Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ф. КӘРИМНЕҢ "РАЗВЕДЧИК ЯЗМАЛАРЫ" ТУРЫНДА

Разведка! Бу— сугышта иң җаваплы, хәвефле эш,
сугышчыдан тирән тапкырлык, нык чыдамлылык, үтә
кыюлык, төгәллек, үткенлек сыйфатлары сорый
торган авыр эш. Совет сугышчылары бөек Ватан
сугышы Фронтларында бу сыйфатларның
сокланырлык гүзәл үрнәкләрен күрсәтәләр һәм хәзер
Кызыл Армиянең җиңүле һөҗүмне искиткеч уңышлы
алып баруында хәлиткеч рольләрнең берсен
уйныйлар. Чөнки разведка — армиянең күзләре һәм
колаклары ул.
Разведчикларның, үзләрен үлем куркынычы
астына куеп, дошман тылында башкарып кайта торган
мактаулы эшләре турында без газета һәм журналларда
бпк еш укыйбыз һәм алар алдында, аларның
хезмәтләрен хөрмәтләп, баш иябез.
Ә инде алар
арасында үзебезнең каләмдәш иптәшләребезне күрү,
разведкада аларның үзләре башкарган эшләре турында
сөйләүләрен тыңлау, яки язганнарын уку — бездә
аеруча тирән тойгылар тудыра.
Сугышчы-разведчик-шагыйрь Фатих Кәримнең,
күтәренке пафослы аерым урыпнары да булган, ләкин
гомумән алганда, салмак, сабыр, тыныч стиль белән
язылган «Разведчик язмалары» безпе көчле
дулкынландыра.
Фатих Кәримнең талантлы шагыйрь икәнлеген
һәм бу талантның нәкъ менә сугыш көннәрендә, сугыш
уты эчендә киң һәм тирән җәелеп киткәнлеген исбат
итүнең кирәге юктыр. Моны шагыйрьнең газета-
журнал битләрендә басылып килә торган һәм инде
берничә җыентыкта бергә тупланган хәрби шигырьлә-
ре, поэмалары бәхәссез күрсәтеп, раслап торалар.
Менә без бүген беренче тапкыр аның прозасы
белән очраштык һәм әдәбиятның бу тармагы
өлкәсендә дә аның көчле каләмен, уңышлы иҗат
эшчәнлеге
н күреп шатландык. Китап зур түгел, ике
табактан чак кына артыграк. Ләкин аның эчендә күп
нәрсә бар. Анда сугышның сулавы бар, анда совет
солдатларының җанлы
портретлары, көндәлек авыр эшләре, уй-фикерләре,
яшәүләре һәм үлүләре бар; анда дошманның кабахәт
явызлыклары, безнең нәфрәтебезне тагын да көчәйтә
торган ерткычлыклары бар; анда совет кешеләрен
көрәшкә, дошманны тәмам җиңүгә чакыра, әйдәли
торган куәтле этәргеч көч бар; айда, ниһаять (һәм бу
иң кыйммәтлесе), шагыйрь бар, анын йөрәге, җаны
бар.
Китаппы әле бер генә тапкыр укын чыгасың һәм
шуннан соң инде син төркмән егете Акморат образын
һичбер кайчан онытачак түгелсең. Аның тышкы
күренешләре дә хәтердә нык урнашын калалар. «Урта
буйлы, җиңелчә юка гәүдәле егет. Какча кара-кучкыл
битендә сирәк кенә шадралары бар. Ефәкләнеп торган
йомшак кара чәчләренең бөтеркәләре пилоткасы
читенә сарылганнар. Үзе егерме алты яшендә генә
булса да, бик шәп итеп мыек җибәргән. Кабарынкы
кара мыек. Болай да ак тешләре кара мыек астыннан
аеруча ак булып күзгә бәреләләр».
Акморатның үзенчәлекле һәм бик яхшы кешелек
сыйфатларын автор ышандырырлык итен ачы
п
күрсәткән:
«Акморат аз сүзле кеше. Апыц б
иргән сорауларга
да, башын селкеп, я бер як чигәсен
җыерчыкландырып, я булмаса сыңар күзен кысып
кына җавап бирүе кайчакларны үзенә булган күңел
җылылыгын суындырырлык дәрәҗәдә эчне пошыра.
Бу хәл бигрәк тә икәү генә булганда, кичергән
вакыйгалы хәлләрне уртаклашасы килгән чакларда
була. Ул бер вакытта да сиңа текәлеп кара
п тормый.
Бернинди чырай ачыклыгы күрсәтмичә, яшен тизлеге
белән күз генә төшереп ала. Аннан өске иренен ак
тешләре арасына кысып, мыегын селкетә-селкетә, кара
күзләрен еракка юнәлтә, күзләре аның, төнге күкне
айкаган прожектор кебек, туктаусыз хәрәкәтләнеп то-
ралар. Уйлый, нәрсә турындадыр туктаусыз уйлый
кебек ул.
Ләкин сугыш кырында, үлем үкчәңә басып
йөргәндә, Акморат иптәш инде, кул-аяклары
өзелгән булса, тешләре белән сине бәладән коткара
торган иптәш. Үз канын бирми торып, иптәшенең
канын агыздырырга ирек бирми торган егет.
Тамаклар чатнап сусаган чакларда Акморат бер
кружка су тапса, ул бу суга башта үз иренеп тигезмәс,
кара мыегының бер як очып гына селкетеп: «Мә әчең...
эчең, әкә!» дияр. Ләкин ул биргән суны эчкәндә, аның
синнән дә кайнаррак канлы икәнен, сиңа караганда ике
тапкыр артыграк сусаганын онытмау — синең вөҗдан
эшең инде».
Ф. Кәримнең бу язмалары разведка турында
язылган башка очерклардан нәрсә белән аерылып
тора?
Ул, бары тик хәрби разведка турында гына
сөйләмәве белән, дошман тылында күргәннәрнең
ботсиссен үз эченә алуы белән, кешеләрне күрсәтүдә,
вакыйгаларны тасвирларда аларга тирән мәгънә һәм
ачык политик-Философик юнәлеш биреп язуы белән
аерылып тора.
Менә, разведчикның бик саклык һәм тәвәккәллек
белән генә килен кергән өендәге карчык. Аның
немецлардан күргән газаплары. Разведчик бу
сәфәрендә дошманга едины көрәштә ул карчыктан күп
рух көче ала.
— Корыттылар дөньяны!
ди аңа карчык, — Ай,
улым, күргәннәрне акылга җыеп сөйли башласаң, тез
калтырый
, күз аллары сөремләнә.
Совет карчыгының, совет кешеләренең немецлар
коллыгында күргәннәрен сөйләве, чыннан да,
тәннәрне чемердәтеп, җанны сыкратып кына
калмый, — алар явыз дошманнан тагын да
мәрхәмәтсезрәк үч алырга чакыру булып яңгырыйлар.
Дошман тылы — коточкыч ул. Менә
немец
солдатлары, штыклы мылтыклар белән төреп, бер
төркем хатын-кызларны куып алы
п баралар. Авыр,
хурлыклы, трагик картиналарның берсе. Боларныц
барысын да күрергә, йөрәктә тупларга, аларпы гомергә
дә онытмаска, гафу итмәскә, алар өчен үч алырга
кирәк.
Болар барсы да — партизан хатыннары.
Ирләренең кайда икәнлеген әйтмәгән өчен немецлар
аларны җәзалыйлар, атып үтерәләр. «Карадым, каттым
да калдым. Сугыш кырында, меңәрләп аунап яткан
мәетләр арасыннан үткәндә дә минем бу чаклы
бирешкәнем юк иде... Күптән түгел генә үз аякларында
атлан килгән хатыннар, яшь балалар төркеме кан
эчендә күгәрен ята. Алар канга буялып, берсе өстенә
берсе аркылы-торкылы килен ауганнар. Менә, зур
гәүдәле таза бер хатын, колачын җәен пң алгы планда
ята. Ул аркасы белән ауган, ә теге вакытта күкрәген
киереп торган булса кирәк. Аз гына чал керә башлаган
калын коңгырт чәчләре тузгыган. Таза бармакларының
тырнаклары үч төбенә батып кергәнче кулларын
кысып йодрыклаган, таза, эре тешләре белән аскы
иренен кысып тешләгән...»
Тормыш юк монда. Мәетләр дөньясы. Ләкин
шуннан, үлемгә бирешми торган тормыш күтәрелә.
Менә реаль, ләкин көчле символик бер күренеш:

Иң артта яткан шул хатынның артында бер
әйбер кыймылдады. Күзләремә ышанмый көтеп
торам. Әкрен генә, тын гына бер әйбер күтәрелә.
Аңлыйсызмы, тере бер әйбер күтәрелә. Әнә, тын күлдә
су эченнән, өскә калыккан т
өнбоек чәчәге кебек,
тәлгәш-тәлгәш булып бөдрәләнгән, апасыныкы кебек
кара чәчле бала башы күтәрелә. Әнә, аның чәч тәл-
гәшләре астында кечкенә маңгае. Әнә, кыйгачланган
озын керфекләр. Уртасында мөлдерәп торган сабый
күзләре гаҗәпкә калып миңа текәлделәр. Люда! Мин,
үзем дә сизми урынымнан күтәрелеп, аякларыма
бастым. Кулларым күкрәгемә килеп кысылдылар. Юк,
анда миңа бер ге
нә бала карамый. Анда өч кыз бала.
Минем еракта, Идел артында калга
н ике кечкенә
кызым да, Люда белән бергә, әнә шул кан эчендә яткан
ана гәүдәсе артыннан башларын күтәре
п миңа
текәлгәннәр. Атларның алсу иреннәре кыймылдап,
миңа эндәшәләр кебек. Тавышларын ишетмәсәм дә,
ирен хәрәкәтләреннән әйткән сүзләрен аңлыйм:
— Әткәй, бу безнең якын иптәшебез Люда бит!—
диләр алар.
Могҗиза белән исәп калгап яшь бала тормыш;
байрагы булып күтәрелә һәм ул күпләрнең язмышы
турында сөйли, үч алырга чакыра. Еракта, Идел
аръягында ата-аналарыңны
ң, сабый балаларыңның
исән булуын телисең икән, менә монда, фронтта,
дошман тылында җәһәннәмгә каршы, үлемгә каршы
көрәшергә кирәк. Ә дошман тылы
чын-чыннак җә-
һәннәм. Анда газап, ут, ялкын. Менә немец
зобанилары, салкын кан белән, кешеләр өс
тен ут
төртен яндыралар. Үзләре янын торган кеше ите
төтенен иснәп ләззәтләнеп утыралар. Бу җәһәннәм
эчендә йөрү—җәлладларны, газраилләрне
,
зобаниларны үз күзең белән күрү. Боларны кыру, юк
итү
, совет җирен җәһәннәмнән коткарып, аны элекке
җәннәт хәленә кайтару — ничаклы изге эш ул! Бу —
тормыш өчен көрәш. Авыр көрәш, күп корбаннар
сорый торган эш ул. Бу көрәш юлында гүзәл егет
Акморат та һәлак була. Ләкин ут ялкы-
ныннан, җәһәннәмнән
, бөек, җиңелмәс тормыш
байрагы итеп яшь баланы — Люданы күтәреп алы
п
чыгалар.
Дошманга каршы — куәтле нәфрәт белән
сугарылган Кызыл Армия батырлары изге совет
җирләрен немец зобанилардан уңышлы
чистарталар. Шул сәбәпле, авыр корбан белән,
Акморатның һәлак булуы, аны кайгылы күмү белән
беткән бу «Разведчик язмалары» үзенең актыккы
сүзләре белән дә оптимистик яңгырыйлар.
«
—Тыныч йокла, иптәш! Үлсәк тә бушка
үлмибез без. Каһәрле дошманның көлен күккә
очырып үләбез. Күрәсеңме, без синең белән эзебезне
калдырып үткә
н дошман тылындагы урманда, аның
к
өче, корал белән тутырылган складлары бер-бер
артлы шартлыйлар. Алар кара т
өтен булып күккә
күтәреләләр. Җил аны ерактагы таулар артына илтеп
тарата, юк итә.
Ә без калабыз. Ата-аналар, туганнар,
иптәшләр,
якын дуслар кала!
Сөйгән халык кала, тугай ил кала!
Тугай илнең күкрәп торган урманнары, шаулап
аккан елгалары, яңгырап торган таулары
, киң
тугайлары кала!
Без төзегән яшәп туймаслык матур тормыш
кала!»