләкин Тихон моны
эшли алмый. Катерина, иркенлеккә ашкынучы йөрәгенә
урын таба алмыйча, газаплана.
Патриархаль семья коллыгына эләккән саф
йөрәкле, тирән табигатьле рус хатынының газаплы
трагедиясен РСФСР ның атказанган артисткасы Ф.
Ильская, нечкә психологик кичерешләр аша, табигый
буяуларда тамашачыга бөтен тулылыгы белән җиткерә
алды.
Шулйи ук Катерина образы артистка Г.

Ибраһимова уенында да югары осталык белән иҗат
ителгән. Мондый җитди рольләрдә сирәк күренүе
сәбәпле, аның бу образ өстендәге иҗат эшчә
леге үзенә
тулырак тукталуны сорый.
Ибраһимова бу образны
кешедә кызгану хисе уятып, үзен чорнап a
лган мо-
хитт
ән изелүче, хурланылган пассив бер хатын итеп
түгел, киресенчә, иреклеккә омтылучы һәм
«караңгылык патшалыгына» каршы протест ясый
белүче актив хатын итеп дөрес хәл итте. Менә шушы
иреклеккә омтыл
ды һәм протест Ибраһимованың
уйнавында тулысынча чагылды.
Мәсәлә
н, Катеринаның Варвара белән булган
сөйләшүендәге: «... Иделгә ташланам, суйсаң да
тормыйм...» дигән сүзләрне
Ибраһимова чын көч белән
күрсәтә алды. Тихон киткәч, Катеринаны
ң Борис янына
чыгу карарына килүе
— эчке көрәшнең беткәнлеген,
аның чыкмый калмаячагын ачык әйтеп тора.
Добролюбов «көрәш тәмам булган, тик кечкенә генә
уйлану, икеләнү генә калган» ди. Менә бу «эчке
көрәшнең бетеп, бары тик икеләнүе генә» кал-
ганлыгын
Ибраһимова тамашачыга дөрес җиткерә
алды. Шулай ук яр буенда Борис белән күренү
моментын алыйк, монда да көчлелек, яктылык һәм
куанычлы минут сизелеп тора иде.
Ибраһимова бу
моментны изелү, гөнаһдан курку төсендә бирүдән
саклана белгән. Чөнки Катери
наның Борис белән
күрешергә килүе — эчке көрәшләрне, икеләнүне җиңе
п,
«караңгылык патшалыгына» протест белдереп килүе.
Бу м
инутлар Катерина тормышында иң бәхетле
минутлар, усал аналар кулында изелүдән, бик азга гына
булса да, котылу моментлары булып исәпләнергә тиеш
моментлар. Шуңа күрә дә бу урында Ибраһимованың
дөрес трактовкасы белән тирәннән канәгатьләнәбез.
Шулай ук
Ибраһимова Катеринаның үзен үзе
үтерүгә баруым да кайгы рамкасына чор
нап бирүдән
сакланды. Ибраһимованың башкаруында, нәкь
Добролюбов күрсәткәнчә, Катеринаны
ң үлемен
шатлыклы, билге итеп карау ачык рәвештә сизелеп тора иде.
Добролюбов коллык богавында торуга караганда
үлемне артык күргән. Ул гади, мәгълүматсыз хатын
Катери
наның үлемен, халыкның баш күтәрә бару
билгесе, дип төсмерләде.
Ибраһимованың Добролюбов күрсәтүләре буенча,
образны чишә белүе, иҗатка җитди каравы бу яшь
артистканың игътибарга ия булганын раслап тора.
Шулай ук «караңгы патшалыгындагы яктылык

турында» Кулигинны да кертә алабыз.
Кулигин — намуслы, гадел, аңлы, җәмгыять
файдасы өчен х
ыялланып йөрүче кеше. Ләкин усал
гадәтләргә буй
сынган шәһәрдә
яшәү шула
й ук Кулигинга да авыр.
Кул
игин образында без «караңгылык пат-
шалыгыңда» әле халык иҗаты бөтенләй сүнеп
бетмәгәнлегсн, законсызлык, кыргыйлык ташы астында
бары тик бастырылган булуын гына күрәбез.
Кулагин образының эмоциональ табигатен,
характерын тирән ите
п күрсәтә алуда Татарстанның
халык артисты К. Шамилнең иҗади к
өчлелеген әйтеп
үтәргә кирәк.
Ә артист Гайнуллин башкаруында
Кулигин
ның социаль йөзе чын дөреслегендә ачылып
җитә алмады. Без Гайнуллин Кул
игинында халыкка
хезмәт итүче, ярлылар турында кайгырта белүче
,
гыйлемгә бирелгән Кулигинны күрә алмадык.
Әсәрдәге Кудряш
, Варвара, Феклуша рольләрен
башкаручы артистларның уеннарында да тирән иҗат
эшчәнлеге сизелә.
.. Саналган һәрбер образ эмоциональ
буяу аша табигый итеп биреләләр.
Мәсәлән
, Кудряш ролеп башкаручы М. Илдар һәм
Ф. Халитов, бер-берсен кабатламыйча, үзенчәлек белән
уйнап чыга алдылар. Рольне башкаручы һәр ике
артистның да Кудряш образын беркемнән дә
курыкмый, киенеп-ясанып кызлар артыннан чабучы,
үзенең гайрәтлелегенә таянып эш итүче итеп
аңлаулары образның эчтәлеген дөрес ачуга ярдәм итте.
Акылдан шашкан Феклуша ролен башкарып
чыгуда артистларның һәр икесе дә (Татарстанның
атказанган артисткасы М. Сульва, артистка Камская)
иҗади көчлелек күрсәтә алдылар.
М. Сульваны
ң рольдә күрсәткән дини мөнә-
фыйклелеге һәм ахмаклыгы, иске купецлар
коточкыч Фонында гы
на килеп чыккан
куркынычлы күренеш дәрәҗәсенә күтәрелә алды.
Камская — Феклушаның яшен сугу алдыннан
килен керүендә ул чиркәү стенасындагы «геенна»га
ташланырга тиешле булган шакшылык
таратучыларның берсе һәм ик явызы булып гәүдәләнә
алды.
Варвара образын башкаручы Г. Булатова белән. М.
Миңлебаеваларның уены аеруча игътибарга ия диясе
килә.
Артисткаларның һәр икесе дә Варвара роле очен
ачык, дөрес, саф буяулар таба алганнар. Җиңел
холыклы, кыю характерлы Варвара, Булатова белән
Миңлебаеваларның д
өрес башкарулары аркасында,
тамашачылар тарафыннан җылы каршыланды. Бигрәк
тә М
иңлебаеваның уен төгәллеге һәм кирәк урыннарда
эчке тирәклек, садәлек, тотнаклылык белән оста уйнавы
артистканың талантлылыгы
н тагын бер тапкыр
раслый алды.
Биредә артистларның югары дәрәҗәдә оста
уйнаулары белән бергә, аларның уеннарына дөрес һәм
бай юнәлеш керткән, тирән психологик дөреслектә
чишә алуга ирешкән постанов
щикның хезмәте
җитди хөрмәткә лаек икәнлеген әйтеп үтәргә кирәк.
Постановщикның иҗатында тышкы эффектка
бирелмәү сизелә. Спектакльдә психологик
кичерешләрнең үткерлеге нәкъ драматург бирергә
теләгәнчә чагыла.
Пьесаның аерым с
ценалары бик оста эшләнгән.
Психологик дәлилләр дөрес һәм тулы биреләләр.
Психологик яктан гаҗәп дәрәҗәдә нечкә эшләнгән
ачкыч картинасы, яшен каршында Катерина
ның гаебен
икърар итү сценасы, кал
иновчыларның гореф-
гадәтләренә каты характеристика биргән дүртенче
пәрдәнең башы, Катерина белән Борисның саубуллашу

сценалары зур художество зәүкы белән иҗат
ителгәннәр.
Яшен яшьнәү күренешләре калиповчыларның
коточкыч йолалары белән чагыштырыла. Бу
күренешләр реформа елларындагы Россиянең типик
социаль күренешләрен күз алдына китереп бастыра. Бу
урында драматург тарафыннан бирелгән символик
контраст постановщик тарафыннан бик оста үткәрелә.
Шулай да Кул
игин образы,
аның хәрәкәтләре һәм интонацияләре өстендә

постановщикка тагын да эшли төшәргә кирәк дигән
фикерне әйтәсе килә
, чөнки яшенне Калиновта алла
тарафыннан җибәрелгән җәза ди
п каршы алалар. Бөтен
халык куркышын, җәзадан исән калу уе белән, яше-
ренергә, качарга тырыша. Шушы аң тупаслыгы белән
кабул ителә торган куркынычлы җәзаны шәһәр өстенә
китермәү очен «яшен кайтаргыч» кирәклеге, ягъни
мәрхәмәтсез булган йолаларны йомшарту кирәклеге
турында авторның читләтеп үткәрелгән фикере тамаша-
чыга әлбәттә барып җитә алмый кала. Шушы кечкенә
генә җитешсезлек драманың социаль мәгънәсен тулысы
белән төшенүне читенләштерүгә сәбәп булып тора.
Спектакль өчен эшләнгән декорацияләрнең
уңышлы булуы кыска гына булса да туктап үтүне таләп
итә.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклссе,
орденлы художник Сперанскийның эше Кал
иновның
моңга төренгән тьшлытыпа хас булган колоритлы төс
биреп тора. Шулай ук калиновчылар
ның гарип,
тынчыган, ялкау тормышларына контраст булган
декорациядәге иркен, йомшак, гүзәл табигать «караңгы
патшалык»ны тагы да куерта, Калиновның куркынычлы-

Лыгын ачыклый.
Гомумән, «Гроза» татар театрының
классикларны үзләштерүдә к
үрсәткән
җитди иҗат эше булып саналырга тиеш. Бу
театрның нык кына үскәнлеген, тирән, җитди иҗат эше

өчен анда бөтен мөмкинлекләр барлыгын тулы рәвештә
күрсәтә.
Шәриф Рахманкулов