Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨЛЧӘЧӘКЛӘРДӘН СИГНАЛ

Г. ГОБӘЙДИ

(«Очучы хатлары»)
Моннан ике көн элек, давыллы сугыш булып үтте. Дошман П. шәһәренә ике тапкыр кереп, ике тапкыр ташлап чыгарга мәҗбүр булды. Мин әле хәзер генә П. шәһәреннән команда пунктына, килеп, аннан ишетеп кайткан бер кызыклы вакыйганы сезгә язын җибәрергә ашыктым.
Хәтереңдәдер, Сәлим, бер вакытларны безнең часть, 3. суы буена тукталып, ике көн торды. Олеге вакыйга шушы 3. суы буендагы И. шәһәрендә булган. Башында мәңге эреми торган карлардан ясалган ак бүрекле биек таулардан түбәнгә таба кечкенә ермак чаба. Юл өстендә тагын башка кечкенә ермаклар кушылып, шактый җир киткәч, чаптырып ага торган бер елга хасыйл була. Менә шушы — 3. елгасы инде. Ул таулар өстеннән ыргылып төшә дә. үзенә бер киң юл алып, шаулый-шаулый алга омтыла. Аның буенда торганда безнең илдә яз көннәрендә ишетелә торган су ташкыны тавышларын ишетеп торасың. 3. суы үзенең юлы өстендә П. шәһәрен урталай ярып үтә. Шәһәрнең уң як яр буйлап салынган өлеше вак өйләрдән тора, ул өйләр җәй көнендә җимеш бакчаларының яшел яфраклары астында күмелеп калалар.
Гүзәл дә соң бу урын. И. шәһәреннән дошманны куып чыгаргач, мин кайбер йомышлар белән шунда бардым һәм андагы балалар санаториясендә булырга туры килде. Без, санаторий директоры белән эшлисе эшләребезне бетергәч, уртачарак кулдагы бер бүлмәдә, гадәт буенча, идәнгә җәелгән калын палас өстендә, мендәргә таянып утырган хәлдә, аш ашадык, директор безне фрукта сулары белән купай итте. Менә бер заман башына зәңгәр пилотка өстенә кара гимнастерка кигән, кыска чалбардан һәм җеп оектан 14—15 яшьләр тирәсендәге бер яшь үсмер керде. Аның кулында — өстенә өч кечкенә кувшин дигән язмалардан куйган җиз поднос иде. Ул, туп-туры табынга килеп, подносны директорга тапшырды да
, безгә карап, бер кулын югары күтәреп, салют бирде. Икенче кулы белән муенындагы кызыл галстугының очыннан тоткан килеш, кирегә борылды да, туры тигез адымнар белән чыгып китте. Директор, кувшиннарны безнең алдыбызга куя-куя, шушы пионер бала турында миңа мондый кызыклы тарихны сөйләде:
— ... Менә әле генә сезнең белән сәламләшен чыккан пионер — ул безнең санаторийда иң эшлекле, булдыклы балаларның берсе. Аның исеме
Уртук. Моннан ике ел элек, аның атасы Соли Нолпм шушы баланы ябык, ярым ауру хәлдә, безгә китереп тапшырды һәм:
— Аны гөлчәчәк белән туендырыгыз
, — дип китте. Әнә, күрәсезме, мәйданчыкның аргы ягында гөлчәчәк бакчасы бар, ул шушы Уртук хезмәте белән җитештерелгән байлык инде, ләкин бомба төшеп анда зур чокырлар ясады. Уртук, санаторийга килеп алты ай тәрбияләнгәч, таза чырайлы, нык, тыгыз тәнле, эш сөючән һәм йөрәкле, бер бала булып китте. Аны пионерлыкка алдык, шуннан соң ул бу санаторийдан китмәскә, нинди генә кара эштә булса да калырга риза икәнлеген берничә мәртәбә әйткәч, без аны калдырырга булдык. Ул үзенең гөлчәчәк үстерергә һәвәслеген шунда ук белдерде — әллә кайдан, тау араларыннан бик матур, хуш исле чәчәкләр табып алып килә иде. Без санаторийнең көнбатыш ягында гөлчәчәк бакчасы оештырырга булгач, ул бу эшне тулысы белән үз өстенә алды. Үзенә ярдәмгә бирелгән өч-дүрт эшче белән бер атна эчендә бакчаны казып, кирәкле түтәлләрне ясап чыкты. Дүрт айдан соң аның гөлчәчәк бакчасыннан без инде зур-зур букетлар тотып чыга идек. Санаторий алдындагы мәйданчыкта юрган чәчәкләр утыртып бизәде. Бор елдан соң инде шушы санаторийда дәваланучы балалар, Уртукның гөлчәчәк бакчасында ял итеп, мәгълүм бер дәвалану сеансы үткәрә торган булдылар.
Дошман безнең җирләргә аяк баса башлаган көннәрдә, Уртук безнең санаторнпбезнең гөлчәчәк мастеры булып җитешкән иде. Ул, таңнан торып, кичке караңгыга чаклы шул гөлчәчәк бакчасында яшәде. Аның өчен һәрбер гөлчәчәк үзенең гәүдәсенең бер әгъзасы шикелле кыйммәт иде. Дошман килер алдыннан, без монда калачак группаның эшләрен оештырып йөргәндә, мәсьәләне аңар да төшендердек. Ул һәрбер хезмәткә хәзер булуын, һәр хәлдә шушы гөлчәчәкләре белән эш кылачагын вәгъдә итте. Чыннан да
, аның җиле гөлчәчәк букеты дошманга удар ясауда хезмәт иткән дә. Немецларның беренче налетлары булып, шәһәр тирәсенә төшкән бомбалардан казылган җирләрне күргәч, Уртук үзенең гөлчәчәк бакчасында да шундый вандаллык булу мөмкинлеген уйлады. Ләкин гөлчәчәк бакчасына бомба төшәчәгенә ничектер ышанмады ул. Аның уенча, немец бомбардировщиклары теләсә нинди объектка бомба ыргытсалар да, гөлчәчәк бакчасына ыргытудан тартынырлар кебек иде.
— Минем гөлчәчәк бакчама бомба төшәргә оялыр, — ди торган иде ул.
Ләкин... рәхәт балалык көннәрендә, тыныч са
наторийнең йомшак ятагында татлы йокыга талып яткан Уртук бер тәпие икедә ямьсез юрелдәү тавышына куркып уянды. Җәйге көннең алсуланып-агарып килгән иртәсе куе сөрем белән караңгыланган иде. Уртук, һич нәрсә белешмәстән, сикереп торды да, тәрәзәгә йөгереп барды. Ул, өнеме-төшеме икәнен аера алмый торган хәлдә, гөлчәчәк бакчасында җирдән тирә-якка һәм өскә чәчелеп күтәрелгән балчык манарасын күрде. Гөлчәчәк бакчасына немец бомбалары төшә иде. Ул. бомбаның гөлчәчәк бакчасына төшү фактын башына сыйдыра алмастан, тәрәзәдән сикереп чыгарга торганда, аның артыннан берәү тотын алды:
— Уртук, чыга күрмә, харап булырсың, — диде ул кеше. Бу шул санаторийдәге сестра иде. Бомбалар шартлавы бетеп, дөньяны каплаган тузан һәм төтен сөреме күтәрелгән вакытта, гөлчәчәк бакчасы урнында чокырлы-чакырлы кара җир җәелеп ята иде инде. Уртук. ятагына йөз түбән авып, әрнүле тавыш белән кычкырын елады. Шул иртәне немел гаскәре шәһәрне алды...

Уртук ятагыннан аягын салындырып, ике тезенә таянып, битләрен кул эченә куеп утыргaн вакытта, сестра Галя тагын килеп керде. Ул, Уртукның янына килеп утырды да, хәзер инде кайгырып утырып кына эшне төзәтеп булмаганлыгын, Уртукка бер хезмәт тапшырылачагын әйтте. Уртук, бердән күтәрелеп, сестраның муенына сарылды һәм нәрсә генә тапшырылса да, үлем алдында да курыкмыйча үтәячәген белдерде.
Немецларның батальон штабы санаторийнең идарә бинасына урнашкан. Шуны 3. суының югаргы башында ике тау арасына яшеренгән партизаннар группасына ирештерергә кирәк. Партизаннар урнашкан җиргә барыш керү өчен пропуск итеп дүрт чәчәк букеты билгеләнгән, ягъни шәһәр ягыннан килүченең кулында дүрт чәчәк букеты булырга тиеш!
Уртук кичтән ике букет ясан куйгау пда. Сестра Галия аңар, җиде букет алып, аның бүлмәсенә кepepгә кушты. Уртук букетларны бүлмәгә алып кергәч, сестра, йомшаграк, кечкенәрәк букетны саплап алып, аның уртагына бер язу кыстырып бәйләде дә, Уртукка җиде букет санап бирде.
— Күперне чыккач, уң якка борылып
, Жулап даласы ягына кит. Барып җиткәндә кулыңда дүрт букет булсын, кайтканда кулыңда дүрт алма булсын, — диде.
Уртук мәсьәләне аңлады. Букетларны ике кулга бүлеп тотты да, санатория капкасыннан чыгып, шәһәрнең көнчгыш ягына атлады. Позем бакчаларын үте
п ачыклыкка чыккач, өч кешенең аңа каршы килгәне күренде. Уртук каушамады, аларга туп-туры китте. Каршыга килүчеләр бер немец офицеры белән ике солдат иде. Офицер Уртукны туктатты:
— Кая?—дип сорау бирде, ә үзе кулын чәчәк букетларына сузды. Уртук, русчалатып, якындагы авылга, өенә кайтып баруын әйтте дә, офицерга бер букет сузды. Офицер аның белән генә канәгатьләнмәде:
— Тагын бир!—дип, Уртукның кулыннан тагын бер букетлы тартып алды. Бу букет әлеге эченә язу төрелгән букет иде. Уртук мәсьәләне төшенде, башка яхшырак букетны сузып:
— Анысы начар, менә матурырагы,
диде. Офицер, әлеге букетны әйләндереп, иснәп карады да, җиргә атып бәрде һәм Уртук тәкъдим иткәнен алды. Букетның берсен түшенә кадап, икенчесен кулына тоткан хәлдә, Уртукны бер якка төртеп, китеп барды ул. Уртук, җирдәге букетны алып, артына әйләнеп карамыйча, тизрәк күпергә таба юл тотты. Күпер алдында кулына мылтык тоткан немец солдаты тора иде. Ул Уртукны туктатты, һичбер сүз әитмәстән, Уртукның кулыннан букетларны
тартын алды да, исни-исп
и үзенә ошаганны сайлады. Әлеге язу төрелгән букетны да иснәп карады һәм арадан тулырак һәм матуррагын сайлан алын, калганнарын җиргә ташлады. Уртук, аларны җыеп алып, алга китмәкче булды. Ләкин солдат аның юлына аркылы төште. Солдат русча бик начар сөйли, шулай да Уртукның әйткәнен төшенде. Уртук үзенең авылга баруын, аннан кире килгәндә алма алып киләчәген сөйләгәч, солдат аңа юл бирде.
Солдат күзеннән югалу белән, Уртук партизаннар группасы яшеренгән таулар арасына очкын шикелле очты.
З. суының көньякка таба борылып киткән җирендә, өстенә ишелеп төшәм, дип торган шикелле бер тау асылынып тора, шуның астыннан кереп бераз баргач, ике биек тау аралыгы башлана. Шуннан кереп шактый киткәч, тауның бер култыгында берәүнең башы күренде. Уртук дүрт букетны ике кулына тотып һәм югары күтәреп, шул якка чапты. Каравылдагы партизан, мылтыгын Уртукка төбәп, алга атлады. Уртукның кулындагы дүрт чәчәк букетын күргәч, көлемсерәп мылтыгын турайтты, бер кулы белән әйдәп чакырды. Уртукны группа башлыгына алып бардылар. Уртук букетларны башлыкка бирү белән, башлык, аларны сүтеп ташлады да, әлеге язуны алып укыды. Башлык, бер сүз дә сөйләмәстән, билендәге сумкасыннан карандаш, кәгазь чыгарып, нидер язды. Янына бер поднос белән куелган алмалардан бер яшелрәген сайлап алып, аның эчен пәке белән каерды да, язуны эчкә яшерде. Шуннан соң, подностан кызарын иешкән җиде алманы сайлап алып, Уртукка бирде һәм,
— Тел белән дә әйт, без штабка көньяктагы тау арасыннан, йөзем бакчалары эченнән чыгы
п, һөҗүм итәрбез. Менә, алманың монысы сакланса җитәр, — дип яшелрәк алманы аеруча күрсәтеп бирде. Кайдадыр тау эчендәге усак өстендә шашлык пешерәләр иде. Башлык, Уртукны үз янына утыртып, шашлык ашатты, йөзем бирде, бер стакан йөзем суы эчерде дә. әкренлән китәргә кушты. Шунда утыручыларның берсе Уртукны сакчы янына чаклы озатып куйды. Уртук, сак адымнар белән түбәнгә төшеп, күпергә таба атлады.
Уртук алмаларны майка эченә тутырган иде. Күпер өстенә килен кергәч, әлеге немец солдаты аңа каршы төште, Уртук килеп җитү белән, солдат аны
ң түшенә кулын тыгын, тартты да, майкасын ертты. Алмалар күпер өстенә чәчелделәр. Ике алма — берсе язу яшерелгәне — читкә тәгәрәп, ярдан суга төшеп китте. Солдат, көлә-көлә, зур бер алманы алып ашый да башлады. Уртук, эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп, суга төшкән алмалар артыннан сикерде. Бу урында елга аеруча тирән һәм бөтерелеп ага иде. Алмалар инде агып киткәннәр иде. Уртук алар артыннан үзе дә агып китте. Күпер өстендәге солдат, алма ашый-ашый, нидер кычкырынса да, баланың суга агып китүен, алмалар артыннан куа баруын кызыксынып тамаша итү белән канәгатьләнде. Ул арада алмалар шактый ерак актылар, суның куәтле агымы Уртукны бөтергеч урпына әле бер якка, әле икенче якка ыргыта иде. Шул хәлдә бара торгач санаторий турына җиттеләр. Уртук әлеге алмаларның берсен, язулысын, кулына алды. Су бик салкын булганлыктан, тәмам өшегән һәм хәлсезләнгән хәлдә, аркасына ятын аяклары белән идарә итә башлады һәм, мөмкин булганча, ярга таба омтылды. Ахырда бер зур ташка килен бәрелде дә, тукталды. Су бу урында сай иде, аяклар җиргә тиде. Уртук, суның каты агымы белән көрәшә-көрәшә, яр кырына килде дә, егылды. Санаторий коймасы янында ике офицеры һәм сестра Галя тора иде. Алар бу хәлне күрен тамаша иттеләр, ләкин сестра Уртукны танып алгач, яшен шикелле, түбәнгә атылды. Уртукны кочаклап алып, санаториягә таба атлады. Уртук кулындагы алманы сестрага сузды. Сестра, эшне сизенеп, алманы тиз генә җыештырып алды да, офицерлар янына килеп, баланың әз генә батмый калуын сөйләде. Офицерлар. Уртукка карап кычкырып көлделәр дә, нидер сөйләшә-сөйләшә. бакча ягына киттеләр. Сестрага шул гына кирәк иде. Ул, Уртукны тиз генә санаторийга кертен, одеялга төреп яткырды да, алманы ярып язуны алды.
Шул төнне, бер яктан, партизаннар отряды
, икенче яктан, Кызыл Армия частьларының искәрмәстән кысырыклавы аркасында. II. шәһәрендәге немец гарнизонының күбесе һәлак булды, кайберсе пленга алынды. Иртә белән II. шәһәре совет гаскәрләре кулында иде инде.
Без
, аш яныннан күтәрелеп чыгарга дип кенә торганда, әлеге Уртук килеп керде. Аның кулында ике зур чәчәк букеты бар иде. Ул, туп-туры безнең янга килде дә, букетларны безгә сузды.