Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЙРАК ЙӨРТҮЧЕ

РАТНЕР
Елганың аръяк яры баск һәм текә иде. Бу ярлар
өстендә кара кыялар бастион булып к
үтәрелеп
торалар. Алар бик ерактан күренәләр һәм ул
кыяларның, бу барлык ярларның үлем белән сулавын
һәрбер сугышчы аңлый. Анда— немецлар. Алар бу
ярларда ун айлар буе торалар инде. Алар бу урыннарда
төпләнеп калырга теләгәннәр иде. Ләкин, немецлар-
ның анда актык сәгатьләрен яшәгәннәрен елганың сул
як ярындагы безнең һәрбер сугышчыбыз яхшы белә

иде. Менә таң якынлашып килә. Ә иртә белән инде
безнең сугышчыларыбыз анда, елганың аръягындагы
биек ярларда, кыяларда булырлар.
— Иптәшләр
, — диде ул әкрен тавыш белән.
Мин үз ирекләре белән барырга теләүчеләрне
данлыклы батырлык эшләргә чакырам. Дошман
тарафыннан ныгытылган ярга беренче булып бару
батырлыгын кем эшли ала? Кем беренче булып ул
җиргә аяк басу һәм шушы Флагны, безнең җиңү
Флагыбызны алда беркетеп кую кебек батырлык
эшләргә тели?
Сугышчылар строе алдында комсорг нибары
шушы сүзләрне генә әйтте. Ул сүзен бетергәч, тирә-
якта тынлык урнашты. Уннарча сугышчылар алга,
биек һәм текә яр ягындагы караңгылыкка карап, тынып
калдылар, тынлыкны берничә секунд вакыт һичкем
бозмады. Бары тик берничә секунд кыла... Ә шушы
секундлар эчендә һәрбер сугышчының башыннан
ничаклы уйлар йөгереп үттеләр. Тормыш һәм үлем
турында, солдат бәхете, солдат язмышы турындагы
уйлар...
Иң сул флангта басып торучы, батальонның иң
яшь солдаты рядовой Шакиров, үзене
ң дусты
рядовой Редькинга терсәге белән төртеп, пышылдап
кына әйтте:
— Әйдә, барабыз.
— Барабыз, — дип җавап бирде аның дусты.

Һәм алар строй алдына чыгып бастылар.
— Флаг
ны безгә бирегез. Брз аны немецларның борып
төбенә үк илтеп кадап куярбыз.— диде дә. Шакиров елмаеп куйды.
Бу солдат бик яшь чырайлы иде һәм елмаюдан аның йөзе яктырып
киткәндә ул малай гына булып күренде.
Алар бик тиз юлга хәзерләнә башладылар. Флагны
әйбәтләп төреп куйдылар. А
ның сабы Шакировтан ике
тапкыр озын иде. Алар икәвенә 12 граната алдылар.
Павел Редькун үзенең снайпер винтовкасын яңадан
бер тапкыр карап, тикшереп чыкты. Шакиров автомат
дискларын булдыра алган чаклы күп ите
п төяде.
Үзләре белән берәр корок тә алдылар. Солдат йөге
шулар белән төгәлләнде. Болар белән теләсә нинди
дошманга каршы барырга мөмкин.
— Артиллерия хәзерлеге башлангач та юлга
чыгарсыз, — диде рота командиры лейтенант Гусев.
Шакиров, икесе
өчен дә:
— Есть! — дип кыска гына җавап кайтарды.
Алар, сигнал көтеп, траншея эчендә бераз яты
п
тордылар. Икесе дә нык кына дулкынланганнар иде.
Шул сәбәпле, ничаклы көчәнсәләр дә, һич тә йоклый
алмадылар.
— Сиңа куркыныч түгелме?—дип к
инәт сорап
куйды Павел.
— Белмим... — диде Шакиров.— М
ин аның
турында беренче сугышта гына уйлап алган идем.
Ә
хәзер уйламыйм инде. Аның турында инде бөтенләй
о
ныттым төсле.
— Кем турында си
н?
— Үлем турында. Ә беренч
е сугышта бик
куркыныч булды. Кая таба гына борылма —
шартлаулар, һәрбер снаряд, һәрбер мина туп-туры
синең өстеңә очып килә булы
п күренә һәм үлем фәкать
сине генә эзлә
п йөри төсле. Ә колакларда — ямьсез
тавышлар, зыңлау, ыңгыраш, сызгырышлар яңгырый.
Мин б
ит Фронтка ирекле булып килдем. Бөтен көчем
бел
ән омтылдым. Ә монда, шушы җәһәннәмгә
кире эләгүем белән, дөресен генә әйтим, үкенә дә
башлаган идем. Нинди шайтан, мин әйтәм, мине
бирегә куып китерде. Үз шәһәреңдә Кунгурда утыра
бирәсең калган, заводта столярлык эшең белән
шөгыльләнә бирәсең калган — вәссәләм. Шул.
Винтовкамны кулыма тотып алганмын. Ләкин а
ңардан
атарга кирәклек турында бөтенләй онытып та җибәр-
гәнмен. Тик тотып торам шунда. Барсы да алга таба
чабып баралар, алар белән бергә мин дә чабам. Без
исмен траншеяларына бәреп кердек. Траншея буйлата
чабын барам. Күрәм — бик таза бер Фриц ята. Mин
ялгыш кына аягым белән аның өстенә бастым, үлек
дип уйлаган идем мин аны. Ә ул, соңра төшенеп
алдым, исерек булган һәм йоклап кына яткан икән.
Менә ул фри
ц сикереп тормасынмы. Мин бөтенләй
катып калдым. Ул бер якка таба җан-фәрман чабып
качып китте, ә мин а
ңардан кире якка чаба башладым.
Траншея эчендәге беренче борылышка чаклы чабып
җиттем дә, шунда мине ниндидер бер көч туктатты.
Борылып карыйм. Күрәм — Фри
ц һаман да әле бөтен
көчкә чабы
п, качып бара. Шунда, мин рәхәтләнеп тын
ала башладым һәм эшләр ул кадәр үк куркыныч түгел
икәнлеген сизеп алдым. Бер генә секунд басып тордым
да, бу фрицны куып җитәргә булдым. Бу, мин сиңа
әйтим, сугышта минем өчен иң әһәмиятле момент
булды. Казып ясалган юллар буйлата чабы
п барып,
немецның юлына аркылы төштем. Беренче
патронны винтовкамның патроннигына кертеп
куйдым. Фриц, куып барганымны күрү белән үк, бик
тиз миңа таба борылды да, кулларын күтәрде. Менә
шулай итеп, мин аны пленга алдым да куйдым. Аны
алып барам, ә үземнең көләсем килә. Фриц буйга ике
тапкыр озын. Ә күрәм, кыйналган эт төсле, миннән
курка. Үзе һаман минем күзләремә карарга тели.
Менә шуннан соң инде мин снарядларга да,
миналарга да бик аз игътибар итә башладым һәм үлем
дигән нәрсә турында да азрак уйларга тотындым.
Пленны
емны алып киттем мин шулай... — Нәкъ шул
урында Шакиров сәгатькә кара
п алды һәм сүзен бүлеп
калдырды. — Тиздән башлана
, — диде ул. — Давай,
тын гына ятып торы
йк әле.
— Ярый, — ди
п, һәрвакыттагыча аның белән
килеште дусты Редькин.
Ләкин тын гына ятарга соңга калганнар иде инде
алар. Коточкыч гөрелдәү тавышлары һаваны һәм
җирне тетрәтте. Соры төн йөзләрчә утлы
шартлаулардан бөтенләй ачыкланып китте.
Артиллерия хәзерлеге башлану иде бу.
Рота командирыннан йомышчы йөгереп килде.
— Кузгалырга м
өмкин, егетләр. Хәерле юллар,
уңышлар телим сезгә, — диде ул һәм, ашыга-ашыга,
иптәшләренең кулларын кысты.
Сугышчылар, һичбер сүз дәшмичә, кирәк
әйберләрне үз өсләренә аса башладылар. Шакиров
флагны кулына алды һәм алар икәү биек, текә, ярга,
бастионга ошаган күңелсез, кара кыяларга таба
юнәлделәр.
Безнең артиллериябезнең утына каршы дошман да
ут белән җавап бирергә маташты. Әле анда, әле монда
шартлаулар ишетелде, ләкин үз өсләренә кинәт ява
башлаган искиткеч куәтле ут массасы немецларны
берьюлы бастырып куйганлыгын яхшы күре
п була
иде. Шакиров белән Р
едькин, уз снарядларыбыздан
һәм миналарыбыздан торган тоташ түбә астында хис
ите
п, алга бардылар. Дошман утырган ярга
якынлашкан саен, ул хәзер инде бер дә артык
куркыныч булып күренми башлады. Аларга якын гына
урыннарда берничә тапкыр немец миналары төше
п
шартлады. Ләкин Шакиров һәм Редькин аларга хәтта
игътибар да итмәделәр.
Ярга аяк баскач та, алар ике биек тау арасына
тыныч кына урнашып, ашыгычлык белән око
п казый
башладылар. Бик күп сугышларда булган бу егетләр,
«җир — солдатны иң яхшы саклаучы» икәнлеген
беләләр иде.
- Безнең снарядларыбыз биредә, бөтенләй янәшәдә
генә шартлыйлар һәм аларның кыйпылчыклары тирә-
якка чәчрәп китәләр иде. Ләкин Шакиров һәм Редькин
моңа бик сирәк кенә иеләләр иде. Бу кыйпылчыклар
үзләренә килеп тияр ди
п алар бөтенләй уйламадылар
да.
Менә, шартлаулардан торган ут стенасы
немецлар
оборонасының эчкәр
есенә күчерелде. Җитмеш биш
метрлар чамасы алдагы калкулыкта урнашкан
немецларның траншеяларын хәзер инде а
ерым-ачык
күреп була иде. Алар бөте
нләй бушап калган төсле
күренәләр.
— Хәзер менә флагны утырту
өчен иң уңган
вакыт, — диде Шакиров.
— Дөрес. Әйдә, шуып барыйк.
— Юк, безгә икебезгә дә анда бару кирәкмәс. Син
— снайпер. Син монда кал да, окоптан торып мине
сакла. Берәр фриц фәлән күренсә, аны снайперларча
дөмектер. Ә анда мин үзем генә шуып барыйм.
Кечкенә буйлы, гаять хәрәкәтчән Шакиров,
флагны кулына алып җиргә ятты да, шуышып алга
китте. Ул, снаряд казып ташлаган бер баздан
икенчесенә бик тиз күчә һәм ярның бу уры
нындагы иң
биек ноктасы белән ике арад

һаман кими бара, ә бу иң биек ноктадан немец
траншеяларына — нибары ун гына метр кала.
Кызыл флаг моннан сул як ярга, безнең
сугышчыларыбыз хәзер менә хәлиткеч атакага
хәзерләнеп торган урынга бик яхшы булып күренер.
Дошман позицияләре янында ук җилфердәп торган бу
кызыл флаг һөҗүм итен килүче безнең гаскәрләргә
тагын да күбрәк батырлык бирер. Алар
ны алга барырга
чакырыр.
Шакиров кулындагы көрәге белән җирне казып
ала да
, флагны җәеп җибәреп, аның сабын җиргә бик
нык ите
п кадап куя. Саф җил күзләрне
камаштырырлык кызыл комачны җилфердәтә башлый.
Аны монда, батальонның иң сул фла
нгысындагы иң
яшь солдаты, Кунгур егете Шакиров урлаштырды.
Немецлар байракны һәм совет солдатын инде
күреп алдылар. Алар Шакиров өст
енә ут ачтылар.
Ләкин ул, борыла-борыла, туктаусыз чаба. Бары тик
бер пуля г
енә аның аягын көйдереп алды.
Шакиров үз окопларына кикереп киле
п төшкәч,
Редькин аңа:
— Сиңа төзәп атка
н Фрицны мин дөмектердем.
Хәзер, давай, флаг
ны саклыйк гинде, — диде.
Бу вакытта немецлар траншеясы
ннап бер солдат
чыгып
, Флагка таба шуып бара да башлады.
— Бергәләп төзибез. Минем команда белән атып
җибәрергә, — диде Редькин.
— Пли!—дип, бик тиз команда бирде снайпер.
Винтовкадан атулар һәм автоматтан кыска-кыска
очередьлар башлапып киттеләр. Пулялар барып
тигән немец, кисәк җиргә ауды да
, җансыз гәүдә
булып сузылды. Берничә минут вакыт эчендә
транш
еядан һичбер кем чыкканы күренмәде.
Шуннан соң тагын бер солдат дүрт аяклап килеп
чыкты һәм, бака төсле сикергәлә
п, алга, байракка
таба китте.
— Пли!—ди
п тагын команда бирде Редькин. Һәм
бу икенче немец та, табигый булмаган сәер бер
кыяфәттә, мәңгегә тынып калды.
Безнең ике сугышчыбызның кай урында
икәнлеген дошман белә алмады һәм чамалап ут ачты.
Шакиров һәм Редькин бу утка җавап бирмәделәр.
Алар, тагын да берәрсе флагка якынлашырга
маташмасмы икән, дип көте
п калдылар, һәм менә
өченче фриц шуып килә башлады. Ул, кәлтә еланы
кебек, бер дә көтмәстән юнәлешеп үзгәрткәләп, бик
җитез хәрәкәт итә иде.
— Монысы тәҗрибәле, — диде Редькин.— Элек,
син ат, аннары мин атармын.
Шакиров автоматтан кыска очередь җибәрде,
ләкин немец бик җитез булып чыкты, пулялардан
качып, икенче якка ыргылды.
Шулай да снайпер
пулясы ансын да ычкындырмады, бу өче
нче немец
солдаты да хәрәкәтсез калып егылды.
Бу вакытта инде безнең гаскәрләр елганы аркылы
кичә башладылар. Аннан:
— Әйдәгез, алга! Әнә, безнең байрак теге ярда
инде, — дигән тавышлар ишетелде.

Һәм сугышчылар кызыл байракка карап «ура»
кы
чкырдылар.
Флаг өчен көрәш бер генә минутка да тукталмады.
Байрак җилфердәп торган калкулыкта ун немец
солдаты үлеп ята иде инде. Менә унберенчесе сикереп
чыкты. Ул, тулы буена басып, гаять зур сикерешләр
белән флагка ташланды. Бу немец флагка җитә язып
калган иде. Ул менә кулып да сузды. Ләкин нәкъ шул
секундта пуля аны җиргә екты.
Шакиров һәм Редькин атакага ташланган,
иптәшләренең якынайганнан-якынаеп килгән аяк
тавышларын ишеттеләр.
Менә, алар югарыга үрмәләп менәләр. Менә, алар
бу җиргә барыннан да элек аяк баскан ике солдат
янына — Шакиров белән Редькин янына якынлашып
ук киләләр. Менә алар бөтенләй килеп тә җиттеләр.
Шул вакытта ниндидер аңлашылмый торган бер көч
Шакировны окоптан өскә йөгертеп чыгара. Ул алга,
байракка ташлана, аны җирдән суырып ала да, башы
өстендә бик югары күтәреп, алга чабы
п китә.
Немецлар аңа аталар, ләкин ул ут аркылы үтеп чыга.
Ул, һич тә борылып карамыйча, алга чабып бара, үз
артында, үз тирәсендә бик күп иптәшләре барлыгын
яхшы белә ул. Алар бу байрактан, аны биек, һәм текә
ярга алып менгән байрак йөртүчедән һич тә
калышмаслар.