Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ПӘРДӘЛЕК ПЬЕСАЛАР

Бу сорауны бигрәк тә авылларда йөргәндә ишетергә

туры килә — «менә сез язучылар ни өчен авыл
сәхнәләре очен күбрәк язмыйсыз» диләр безгә.

Авылның бу сорауны куярга хакы да бар, авыл
клублары өчен аз язабыз без. Шуның өчен авыл драма
түгәрәкләре, кичләре җитеп бетмәү белән исәнләше
п
тормастан, күп вакытта ора алмаслык күсәкләргә
барып тотыналар, зур сәхнәләр өчен язылган катлаулы
әсәрләргә тотынып, каш ясыйбыз дип күз чыгарырга
мәҗбүр булалар. Шунлыктан,
Әнәс Камал
редакторлыгы астында чыгарылган бу бер пәрдәлек
пьесалар җыентыгын һәр яклап алкышлап каршы
алырга туры килә.
Катнашучылары 3-4 кешедән узмаган,
обстановкалары гади һәм җайлы булган 5 пьесаны
эченә ала бу җыентык. Карап чыкканнан соң
, монда
катнашучы иптәшләргә рәхмәт әйтү белән берлектә,
«
Ни өчен күбрәк һәм төрлерәк түгел?» дигән сорау бик
урынлы рәвештә башка килә. Авыллар да күп, сәхнә-
ләр дә җитәрлек, теләк тә көчле, шулай ук язучылар да
шактый! Комедиясы да кирәк, драма да, скетчны да
рәхәтләнеп каршы алачаклар — һәр хәлдә мондый
җыентыкларның тулырак булуы әйбәт булыр иде.
Теләкне киләчәк өчен калдырып, бар булганны
карый башлыйбыз. Җыентык Абдул Әхмәт иптәшнең
«Шикләнү» дигән бер пәрдәлек драмасы белән ачыла.
Әсәрнең башына драма дип куелса да, айда әллә нинди
катлаулы драматик коллизия куелмаган. Автор, сугыш
нәтиҗәсендә кайбер аерым семьяларда килеп чыгу
мөмкинлеге булгап җитди генә күңелсезлекләрне
алып, аларны сәхнә чаралары аша, җыйнак кына бер
төстә уңай якка хәл итеп чыга. Әсәрдә алынган
персонажларның рухани халәтләрендәге
борылышларны тиешенчә ачып җиткермәү, схематизм
бу әсәрнең зур гына бер кимчелеге булып тора.
Мирсәй Әмирнең «Киез итек вакыйгасы» д
игән
комедиясе фашист илбасарларының ач күзлекләрен,
комсызлыкларын гротеск буяуларда,

кызыклы һәм җанлы итеп фаш итә
һәм, шуның белән бергә, Мирсәй Әмирнең комедия
планындагы вакыйгаларны җыйнак кына итеп җыя
һәм чишә белгәнлеген күрсәтеп тора.
Әнәс Камалның «Беренче апрель» дигән пьесасы
бу ике пьесадан нык кына аерылып тора. Бу — дүрт
стена арасындагы пьеса. Әлбәттә стеналарда тәрәзәләр
дә бар, хәтта турда балкон ишеге дә бар, аннан апрель
җиле бәреп кереп, өстәл өстендәге әйберләрне дә туз-
дыргалап ташлый, бу шиг
ъри кинаяләр үзләре
астында символик нагрузкалар да алып киләләр,
болары барсы да яхшы, ләкин драматик
коллизиялар
ның зурлыгы һәм әһәмияте ягыннан
караганда, бу — дүрт стена арасындагы пьеса. Шунда
вак-төяк аңлашылмаулар булып ала, әйбәт кенә
кешеләр, б
ерсен-берсе эзләп, ләкин таба алмыйча
буталып йөриләр, арада бер җилкуар да бар, чәчәкләр
дә, хәтта торт та бар һәм шулар арасында кечкенә генә
мәхәббәт. тормыш почмагы бар. Вакыйгаларның оста
төенләнүе һәм чишелүе, гомумән, комедиянең
структурасы ягыннан борынгы Француз комедияләрен
искә төшерә торган бу җыйнак әсәрне укыганнан соң,
Әнәс Камал иптәш үзендәге драматурглык осталыгын
киләчәктә тагын да әһәмиятлерәк, киңрәк темаларда да
күрсәтсен иде, дигән теләк белән каласың. Ләкин бу
пьесадагы ана образы, болай үзе бик җанлы булса да,
улы Фәридкә булган мөнәсәбәттә беркадәр
табышмакка ошап кала.
Ни өчен соң ул үзенең улына
кияүдән аерылып кайткан Наташаны алып бирергә
йөри, дигән сорауга әсәрнең буеннан-буена җавап
табылмый. Шулай ук фронттан яраланып һәм орден
алып кайткан Фәриднең артык үз кабыгына бикләнгән
булуы да психологик якта
н акланмый.
Шушы кимчелекләренә һәм темасының артык тар
булуына да карамастан, бу пьеса драма техникасы
ягыннан һәм лирик җылылыгы ягыннан бүтәннәрдән
аерылып тора.
Шакир Мәҗит артист кеше. Аның драматургиягә
«кулын салуы» кызыклы да, өметле дә. Аның бу
җыентыкка кергән «Сөеклеләр» комедиясе бу өметне
тагын да тулыландыра.

Нәкъ комедияләрдәгечә. Юк кына бер аңлашылмаудан
әллә нинди вакыйгалар үсеп чыга. Ә үзләре бөтенесе
безнең кешеләр. Колхоз кешеләре
, колхоз картлары,
Уңай комедия тудыру юнәлешендә ясалган кечкенә
бер адым бу, ләкин өметле һәм вәгъдәле адым.
Мондый типтагы гөнаһсыз көнкүреш комедияләре
алар үзләренең урыннарын үзләре биләп тора алалар.
Ял бирә алалар алар, ә алардан бүтәнне сорап та
булмый.
Хан Җәмил иптәшнең «Яшьтәшләр» дигән әсәре
бу бишь пьеса арасыннан иң йомшагы һәм
, мин әйтер
идем, гомумән примитив әсәр бу. Ике баланың сәхнә
буенча «мин теге булам»
, «мин бу булам» дип
сөйләнеп йөрүләре һәм тора торгач «бүлмә буйлап
маршлар җырлап йөрүләре» пьеса була дип уйлау,
йомшак кына итеп әйткәндә дә
, беркатлылык. Моны
шулай ук балаларның «билгеле, шулай», яки «Чөнки»
дигән китап сүзләре кушып сөйләшүләре дә, шулай ук
авторның. «Я әйтеп кара, борын!» төсле
«оригинал» репликалары да коткарып кала алмый.
Бер пәрдәлек пьеса җыйнак, төгәл һәм һәр яктан
түгәрәкләнгән вакыйгага — сюжетка корылган
булырга тиеш. Бу вакыйганы әлбәттә кешеләр —
образлар тудыралар. Кешеләрнең образларның
үзара мөнәсәбәтләре кыска, характерлы һәм һәр яктан
аларның эчке, тышкы бөтенлекләренә туры килә
торган драматик репликалар аркылы чишелә. Бу
нәрсә әсәрнен теле дип әйтелә. Димәк, кыска пьеса,
кыска булганлыгы өчен генә, сәхнә әсәрләренә куела
торган таләпләрдән бер читтә кала алмый.
Ә менә Хан
Җәмил иптәш, нишләптер, бу таләпләргә колак
салмаган. Әсәрнең идея ягы бар, ул яшьләрнең хәрби
белемгә омтылышын күрсәтә, дияр автор, ләкин бит
идея үзе генә художество әсәре була алмый әле.
Биредә бары тик бер генә нәрсә гаҗәпләндерә:
драматургия кануннарын яхшы белә торган, үзенең
язучылык практикасында шушы белгәнлекнең матур
гына үрнәкләрен бирүче Әнәс Камал иптәш, редактор
буларак, белмим нишләп моны оныткандыр.
Гомумән алганда, бу «Бер пәрдәлек пьесалар»
җыентыгы әйбәт башлангыч булып тора, киләчәктә
моны дәвам иттерергә, тулырак, баерак итеп дәвам
иттерергә кирәк. Теләк шул.